«Чын ир-ат өчен ике профессия бар - туган илне саклау һәм туган илне ашату»

Тәтеш районы Бакырчы авылында, шул ук авыл исемен йөрткән хуҗалыкта яшь һәм тәҗрибәле егетләр илне икмәк белән туендыруга күп көч куя. Комбайнчылар көне-төне үз эшләрен башкара. Комбайнчы булу җиңелме?

Урак өсте вакытында комбайнчыларны тотуы бик авыр эш. Алар иртә таңнан эшкә китә һәм төнлә генә кайтып керәләр. Көндез комбайнчы машина эчендә булмаган бер генә вакыт бар — ул төшке аш. Ашханәдән кырга азыкны машина белән китерәләр һәм алар 10-15 минутка туктап тора.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов комбайннарның кайсы кырда булуын һәм кайсы җирдә туктап торуларын аңлатты. Туган якларым булгач, озак эзләп йөрергә туры килмәде.

Еракта басуда дүрт комбайн күренә, якын килгән саен аларның тавышлары көчәя, тузан өермәсенә эләкми калу мөмкин түгел. Сәгать уникегә якынлашса да, туктаган комбайн күренми, әле ашарга китермәгәннәр булса кирәк. Аклы-яшелле «Класс» комбайннары тирәсендә кызылсу төстәге «КАМАЗ»лар чуала. Бер комбайн машинага ашлык бушатып тора.

«Кырда эшләү лотерея уены кебек»

Кыр читендә ак машинада «Бакырчы» хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров туктаган иде. Комбайнчыларны көтеп торган арада аның белән сөйләшеп алдым. Җитәкче, шатланып, уңышның быел узган елгыдан 1,5 тапкырга күбрәк булуын әйтте. Кайбер басулардан гектарыннан җитмеш центнер ашлык чыга икән. Хәзер комбайннар көзге бодайны ура, ә аннан соң арпа басуына күчәчәкләр. Уңыш мул булгач, комбайнчы егетләрнең хезмәт хакы да яхшы гына чыгачак дигән сүз.

«Егетләр тырыш безнең. Алар үткән елны ай ярымда өч йөз мең сум акча эшләделәр, ә быелгы уңышны күрә торып, күпме эшләячәкләрен үзем дә белмим, бер әйбәт кенә машина алырга җитәр дип уйлыйм», — ди елмайды Илгиз әфәнде.

Җитәкче кеше комбайннарга тагын бер борылып карады һәм: «Минемчә, чын ир-ат өчен ике профессия бар: туган илне саклау һәм туган илне ашату», — дип куйды. Чыннан да, егетләр туган илне туендыру өчен көч куя. Комбайнчылар иртәнге сәгать алтыга эшкә килә, ә өйгә кайтулары һәр көнне төрлечә, төнге унике яки ике була. Йоклап алырга өч-дүрт сәгать вакыт кала, аннан янәдән хезмәткә.

Кыр эше һәр елны бертөрле туендырмый, елына карап. «Кырда эшләү лотерея уены кебек. Кайбер елны йөз процент җиңү була, быел, мәсәлән, шулай», — диде Илгиз Шәйхаттаров.

«Кырда эшләү лотерея уены кебек. Кайбер елны йөз процент җиңү була, быел, мәсәлән, шулай»

Авылга кайтасы килә диючеләр күп, тик нигәдер беркем кайтмый. Бөтен татар эстрадасы «эх, авыл» дип җырлый, тик авылга кайтып эшләүче юк. Шәһәр халкы икмәкнең нинди көч белән барлыкка килүен белми. Алар уйлавынча, бөртекне җиргә чәчәсең дә, ул үзе үсә, ә соңыннан җыеп аласы гына була, — ди җитәкче.

Авыл кешесенә шәһәрдә хөрмәт юк. Безгә Казанда укулар үткәрәләр иде. Аудиториягә авыл хуҗалыгындагы җитәкчеләре җыела. Берсендә профессор хатын-кыз лекция сөйләде. Аның телефоны шалтырады, шалтыратучы кеше ниндидер кәгазь таба алмаган һәм бу хатыннан сорады, ул аңлатты. Берничә минуттан тагын телефон шалтырады, тагын бер кат аңлатты. Биш минуттан өченче звонок: «Ну син деревня, колхозница, аңламыйсың!» — дип куйды профессор.

Шунда мин аңа: «Сизәсезме, сез әле генә барыбызга да пычрак аттыгыз, кимсеттегез. Без бит колхозчылар, «дерёвня», — дип әйттем. Ул башка мәгънәне күздә тотуын аңлатып, акланырга кереште. Юк, ул сүзнең башка мәгънәсе була алмый, — дип сөйләде Илгиз Шәйхаттаров. 

Хуҗалык җитәкчесе фаразынча, киләчәктә барысы да үзгәрәчәк, иң бай кешеләр авылда яши башлаячак…

«Икмәк булсын өчен башта тузан йотарга кирәк»

Ерактарак бер кара машина күренде, агроном төшке ашны алып килә. Комбайннар ераграк шул әле, йөк машиналарын йөртүче егетләр җыела башлады. Машина артыннан тимер савытлар чыгардылар. Беренчегә аш, икенчегә токмач һәм чәй иде. Ир-атлар чатнап торган кояш астында тамак ялгады.

Бер комбайн килеп туктады. Анда иң тәҗрибәле комбайнчыларның берсе Рамил Әхмәдуллин икән. Комбайннан төшеп, азык янына килгәнче, ул машина тешләренә кысылып калган үләннәрне алды.

Рамил абыйның ике улы бар, кечесе Илшат шулай ук комбайнда.

«Алтыга эшкә килдем, ничәдә кайтасын әле әйтеп булмый, төнге икедә кайткан көннәр була. Без малай белән икәү кайтабыз, хатыным каршы ала. Иртән киткәндә, ашатып озатып кала», — дип сөйләде Рамил абый.

Тәҗрибәле комбайнчы күп еллар дәвамында төрле хуҗалыкларда эшләгән, соңгы ике елны «Бакырчы» хуҗалыгында хезмәт куя.

Икмәк булсын өчен башта тузан йотарга кирәк. Хәзер комбайнда эшләве рәхәт, элекке шартлар түгел, барысы да кеше өчен эшләнгән. Тик барыбер көне буе утырып йөрү нык арыта. Һәр техника карап торганны ярата. Комбайнга ничек карасаң, ул да сиңа шулай җавап бирә. Техникага саксыз карасаң, ул да синең өстән көлә — җимерелеп куя, — ди Рамил абый.

Хәзер комбайннар заманча — кызуда салкын һава, ә салкында җылысын җибәреп була. «Эчке якка тузан да тулмый, ап-ак күлмәктән утырып йөрергә мөмкин», — дип елмайды Рамил абый.

Төнлә кырда дүрт комбайннан кала куян һәм төлкеләр дә очрый икән — ялгыз түгел без кырда дип көлештеләр.

Рамил Әхмәдуллин ак кружкага сөзеп алган чәен эчеп бетерде һәм кире комбайнга утырып китте. Ул туздырып киткән тузан эченнән икенче комбайнның якынлашуы күренде.

«Авыл кешесе шәһәр җирендә тора алмый дип уйлыйм»

Икенче комбайнда яшь егет Раил Гайнетдинов эшли. Ул Илшатның туганының туганы.

Раил комбайнда бишенче елын эшли. Комбайнда эш беткәч, тракторга утыра.

Мин авылда яшим. Мәктәптән соң бер ел укыдым да, калганы калды, кирәк дип тапмадым. Миңа комбайнда эшләү ошый, — дип сөйләде комбайнчы егет.

Раил авылда яшәү өчен барлык шартларның да булуын әйтте. Ул шәһәргә караганда авылны якын күрә. «Авыл кешесе шәһәр җирендә тора алмый дип уйлыйм. Авылда яшәгәндә дөньяда ниләр булуын әллә ни белергә дә кирәкми, аларны тыңлап утырырга вакыт та юк. Шәһәрдә өч-дүрт көннән озаграк тора алмыйм», — ди ул.

Хуҗалыкта яшьләрдән ике-өч кеше кенә эшли икән. Башкалар калырга теләмәгән. Раил: «Авылда калып, гаилә корып була», — ди. Ул үзе дә шулайрак планлаштыра бугай.

Хезмәт хакы әйбәт чыга. Күпме сугабыз, шул кадәр түләнә, ул уңыштан тора. Узган елны эшләгән акчага машина алган идем, быел түләп бетерәсе була әле, — дип сөйләде Раил төшке ашны ашаган арада.

Ашап бетергәч ул да комбайнын чистартты — тыгылган чүп үләннәрен тартып алды һәм эшен дәвам итте.

«Бер елга армиягә киткәнче, бер ел шулай йокламыйча комбайнда эшләр идем»

Калган ике комбайн кырның бөтенләй икенче ягында иде. Басу юлы буйлап шунда юл тоттык. Бәхеткә, берсе кыр уртасында түгел, ә юл янындагы соңгы буйны суга иде. Шалтыратып, туктавын сорадым.

Син төшке ашны ашап тормаска булдыңмы? — дим.

Юк, кырны бетерәсе иде, — дип җавап бирде Илшат. — Әйдә, комбайнда йөртәм, шунда сөйләшербез.

Мин Илшатны балачактан беләм, комбайнына менеп утырдым.

Комбайнга беренче утыруым булмаса да, кабинага кергәч, куркыныч булып китте. Аның алгы пыяласы җиргә авыш, егылып төшәрсең кебек. Илшатның исе дә китми — комбайнның тешләренә игътибар белән карап бара. Кычкырып сөйләшәбез. Ул инде 14 яшеннән комбайнда эшли, быел техникумны тәмамлап, диплом алды. Биш ел әтисенең ярдәмчесе булып йөргән, бер ел башка комбайнчыга ярдәм иткән, дүртенче ел инде үзе бер комбайн йөртә.

Шулай, ашамый калган вакытлар да була. Комбайн йөртү процессы кызыклы минем өчен. Беренче тапкыр яшел «Дон» комбайнына утырган идем, анда әзрәк курыктым, җаваплылык бит. Тырыша торгач, үземә бер комбайн тапшырдылар. Ул шатлык иде, — ди Илшат.

Эш никадәр шатлык китерсә дә, иртән торып китүләре бик авырга туры килә егеткә.

Кич арып кайтабыз. Өйгә кермичә, туп-туры мунчага барабыз. Комбайн ватылып, аны ясап ятарга туры килсә, кап-кара булып кайтам. Аннан өйдә әнкәй каршы ала, ничәдә кайтсак та, көтә ул. Чәй эчәм дә ятам, эчеп тормаган көннәр дә була. Күзне йомам гына кебек, инде әнкәй уята. Торасы килми, әнкәй биш-алты тапкыр уятырга керә. Көне буе йокы килүгә түзәм инде, ай ярым гына кызу эш вакыты була бит, — дип сөйләде Илшат.

Комбайнчы нинди булырга тиеш?

Түзем!.. Аннан кала җитез булырга һәм авызын ачып йөрмәскә тиеш.

Эш вакытында күңелсез булмасын өчен ул җырлар кабызып куя икән. Әнвәр Нургалиев, Фирдүс Тямаев җырларын тыңлый. «Кайвакыт кушылып җырлыйм», — ди ул.

Узган елны Илшат ай ярымда өч йөз меңгә якын акча эшләгән. Ул акчага әти-әнисенә телефон, өйгә суыткыч, бензопила сатып алган. «Бөтен акча өйгә кереп бара, әти-әнине шатландырасы килә», — ди Илшат.

Илшатның көзгә армия сафларына китүе дә ихтимал. «Бер елга армиягә киткәнче, бер ел шулай йокламыйча комбайнда эшләр идем», — дип елмайды ул. Әңгәмәдәшем авылда калу мөмкинлеген дә уйлый: «Берәр программага кереп, авылда калып була, эштән курыкмыйм», — ди Илшат.

Бер буй ашлык суккач, мин төшеп калдым. Ул арада күз комбайн тәрәзәсеннән күренгән сары кырга, колак комбайн тавышына күнеп өлгергән иде инде.

«Кызларым әниләре белән кырга минем янга килә»

Дүртенче комбайн «КАМАЗ»га ашлык бушатып торганда, комбайнчы белән сөйләшеп алдык. Монысында Марсель Нигъмәтуллин яшь ярдәмчесе Илнур Рәхмәтуллин белән эшли. Марсель Нигъмәтуллин унбиш ел комбайнчы булып эшли, хәзер яшьләрне дә өйрәтә. Ул гаиләсе белән авылда яши, хатыны Эльвира белән өч кыз үстерәләр. Кызларның иң олысына — 14, уртанчысына 11 яшь, кече кызлары быел беренче сыйныфка бара. «Кызларым әниләре белән кырга минем янга килеп киттеләр. Алар сагыналар, кич кайчан кайтуымны сорап шалтыраталар, көтәргә тырышалар, тик төнге икедә, өчтә кайткан вакытлар да була, ул вакытка йоклыйлар инде», — дип сөйләде комбайнчы егет.

Иртәнге якта әтиләре эштән кайтканда, әниләре эшкә китә, ул мал табибы булып эшли. «Һәр елны быел соңгы ел булды дип тәмамлыйм, тик урак өсте якыная башлауга комбайн үзенә тарта, тагын чыгып утырам. Ярдәмчемә өйрәтәсе әйберләр күп әле: ашлыкны машинага бушатканда туры техниканы туры китерү авыррак бирелә аңа», — дип көлеп куйды ул.

Илнур Рәхмәтуллин Казанда төзелеш колледжында укый. «Акча кирәк иде, тәҗрибә туплау да кызыксындырды, шуңа комбайнга эшкә килдем. Көндез йоклап та алам, ургычны чистартам, бераз рульгә утырам», — ди ярдәмче егет. Булачак акчага ул машина йөртергә укырга яки күз күремен яхшырту өчен операция ясатырга хыяллана.

«Чын ир-ат нинда булырга тиеш?», — дип сорасалар, мин шул комбайнчы егетләрне күрсәтер идем. Яшьләрдә өмет юк димәгез, бар бит туган илне яратып, туган җирдә көч куючы чын татар егетләре! Алар үзләре турында артык күп сөйләргә, вакытны бушка уздырырга яратмый, эшнең тәмен белеп башкара. Мин кырдан канатланып, горурлык хисе белән кайттым.