Яшь комбайнчы Илүс: «Басуга комбайнда кергәндә, кораб белән диңгезгә кергән шикелле» | intertat.tatar

Яшь комбайнчы Илүс: «Басуга комбайнда кергәндә, кораб белән диңгезгә кергән шикелле»

Басу-кырларда урып-җыю эшләре бетеп килә, урак өсте төгәлләнүгә бара. Әгерҗе районында яшәүче Илүс Галимов үзенең җәйге ялларын туган ягы басуларында хезмәт куеп, файдалы итеп уздырган. Аның беренче тәҗрибәсе һәм үзе турында сөйләве күпләргә кызыклы булыр дип уйлыйм.

Ат җене кагылган егет

Илүс Галимов Әгерҗе районы Түбән Көчек авылында 2000 елның гыйнвар суыкларында дөньяга килгән. Язмыш шулай хәл иткән: егет әнисе карамагында, аның тәрбиясендә үскән.

Әткәй юк иде, әнкәй, аның абыйсы, сеңлесе тәрбияләп үстерде мине. Бәләкәйдән, мәктәпкә кергәнче үк әнкәйгә ияреп фермага йөреп үстем. Мине калдырыр кеше булмаганлыктан, бар җиргә дә ияртеп йөрделәр. Кечкенәдән үк атлар яраттым. Белмим, нәрсәдән килеп чыккандыр. Андый кешене «ат җене кагылган», диләр.

2013 елда «НӘҮРҮЗ» агрофирмасында бабай белән атта сыер көтүе көттек. Шуннан соң каникулларда агрофирмада эшли башладым. 2014, 2015 елларда җәйге каникулларда шулай ук көтү көттем. Ә 2016 елны безгә атлар кайтты һәм алар мине бөтен барлыгы белән җәлеп итте. Мәктәпкә барганчы, сәгать 5тә торып, атлар янына ашыга идем. 4 ел шунда яратып эшләдем, — дип сөйләде ул.

Илүс КФУның Чаллы шәһәре бүлекчәсендә автомеханик һөнәрен үзләштерә. Хәзер ул соңгы курста укый. «Киләчәктә эш урыным укыган белгечлек буенча булыр дип өметләнәм», — ди егет. Аның хоббилары күп, «нәрсәгә генә тотынсам да, барысы да күңелгә якын, футбол да яратам», ди үзе. Әмма иң яратканы — атлар.

Ел саен Сабантуй алдыннан атны чабышка әзерлим, көн саен ат белән күнегүләр үткәрәм. Сабантуй якынлашканны чабыш аты сизә, йөрәге дертләп тибә. Атта чапкан кешенең дә шулай ук. Әгәр чапмый калсаң, күңелдә ниндидер бушлык кала.

Ат — кешенең дусты, гомерлек юлдашы. Электән үк ат дөнья тоткасы, бар нәрсәгә кирәкле булган. Кырда да, сугышка барганда да, бәйрәмнәрдә дә, туй вакытында да шул ат… Кеше белән рәттән йөргән бердәнбер хайван ул. Кайгыда да, шатлыкта да кеше белән бергә булган җан ияләре. Алар ачуланганны да, яратканны да аңлыйлар. Гомумән, бик акыллы хайваннар, — дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты егет.

«Берсе дә синең өчен бер нәрсәне дә ясап бирми»

Илүс быел Игорь Васильев җитәкчелегендәге «НӘҮРҮЗ» агрофирмасына практикага кайткан һәм аңа комбайнда эшләргә тәкъдим иткәннәр.

Дөресен әйтергә кирәк, без ярдәмчем Булат Гыйниятов белән комбайнның «к» хәрефен дә белми идек. Кешеләрдән, өлкәнрәк комбайнерлардан киңәш сорап, комбайнны сүтеп җыйдык, көйләдек һәм кыр корабына утырып басулар иңләргә киттек. 

Беренче көннәрне бигрәк кыен булды, чөнки рәтен-җаен яхшылап белмәдек. Ватылгач та ничек сүтәргә, җыярга икәнен белеп бетермәгәч, озак көйли идек. Шулай акрын-акрын эшләдек инде. Аюны да биергә өйрәтәләр, без дә өйрәндек, әллә ни кыенлыгы юк.

Комбайннар бөтенесе дә электрон җиһазлар белән җиһазландырган. Бу бер яктан уңай да, икенче яктан тискәре. Уңай ягы — эшләгәндә җайлы, бөтенесе җиңел, бер юлдан төшмисең дә дигәндәй. Ә менә ватылса, читенрәк.

Аллага шөкер, быелгы кызулыкта безнең комбайнда кондиционер эшләде, суыкта, рәхәттә йөрдек, күп кешенеке эшләмәде. Мондый кызуда теплицада утырган кебек булыр иде.

Без New Holland CX 6090 дип аталган комбайнда эшлибез. Чит илнеке, Чаллыда җыелган. Безнең агрофирма ширкәтендә күбесе шундый комбайннар, New Holland CX840 дигән 3 комбайн бар. Алар тагын да яхшырак, камилләшкәнрәк. Әлбәттә, аларның бәясе дә икенче. Алар ашлык сугу, җитештерү буенча әйбәтрәк. Безнекеләр җитештерү буенча түбәнрәк, тик ремонт ягыннан уңайлырак, азрак ватыла, ә тегеләрне гел карап, ремонтлап торырга кирәк.

Иң кыены ватылган чакларда — кеше эшли, син басу өстендә ремонтлап-төзәтеп каласың. Басуны ташлап китәсе килгән көннәр дә булды. Тик шулай да түздек, чыдадык, кешедән калмаска тырыштык. Калмадык та инде. Ахыр чиктә барыбер бөтенесен бергә тәмамладык. Коллектив киңәш биреп, ярдәм итеп торды, тик барыбер барысы да үзеңә төшә, берсе дә синең өчен бер нәрсәне дә ясап бирми, — ди Илүс.

Илүс басуда әле беренче тапкыр гына эшләгәч, уңышны башка еллар белән чагыштыра алмый.

Бүтән комбайнчылардан ишеткәнемчә, быелгы һава торышынннан чыгып караганда уңыш бик тә әйбәт булган. Алай ук яхшы булыр дип көтмәгән дә булганнар. Бик кызу, коры булды бит бу җәй.

«Иген басуына комбайнда кергәндә, кораб белән диңгезгә кергән шикелле»

Кайда гына эшләсәң дә, авырлыклар белән янәшә кызык хәлләргә дә тап буласың.

Кызыклы вакыйгалар комбайнчылар арасында күп була. Һәрбер кеше үзенчәлекле бит. Еракка күченгәндә, ургычны арбага салып, шул арбаны комбайн артына тагып йөрибез. Берсендә шулай арбаларны басу читендә калдырган идек, ә комбайннарны төнгә икенче җиргә — амбар янына куйдык. Арбаларны барып алырга кирәк бит. Ходайның рәхмәте, бер комбайнчы ялгышып, үзенеке урынына безнең арбаны алып килгән. Шулай итеп безгә бәхет елмайды.

Кайвакыт басу начар була, уңышы булмый. Андый басуда үлән чабып бушка йөрисе килми. Барыбер ашлыкны алырга, сугарга кирәк бит. Бушка дигәндәй йөрибез. Ә уңдырышлы басулар булганда күңелле. Ашлык та күп, чиста төшә, эшләргә дә рәхәт. 

Баштагы вакытларда асфальт юлда комбайн йөртүе авыр иде. Комбайнны ныклап өйрәнеп бетмәгән килеш трассага чыгарга туры килде. Тирсәдән Көчеккә кайта торган 16 км бик авыр булды миңа. Минем үз гомеремдәге иң авыр километрлар булгандыр ул.

Комбайн штурвалы дип әйтү дөрес туры килә, комбайн белән иген басуына килеп кергәндә, кораб белән диңгезгә кергән шикелле, йөзгән кебек барасың. Алдыңда бөтен яклап ашлык, син комбайн белән ашлык уртасыннан барасың, артыңнан чистарып сугылган җир кала.

Комбайнда эшләгәндә күңелле, җырлап йөрисең, рәхәт. Корабта йөргән булмаса да, шуңа охшаган дип уйлыйм, — дип сөйләде Илүс.

«Ияр өстендә дә, комбайн штурвалы артында утыруның да азарты бар»

Илүс Галимов атта чабуны һәм комбайнда йөрүне чагыштыра алмый. Аның өчен алар икесе дә азарт бирә.

Ияр өстендә утыруның да, шулай ук комбайн штурвалы артында утыруның һәрберсенең үзенең азарты бар. Атта чабышканда да, беренче урын алыр өчен, тырышып, азарт белән чабасың, комбайнда да шул ук: күбрәк ашлык сугарга тырышасың. Шулай да атта чабышуны мин һичнәрсәгә дә алыштырмас идем.

Быелгы Сабантуйларда туган авылымда, күрше-тирә авылларда, үзебезнең район үзәгендә ат чабышында катнаштым. Туган авылым Көчектә һәм күрше авыл Яңавылда беренче урын алдым. Әгерҗедә, кызганыч, финишка барып җитә алмадым, ат нигәдер, холыксызланып, чаба торган түгәрәктән чыгып китте. Күрәсең, аргандыр инде. Күрше Кырынды авылында катнаша алмадым, имтихан көне иде. Бер таныш абый минем атта чапты, анда ул дүртенче урында гына килгән. Күрәсең, ат үз иясе булмаганын сизгән, теге абыйны чит иткәндер.

Иң мөһиме: чабышта егылмыйча исән-имин финишка керергә, ә комбайнда ватылмыйча, исән-имин эшләргә.

Илүстән хезмәт хакы турында кызыксынам.

Хезмәт хакы алмадык әле, Алла бирсә, хезмәт хакы мине канәгатьләндерер дип өметләнәм. Безнең бит хезмәт хакы ничә тонна ашлык сукканнан карала. Без 8 мең ярым центнерлап ашлык суктырганбыздыр инде — ди егет.

Илүснең туган авылына яшәргә кайтырга теләге бар.

Шәһәрдә финанс, капитал туплап, шул капитал белән авылга кайтыр идем. Анда үз эшемне ачып җибәрәсем килә. Киләчәккә планнар дигәндә, башта укуны бетерергә кирәк. Аннары армия дигән нәрсә бар, аннан әйләнеп кайткач, күз күрер. Мин киләчәккә бик план төзи торган кеше түгел, урында хәл итә торган кеше.

Мәкальдә әйтелгәнчә, егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз. Мин дә шундый принцип белән яшим. Күп эшкә кул ята. Мин күпчелек кулга тотып эшли торган, нәтиҗәсе күренә торган эшләр белән мавыгам. Егет кеше, минемчә, тырыш, булдыклы, җаваплы, ярдәмчел, сабыр булырга тиеш.

Җитәкчеләрнең кисәткәннәре, тәнкыйтьләгәннәре юк. Хезмәттәшләр ягыннан кисәтү ясаганнары бар инде. Алар аны начар яктан түгел, ә киңәш формасында гына әйтәләр.

Йокларга вакыт каламы соң, Илүс?

Йокларга вакыт кала инде, — дип көлде Илүс. - Уртача 5-6 сәгать йоклыйбыз инде. Иң мөһиме - комбайн ватылмыйча эшләсә, минем күңел ял итә. 

«Урып-җыю вакытында һәрбер хезмәткәр дә бик кирәк»

Шушы эшләгән дәвердә безгә ярдәм кулы сузып, безгә көч биреп торган кешеләргә рәхмәт әйтәм. Безгә ышанып, безне эшкә алган, запчастьләр белән тәэмин итеп торган җитәкчем Закиров Илнур Ирек улына зур рәхмәт. Шулай ук барлык хезмәттәшләргә, миңа көч биреп торган әниемә, туганнарыма, йөргән кызым Миләүшәгә рәхмәт. Алар миңа көн дәверендә шалтыратып, хәлләрне белеп, авыр, җиңел чакта да минем белән бергә булдылар. Аларның ярдәменнән башка бу эшне башкарып чыкмаган булыр идем.

Гомумән әйткәндә, бу комбайнда эшләү, кыр корабын иңләү минем күңелгә ятты. Киләчәктә дә мөмкинлек булса, бу өлкәдә хезмәт куярга әзер мин. Анда коллектив та яхшы, күңелле. Безнең арада өлкән комбайнчы бар, аның быел 45нче сезоны. Ул үз хезмәтен яратып: «Мин өйдә ятканчы монда килеп эшлим, монда яшьләр арасында эшләп, яшәреп кайтам», — ди.

Комбайнчылар бер гаилә кебек. Эш күңелгә ятмаса, син аны яратмасаң, җиренә җиткереп эшләмиячәксең. Урып-җыю вакытында бер генә хезмәткәр эш урынында булмаса да, урып-җыю эше туктарга мөмкин. Шул ук аш пешерүчеләрдән алып җитәкчелеккә кадәр. Урып-җыю вакытында һәрбер хезмәткәр дә бик кирәк», — дип сөйләде Илүс.

«Минем малай - үзенең максатына ирешә торган кеше»

Әнфисә Галимова улы белән бик горурлана, аны үз дигәненә ирешә торган егет дип атый.

Минем малай - үзенең максатына ирешә торган кеше. Ул моны эшлим, булдырам дисә, ул аны эшли, куркып тормый. Кечкенә чагыннан ук Илүс гел тыңлаучан малай булып үсте. Мин аны бәләкәй чагыннан ук идән дә, табак-савыт та юдырдым. Ул аны беркайчан да бу минем эш түгел димәде, эшләде, юды.

Мәктәптә дә тырышып укуын теләдем. Укыганда беркайчан да йөземә кызыллык китермәде, әйбәт укыды. Үзенең тырышлыгы белән ул хыялларын тормышка ашыра. Мин аның белән бик горурланам, чөнки бик сирәк кешенең генә баласы үзе эшләп, үзе машина сатып ала. Илүс тә үзе тырышты, "Миңа машина кирәк, барыбер эшлимен, машина алам", - диде. Шулай ул тимер-томыр белән кызыксынды, мотоцикл көйләде. Анда да үзе йөрергә өйрәнде.

Ул берәр нәрсә турында хыялланса, барыбер эшли, барыбер тырыша, таба, ала, тормышка ашыра, — дип сөйләде Әнфисә ханым.

Егетнең әнисе улының авылда яшәп калуына каршы килми.

Малаемның авылда яшәп калуына бер сүзем дә юк, тик хәзер авылларда, дөресен генә әйткәндә, бик перспектива юк инде. Минем белән торса, мин аның өчен «за» гына, чөнки ул уң як терәгем. Мин күбрәк бөтен нәрсәне аның белән киңәшләшәм. Ә киленне барыбер үзеңнең кызыңны кабул иткән төсле каршы аласың, килен белән тору кыен нәрсә түгелдер, дим. Бер-береңне хөрмәт итсәң, барысы да яхшы була. Тик хәзерге яшьләрнең бианайлары (кайнаналары) белән бик торасы килми, торсалар, мин каршы түгел.

Миңа карата мәхәббәте аның үзенчә бик сизелә. Улым минем өчен кайгырып кына тора. Илүс тугач та, мин аңа кайгыларны да, шатлыкларны да бергә уртаклашырбыз дип әйткән идем. Хәзерге вакытта да малаем белән шуны, моны эшләрбез дип, Илүсне көтеп торам. Ул: «Ярар, мин кайткач, эшләрбез әле боларны», — дип әйтә. Быел да комбайнда эшләргә хыялланды, барыбер эшләп чыкты. Үзенең максатына ирешә торган кеше улым, — ди Әнфисә апа.

«Җирән көдрә чәчле кыз»

Исәнбай кызы — минем дустым Миләүшә Газизова да егетенә карата булган мәхәббәт хисләре белән бүлеште.

Август аенда очрашып йөргәнебезгә 2 ел ярым булды. 9 февральдә йөри башладык. Аңа кадәр дә 2-3 мәртәбә күрешкән булганбыздыр. Илүс шул вакытта чәчләремне җирән көдрә дип һәм битемдәге чокырны истә калдырган булган. Йөри башлагач, шуны миңа искә төшергән иде.

Без күпчелек кешеләр сыман Вконтакте социаль челтәрендә язышып киттек. Язышканда ук аның миңа якын кеше булуы сизелде, язышасы килеп тора иде. Шуннан башланып китте безнең мәхәббәт. Атна саен укуыннан кайткач, яныма гел килеп тора, бер атнаны да калдырмый иде. Мөмкинлек бармы-юкмы, ул аны барыбер таба иде. Авыллар арасы якын түгел дип тормый (40-50 чакрым). Мотоцикл белән булса да килә яки дусларына утырып килә иде. Бел узгач, ноябрьдә машина алды һәм яныма машина белән йөри башлады, — ди Миләүшә.

Миләүшә Илүс турында эчендәгесен беркайчан да күңелендә тотмый, ә турыга бәреп әйтә дип сөйләде.

Илүс күңелендә нинди хисләр бар, барысын да әйтә. Кайчагында, әлбәттә, үпкәләтә, тик турыга бәреп әйткәч, минем өчен яхшырак. Эчендәге уйларын яшереп калдырмый. Ул бер нәрсәне — үзенең эмоцияләрен генә яшерә ала. Әгәр дә кыен булса, бик әйтергә тырышмый. Ә мин берәр нәрсә булса, тулысынча шул проблемага биреләм һәм шунда ук елап Илүс янына барып җитәм. Ул һәрвакыт мине сүзләре, кочаклавы, җылысы белән тынычландыра. Шулай ук ул кешелекле, гел ярдәм кулы суза.

Илүс белән йөреп киткәч, аның дуслары белән күбрәк аралаша башладым, алар барысы да егетләр. Шул егетләрнең ничек аралашуларын, үзләрен тотышын, кызларга карата нинди мөнәсәбәттә торуларын күрәм дә, иң яхшысы Илүс икәнен аңлыйм. Ул нәрсәгә генә тотынса да, башлаган эшен беркайчан ташламый. Сәгатьләр, төннәр буе актарынып булса да, проблемасын табып, машинасын үзе ремонтлый. Техника белән күп эшли инде ул, — дип сөйләде Миләүшә.

«Декабристка хатыны»

Миләүшә егете янында үзен һәрчак бәхетле хис итә, аның янында рәхәт, ди.

Мин үземне аның янында гел бәхетле хис итәм, ул гел күңелемне күтәреп тора. Әнфисә апа мине гел «декабристка хатыны» дип әйтә, чөнки мин Илүснең койрыгы сыман аңа гел берегеп йөрим. Ул менә кайда бара, мин шунда барам, ул нәрсә эшли, мин шул эш белән ярдәм итәргә тырышам. Комбайнга да, Илүс янында булам дип, бер атнадан артык йөргән идем. Без вакытны гел бергә уздырабыз, ул булмаса, миңа инде күңелсез, аны кайчан күрермен дип вакытны санап утырам. Илүс янәшәмдә булмаса, ул нишли, кайда йөри икән дип төннәр буе уйлап утырам. Комбайнда эшләгәндә, язышып та булмый, кичтән кайткач кына аралашып була иде.

Мин саф һавада йөрергә яратам, ә Илүс андый кеше түгел. Тик мин җыена башлагач, барыбер артымнан чыгып китә ул. Шәһәрдә булганда, кино-театрларга барабыз, кибетләрдә, паркларда йөрибез. Ул башка егетләргә охшамаган, ул тәртипле. Мин аның башка кызларга карамаячагына йөз процент ышанам, — ди дустым.

«Бакча булса, миңа җитә»

Миләүшә үзенең булачак балаларының төрле яклап үсүләрен тели, шунлыктан балаларын аякка бастырганчы шәһәрдә яшәүне уңай күрә.

Мин үзем, авылда торганга микән, шәһәрне күбрәк яратам. Шәһәрне балаларның киләчәге, үсеше өчен әйбәтрәк дип саныйм. Балаң булса, аны төрле түгәрәкләргә йөртү әйбәтрәк.  Булачак балаларымның төрле яктан үсүләрен теләр идем. Ә соңыннан балалар үскәч, авылга кайтырга да риза. Анда яхшы өй һәм матур бакча булсын иде. Ул бакчада бик күп агачлар, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерер идем. Картлыкта искиткеч, күз явын алырлык зур бакчам булуын телим, ул минем хыялым. Ул булса, миңа җитә.

Ә Илүснең гел авылда торасы килә, укырга килгәч тә, кайчан кайтабыз инде дип тора. Күңелле инде авылда да, тик мин барыбер шәһәрне күбрәк яратам. Белмим әле, ничек булып бетәр. Алда нәрсә буласын кем белгән инде аның. Тик шуны беләм: мин Илүсне үлеп яратам, — дип хисләре белән уртаклашты Миләүшә.