“Программалар ярдәмендә авыл хуҗалыгының үсүенә өмет бар”

Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр үзләренең нинди ярдәмгә хокуклары бар икәнен кайчак үзләре дә белми. Ярдәм программалары шактый, “Лизинг-грант” - шуларның иң киң таралганы. "Татар-информ" 2009 елда гамәлгә кергән бу программадан уңышлы файдаланган эшмәкәрләрнең тәҗрибәләрен өйрәнде.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел 70тән артык эшкуар 104,9 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Лизинг-грант” программасын фермерлар башлыча техник базаны тулыландыру өчен куллана. Чәчкечләр, комбайннар, печән әзерләү җайланмалары алучылар шактый. 

Соңгы елларда грант акчасын чимал эшкәртү - сөт һәм ит эшкәртү җиһазларын сатып алуга файдаланучылар да арткан. Төзелеш материалларын - керамзит блок, брусчатка чыгару җиһазларын лизингка кайтаручылар да күп. Йөк машиналары алучылар да бар.

“Лизинг-грант” программасының максаты - республиканың инновация-сәнәгать кластерына кергән эшмәкәрлек субъектларына җиһазлар алырга ярдәм итү. 

Ярдәм кемнәргә күрсәтелә? Машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, агач, каты көнкүреш калдыклары эшкәртү тармакларында эшләүчеләргә. 

Дәүләт ярдәме алуның үз тәртибе бар. Дөрес планлаштырып алмаган очракта, ниндидер проблемалар да килеп чыгуы бар. Шуңа күрә лизингны алган фермерларның тәҗрибәсе белән танышыгыз. 

Программалар хуҗалык эшен яхшыртуга булыша”

Борнак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – Балтач районында иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов техниканы ел саен яңартырга тырышуын әйтте. 2017 елда “Лизинг-грант” программасы ярдәмендә “КСУ” комбайны һәм трактор сатып алганнар. Быел программада катнашып тагын бер комбайн һәм техник инвентарь сатып алырга исәпли. 

Хуҗалыкта техник базаны ныгытуга зур игътибар бирүләре гаҗәп түгел. 2400 гектар җирне эшкәртергә, яхшы күрсәткечләргә ирешергә һәм мул уңыш алырга кирәк бит.



- “КСУ” комбайны җайланмалар белән җиһазланган, югары җитештерү көченә ия. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана алырлык үтемле программалар шактый булуы куандыра, - дип сөйләде Рәфкать Нәҗипов.

Аның әйтүенчә, республикадагы программалар арасында “Лизинг-грант” - иң отышлысы. 

- Беренче взносны программа безгә кире кайтара. Өч ел дәверендә ай саен 162 мең түләп барабыз. Акчаны берьюлы чыгарып салу түгел бит, шуңа күрә авырлыгы сизелми. Шуңа күрә бу программаның безгә файдасы юк дип әйтеп буламы инде?! Юк, әлбәттә. 

Программа кысаларында техник хезмәт күрсәтү дә яхшы оештырылган. Техника ватылган очракта шунда ук тиешле ярдәм күрсәтәчәкләр. Комбайнга, агрегатларына да запас частьләр алган юк. Барысы да яхшы гына эшли. 

Федераль программаларның да отышлы якларын күрәбез, шуның өчен быел тагын бер комбайн алырга планлаштырдык. “Лизинг-грант” программасы белән беренче елын гына эшләмибез, аның ярдәмендә “ДТ-75” тракторы да алган булды. Исәп - аз чыгымлы технологияләр куллану, - дип сөйләде ул.

“Кыйммәтле техника сатып алмаска кирәк”

Тәвәккәл җитәкче “Лизинг-грант” программасында катнашырга дәгъва итүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде. Ул эшмәкәрләрне тагын да активрак булырга, дәүләт программаларыннан мөмкин кадәр ешрак файдаланырга өндәде. Аның сүзләренчә, документларны рәсмиләштерүнең бернинди дә авырлыгы юк.

- Үзегез аңлыйсыз: һәр эшне башлаганда аерым кыенлыклар белән очрашасың. Иң мөһиме: документларны вакытында тапшырырга кирәк. Күпләргә документларны шартына туры китереп җыя алмау кыенлык тудыра. Юк, миннән булмый дип кулны селтәмәскә һәм эшне ташламаска, программаның таләпләрен өйрәнергә кирәк. 


Бүгенге көндә хуҗалыкта эшчеләргә кытлык күзәтелми, яшь кадрлар да бар. Хезмәт хакы 20-21 мең, , - ди Хәлил Хуҗин.

"Иң мөһиме: эшчеләргә уңай шартлар тудыру. Берәүнең дә салкында, тирескә батып эшлисе килми", - ди ул.

“Программалар ярдәмендә авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсүенә өмет бар”

Лениногорскиның "Спартак агрофирмасы" җитәкчесе Фирдүс Өметбаев үз эшчәнлегендә дәүләт ярдәменә еш таянуы хакында әйтте. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләвенең серләре белән уртаклашты һәм хуҗалыкны үстерүгә ярдәм итүче дәүләт программаларына аерым тукталды.

- Программаларның эшмәкәрләр арасында аеруча популярлык яулаганы - "Лизинг-грант". Анда елның-елында безнең район хуҗалыклары бик теләп катнаша. 

Грант отарга теләүчеләргә эшмәкәрләргә ярдәм итүче үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Үзәкләрдә төрле юнәлештәге эшчәнлекне чагылдырган бизнес-проектлар тәкъдим ителә. Гомумән, хәзерге заманда мөмкинлекләр күп, тәвәккәл булып, аларны күрә белергә, өйрәнергә генә кирәк. Хуҗалык җитәкчеләренә дә киңәшем шул: дәүләт программаларында актив катнашырга кирәк, эшчәнлекне үстерергә дәүләт тарафыннан саллы гына ярдәм бит бу, - диде ул.

“Спартак агрофирмасы” эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән “Лизинг-грант” программасында ике тапкыр грант откан.

- Алган техниканы тиздән түләп бетерәбез, утыз проценты гына калды. Аннан соң тагын катнашырга уйлап торабыз. Соңгы биш елда техника яңарттык. Заманча, куәтле техника булган очракта терлек азыгы да әзерләргә була, җирен дә эшкәртеп була. Кешеләрне эш урыны белән тәэмин итә алабыз, табыш алырга мөмкин. 

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Документларны алдан әзерләргә кирәк, икътисад министрлыгы сайтында барлык мәгълүмат та бар. Бу программалар булганда рәхәтләнеп эшләп була, авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсүенә өмет бар, - диде җитәкче.

“Сөт бәясе арзан түгел, без кәнәгать”

- Тулаем алганда, кырга чыгасы техника әзер дип әйтергә була, - диде Фирдүс Өметбаев. 

- Без язгы кыр эшләренә җитмеш процент кына әзер. Күптән түгел генә авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды, анда чәчү чорында дәүләттән ярдәм булачагын әйттеләр. Шуңа өметләнәбез.



- Хуҗалыкта 1075 баш мөгезле эре терлек бар. Сөт бәясе арзан түгел, без канәгать. Җәй аенда гына бәяләр уйнап алды, шуның нәтиҗәсендә табыш кимеде үзе. Бүгенге көндә сөтне 24 сумнан үзебезнең Лениногорск сөт комбинатына тапшырабыз. 

Соңгы вакытта хөкүмәтнең авыл кешесенә йөз белән борылуы, хуҗалыкларга күрсәткән ярдәмче программалар аркасында, терлек саны, аерым алганда, савым сыерлары артты. Алар - хуҗалыкка төп акча кертүчеләр, - диде Фирдүс Өметбаев.

“Терлекчелек өлкәсендә бәяләр арзан булганда грантларның файдасы күзгә күренми”
Балык Бистәсе районындагы “Шәмсетдинов” фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов әйтүенчә, терлекчелек өлкәсендә бәяләр арзан булганда “Лизинг-грант”ның файдасы күзгә күренми. Сөт җитештерү тармагындагы хәлләрне “аяныч” дип бәяләде ул.

- Хуҗалыкта 840 савым сыеры исәпләнә. Көнлек савым дүрт тоннадан артык. Сөт бәясенең кимүе хуҗалыкның кесәсенә дә каты суга. 

“Сөт сәясәт”е бик кызыклы. Мәсәлән, хәзер дизель ягулыгы 40-45 сум тора. Сөт 23 сум 50 тиен. Элек без бер литр сөт бәясеннән өч литр ягулык алырга була иде. Менә шуннан чамалап карагыз. 


Аның бит запас частьләре дә кыйммәт. Хуҗалыклардан “күбрәк сөт тапшыр, күбрәк сөт җитештер” дип таләп итәләр. Булган продукциянең табышын да күрәсе килә бит. Әмма грантның файдасы бик күзгә күренми, чөнки сөткә түбән бәяләр безнең тырышлыкларны җилгә очыра. Ә сөтне урнаштыру белән кыенлыклар юк үзе, сатып алырга чират торалар, - ди җитәкче.



- Ә "Лизинг-грант" программасының өстенлекле яклары шактый. Сигез миллион сумлык комбайн сатып алдым. Хәзер аның белән уңышлы гына дүртенче сезон эшлим. Узган ел шулай ук сигез миллионга чапкыч, дүрт трактор алдым. Техник базаны тулысынча әлеге программа ярдәмендә генә булдырдым. 

Узган ел грант акчасы алдым. Быел шуңа ике йөз баш сыерга исәпләнгән ферма төзим. Җитәкчеләр ярдәм итә, ташлаганнары юк. Гомумән, авыл җирендә эшен башларга теләүчеләр өчен дәүләтнең бу ярдәме бик урынлы, үз эшеңне башларга мөмкинлек бар, - ди Нияз Шәмсетдинов.

“Сыер савырга теләүчеләрне табып булмый”

Фермер әйтүенчә, бүгенге көндә хуҗалыкка төп керемне игенчелек тармагы китерә. Терлекчелек өлкәсендә авырдан барабыз, ди ул. 

- Сыер савучыларны табып булмый. Акчасын да вакытында биреп барам. Хезмәт хакын да унбиш меңнән дә ким түләгән юк, эшчеләр кирәк. 2010 елдагы корылык ничек яшәргә кирәклеген өйрәтте инде. Ул елны җәй аенда 1500 тонна сенажны сыерларга ашатып бетердем, табыш алып булмады, - ди ул.

Шуңа да карамаста эшкуарның киләчәккә үз эшен киңәйтү буенча планнары да бар. Улы Дамир Кәримовта аның юлыннан киткән. Аларның Мамадыш районында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Җиде йөз гектардан артык җирләре бар. Һәр гектардан узган ел егерме җиде центнердан артык уңыш алганнар. Шулай ук узган ел йөз баш авыр йөк атлары өчен абзарлар җиткергәннәр.



- Улым Дамир ат фермасы төзү белән янып яшәде, грант акчасын шушы максатка тотты. Кайбер кеше: “Ат асрама, табышы юк аның”, ди. Мондый сүзне ялкау кеше генә әйтә ала. Табыш алу өчен тырышырга кирәк. Атлар - талымсыз, саламын, печәнен, кыскасы, нәрсә бирсәң, шуны ашый. Бер яктан, аны асрау үз-үзен аклый дияр идем. Соңгы арада күпләп ат асраучы хуҗалыклар ишәеп бара, чөнки ат итенен сату бәясе зарланырлык түгел. Атларны тере килеш алып китүчеләр дә бар, иткә дә сатабыз. Чит төбәкләрдән сатып алырга килүчеләр бик күп. Алга таба фермаларны киңәйтергә, мал башын арттырырга ниятлибез, - ди Нияз Шәмсетдинов.