Журналист Гөлнара Зиннәтуллина: “Үлем мине төнлә алып китсә иде, дим...”

3 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов, Гөлнара Зиннәтуллинаның шәхси архивыннан
“Тукта, чәй эчик башта, кызым. Сорауларың күптер, барысын да сөйләрмен”, - дип каршы алды мине танылган журналист Гөлнара апа Зиннәтуллина. Сикереп торды, чәен куйды, тормышы турында сөйли башлады. Үзем дә сизмәстән, аның белән якын туганым кебек сөйләшә башладым. Әле 5-10 минут элек кенә Гөлнара апаның ишеге янына килгәч, шакырга тәвәкәлли алмыйча, басып торуым искә төште. Яман шеш белән инде сигез ел дәвамында көрәшүче Гөлнара апаның экрандагы кебек шундый шат, көләч булып каршы алуын көтмәгән идем. Ә ул тик ятмый! Бие, дисәң, биеп тә күрсәтер, көт тә тор... 

“Интернатта укыдым”

- Сөйләшүебезне нәрсәдән башлыйк икән? Бәлки мәктәптә укыган чакларыгызны сөйләрсез?

- Сорауларыңның барысын да бир, кызым. Мәктәптә укыган елларым иң күңелле вакыт иде. Алтынчы сыйныфтан башлап, интернатта укыдым. Безнең интернатка укырга Татарстан районнарыннан бары тик яхшы укучылар гына килде. Бездән “элитный” балалар әзерлиләр иде. Төгәл фәннәрне русча укыттылар. Һәм мин моңа бик шат. Миннән, укытучылар тырышса да, математика белгече чыга алмады, әлбәттә, ләкин алар биргән белемнәрне әле һаман да хәтерлим.

Бу вакытта сөйләшкәндә без Гөлнара апа белән балконда басып тора идек. Ә анда гөлләр үсә. “Менә шушы гөлләрнең миңа көч өстәвен сорадым. Кара, ничек матур чәчәк атып утыралар. Шулай итеп миңа яшәү көче өсти алар. Сулсалар, мин дә тәгаен сулырмын, мөгаен”, - дип куйды Гөлнара апа. Йөрәгем жу итте. “Елама”, - дим үз-үземә. Гөлнара апа елмаеп тора бит....

- Димәк, мәктәптә укыган чаклар күңелле иде?

- О-ой, без бик рәхәт укыдык. Бии идек, җырлый идек. Бармаган экскурсияләр калмагандыр. Театрларга да йөртәләр иде. Элек Камал театры бүгенге Тинчурин театры бинасында иде бит. Безне шунда алып баралар иде. Әле анда барганда, кызлар белән шприцка су тутыра идек. Иң өскә менеп утырып, ут сүнеп, тамаша башлангач, шул шприцтан аскы рәтләргә су сибә идек. Теге аста утыручылар кайдан су тамганын аңламыйлар иде. Менә шулай итеп үз-үзебезгә кызык ясап, мәш килә идек.

1969 ел. Чыгарылыш кичәсе.

- Бизәнә идегезме соң?

- Әлбәттә, кызым, 9-10 сыйныфларда укыганда, бизәнеп, чәчкә "начеслар" ясый идек. Кыска итәк тә кигән чаклар булды. Хәтта пальтоны да кисә идем әле мин, кыска булсын дип.

- Авылга кайтып йөри идегезме?

- Кайтып йөри идек. Безнең авыл якын булгач, әле сыйныфташларымны да үземә алып кайта идем. (Гөлнара апа Лаеш районы Хәерби авылыннан). Безнең кайтканны авылда көтеп торалар иде.

- Сез алты бала үскәнсез. Барыгыз да исәнме?

- Уртанчы энем Ринат 12-13 ел элек үлде. Хәзер төгәл елын хәтерләмим дә инде кызым...(Авыру сәбәпле, Гөлнара апа төгәл даталарны хәтерләми).

- Энегезнең үлүенең сәбәбе нидә, Гөлнара апа?

- Аягы шешә иде энемнең. Анда тромб булган икән. Шуны беркем дә белмәгән. Энем гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Ятып торган җиреннән үлде дә китте... Хатыны Вәсилә шалтыраткач, стена буенча шуышып төшкәнем хәзер дә истә. “Түтәй, үлде бит”, - дигән иде.

- Әтиегез, әниегез...

- Әни энем артыннан шул ук елны китеп барды. Ничәнче елны икәнен хәтерләмим, балам, ун елдан артты, монысын төгәл беләм. Энем ноябрьдә киттеме соң, әниме?!.. Февральдә китте бугай. Алай түгелме, әйтә алмыйм. Әти исә баскан җиреннән егылып үлде. Күкрәк түре зәңгәрләнгән иде аның, инфаркт булды. Әни янына килеп: “Авырта”, - дигәч, әни аңа: “Аптыратма әле, балаларның да эше күп”, - дигән. Әти үлгәндә, мин сигезенче сыйныфта укый идем.

Сулдан уңга: Гөлнара, аның әнисе һәм апасы.

- Әти белән әниегез сугыш чоры балалары. Сугыш турында сөйлиләр идеме?

- Сугыш чоры балалары, әйе. Әни, сугыш башлангач, башлангыч сыйныфларны укыткан, аңа0 егерме яшь тирәсе булган. Әтине фронтка алып киткәннәр. Ул фронтка барганда ук шартлауга эләгеп яраланган да, аны кире кайтарганнар. Шулай итеп әти сугыш вакытында өйдә булган. Сөйләгән чаклары да булгандыр, төгәл хәтерләмим.

“Без никах укытмадык”

Гөлнара апа ире Ринат абый белән 43 ел гомер итә. Алар Илдар исемле егет үстергәннәр. Бу урында Гөлнара апаның бер серен ачасым килә: ул бөтен кешене дә алдап яшәгән икән бит. Аның исеме Гөлнара түгел, ә Гөлнар!

- Артыгыздан йөрүче егетләр күп идеме?

- Артымнан йөрүчеләр булды. Бер егет мине ярата иде, ләкин мин аны ярата алмадым. Беренче тапкыр Рафаэль исемле егет белән үбештем. Ләкин ул вакытны үбешүнең тәмен дә, ямен дә татый алмадым. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәгәнмен әле, күрәсең. Безне укытырга дип килгән яшь укытучы Гомәр дә, аның энесе дә миңа гашыйк булган иде.

- Нишләп исемегезне үзгәртергә булдыгыз, Гөлнар апа?

- Әллә нинди малай исеме белән йөрмим дидем дә, паспорт алганда, “а” хәрефен өстәттем. Бер кеше дә белмәде шуны. Инде күптәннән бөтен документларда да “Гөлнара” мин.

- Ринат абый белән ничек танышып киттегез соң?

- Ринат абыең Шәмсия (шагыйрә Шәмсия Җиһангирова) исемле сыйныфташыбызны ярата иде. Шәмсия параллель сыйныфта укыды. Минем сыйныфташларым барысы да кыз бала буларак иртә өлгерделәр, ә мин артта калдым. Ринат абыең безнең белән тугыз-унынчы классларда укыды. Соңыннан армиягә китте. Ул, кайткач, Шәмсия янына барган, ләкин алар арасында бернәрсә дә булып чыкмаган. Аннары без Ринат абыең белән йөреп киттек.

- Ринат абыйга тиз арада гашыйк булдыгызмы?

- Ул мине кочаклагач, күңел түремдә нәрсәдер балкып куйды. Руслар әйтмешли, “Ёкнуло”. Берсендә дус кызым белән Казан урамнары буйлап йөргәндә каршыма очрады да, әфлисун бирде. "Үзең аша, дустыңа бирмә", - дигән иде. Менә шул әфлисун берләштерде дә инде безне, кызым. Ул вакытны әле арабызда зур мәхәббәт юк иде, әлбәттә, ләкин йөрәктә билгеле бер җылылык барлыкка килгән иде. Шуннан соң көн саен минем яныма килеп йөри башлады бит, ә, малай.

- Ничәнче елда өйләнештегез?

- 1976 ел иде. Быел бергә гомер итүебезгә 43 ел булды. Тагын ике ел яшәсәк, 45 була, Алла теләсә. Мин Ринат абыеңны бик яраттым, дөресен әйтсәк, аны үземә өйләндердем. Әй яраттым шуны. Тулай торакта яшәгәндә, ул мине өйгә кадәр кайтарып куя иде дә, мин, икенче троллейбуска утырып, аның артыннан кире китә идем.

- Өйләнешкәндә сез популяр алып баручы идегезме?

- Балалар арасында популяр идем дип уйлыйм, ләкин артык танылган алып баручы түгел идем. “Алып баручылар арасында иң яхшысы син”, - дип мактыйлар иде мине. Менә телевизион кеше була, әйеме, ул нәрсә генә сөйләсә дә, матур итеп сөйли белә. Андый кешеләрдә сабый сөйкемлелеге була. Сабыйны бит бөтен кеше дә ярата. Бик нык акыллы булсаң да, сөйкемле сөягең булмаса, чын алып баручы була алмаячаксың.

- Никах-туйларыгыз ничек үтте?

- Без никах укытмадык. Гөнаһасы үзебездә булгандыр инде... 22 июльдә никахыбызны законлаштырдык.

- Никахсыз яшәргә ярыймы?

- Кызыл коммунистлар идек шул без, кызым, ләкин бу безнең динсез булуыбызны бер дә аңлатмый. Мәчеттән авылга кайтканда: “Азан әйтте, азан әйтте”, - дип кычкырып кайта идек. Гөнаһлыдыр инде без, килешәм. Шундый гаиләләр бар: алар башта никах укыталар да соңыннан шул ук көнне аракылы туй ясыйлар. Ә без туй гына иттек. 

- Никахка кадәр яшь парга йокларга ярыймы?

- Хәзер күпләр никахсыз бала таба. Минемчә, без тәрбияле, тәртипле балалар булганбыздыр, чөнки егетләр һәм кызлар бер интернатта яшәсәк тә, йоклап йөрү булмады. Хәзер яшьләрне бер бинада кундыр әле, кызым. Нәрсә булып бетәр икән?! “Кияүгә барганда, син кыз булырга тиеш!” – дигән кагыйдә каныбызга сеңгән иде бит безнең.

- Беренче тапкыр мунча керүегезне хәтерлисезме, оялган идегезме?

- Оялуыбызны хәтерләмим, чын дөресен әйткәндә. Мин үзем 15 минутта юынам да чыгып китәм, ә Ринат абыең озаклап мунча керергә ярата. Әле берсендә хәтерлим: Ринат эссе салып җибәргәч, мин иелеп идәнгә яттым. “Үтерәм, ник эсселәтәсең?” - дим. Карасак, тәрәзәнең бер өлеше юк. “Менә эсселәткәч, тәрәзә очып чыгып киткән”, - дим. Шул тәрәзәне эссе бәреп төшергән дип уйладык. Ә аны бары тик этеп кенә куясы булган икән.

- Сезнең бер улыгыз бар. Нишләп тагын бер бала булса да алып кайтмадыгыз?

- Илдарны тапкач, ике “внематочный” балага узуым булды. Илдарны тапкан көнне хәтерлим. Һава торышы җылы иде. Мин аны уникенче октябрь табарга тиеш идем, ә ул икенче сентябрь туды. Ашарга пешереп, юыштырып йөргәндә, су китүен аңладым. Бөкрәеп бала туу йортына киттем. Табиблар: “Балаң туып килә бит инде”, - диделәр. 20 минут эчендә балам дөньяга килде. Илдар 2,6 кг булып туды, бәләкәй иде шундый. Врач миңа: “Гөлнара үзе дә кечкенә, баласы да кечкенә булып туды”, - дигән иде.

Гөлнара апаның ире Ринат һәм улы Илдар

- Бала тапканда авыртамы, Гөлнара апа?

- Авырта инде, ләкин мин кычкырмадым. Әкрен генә: “Эх, хм”, - дип яттым шунда. Әйткәнемчә, Илдар авыр, зур гәүдәле булып тумады. Бәләкәй булгач, авырту беразга булса да җиңеләйгәндер. Санаторийларга да йөрдем, ә анда махсус зарядка ясаталар иде.

- Хыянәтне кичерергә кирәкме, ничек уйлыйсыз?

- Бөтен әйберне дә гафу итә белергә кирәк. Рауза апа Хәйретдинова: “Вирусларны башыңда тотма, чыгар да ат”, - дия иде. Хыянәт бер-береңне аңламаудан килеп чыгарга мөмкин. Ләкин хыянәт, кичерсәң дә, онытылмый ул. Барыбер шул хатирә кайвакыт тешләп куя. Андый вакытларны әлеге фикерне башыңа кертмәскә тырышырга кирәк. Ринат абыеңа: “Озакка китмә, зараза алып кайтма”, - дия идем. Нишләтәсең инде, кызым...

- Ринат абый белән яшәвегезгә 43 ел. Ирегез бераз нервыгызга тияме?

- Мин авырыйм шул, кызым. Хәзер мин ул кайчандыр өйләнгән яшь Гөлнара түгелмен. Ә бабай өйдәге чисталыкны ярата. Әле үзе дә инсульт кичерде. Кайвакыт нәрсә әйткәне бер дә аңлашылмый. Шулай да барыбер мин аны яратам, аның турында борчылам. Төннәрен өстенә ябам, өшемәсен дип аягына оекбаш кидертеп куям, ач түгелме дип сорап торам.

- Өегез, чыннан да, чиста. Гафу, әйтәм: бу фатирның хуҗабикәсе авырый дип уйламассың да.

- Булдыра алганча инде, кызым. Керләрне, әйтик, көнаралаш Фатыйма (Гөлнара апа кер юу машинасын шулай атый) юып тора. Урын-җир җәймәләрен дә юабыз. Әле мин аларны үтүклим. Бабай: “Нигә үтүклисең шуларны, үләсең бит”, - ди. Шунда утырып үлсәм үләм, ләкин барыбер үтүклим. Бөгәрләнеп беткән урында ник йоклыйм ди?! Аннары киленем дә бар, Аллаһка шөкер.

“Берүк кичерегез...”

- Авыруыгызны җиңүдә нәрсә ярдәм итә, Гөлнара апа?

- Әнә, бер капчык даруларым бар, кызым. Шуларны көне-төне эчәм. Бик кыйммәтле бер даруым бар. Шул гына ярдәм итә кебек. “Ревлимид” дип атала ул.

- Аны һәркем дә сатып ала алмыйдыр... (Даруның бәясен язып тормыйм. Кыйммәт инде, җәмәгать).

- Шулай шул, кызым... Минем әле даруны махсус миңа китерә алырдай кешеләр белән элемтәм бар, ә кемнекедер юк. Шундый авыр сорау бирдең. Зинһар, гаепли күрмә, яме... Алай карама инде, кызым. Әгәр дә мөмкинлек булса, ул “рак” авыруын, гомумән, юк итәр идем. Гафу, кичер, әниеңне дә коткарыр идем. Бигрәк ачулы итеп карадың, әниеңнең урыны оҗмах түрендә булсын, Алинә. Миңа үпкәләмә. Бу – язмыш... Менә синең әниеңнең үпкәсендә чир булган. Ә аны дәвалый торган дару уйлап тапмаганнар әле.

Гөлнара апа мине кочаклап алды. Нәрсә әйтергә белмәде, бәлки үзен гаепле хис иттеме. Әмма һич кенә дә гаепләмим - телевидениедә эшләгән кешенең аны алырга акчасы җитмәс иде, билгеле. Ә ул дару егерме бер көнгә генә җитә, аннары тагын шуны ук сатып алырга кирәк. Әйтеп үтим, Гөлнара апа аны яшерми: ул канындагы яман шеш белән интегә.

- Юк, гаепләмим. Шушы дару яшәтәме?

- Яшим бит. Инде сигез ел яшим. Авыручыларга зыян китерәсем килми. Әй, ачу сакларлар инде, аңа бар, безгә юк, дип. Мин гаепле түгел, берүк кичерегез... Бөтен кешегә дә бирелергә тиеш ул дару, кызым. Акчалары юк, имеш... Миңа үпкәли күрмәсеннәр иде. 

Миңа журналист булуым ярдәм итте. Син аны әле үзең дә аңламыйсыңдыр, ләкин журналист булуың – синең бәхетең. “Мин журналист”, - дисәң, бөтен кешенең коты оча. Син бит яза аласың, соңыннан телевидениегә мәгълүмат бирә аласың. Ә тегеләр дөреслекнең кешегә барып җитүеннән курка.

- Ул кандагы яман шеш эчтән ашыймы?

- Ашый шул, кызым, буа. Сөякләрем кәкрәеп, таркалып бетте. Минем организмым исәрләнеп, җүләрләнгән инде. Рак күзәнәкләре сөякләремне ашый да, кальцийны канга чыгара. Имеш, чиста кан эшлим дип уйлый организм. Кальций берәр җирдә утырса, үләсең. Шушы “заразаны” үтереп торырга кирәк.

- Күзегезгә дә операция ясадылармы?

- Әйе, Садыйковның (сәламәтлек саклау министры) ишеген шакып торгач, чиратсыз операция ясадылар. Акчасын да алмадылар, кызым. Тагын мине гаепләрләр, ләкин әйтәм инде. Ялкау булмаска, йөрергә һәм ышанырга кирәк. “Йөрмим инде, барыбер булышмыйлар”, - дияргә ярамый. Мине дә беренче килүдә кабул итмәделәр, килүчеләр исемлегенә язмадылар. Барып, талашып: “Менә шушында егылып үләм”, - дип, барыбер үземнекен иттем.

Гөлнара апа үлем турында сөйләсә дә, елмаеп сөйли. Ахырда, гомумән, көлеп куйды. “Кечкенә генә умырткаларым сынык, шартлый алар”, - дип көлә. Искиткеч көчле рухлы кеше! 

- Израильгә барырга тиеш идегез, бармадыгызмы?

- Бармадым, кызым. 15 млн сораганнар иде. Табиблар: “Бер ел яшәр өчен 15 млн кирәк”, - диделәр. Нигә кирәк ул?! Беркая да бармадым. Үзебезнең табиблар да бар, Аллаһка шөкер.

- Авырып тәмам аргансыздыр... 

- Актаныш кызы бит син, әйдә, барысын да сөйлим. Озакка китте шул, сеңлем. Бәлки алып та китәр инде... Кайвакыт ятам да бабайга: “Тот, кочакла, алып китә бугай”, - дим. Төнлә йокларга куркам, кызым.

- Чәчегез дә коела икән, Гөлнара апа...

- Коела шул, кызым. Ваннага кереп юсам, учлап коела. Акка буярга рөхсәт итмиләр. “Буйыйм, барыбер үләм бит”, - дим. Башымның бер өлешендә тишек бар. Ул тишек сөяк булмаганга барлыкка килде. “Рагым” сөякләремне ашый, җаный. Әй, аңгыра тәреләр, әйтмәгәннәр дә. Әле Илфат абыең Фәйзрахманов бал алып килде. Шуны ашарга ярамый икән бит! Ә мин ашап бетерә яздым.

Курыкмадым, алдым да кулымны Гөлнара апаның башына куйдым. Башында, чыннан да, зур тишек, баш сөяге юк... Сөяк булмагач, шундый йомшак. Үлмә, Гөлнара апа, яшә...

- Ә табиблар нәрсә ди соң?

- 85 яшемә кадәр яшәргә иде, ничек булса да. Мин хәзер дөньяда иң танылган авыручыларның берсе, җаныем.

Кемдер, үзенең диагнозын белә торып, болай дип әйтә алмас иде. Ә ул әйтә.

- Мин шалтыратканда: “Китәм инде”, - дидегез...

- Кайчакта китәсем килә. Бик авырыйм бит. Бу арада бигрәк хәлем юк. Кайвакытны менә шушы җиде ел эчендәге авыруым авыру булмаган икән дип уйлап куям. Сигез ай урыннан тормыйча яткан идем. Бер грамм су да йота алмый торган чакларым була. Ә бүген син килә дип теге даруымны эчеп куйдым. Чистый наркоман булып беттем.

- Авырсаң, нишләргә кирәк?

- Түзәргә, табибларның сүзләрен тыңларга кирәк, балам. Кемнәрдер сыерларга эчертә торган дарулар белән дә дәваланып карый. Мин андый әйберне беркайчан да эчмәс идем. Табиб әйткәнне эшләп, ул кушканны эчәргә кирәк. Һәм бу очракта язмышны кабул итү белү дә сорала. Яман шеш диагнозыннан котылып булмый, аны бары тик тонуста гына тотып була.

- Васыятегезне әйттегезме? Мәңгелек йортны сайламадыгызмы?

- Лаеш районы Хәерби авылындадыр инде...

- Үлүдән куркасызмы?

- Куркыта шул, кызым. Үләсе килми әле бер дә. “Төнлә алып китәрсең әле мине, яме?” дип сорыйм. Шул наркотик белән яшәп торырга язсын. Бәлки могҗиза булыр да, терелермен. Могҗиза бар микән ул, кызым?!

“Телевидение ни хәлдә?”

- Татар телевидениесе нинди хәлдә сезнеңчә?

- Минем тәнкыйтемне кабул итмиләр, шуңа күрә мин күп кенә җыелышларга яисә башка вакыйгаларга чакырулы түгел. Мин бит аларның үзләренә әйтәм. Ачуымны китерсәләр, тотам да газетага яисә Интернетка яза алам бит инде. “Җыен ... эшли”, - дип әйткәнем бар иде. Һәм бу дөрес тә. Шултиклем әрсез әле алар, укый-язу белү юк. Зәмирә Рәҗәпованы гына ал! Үзенең тапшыруының исемен өч өтер белән яза. Дөрес түгел! (Әй, язмыш, язмыш) тапшыруы турында сүз бара

- Сез әрсез була белмәдегезме?

- Юк, кызым. “Телим, кирәк” дигән сүзләрне белмәдем шул. Артык тыйнак та булырга ярамый. Миңа әрсезлек җитмәгәндер, күрәсең. Шул ук Зәмирәне әйтим инде. Шул чаклы әрсез, малай. Интернетка: “Сәкинә апа миңа: “Мин сине беләм. Ярдәм кирәк булса, әйтерсең”, - дип әйтте”, - дип язган. Алай ярамый.

- Телевидениедә тагын нинди хаталар бар?

- Боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә. Бер кино төшерделәр. Шуның рекламасында: “китмӘ!”, - дип кычкыралар инде. Дөрес түгел. “кИтмә” булырга тиеш. “Алма” сүзен дә шулай аерабыз. “Алма” булса – “не бери”, “алмА” булса, “яблоко” дигәнне аңлата. Телевидениедә дә, гомумән, татарча сөйләшкәндә дә, шушы кагыйдәне онытмаска кирәк.

- Тагын нинди хаталар бар?

- “Чара” дигән сүзне кабул итә алмыйм. “Чарага бардым”, - диләр. Кулланмасыннар иде шул сүзне, ә! Чара бит ул чарасызлыктан барлыкка килә. Бәйрәм чара була алмый. Чарасыз булгач, мин нәрсәдер уйлап чыгарсам, үз-үземә бәйрәм ясасам, менә бу чара була. Ә калганнары җыен, җыелу һәм башкалар. Син дә язма беркайчан да шуны, яме?! Берсендә Данил Гыйниятов: “Гөлнара апа, кая бардың?” – ди. “Менә чарага барып кайттым әле. Шул чарасызлар арасында йөрдем, бии торган, җырлый торган чараларны карадым. Аннан соң чарасызлыктан интегеп, кайтып киттем”, - дидем.

- Татар теленең хәле турында ни диярсез?

- Бер терелгәч, интернетта теләсә нәрсә язучыларга җавап язам әле мин. Башка кешегә татар телен өйрәтер өчен башта үзеңә татарча белергә кирәк. Мин аларга бер өйрәтәм әле, Аллаһ боерса, тереләм дә... Аллаһка шөкер, Илдарым да, киленем дә, ике оныгым да татарча сөйләшә. Татар теле бетмәс ул, кызым. Син булганда, мин булганда, калган татарлар булганда, ничек бетсен ди ул?!

- Татарларны мишәрләргә, чын татарларга бүләсезме?

- Мин бүлмим алай, ләкин бер әйбер әйтә алам: бернәрсә эшли алмаган мишәрләр яхшы итеп эшли торган татарларны сөймиләр икән. Телевидениедә эшләү тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

- Татар журналистлары нинди хәзер?

- Җитәкче кушты дип кенә эшләргә ярамый. Журналистларның күбесен: “Сез оятсызлар башыгызны да эшләтмисез бит, җитәкче сүзен генә тыңлыйсыз”, - дип сүгә идем. Гафу ит, колагын кисеп, аягын ямарга кушсалар да, шуны эшлиләр бит. Шушы гамәлнең бер кирәге булмаганын аңларга кирәк башта, алга таба эшләргәме, эшләмәскәме дигән сорауга җавап үзеннән-үзе барлыкка килә. Башны эшләтергә кирәк!

- Бәлки берәр тәкъдимегез бардыр?

- “Видеоэнциклопедия” дигән жанр кирәк. Әйтик, театрлар турында төшерелгән видеоларны җыю. Бу әйбер әлегә бездә юк.

- Алып баручылар турында нәрсә диярсез?

- Алып баручы кеше: “Телевизордан минем йөзем күренсен”, - дип эшләргә тиеш түгел. Күпләр телевидение эшчәнлегенә, дөрес итеп язу, сөйләүгә төкереп бирәләр. Телевидение журналистларың, алып баручыларының кайберсе исәнләшә белми. Менә бу әйберне кабул итә алмыйм. Исәнләшсәң, нәрсә була инде менә?

- Сез бәхетлеме, Гөлнара апа?

- Әйе, бәхетле. Бернәрсәгә дә карамыйча, бәхетле була белергә кирәк. Мин, ахырга таба рәнҗетсәләр дә, эштә кадерле кеше булдым, хатын-кыз буларак та, ана буларак та, кайнана һәм әби буларак бәхетлемен, шөкер!

- Телевидениедә рәнҗеттеләр әллә?

- Булды инде, җаныем. Миләүшә Айтуганова миңа каршы чыккан иде. Соңыннан үзен алып куйдылар... Көнчелек үтерә шул, кызым. Ходай барысын да күрә - шуны онытма. Мин ул рәнҗетүләргә игътибар итмәскә тырыша идем.

- Журналист нинди булырга тиеш?

- Күп беләм дип тырышырга, укырга, өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – авырмау! Авырсаң, төшеп каласың. Чын журналист мәрхәмәтле булырга тиеш. Сине укыган кешеләр сине яратырга тиеш. Һәм тыңлый белү – иң мөһим сыйфатларның берсе. Аллаһка шөкер, эшемне яратып эшләдем. Гомумән, гомер буе күңелемнең түрендә ярату булды. Тормышымны, эшемне, гаиләмне яраттым, Аллаһка шөкер!  


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина: “Миллион сум акча бирсәләр дә, күкрәкләремне күрсәтмәс идем. Минем балаларымның ризыгы ул”

“Театрларда бөтен артист үз урынында, тик бөтенесе дә үз урынына риза түгел”, - диде Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина. Ул Әлмәт театрының иң “фестиваль” спектакленең төп рольләрендә уйный, “Тантана” республика театр премиясе лауреаты, “Алтын битлек” театр премиясе номинанты.

Мәдәният

Җәүдәт Гыйльманов: Җырчылар продюсерга бер күлмәк, бер ботинка белән киләләр, иномаркага утырып китәләр

Татар шоу-бизнесы 90нчы еллар ахырында туды. Шул вакыттан без "продюсер", "радиода ротация", "җыр сату", "мәҗлестә акчага җырлау" кебек гыйбарәләрне ишетә һәм аларның мәгънәсенә төшенә башладык. Шул заманның беренче продюсерларының берсе Җәүдәт Гыйльманов белән татар шоу-бизнесы кагыйдәләре, ул вакытта йолдыз булган җырчыларның очраклы һәм очраксыз бәхетләре, Ландыш Нигъмәтҗанова, Рифат Фәттахов һәм Ришат Төхвәтуллин, рәхмәтсез һәм рәхмәт әйтә белгән артистлар турында сөйләштек.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла