Арчада дүрт мең баш малда туберкулез: «Шулкадәр малны сугымга җибәрү - куркыныч хәл» | intertat.tatar

Арчада дүрт мең баш малда туберкулез: «Шулкадәр малны сугымга җибәрү - куркыныч хәл»

Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексында сыерларда туберкулез табылган. Малларның барысы да сугымга җибәрелә. Район бу хәлне ничек кичерә?

Сыерларны елына ике тапкыр, яз һәм көз айларында туберкулезга тикшерәләр. Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында көзге тикшерү вакытында - ноябрь аенда туберкулез табылган. Язгы тикшерү вакытында ул бер сыерда да булмаган. Алты ай эчендә туберкулезның кайдан барлыкка килүен әле дә билгели алмаганнар.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмигуллин сүзләренчә, ноябрь аенда ук бу авыруны бетерү буенча чаралар үткәрү турында карар чыккан. Бу бөтен булган малны сугымга җибәрү - көтүлекне тулысынча алыштыру дигән сүз. 3700 баш терлек Алабуга ит-консерв комбинатына иткә җибәрелә.

«Бөтен сыерлар да җибәрелгәч, фермада берничә этапта дезинфекция үткәреләчәк. Дезинфекция сыйфатын тикшергәннән соң гына яңа хайваннарны кертергә мөмкин булачак», — дип сөйләде ул.

«Өч мең җиде йөз башны булдыру өчен бик күп көч кирәк»

Хәзерге вакытта сыерларны сугымга җибәрәләр. «Ак Барс» агрохолдингы җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов барысы 3700 баш терлекнең Алабуга комбинатына китәчәген әйтте, аларның 1400е савым сыеры. Бозау, сыер, үгез — барысы да иткә китә.

«Бөтенесен дә сугымга җибәрәбез, малларның алты йөзе сугымга китте инде. Алабуга комбинатының өлгерүенә карап, алып китәләр. Атнага дүрт-биш тапкырдан артык ала алмыйлар, анда әле эшкәртәсе дә бар бит», — ди ул.

Авыруның ничек килеп чыкканын сорагач, ул: «Сәбәпләре бик күп төрле, аларын белгечләр әйтер», — дип куйды.

Туберкулез бактерияләренең агрокомплекска ничек эләккәнен әлегә беркем дә әйтә алмый. Бу авыру кешедән терлеккә дә йога ала. Әмма җитәкче сүзләренә ышансак, бу очрак башкачарак — авыруның кешеләргә йога торган төре түгел. Фермада эшләгән барлык хезмәткәрләр дә тикшерү узган, беркемдә дә уңай нәтиҗә булмаган, барысы да сау-сәламәт.

Җитәкченең сүзләре дөрес булса, туберкулезның «сыер» төре булса, димәк, чир комплекска авыру терлекләр аша кергән. (Дөрес, ветеринарлар безгә Арчада авыруның нәкъ менә кешегә йокмый торган «сыер төре» икәнен дәлилләмәде). Яңа терлекләр сатып алганда аларны ветеринарлар карарга, авыру түгел дигән белешмә бирергә тиеш. Билгеле, һәр очракта да предприятие өчен тулаем җитәкче җавап бирә. Әмма, хакыйкатькә дөрес итеп карарга теләсәк, Шәйдулла Сәлахов — менеджер. Терлекләрнең сәламәт булуларына исә ветеринарлар җавап бирә. Хуҗалык ветеринарлары гына түгел, район ветеринарлары да.

Бушаган фермалардан эшчеләрне сөт комплексына күчергәннәр. Хуҗалыкта барысы 350 кеше эшли икән.

«Бу хәлне кабул итүе авыр. Күпме баш мал җыелган иде. Өч мең җиде йөз башны булдыру өчен бик күп көч кирәк», — дип сөйләде Шәйдулла әфәнде.

Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов терлекләрнең иминиятләштерелмәгәнлеген әйтте. Бу очракта хуҗалыкка компенсация түләү дә каралмаган, чөнки туберкулез аеруча куркыныч чирләр исемлегенә керми. Димәк, 3700 баш терлекне югалтуның бөтен авырлыгы хуҗалык җилкәсенә төшә.

«Безнең өчен бик начар бу»

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, хәзерге вакытта хуҗалыкка ярдәм күрсәтү турында «Ак Барс» холдинг компаниясенең генераль директоры Егоров Иван Михайлович белән сөйләшүләр алып баралар.

«Сәбәбе әлегә билгесез, ветеринария идарәсе тарафыннан тикшерүләр алып барыла. Хайван кайтарылган булганмы, юкмы икәнне тикшерәләр. Ул кадәр малны сугымга җибәрү - бик куркыныч хәл. Безнең өчен бик начар ул. Әле бит хайваннарны чыгарып бетерергә кирәк, кешеләргә күпмедер вакыт эш булмыйча торачак. Күпмедер сыер савучылар, терлекчеләр эшсез калачак — шунысы куркыныч. Аларны эш белән тәэмин итәргә кирәк булачак, уйларбыз», — дип сөйләде ул.

Район башлыгы сүзләренчә, «Ак Барс» агрокомплексында җитештерелгән сөт район күләмендә савылган сөтнең ун процентын тәшкил итә.

«Ун процент сөтне югалту район үсеш темпына ул кадәр зыян да салмас, шулай да ул ун процентка артыграк җитештерү безнең өчен файдалырак булыр иде. Безнең төзи башлаган бер комплекс бар, тагын берне төзи башлыйбыз, Аллаһ бирсә, шуның хисабына сөт күләмен капларбыз, бәлки.

Зонада эшли торган «Ак Барс»ның киләчәге бар әле. Агрофирманы аның белән бетереп булмый. Алар бүгенге көндә игенчелек буенча алдынгы хуҗалык рәтендә йөрделәр, терлекчелектә дә хәлләре начар түгел, уртача иде.

Бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Сыерлар февраль аенда тикшерелгән иде. Авыруның кайдан килеп кергәнен үзебез дә аңлый алмыйбыз», — ди Илшат Нуриев.

Туберкулез табылганнан соң райондагы башка хуҗалыкларны да җентекләп тикшергәннәр. Аның белән район ветеринариясе һәм баш ветеринария идарәсе шөгыльләнә. Башка хуҗалыкларда авыру табылмаган.

«Фермалар чистартылганнан соң тагын хайван кайтару турында сөйләшүләр алып барабыз. Ул бик зур чыгымнар сорый. Бу хәл „Ак барс“ның икътисадын да бик нык какшатачак. Район, республика бюджетына да күпмедер зыян киләчәк», — дип сөйләде Нуриев.

«Бу галәмәтнең кайдан килеп чыгуына үзебез дә аптырадык»

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Роберт Хәйретдинов сүзләренчә, хуҗалык җитештергән ун процент сөт 18 тоннаны тәшкил итә. Авыру килеп чыкканчы сыерлар 21 тоннадан артык сөт бирә торган булган, хәзер сыерларга өстәмә азык ашатмыйлар икән, шуңа сөтләре кимегән. Хуҗалык җитәкчесе 1400 баш сыер дигән иде, ә идарәдә миңа бераз кимрәк сан әйттеләр. «План буенча 1285 сыер исәпләнә, чынлыкта ул хуҗалыкларда бераз күбрәк була. Районда барысы 10 540 савым сыеры бар, анда әле барлык сыерлар да саналган. 1285 башка киметкәч, 9255 баш кала», — ди Роберт Хәйретдинов.

Аның фикеренчә, сыерларга туберкулез кешедән күчү ихтималы бар. «Ул вакытлыча эшкә килгән кешеләрдә булырга мөмкин. Читтән килеп, бер-ике ай гына эшләп китүчеләр бар бит. Авыл хуҗалыгында эшләргә кеше кирәк, ә килүгә анализ алып тормыйлар», — ди ул.

Роберт әфәнде барлык чараларның да әле озакка сузылачагын искәртте. «Дүрт меңгә якын баш мал бит ул, әле чыгарып бетергәч, ярты ел карантин булачак, фермаларны буш тотарга кирәк. Бу галәмәтнең кайдан килеп чыгуына үзебез дә аптырадык. Ничек моңа кадәр күренмәгән?! Ул кисәк кенә килеп чыга, аны белеп бетереп тә булмый. Августка кадәр сыерларны җибәреп бетерерләр дип торабыз.

Нәселле таналар сатып ала калсалар дәүләт ярдәме бар, бер баш терлеккә 50 мең сумга якын субсидия кире әйләнеп кайта, тик бер баш терлекнең бәясе дә хәйран, үзе 150 меңгә якын тора», — дип фикер йөртеп алды ул.

Хәзерге вакытта туберкулезлы сыерларның сөтләре Алексеевск сөт комбинатына җибәрелә. Аны югары температурада киптереп, коры сөт ясыйлар. 

Хисапта торган сыер җаннары

Дүрт меңгә якын баш малның сугымга җибәреләчәге өчен кем җавап бирергә тиеш? Бу сорауга миңа беркем дә җавап бирмәде. Хуҗалык ветеринары яки район ветеринария хезмәте башлыгы Ренат Фәйзрахманов тиешенчә эшен башкармаганмы?

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмигуллин фикеренчә, иң мөһиме — авыруның вакытында табылуы. Район һәм республика ветеринария хезмәтенең барлык көче аның белән көрәшкә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, 2020 елның 15 гыйнварына Арча районында 10 540 баш сыер исәпләнә. Шәйдулла Сәлахов сүзләренчә, алты йөзләп сыер инде Алабуга ит-консерв комбинатына җибәрелгән, тик сыер саны әлегә кимемәгән булып чыга. Районнан мәгълүмат министрлыкка барып җитмиме, әллә министрлык күрсәтергә теләмиме? Ул сыерларның җаннары тынычмы икән?..

Чирмешәнне искә алсак…

2013 елда туберкулез Чирмешән районында ачыкланган иде. 645 баш малда туберкулез ачыкланып, 4 хуҗалыктагы бөтен маллар иткә озатылды. Карантин чаралары уздырылды. Чирмешән районына туберкулез бик нык зыян салды. Район әлегә кадәр сөт җитештерү буенча республикада иң соңгы урыннарның берсендә. Туберкулез ачыкланганнан соң районның җитәкчелеге тулысынча алышынды.

Арчада ни булыр?