«Шикәр чирен Аллаһның сынавы дип кабул иттек» - биш балалы Сәмигуллиннарда кунакта

Тормыш иптәше, биш баласы, абзар тулы малы, йорт кошлары — менә күпме хәзинәсе бар Кукмара районы Вахит авылында яшәүче 27 яшьлек Айгөл Сәмигуллинаның. Аның өстенә бакча үстерә, әле Инстаграмда шәхси блогын да алып барырга өлгерә. Балалы йортта гайбәткә урын юк. Бу өйгә килеп кергәч, үзенә бер төрле җиңеллек бөркелә.

Уразай авылы кызы — 16 яшьлек Айгөл 2009 елда Вахит авылына, 19 яшьлек Райнур Сәмигуллинга тормышка чыга. Бүген алар биш бала тәрбияли. Динисламга — 9, Сөләйманга — 8, Гайшәгә — 6, Әхмәткә — 4, Мәрьямгә 1,5 яшь.

— Унбер ел торып ятабыз, алты ел төп йортта Райнурның әти-әнисе белән яшәдек. Аннары үзебезгә йорт салып чыктык. Ана капиталы акчасына әкренләп сала башлаган идек, аннары авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм программасы буенча, төзелеш эшләрен тәмамларга дип акча бирелде. Ул вакытта өч бала иде, 1,2 млн сум тирәсе акча күчте. Йортны баштан аяк үз кулларыбыз белән эшләп чыктык. Программа шартлары буенча, ирем биш ел колхозда эшләргә бурычлы иде, быел срогы чыкты. Тракторчы булып эшли, — дип сөйләде Айгөл.

Танышу тарихларына килгәндә, Айгөлгә ул вакытта - 12, Райнурга 15 яшь булган. Аннан дусларча аралаша башлаганнар.

— Минем әти фермер, Райнурның әтисе трактор, агрегатлар ясый иде. Ул солы чабарга килде дә, агрегаты ватылып, безгә чәйгә керде. Шуннан танышып киттек. Дүрт елдан өйләнешергә уйладык. Әти-әни мәҗбүриләгән эш түгел бу, безнең нияткә ике яктан да әти-әниләр каршы килмәде, берсүзсез риза булдылар, — диде Айгөл.

«Әз мал тотабыз, дип саныйм үзебезне»

Бер-бер артлы биш кошчыгын табып, билгеле, Айгөл һөнәри белем алырга әле өлгермәгән, аның каравы һөнәр-сәләтләре байтак.

— Кыш көне күбрәк кул эше тотам, бәйлим, тегәм. Җәй көне бакча, маллар. Бер сыер, бер үгез, ике тана бозау, сарыклар, тавыклар, куяннар, үрдәкләр… — дип санап киткәч, әз генә күз алларым караңгыланып куйды.

Монда әле өйдәге әрлән белән песи баласын тәрбияләүнең дә мәшәкате җитәрлек. Бер-береңә сылтап, я ашарга бирү онытыла, я тагын нәрсә. Ә ул сыер ишеләре мөгри башласа, «сабыр итеп тор» дигәнеңә генә риза булмаслар шул… Ул сөт белән туендыручы.

Ничек җитешәсең соң? - дип сорыйм Айгөлдән.

Баксаң, аңа бу сорауны еш бирәләр икән, һәм шулай диюгә берникадәр кыенсынып та куйды.

— Күп түгел бит инде ул. Райнур да хуҗалыкта кичен булыша. Авылда биш сыер тотучылар бар, әле алар эшкә йөри. Әз мал тотабыз, дип саныйм үзебезне. Инстаграмда да: «Ничек җитешәсең, сокланабыз, молодец», - диләр. Алай дигәндә читенсенәм, бар нәрсәгә дә җитешәм димәс идем, — ди ул.

«Сарык асрарга яратам»

Сәмигуллиннар гаиләсе киләчәктә сарык үрчетү хыялы белән яши. Ике атна элек Ташлы Елга авылындагы сарык фермасыннан Прекс токымлы бәрән алганнар. Киләчәктә аны үрчетергә ниятлиләр.

— Сарык асрарга яратам, аны яратып алалар. Әлегә унике сарык, аларны арттырырга исәп. Мин сарык юнәлеше буенча фермер булырга хыялланам, әкренләп шушы максатыма барам. Быел дәүләттән ярдәм турында белешеп йөргән идек тә, барып чыкмас дип шикләнәбез, куркабыз әле. Шуңа грант алудан баш тартып торырга уйладык. 80 сутый җиребез бар, шунда абзарларны киңәйтмәкче булабыз. Авылда сарык тотучылар аз хәзер, — ди хуҗабикә.

«Балабызда шикәр чире табылуын Аллаһның сынавы дип кабул иттек»

Айгөлнең ниндидер һөнәр үзләштереп, хөкүмәт эшенә чыгуы да бик икеле мәсьәлә. Беренчедән, фермер булса, аңа вакыты да калмаячак, икенчедән, иң олы балалары Динисламда шикәр чире тапканнар. Димәк, аның рационын көйләп, инсулинын кадап, гел тәрбияләп торырга кирәк.

— Чир февраль ахырында ачыкланды. Бала ябыгып китте, хәлсезләнде, су эчте, бәдрәфкә күп йөрде. Аннары үзеннән ацетон исе килә башлагач, хастаханәгә алып бардык, шикәре күп иде инде. Кукмара Казанга җибәрде, балалар хастаханәсендә ятып чыктык.

Моңарчы балаларым бик сирәк чирли иде, тик менә гыйнвар аенда гаилә белән бик каты авырдык: яртыбыз коса, яртыбызда тамак һәм югары температура. Без инде коронавирус шул вакытта ук булмадымы икән, шуннан өзлегүдер дип уйлыйбыз. Ике тапкыр авырып, мәктәпкә йөри алмады, аннары шикәр килеп чыкты. Организмга стресс булган, күрәсең.

Дөрес, нәселдә дә бар, дәү әнинең сеңлесе инсулинда, иремнең әбисендә дә шушы чирнең җиңелчәрәк формасы. Инсулин гомер буена диделәр һәм диета тотарга кирәк. 18 яшькә кадәр инвалидлык бирделәр. Башта бик каты борчылдым, аннары чирнең шушысы гына килгәненә шөкер итә башладык. Нинди генә авырулар юк бит хәзер! Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы дип кабул итәбез. Без гел сынау дөньясында. Мин Аллаһы Тәгаләгә безнең көч җитәрлеген генә биргәненә рәхмәтлемен.

Инсулин белән дә яшәп була. Безнең авылда да яшь чагыннан инсулинда булган бер әби бар. Балалары, оныклары да күп. Диета тотып яшәгән очракта, алар хәтта озаграк та яши, дип аңлатты безгә табиб.

Учетта торабыз, шикәрне көндез дә, төнлә дә гел тикшерәбез. Бармакны гел тишеп, зәңгәрләнеп беткән иде инде, алай карарга читен, шуңа күрә беләккә ике атнага җитәрлек сенсор куябыз. Шикәр күләмен ашаганчы карыйбыз да, аннары ашагач, кирәк кадәр инсулин кадыйбыз. Сенсорның бәясе 5,5 мең сум, тик аны ике атна саен алмаштырып торасы. Суга кергәндә дә алмыйбыз, ярты сәгать суда тотарга ярый.

Куяннарны да әле яңа гына, шикәр чире табылгач кына алырга уйладык. Балаларга бер юаныч та булсын, бераз кул астына да кереп китсеннәр, дибез. Куяннар карау балалар өстендә, — диде Айгөл.

«Күп бала алып кайтсыннар, авылда яшәсеннәр»

Әңгәмәдәшемнең бер сыйфатына игътибар иттем: биш баласын тәрбияләү, хуҗалык эшләре, башка мәшәкатьләре хәттин ашса да, үзен тыныч тота, җиңел итеп, ләззәтләнеп сөйли белә. «Эх», - дип бер көрсенеп куйганын да ишетмәдем.

— Биш бала үстерү бер дә авыр түгел. Инстаграмдагы блогымны да шуның өчен алып барам — биш баланы авырга санамасыннар. Күп бала алып кайтсыннар, авыл тормышын да кыен дип уйламасыннар. Хәзер бит бер малай, бер кыз диләр дә, җиткән дип, гел акча саныйлар.

Кияүгә чыкканда, мин ун бала дип хыяллана идем. Аннан соң берне, икене алып кайткач, бу җиңел эш түгел икән, булмас унга тутырып дидем, Аллаһы Тәгалә барыбер тагын бирде. Авыртулары да онытыла. Варикоз проблемасы бар миндә. Аның каравы, токсикоз булганы юк. Аллаһы Тәгалә бирсә, тагын табармын.

«Ничек яшиләр, ничек җиткерә икән болар», - дип уйлаучылар күп. Әле балалары булмаган туганнар да аптырый, акча күп кирәк бит, диләр. Аллаһы Тәгалә бирүче, иң мөһиме - бәрәкәте булсын акчаның. Бәрәкәте булса, җитә, мин шуңа шөкер итәм.

Шәһәрдә яшәгәнем юк, яшәп карыйсым да килми. Кунакка барабыз, унынчы кат, лифт… Янгын булса, ничек чыгып котылырсың, дип уйлыйм… Кырмыска оясында яшисем килми. Саф һава яратам мин. Казанга барып кына кайтканда да арыйбыз. Авылда балаларны тәрбияләү дә җайлырак. Кайчан теләсә, шунда урамга чыга, бөтен уңайлыклар бар - бакчасы да, мәктәбе дә. Мин авыл тормышын яратам. Монда яшәү рәхәт, — дип сөйләде Айгөл.

Ул балаларны дөрес итеп тәрбияләүгә карата фикере белән дә уртаклашты.

— Балалар дөрес тәрбияле булсын өчен, үзеңне үзгәртергә кирәктер. Аларга нәрсә генә әйтсәң дә, үзең киресең эшләсәң, алар сине кабатлаячак кына. Ирең белән матур итеп яшәп күрсәтсәң, алар да шулай матур яшәрләр дип өметләнәм, — ди биш бала әнисе.

«Инстаграм мине рухландырып тора»

Ул Инстаграмда блогын ике ел элек алып бара башлаганын әйтте.

— Декретта арыйсың, аралашу да җитми. Ә Инстаграм — ул минем рухлану урыным. Мин постларымда халыкка, авылда күп бала табып, рәхәтләнеп яшәп булуын күрсәтергә тырышам. Бер кеше булса да, миңа кызыгып, постларымны карап, авылда кала икән, миссиям үтәлгән дияргә була.

Инстаграм миңа керем чыганагы да булып тора. Реклама нигезендә акча кертә башлагач, хәзер Инстаграм мине рухландырып тора. Күпләрнең Инстаграмда кибетләре бар, аларның һәрберсенә реклама кирәк. Дингә каршы килмәгән әйберләрне куям, дингә каршы килгәненнән баш тартам. Блог һаман да үсә. Бүген Инстаграм ярдәмендә аена уртача 15 мең сум акча эшлим.

Дөрес, вакытны ала инде. Кайчак «булды, җитте, эшең кала» дип үземне тыям, ә кайчак «әйдә, кер, пост куй» дип, үземне мәҗбүр итәм, — дип сөйләде Айгөл Инстаграмның үзе өчен әһәмиятен.

«Ул мине җиргә төшерә…»

Бәхетле булуыңда иреңнең дә роле зурдыр?

Әлбәттә. Иң мөһиме — безнең арада хөрмәт бар. Балаларны караша, үстерешә. Берәр кая чыгасы булса да, балаларны ышанып калдыра алам мин. Ирем бик акыллы, бик сабыр кеше. Миңа түзеп тора инде ул, бик булыша.

Холкың кызурак әллә? Иреңнең түземлелеген телгә алдың?

Кызурак димәс идем, тик мин кайчак хыялыйрак, бераз җиңелчәрәк уйлап куям димме… «Артык хыялланып китмә син тагын», - дип, ул мине җиргә төшерә.

«Биш баланы гына түгел, мине дә көйләргә туры килә Айгөлгә»

Райнурның үзе белән дә сөйләштек. Еш кына гаилә башлыклары кырысрак, корырак сүзле була. Райнур исә бик ягымлы, шат күңелле, көләч йөзле кеше булып чыкты. Ул «Вахит» колхозында терлек азыгы әзерләү үзәгендә тракторчы булып эшли. Тәүлегенә 11-12 сәгать эшләргә туры килсә дә, гаиләсен дә игътибарыннан мәхрүм итми.

Райнур, Айгөл миңа сезнең хакта: «Миңа түзеп тора, булыша инде ул», - дип сөйләде…

Юк, мин аны түгел, хатын мине көйли күбрәк. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләр бит. Ирләр дә бала кебек, шуңа күрә биш баланы гына түгел, мине дә көйләргә туры килә аңа.

Хатыныгызның кем булып эшләвен телисез? Аны нинди һөнәр иясе итеп күз алдына китерәсез?

Өйдәгесен карап торса, бик шәп, чөнки миңа ел әйләнәсе иртәнге 4тә торып эшкә барасы. Иртән мал карап та чыгып китеп булмый, хуҗалыкны алып барса, бик шөкер. Башта кул эшләре белән үзмәшгуль булып теркәлгән иде ул, тик хәзер Динислам диабетик булгач, тәрбияләргә, вакытында ашатырга, рационын да көйләргә кирәк.

Улыгызның диагнозын ничек кабул иттегез?

Башта бик борчылдык. Балалар авырганчы, үзем чирләсәм иде, дисең бит инде. Хәзер килештек. Аллаһы Тәгаләдән бер сынау бу. Әле, шөкер, үз аягында йөри, күтәреп йөртәсе түгел.

Сез үзегез диндә. Балаларны да шулай тәрбиялисезме? Улларыгызны Гает бәйрәмнәренә мәчеткә алып барасызмы?

Узган ел икесен алып бардым. Алар, гадәттә, тәравих намазларына йөри иделәр. Быел мәчеткә йөреп булмады бит. Укыту булганда, мәчеткә укырга йөрделәр. Кышын, җәен атна-ун көн каникул вакытында дәресләр оештырып алалар иде. Өч ел элек шимбә-якшәмбе Балтачка дини лагерьга йөртеп алдык.

Райнур, Айгөл авыл тормышына гашыйк. Сез ничек?

Нәрсә калган анда шәһәрдә?! Берәр көнгә кунакка барсаң, шул җитә. Шәһәрне макта, авылда тор, дип әйткән бер акыл иясе.

Алма агачыннан ерак төшми. Сәмигуллиннарның булдыклы нәсел булуы әллә каян күренеп тора. Капка төпләрендә Райнурның әтисе ясаган трактор да бар иде. «Әти трактор, пилорам, бәрәңге комбайны ясады. Шундый хыялый, уйлап чыгаруга оста безнең әти», — ди Райнур.

Аңлаганыгызча, Айгөл - тормыш баскан, алҗудан катып калган йөзле, елмая алмастай хәлгә җиткән хатын-кызларның бөтенләй киресе. Ул тәм табып яши белә. Җәй көне, авылда кырык эш кырык җирдә таралып яткан чорда да, ул көнкүреш тормышына ямь кертеп, мохитне үзгәртеп җибәрү җаен таба. Без аларга кунакка барганда да алдагы көнне Мәскәүдән кайтканнар иде. Үзләренең җиде урынлы «Ларгус» машиналарында чыгып китеп, эш буенча да йөрергә, үзәк урамнарда да ял итәргә өлгергәннәр. «Кышын барган иде, җәй көне барып күрәсе килгән иде, ни дисәң дә, Казан Мәскәүгә караганда матуррак», — ди Айгөл.

Бүген Сәмигуллиннар каралты-кураларын, ишегалды юлларын төзекләндерә. Бу максатларга коронавирус пандемиясе сәбәпле Россия Президенты Владимир Путин биргән акчалар да бик ярап куйган. Барлыгы 100 мең сумнан артык акча алганнар. Шушы акчага Динисламның шикәр күләмен билгеләп торырга дүрт сенсор да алып куйганнар. «23 мең сумга ике айга алдан алып куйдык, җилкәдән тау төште әлегә. Аннары балаларга уңайлы булсын дип, ишегалдына тотындык», — ди хуҗабикә.

Татар хатыны кунакны өстәл янына утыртмыйча җибәрә димени?! Айгөлнең җитезлегенә исең китәрлек, кулларына күз иярми, санаулы минутлар эчендә ялт иттереп табын да корып куйды. Тәм-томнар белән сыйланып, өлгерлегенә, бүгенге матур тормышына чит-ятлар күзе тимәсен дигән уйлар белән юлга кузгалдык.