Зиннур, Камил, Әхәт: кайсы язучы Тукай премиясенә лаек яки язучылар кандидатлар исемлегеннән конкурентларны алып атуны сорый

6 Апреля 2018

Укылган: 1245 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә кандидат язучыларны җыйдылар. Аларның үзләренең түгел, иҗатларының да шәплеге турында сөйләштеләр. Язучылар фикере буенча премия кемгә бирелергә тиеш? "Татар-информ" хәбәрчесеннән эксклюзив репортаж.

Тукай премиясенә кандидатларны “сүтеп җыя торган чак”. Газета-журналлар аларны мактаган мәкаләләр белән чуарланган, кемнәрдер иртә дә, көндез дә һәм кич тә телеэкраннарда ялтырый. Яз бит, кар астыннан пычрагы да чыга – әмма барыбер рәхәт, җанлану сизелә, "движуха" ди татарлар. 

Әлфәт Закирҗанов - Тукай премиясенә кандидатларның китапларын укыган шәхес

Тукай музее ремонтта булу сәбәпле, соңгы елларда Тукай премиясенә кандидатлар белән традицион очрашулар булмый башлады. Шулай да өч кандидатны бергә җыйган һәм аларның үзләренең түгел, иҗатларының шәплеге турында сөйләгән бер очрашу булды. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть секциясе үткәрде аны. Җитәкчесе – әдәбиятчы галим Әлфәт Закирҗанов. 

Мактауга һәм соклануга лаеклы бер факт – Әлфәт Закирҗанов өч кандидат язучының да (!!!) әсәрләрен укыган. Әдәби секция утырышында андый кеше ул бердәнбер булгандыр. Һәрхәлдә, катнашучылар арасында өч дәгъвачы иҗатын анализларга омтылган башка кеше булмады да. Галимә Алсу Шәмсутова: “Язучылар алар бер-берсен укымыйлар”, - диде. Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат бөтен әсәрләрне укып бетерү мөмкин дә түгеллеген әйтте.

Оештыручылар әйтүе буенча, Тукай премиясе лауретларының күбесен чакырулар җибәрелсә дә, алар килмәгән. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та катнашмады. Утырышка аның беренче урынбасары Рәмис Аймәт керде.

Утырышны алып баручы Әлфәт Закирҗанов быел Тукай премиясенең гамәлгә куелганлыгына 60 еллык хөрмәтенә премиянең берничә язучыга бирелү мөмкинлегенә өметен белдерде.

Быел язучылар арасында Тукай премиясенә дәгъва кылган язучылар:

Әхәт Гаффар “Олы юлның тузаны”, “Дәрья башы” (2013), “Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” җыентыклары өчен;

Камил Кәримовның “Карурманда кара песи”, “Игезәкләр йолдызлыгы” китаплары;

Зиннур Хөснияр “Кичү”, “Гарасат: роман-дилогия” һәм “Көмеш чыбыркы” китаплары өчен.

Әлфәт Закирҗановтан язучыларга бәя


Әхәт Гаффар – "татар авылын яратып, сагынып, аның үткәнендә киләчәккә нигез, таяныч эзләп язучы, милли яңарышка бары тик әхлак һәм хәтергә нигезләнеп кенә бару мөмкин дип санаучы әдип. Иҗатын иңләп үткән төп тема-мотив – туган як, туган җир белән бәйле. Аның геройлары – гали, гадәти кешеләр, көндәлек тормыш белән яшәп, яшәеш мәгънәсен йолдызлардан түгел, бәлки хезмәттән, якын кешеләреңә изге гамәл кылудан эзләүчеләр”. 

Тәнкыйтьче язучының “Олы юлның тузаны” романын аерып күрсәтә. “Вакыйгалар барышында үткән һәм бүгенге бәйләнеше аша яшәешебезгә янаган куркыныч турында кисәтә”, - ди ул. Романның моннан утыз ел элек язылганын искә алсак, Әхәт абыйның ни дәрәҗәдә “нострадамуслыгын” тикшерә дә алабыздыр әле.

Әдәбиятчы фикеренә шәхсән миннән бер өстәмә. “Әдипләребез” ике томлык җыентыгында Әхәт Гаффарның “Олы юлның тузаны” романын 1989 елда, ә “Дәрья башы”романын 1995 елда иҗат итүе турында мәгълүмат бар. Ягъни, бүген Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләр китап буларак 2013 елда басылып чыксалар да, берсе моннан 30, икенчесе 25 ел чамасы элек язылган һәм басылган булып чыга.

Камил Кәримов. Автор әсәрләрендә үзе яхшы белгән бүгенге көн проблемаларына мөрәҗәгать итә. Бүгенге көн вакыйгалары аша: 1) совет чоры яшәешенә җылы бәя бирә, чөнки анда геройларның яшьлеге, тормышны өйрәнүгә килүе чагыла, 2) шул ук вакытта тәнкыйди караш тирән үтеп керә. Бүгенгедән торып, ул чорның сәер дә, гаделсез дә хәлләрен көлеп, я фаш итеп, я әрнеп яза. Тагын бер сыйфаты – әсәр табигатендә юморның үрелеп баруы. 

Әдәбиятчы язучысының “Игезәкләр йолдызлыгы” романын аерып күрсәтә. Әсәрнең төп герое – Шәех Нур исемле журналист. Геройның эш-гамәлләре үзара бәйләнгән мәхәббәт тарихы һәм хезмәт юлы аша ачыла. Романда совет чорына һәм бүгенгебезнең кешелексез якларына кискен тәнкыйть, аларны үзгәртү юллары кирәклеге эзлекле чагыла.

Зиннур Хөснияр. Әсәрләренә яшәешнең җитди мәсьәләләрен үз эченә алган әхлакый, фәлсәфи, публицистик башлангычлар хас. Аны хәзерге чынбарлык, аның гыйбрәтле хәл-күренешләре, авыл тормышына үтеп кергән үзгәрешләрнең асылы, аларның халкыбызда гасырлар дәвамында якланып һәм сакланып килгән традицияләрне, гореф-гадәтләрне кысрыклавы борчый. Хөснияр әсәрләрен яхшылык һәм явызлык көрәше иңләп үтә. Геройлары еш кына адашкан кешеләр буларак ачыла, тормышта үз урыннарын таба алмыйча газап чигеп яши. Галим язучының “Гарасат” дилогиясен анализлый. Роман-дилогия кысаларында төрле темалар, стиль үзгәрешләре, Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре очраша, реалистик һәм романтик күренешләр кушылып китә.

Әсәрләрнең "йомшак" яклары

Әлфәт Закирҗанов әлеге прозаиклар иҗаты аша хәзерге әдәбиятыбызга хас йомшак якларны да күрсәтте. "Авторларга гыйбрәтле, хәтердә кала торган сюжет кору, шулар аша һәм татар өчен дә, һәм башка милләтләр өчен дә кызыклы да, җитди дә булган мәсьәләләргә чыгу җитми”, ди. Борчыганы – образ-характерлар эшләнеше. Үзенчәлекле характерлы геройларны аерып күрсәтү кыен. Барысы да бертөрле, төссез, ялтырап киткәннәре дә ачылып бетми”, - диде тәнкыйтьче.

Ул Әхәт Гаффар әсәрендә фикер ачыклыгы җитмәүне билгеләп үтеп, кешелек кыйммәтләренең югалып калуы турынлда сорау куйды. Камил Кәримов героеның вак хәл-вакыйгаларда үсеп китә алмавын аерып күрсәтте. Зиннур Хөсниярнең әсәрендә сюжетның бик нык тармакланып, чуарлануы укуны кыенлаштыруын, җеп очын югалтуга китерүен әйтте.

Зиннур Хөснияр – киләчәк язучысы


Секция утырышында тагын ике әдәбиятчы галимә чыгыш ясады. Алар, ни гаҗәп, икесе дә Зиннур Хөснияр китапларын укыган булып чыктылар һәм аның әсәрләрен анализладылар. Филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина Зиннур Хөсниярны XXI йөз башы татар прозасының авангард канатын яңа баскычка күтәрүче әдип буларак бәяләде. “Миндә Зиннур Хөсниярның иҗаты аванград әдәбиятның иң югары баскычы дигән фикер урнашты. Аның Тукайча, Гыйләҗевча сәясәткә һәм милли вазгыятькә бәйле кыю фикерләрне авангард стильдә формалаштыра алуын хәзерге әдәбиятка яңалык алып керүче әдип дип таныйм. Аның татар әдәбиятына яңалык алып керүче буларак, Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгәнен хуплыйм”, - диде ул.

Алсу Шәмсутова да Зиннур Хөснияр әсәрләрендә дөнья классикларына кайтавазлар тапты. Әмма шул ук чыгышында Тукай премиясе бирүне туктатып торыргамы әллә дигән сорау да куйды. Утырышта катнашкан өченче ханым – Нәҗибә Сафина да Зиннур Хөснияр әсәрен укыган булып чыкты һәм ул да үзенә хас эмоцияләргә төреп уңай фикерен җиткерде. Секция утырышында катнашкан ханымнар Зиннур Хөсниярның киләчәк язучысы булуын, аның укучылары туачагын әйттеләр.

Әхәт Гаффар – үткән заман язучысы


Калган ике әдипнең “яклаучылары” ир-ат затыннан булган үз коллегалары иде. Әхәт Гаффар һәм Камил Кәримов иҗатлары турында саллы сүзне Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат әйтте.

“Әхәт абый ул без мәктәптә укыганда ук язучы булып таныла башлаган иде. Әхәт абый кеше төсле язмый, аны язганнары аерылып тора иде. Заманында романнары шаулады”, - диде ул.

Газинур Морат ике язучының да балалар өчен язуын, Тукай премиясенә балалар һәм үсмерләр өчен язган әсәрләре куелуын ассызыклады. “Камил абый белән Әхәт абыйның балалар өчен әсәрләре бар. Бүгенге көндә әдәбият бастыра торган матбугат юк. Элеккеге “Ялкын” белән “Сабантуй” юк - без аларны әдәбият өчен укый идек”, - диде ул.

Ул ике әдипнең тагын бер ягын билгеләп үтте – алар канатлы сүзләр остасы. “Камил абыйның канатлы гыйбарәләрен җыйсак, үзе бер китап. Әхәт Гаффар да канатлы гыйбарәләр остасы. Минем өчен язучының беренче чиратта тел белән жонглерларча эш итә белүе кызык иде. һәр сүзгә мәгънәви эчтәлек салуы һәм иң мөһиме - канатлы гыйбарәләр иҗат итүе. Бу - мәчетнең ае шикелле, язучының йөзен билгели торган күрсәткеч. Әхәт абый заманда “Кәфенгә кесә текмиләр” дигән классик хикәя язган иде. Анда гыйбарәләр тезелеп ята. Мәсәлән, ул “Азат кеше өчен дөнья һәрвакыт төрмә” ди. Кайвакыт роман укыганчы бер хикәя күбрәк тәэсир итә ала”, - дип тәмамлады ул сүзен.

Камил Кәримов - бүгенге язучы


“Казан утлары”на егерме елга якын гомерен багышлап, һәр прозаик иҗатын үзе аша үткәреп бастырган Камил абый турында берничә сүз әйтәсем килә, - дип башлады сүзен “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов. - Камил Кәримов әдәби процесста үзенчәлекле урын алып тора. Үз стиле, үз теле һәм үз әдәби манерасы бар. Тәкъдим ителгән төп ике китабы арасыннан “Карурманда кара песи”не аерып әйтәсем килә. Ул яшүсмерләр темасын күтәреп чыга. Мәктәп белән студентлык чорына күчү процессын сурәтләп язган әсәрләр сирәк. Бүгенге көн балаларына теге чор белән монысын бәйләп әйтүче аксакал итеп күрдем мин аны”.

Яшь галим Камил Кәримовның үзенчәлекле телен дә ассызыклап узды. “Җөмлә йә тук җөмлә, йә буш җөмлә була ала. Камил абыйның прозасында буш җөмлә юк. Һәр җөмлә ниндидер мәгълүмат алып килә торган бер сүзне үзенең үзәгенә алып формалаша, – диде ул. - Аның афоризмнарын җыеп чыгарсак, бер том була алыр иде. Ул акыл бирә, елмайта, елмайтып елатып та ала. Камил абый классик роман традицияләрен җимерми. Кайбер романнарда төп сюжет линиясен ярдәмчеләреннән аерып таба алмыйча интегеп бетәбез. Журналга тәкъдим ителгән кайбер романнарны суеп, тунап яңадан роман итеп оештырган чаклар да күп. Камил абый 20 ел “Казан утлары”нда эшләп, моның кагыйдәсен белә. Камил абыйның китабы бөтен татар дөньясы китаплары арасында иң күп укылган китаплар рәтендә”.

"Тукай премиясен бетерергә кирәк" дигән сүз - җинаять!

Сүз “дәгъвачыларның” үзләренә бирелде.

Әхәт Гаффар рәхмәт әйтеп, биредәге фикерләрнең югары даирәләргә җиткерелү теләген әйтте. Камил Кәримов Тукай премиясен бетерергә кирәк диелгән фикерләрнең җинаятьчел булуын әйтте. 

- Бу телебезне саклау түгелме? Без шуңа хезмәт итәбез түгелме? Тукай премиясен алу язучы өчен финиш түгел”, - диде ул эмоциональ тонда. 

Камил Кәримов заманында Әмирхан Еникиләрнең, Габдрахман Әпсәләмовларның нинди тәнкыйть сүзләре ишетүе турында сөйләде. 

- Хәзер аларның иң зур язучыларыбыз булуын аңлыйбыз. Һәркемнең үз чоры бар, - диде ул. - Без үз фикеребезне җәмәгатьчелек фикере дип әйтүдән сакланыйк.

Камил Кәримов Тукай премиясе алган әдәби әсәрләрнең антологиясен булдырырга хыяллануын да әйтте.

"Патша табыныннан калган сыныкларны ашарга мәҗбүр ителгән" язучы

Зиннур Хөснияр сүзен прозаик хезмәтенең авырлыгыннан башлады. Үз иҗатларын анализлаган ханымнар белән белән таныш булмавын да искәртеп узды. Чыгышында Зиннур Хөснияр гаять әһәмиятле бер теманы күтәрде. 

- Мин рус әдәбияты белән танышып барам, бөтен мәшһүр журналларын алдырам. Шуны әйтергә кирәк - соңгы ун елда кулга тотып укырлык бер рус әсәре булганы юк. Ә башкорт язучысының “Дружба народов” журналында чыккан менә дигән прозасын укып шаккаттым. Дөнья дәрәҗәсендә язылган. Бу язучылар бу әсәрләрен “Дружба народов” журналына тәкъдим итү өчен кыл да кыймылдатмаган. Моны аларның Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге эшләгән, - диде ул.

Зиннур Хөснияр әдәбиятны алга этәрү, таныту өчен махсус оешмалар булуын ассызыклады. “Бу бездә эшләнми. Президент бит акчасын бирә. Калганын без эшләргә тиеш. Ул эшләнми”, - диде ул кемнәр эшләргә тиешлегенә төртеп күрсәтмичә генә.

- Язучылар өчен башка әҗер юк. Коммунистлар вакытында язучы, беркая эшләмичә, 20 табаклык китап чыгарып, икенче китабын яза башлый иде. Габдрахман Әпсәләмов беркайда эшләмәде. Хәерче кеше язучы булмый. Тукай хәерче булмаган, кунакханәдә торган, Мөдәррис Әгълам хәерче булмады. Без мескенлек дәрәҗәсенә төшерелгән. Без патша табыныннан калган сыныкларны ашарга мәҗбүр ителгән, - диде Зиннур Хөснияр, кайнарланып.

Язучылар конкурентларны - "Таттелеком" һәм Абдулла Дубинны кандидатлар исемлегеннән алып ташларга тәкъдим итә

Утырыш дәвамында анда катнашучылар Тукай премиясен бирү турындагы Нигезләмә бозылмаганмы дип шик белдерделәр. Бу очракта сүз “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең иҗади төркеме һәм Абдулла Дубин турында сүз бара. Нигезләмәдә Дәүләт премиясенең иҗат өчен бирелүе турында язылганлыгына нигезләнеп, сорау “Меценатлык һәм коллекцияләү иҗатмы?” дигән формада куелды. 

Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында катнашучылар. Алар әлеге тәкъдимне, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиягә килеп ирешер дигән ният белән, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә җиткерәчәкләр. Сүз “Таттелеком” гаммәви акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеме турында бара.

Искәртеп үтик, санап кителгән өч язучы, өч рәссам, бер театрдан тыш коллекционер Абдулла Дубин һәм "Таттелеком" җәмгыяте дә премиягә тәкъдим ителде. Соңгысы  Премиягә хәйрия эшләре өчен тәкъдим ителде. Премияне дәгъва итүчеләр - "Таттелеком" җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин һәм җәмгыятьнең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов. Рөстәм Зәкуанов - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

- Мине иң гаҗәпләндергәне – исемлеккә кертелгәнче үк алып куелырга тиешле эшнең исемлеккә кертелгән булуы, - ди шагыйрь Рифат Җамал. - Мин арагызда юриспруденцияне иң күп үзләштергән кеше. Дәгъва итүчеләрнең гаризаларын карап, нигезләмә буенча юристлар үз сүзләрен әйтергә тиеш иде. Бүген юристларның белем дәрәҗәсе бик түбән. Һәр сүзнең мәгънәсе бар, Нигезләмәдә “Авторларга бирелә”, дип язылган. Гражданлык кодексы да бар. Аның бер статьясында “Меценатлык, матди, физик, мораль ярдәм күрсәтүче кеше автор булып тормый”, диелгән. Меценатлык өчен башка хөрмәт чаралары бар. Акчалата премия бирсеннәр, орден бирсеннәр! Мин аларның икесен дә хөрмәт итәм. Ләкин алар Нигезләмәгә туры килмиләр!

“Галимҗановка куйган кебек, һәйкәл куйсыннар!” - дип тәкъдим кертте Тукай премиясен дәгъвалаучы язучы Әхәт Гаффар, Әсгать Галимҗановка куелган Хәйрияче һәйкәлен искә төшереп.

Секция җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов та, Нигезләмәдән юллар китереп, “Таттелеком” әлеге таләпләргә җавап бирмәвен әйтте. 

- Монда шуны да билгеләргә кирәк: “Таттелеком” җитәкчеләре Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанов тарихи мирасны саклау, мәдәниятебезне үстерү буенча гаҗәеп зур эш башкарып киләләр. Меценат буларак ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтәбез, ихтирам һәм хөрмәт белдерәбез. Бу уңайдан, аларның эшчәнлеге матбугатта, радио-телевидениедә киңрәк чагылдырылсын иде дигән теләкне белдерәм. Әмма күпсанлы эшчеләр эшли торган җәмгыять акчасына башкарылган әлеге изге эштә ике кешенең шәхси өлеше аерым чыгарылмый!

"Таттелеком": Музейлар булдыру иҗат түгелме?

Утырыштан соң Рөстәм Зәкуан белән сөйләшеп, язучыларның фикерләрен җиткердем. Ул язучы Вахит Имамов, журналист Риман Гыйлемханов фикерләренә сылтама ясады. Әлеге шәхесләр премияне "Таттелеком"га бирергә кирәк дип белдергән иде.

- Безне тәкъдим иткәндә меценатлык өчен дип язылмаган. “Тарихи мирасны саклауга, милләтебезгә шәхесләребезнең исемнәрен кире кайтаруга керткән өлешләре өчен”, диелгән. Музейлар булдыру, аларга мәгълүмати чараларны җыйнау, аларны эшләү – бу иҗат түгелме икән?! Безнең тарихи урыннарыбызны һәм тарихи шәхесләребезне, аларның татар тарихындагы ролен күрсәткән китаплар чыгарылды. Алар республика мәктәпләренә һәм китапханәләренә генә түгел, Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендәге татар оешмаларына күпләп җибәрелде. Төзекләндерелгән чишмәләр табигать кочагындагы су чыганагы гына түгел, ачык бер музейга әйләнеп бара. Анда Шиһабетдин Мәрҗани, Гариф Ахунов, Курсави һәм башка чишмәләр бар. Һәр чишмә янында бу тарихи шәхесләр турында тарихи мәгълүмат бирелгән.

Биектауда Иске Казан тыюлыгы музей корылмалары, Арчада Сәгъди абзый йортындагы Әдәби-скульптор парк – анысы гына да ачык һавадагы музей – Апуш эзләрен саклап калган урын. Туфан Миңнуллин нигезендә әдәби-тарихи музей комплексы булдырылды. Барысы да иҗат белән, әдәбият-сәнгать белән бәйле объектлар турында сүз бара. “Иҗат юк”, дип әйтүчеләргә килгәндә, күргән кеше алай әйтмәскә мөмкин.

- Сез дөрес аңлагыз – без бит үзебез Тукай премиясенә дәгъва белдермибез, - ди Зәкуан. - Үзебезне үзебез күрсәтмәдек тә. Җәмәгатьчелек фикеренә таянып, Арча, Биектау районнары, Мәгариф, Мәдәният министрлыгы, “Яңарыш” фонды тәкъдим итте! Беркем дә меценат дип тәкъдим ителмәгән. “Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыятенең иҗат төркемен тәкъдим иткән кешеләр “Биредә иҗат бар”, дип раслый. Без премия өчен эшләмибез. Ә Нигезләмәгә туры килү-килмәвен вәкаләтле комиссия карар. 

Зәкуан мисал итеп моңарчы да коллективлар тәкъдим ителгән булуын, “Кол Шәриф” иҗат төркеме, театр иҗат төркемнәре Тукай премиясенә лаек булганлыгын искәртте.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә гамәлгә куела. Хәзерге вакытта премия белән 200дән атык кеше һәм бер коллектив бүләкләнгән.


Фикерләр








Мәдәният

"Халык сәхнәгә Хәния Фәрхи үзе чыгар дип көтте..." Җырчының туган көнендә узган концерттан репортаж

30 май – Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне. Шул уңайдан, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Чаллыда, Уфада туган көн концертлары гөрләде. Казан концертыннан "Татар-информ" репортажы.

Мәдәният

“Мергасов йорты”: таушалган Хыял йорты яки “Рәхәт” кунакханәсендә Сергей белән төн кунган татар кызы

Казан яшьләре моннан 90 ел элек Хыял йорты булып төзелеп, бүгенге көндә кемнәр өчендер “бомжатник” булып тоелган, киләчәк язмышына әле нокта куелмаган, соңгы елларда матбугат битләреннән төшмәгән йорт турында спектакль эскизы күрсәттеләр.  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла