Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнәдә печәннең беренче каты төгәлләнде

Терлек азыгының сыйфатын арттыру юнәлешендәге эш Әтнә районы хуҗалыкларына продуктивлыкны арттырырга ярдәм итә.

news_top_970_100
Әтнәдә печәннең беренче каты төгәлләнде
Владимир Белосков

Әтнә районы хуҗалыклары Татарстанда беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны төгәлләде. 80,3 мең тонна сенаж һәм 1600 тонна печән әзерләнгән.

– Үләннәрне оптималь срокларда, нәкъ менә чәчәккә бөреләнгән чорда җыеп алу туклыклы матдәләрне күбрәк тупларга һәм кыйммәтле азык өстәмәләренә тотыласы акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, икенче катны чабуга да үләннәр яхшы өлгерәчәк, ә һава шартлары уңай булса, өченче кат та өлгерергә мөмкин, – ди районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Гарипов.

«Тукай» ҖЧҖендә быел чит ил җайланмаларында азык әзерләү үзәге эшли башлады. Ул фермага 8 төп компоненттан: сенаж, силос, печән, төрле төрдәге ашлык,минераль һәм аксым-витаминлы өстәмәләрдән азык катнашмалары әзерләп җибәрергә мөмкинлек бирә.

Хуҗалыкта азык запасы хәзер үк инде шактый туплаган. Баш зоотехник Фәнис Хөрмәтуллин белән без бетон траншеялар буйлап бардык: аларның өчесе узган елгы сыйфатлы сенаж һәм силос белән тутырылган, ә өчесе – беренче кат чаптырылган үләннәрдән сенаж белән.

Азык әзерләү барышында хуҗалык белгечләре сенаж траншеяларында тәүлек буе чиратлап кизү тора. Алар яшел массаны ваклау параметрларын, дымлылыгын, консервантлардан файдалануны, тыгызлауның сыйфатын, салынган азыкның герметиклыгын тикшереп тора.

– Туклыклы ашату – терлекләрнең продуктивлыгын арттыруда иң мөһим эшләрнең берсе. Тәүлеккә 42 тонна сөт савабыз, бер сыерга 33 килограмм туры килә. Бу – дөньякүләм дәрәҗәдә. Безнең алдагы максатыбыз – тулаем күләмне 50 тоннага җиткерү, – дип сөйли Фәнис Наил улы.

Кайбер резервларны куллануга, шул исәптән төзелә торган рационнарның төгәллеген арттыруга исәп-хисап булырга тиеш.

Моңа кадәр төрле төркем хайваннар өчен рационнар Мәскәү һәм Ростов өлкәләре лабораторияләре нигезендә төзелгән булса, бүген «Әтнә район дәүләт берләшмәсе» ДБУда заманча җайланмалар белән җиһазландырылган үзебезнең азык лабораториясе эшләп килә.

Белгечләр бер тәүлек эчендә 15 компонент буенча терлек азыгына анализ ясыйлар. Лаборатория белән Балтач, Теләче, Саба, Мөслим, шулай ук Әтнә районнары хуҗалыклары да хезмәттәшлек итә. Республика хуҗалыклары өчен терлекчелекне үстерү офыклары киңәя.

Владимир Белосков әзерләде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100