Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истәлеккә фильм калды: кешесез авылда ялгыз яшәүче Габдулла бабай пневмониядән вафат

«Татар-информ» хәбәрчесе Агыйдел-Чулман елгалары кушылган җирдә югалган авыллар исемлегендәге Өшәр авылында соңгы Могикан – 82 яшьлек Габдулла бабай Хәйбуллин янында булып кайткан иде. Бүген исә Габдулла абыйның вафаты турында ишеттек. Бу мәкалә аның рухына дога булып ирешсен.

news_top_970_100
Истәлеккә фильм калды: кешесез авылда ялгыз яшәүче Габдулла бабай пневмониядән вафат
Энҗе Габдуллина

Татар авылы тамырына балта белән чаптылар

Узган гасырның 1970нче еллары. Фәнни прогресс артыннан куганда татар авылының тамырына балта белән чабалар. Түбән Камада Чулман елгасына ГЭС төзү башлангач, суны 68 метрга күтәрергә кирәк була. Башкортстан, Удмуртия, Пермь һәм Татарстанның күп кенә күләмле территорияләре су астында калырга тиеш. Район җитәкчелеге су астында калырга тиешле авылларга килеп, халыкны куркыта-куркыта куа.

Актанышның Агыйделгә якын авылында тугач, дәү әнинең айлар буе бер генә агачны да калдырмыйча урман кискәннәрен ишетеп үстем. Агачлары бер читтә торсын, изге саналган зиратларны да күчерәләр. Мәрхүмнәрне каберләреннән чокып алып, икенче җирләргә күмәләр. Исәннәрнең йөрәкләре генә түзсен. Олы яшьтәге әби-бабай елый-елый күчереп күмә туганнарын.

Бакчада үсеп утырган алмагачларның төбенә дә хлор салалар. Гөрләп утырган нигезләрне таратып, өйләрен сүтәләр, яки трактор белән тарттырып, башка авылларга күчерәләр. Базларга да хлор сибеп, җир белән тигезләп куялар. Халык китә — авыл корый.

Агыйдел белән Чулман кушылган җирдә урнашкан ике йөздән артык хуҗалыклы Өшәр авылының тарихы менә шундыйрак. Ике йөздән артык хуҗалыкта сигез йөздән артык кеше гомер итә. Русча исеме — Старое Семиострово. Халык аны татарчалатып, «Семистрау» дип тә атый. «Көрәш» исемле гөрләп торган хуҗалыклы авыл районда да алдынгылар рәтендә була. Кырыс холыклы булса да, күндәм һәм тырыш халык яши анда. Күрше Чиялек тә шундый язмышка дучар була. Берничә чакрым ераклыктагы эшчеләр авылы булып саналган Дәрвишләр бистәсе дә җир йөзеннән шулай югала. Әлеге авыллар гомумән югалган авыллар исемлегендә.

«Китүчеләр нигезләренә кайтып елады»

Ә Габдулла бабай авылыннан беркая да китми. Әнисе васыяте белән, туган нигезен ташламый ул. 2003 елга хәтле әнисе белән икәүләп яшиләр. Ә бүгенге көндә цивилизациядән җиде чакрым ераклыкта 82 яшьлек карт үзе генә көн күрә.

— 70нче елларда кешеләрне куарга тотындылар. 1979-80 елларда әни белән икәү генә калдык. Әни: «Әллә баса ул су, әллә юк. Күченмибез», — диде. Шуның васыяте белән калдым. Туганнарыбыз да күченеп бетте, «китик» дип үгетләүчеләр дә булды, — ди Габдулла бабай.

Биш айлык баласын алып, хатыны да китә — Габдулла кала.

Аның йорты да бер җирдә дә исәптә тормый. Габдулла бабай үзе күрше Ямалы авылында яши булып исәпләнә. Атнага икешәр тапкыр ул шушы җиде чакрымны җәяүләп уза. Азык-төлеген дә алып кайта, пенсиясен дә барып ала, кунакка да шулай йөри. Кышкы бураннарда гына ат җигә. Ул язмышына да, тормышның ваемсызлыгына да күптән күз йомган инде. Кендек каны тамган авылын тар-мар итүләрен шулай да оныта алмый. Авылның һәр урамын, һәр йортын хәтерли. Вакыт-вакыт: «Менә шушы турдан бер урам, теге башыннан икенче урам башлана иде», — дип әйтеп куя.

— Яхшы өйләрне күрше Ямалы, Чалманарат, Гәрәй, Шәбез авылларына сөйрәтеп күчерделәр. Арзанга гына сатып, үзләре читкә киттеләр. Киткәннәр бик тә үкенде. Кош та ояны туган ягына кайтып кора бит. Нигезләренә кайтып елаучылары да булды. Бөтен булган милкеңне пыр туздырып китеп кара! Куркыттылар шул халыкны. Районнан килеп, куркыта-куркыта кудылар. Алай кумасалар, халык таралмас та иде әле. Үкенергә соң шул инде. Кире кайтып, тормыш корып буламыни инде хәзер.

Олы яшьтәгеләр саргаеп үлде инде. Китеп беткәч, озак яшәмәделәр дә. Яшәсәләр, шул бер ел яшәгәннәрдер. Гомер буе яшәгән авылыңны тар-мар китергәч, уйландырмыймыни инде ул. Миннән зуррак бер-ике кеше генә калгандыр инде хәзер.

Исәннәре кайткалый. Аларга нигезләрен барып күрсәтәм. Милекләрне трактор белән күчерткәч, җирне дә тигезләделәр. Барысы да үлән астында хәзер. Шулай да хәтер бар әле, кемнең кайда торганын хәтерлим, — ди Габдулла бабай.

«Мәрхүм абыемны күчереп җирләдем»

Авыллардан исәннәрне генә түгел, үлгәннәрне дә «куалар». Каберләрне чокып, мәетләрне күрше авылга алып барып күмәләр.

— Каберләрне чокып, сөякләрен тартмаларга тутырып, күрше авылга алып барып күмдерделәр. Үземнең абыйны да шулай, сөякләрен тартмага тутырып, алып барып җирләдем. Яңа күмгәннәрне дә шулай иттеләр. Авыл советыннан белешмә дә алырга кирәк иде. Чөнки алар баш санын чутлап, аннары акча түләделәр. Кемдер, йөрәге җитеп, авылларны туздырды инде. Ярый исәннәре түзәр, мәрхүмнәргә дә кагылдылар бит, — ди ул сыкрап.

1979 елны, ГЭС эшчәнлеген башлап җибәрү өчен, суны 62 метрга хәтле күтәрәләр. ГЭСны эшләтеп җибәрү өчен суның минималь күләме 62 метр булырга тиеш була. Нәтиҗәдә, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь төбәкләреннән бүлеп бирелгән 173 мең гектар җирнең 78 мең гектары су астында кала.

1987 елны ГЭСка соңгы 16нчы агрегат кушыла. Ә проектта күзалланган энергияне алу өчен 1990 елны суны 68 метрга хәтле күтәрергә тиеш булалар. Тик әлеге план экологик протестатлар башлануга сәбәп кенә була. Нәтиҗәдә, 1990 елны Татарстан һәм Башкортстан хакимияте суны 62 метр сызыгында калдырырга дигән фикергә килә. Ә 2002 елда Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия киңәшләшеп, суны 63-63,5 метрга күтәрәрергә дигән киңәшкә кул куя. Чөнки 62 метр сызыгында ГЭСның эшчәнлеге тулаем алып барыла алмый.

— Районнан килеп: «Бар нәрсәңне су баса, кит», — диючеләр күп булды. Аларга да: «Торганда торыйм әле. Басса, китәрмен», — дидем. Ә су барыбер басмады. Елга күтәрелгәндә дә авылга якын да килми.

Минем әни районның бөтенләй икенче якта урнашкан Иске Балтач авылыннан. «Ул якка кияүгә чыкма. Ул якны барыбер су баса», — дип җибәрми тордылар», — дип сөйли иде. Әни 96 яшендә китте. Гомере буе шушында яшәде — бернинди су да басмады, — ди Габдулла бабай.

Су — күлдән, ут — генератордан, газ — баллоннан

Үткәннәрне бераз моңсуланып, сыкрап сөйләсә дә, тормышны ярата торган кеше ул Габдулла бабай. Аның өе иге-чиге күренмәгән диңгез уртасында бер маяк кебек. Үткәне дә шунда керә, сүткәне дә. Өй тирәсеннән үк печән эшлиләр, якындагы күлгә ял итәргә, балык тотарга киләләр. Әле болай гына, хәл белешергә генә килүчеләр дә байтак икән. Килгән һәр кешене шат йөз белән, ике куллап күрешеп каршы ала.

Өй дигәннән, аның өй генә түгел, тулы бер хуҗалыгы бар. 82 яшьтә дип тормый, ике сыер, өч ат, унбиш сарык, бер үгез тота. Малларга печәнне дә үзе әзерли. Йорты янында гына ике тракторы тора. Дөрес, берсенә бераз ремонт кирәк. Әле шуларга өстәп, электр чалгысы алып куйган. «Минем тирә-юньдә гел печәнлек, шушында гына эшлим печәнне дә», — ди. Атларын, сыерларын күреп булмады — алары утрауда-болында йөриләр икән.

Ә менә тавык, чеби асрамый. Чөнки төлкеләр бик явыз. Мондый кыргый җирдә генә түгел, кырык кат йозакка бикләнгән, бозау хәтле этләре булган йортларга да кереп, эх та итми дистәләгән тавыкны буып чыгып киткән төлкеләр бит ул. «Бер заман иртән чыгуыма унсигез тавыгымны харап итеп киткән иде. Хәзер алмыйм инде. Алып, төлкегә ашатыйммыни инде аларны», — ди Габдулла бабай.

Хәзер торган йортын ул 80нче елларны гына салып чыга. Моңа кадәр күршедәге йортта яшиләр. Бу өй дә элеккеге. Бүлмәләргә бүленмәгән, бер якта зур мич тора. Мич дигәннән, мичнең бары җылылык ягына гына яга икән. Ашарга пешерергә баллонлы газ, утка бензин генераторы эшләп тора бабагызның.

Әле Габдулла бабай турында «Җиде уртау арасында» дигән фильм төшерделәр. Кино төшерүчеләр инициативасы белән Габдулла бабайга электр генераторы да бүләк иттеләр.

Хуҗалык гөрләп торган чакта электрлары да, газы да кергән була авылга. «Үзебез керткән идек утларны да, аннары инде өзгәләп, таратып бетерделәр», — ди Габдулла бабай.

Габдулла бабайның гөлләре дә бар әле. Яран гөлләре шау чәчәктә утыра. Бакчада бераз бәрәңгесе бар. Артыннан да калмый песиләре ияреп йөри, этләре Фунтик белән Байкал тынычлыкны саклыйлар.

Ә якында гына, Габдулла бабай әйтмешли, күл урнашкан. Күл дигәне Агыйделгә кушылган бер елга кебек сулык. Су алырга, су керергә җайлы булсын дип, басмасын да ясап куйган бабай. Басма янында ике көймәсе тора. «Балык сатмыйм, үзем ашарлык кына тотам. Сорап килсәләр, биреп җибәрәм инде шунда», — ди үзе. Габдулла бабай эчәргә дә суны шушы күлдән ала. «Кайнатып эчәм», — ди. Шулай да, күптән түгел генә кое казытып куйган. Тик аннан су алганнары юк икән әле.

«Яшәү рәхәт!»

— Яшәве рәхәтме соң, Габдулла бабай? — дип сорамый булдыра алмадым.

— Рәхә-ә-әт! Әле чирләмәгәч, Аллага шөкер. Гел эшләп торам бит мин, эшсез тора алмыйм. Иртән торам да, кичкә кадәр нәрсә дә булса эшлим. Кеше килә, аралашам. Аллага шөкер инде. Кышкы бураннарда калганыма кайвакыт үкенеп, үртәлеп, сыкранып алам. Яз, җәй айларында кеше өзелгәне юк, килеп торалар, шуңа күңелсез түгел, — ди ул.

Югалган татар авылының язмышы бер Габдулла бабай Хәйбуллин язмышына барып тоташа. Юк, бу бер генә авылның түгел, гомумән, татар халкының зур бер трагедиясе. Авылларның язмышы кыл өстендә торган хәзерге заманда нинди зур фаҗига килеп чыкканы тагын да ачыграк сизелә. Нигезләр юкка чыккан, тамырлар корыган, кайберләр әти-әниләренең кайда җирләнгәнен дә белми. Ә соңгы Могикан, соңгы герой Габдулла бабай, Аллага мең шөкер кылып, инде 82нче көзен каршылый.  


Габдулла бабай юк инде.. Берничә көн элек аны ике яклы үпкә ялкынсынуы дип, ашыгыч ярдәм белән Чаллыга алып киттәләр. Бүген тугызынчы яртыда Габдулла бабай үлеп китә. Аның вафат булу сәбәбен коронавирус дип тә язалар, әмма бу мәгълүмат расланмаган, үпкә ялкынсынуы сәбәпле үлүе генә билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100