"Халык сәхнәгә Хәния Фәрхи үзе чыгар дип көтте..." Җырчының туган көнендә узган концерттан репортаж

31 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Салават Камалетдинов
30 май – Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне. Шул уңайдан, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Чаллыда, Уфада туган көн концертлары гөрләде. Казан концертыннан "Татар-информ" репортажы.

Хәния Фәрхинең тугры тамашачысы белә: үз туган көнен ул иң якын дуслары – тамашачылары белән концерт куеп үткәрде. Былтыр да шушы көнне филармониядә “Истә калсын” исемле программасын бирде. “Бу көн әле минем күңелләрдә озак сакланачак. Сезнең күңелләрдә дә бу көн истәлек булып калыр”, - дигән сүзләрен әллә уйнап, әллә уйлап әйткән Хәния апа. Ул чакта залда утырган тамашачы бу аның соңгы концерты дип уйлап та карамагандыр.


Бүген дә аның туган көнен иҗатташ дуслары, аны хөрмәт иткән, якын күргән коллегалары (бу сүзләргә ник басым ясаганны соңрак белерсез) филармониядә үткәрде. Хәния апа үзе булмаса да, аның җырлары, рухы, яраткан тамашачысы шушында иде.

Без “Залда алма төшәрдәй урын да юк” дигән сүзләрне еш булмаса да, кабатлап торабыз. Ә бүген биредә, чын мәгънәсендә алма төше төшәр урын да юк иде. Хәния Фәрхине яраткан, аның җырларына, иҗатына сусаган халык, рәт араларына урындык куеп булса да күзәтте әлеге концертны.


Концертка билет алып килгән һәр тамашачыга Хәния Фәрхи турындагы истәлекләр тупланган затлы китап бүләк буларак бирелде. 



Шунысын әйтергә кирәк, Хәния Фәрхинең туган көн концерты берьюлы өч шәһәрдә: Казанда, Чаллыда, Уфада гөрләде.

Концерт Хәния Фәрхинең концертка әзерлеген чагылдырган аудиязмасыннан башланып китте. Ябык пәрдәләр артыннан “Барыгыз да әзерме?”, “Музыкантлар, сез кайда торырга тиеш?” кебек “черновик” режимы ишетелде. Пәрдә ачылып китүгә, аннан балкып Хәния Фәрхи килеп чыкты. Дөрес, экранда гына. Тамашачы яраткан җырчысын басып сәламләде.

Аның соңгы концертыннан өзек, төрле елларда төшерелгән видеоязмаларын, “Онытырмын димә”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Сагынам сине, Питрәч”, “Ялгышасыз”, “Син дөньяда яши дисәләр” кебек “визит карточка”ларын тыңлаганда халык күз яшьләрен яшерә алмады.

Казан концертын “Дусларга” җыры белән Гөлдания Хәйруллина башлады. Аннан соң кызы – Лилия Хәйруллина “Басмаларда чакта” җырын башкарды.




Хәния Фәрхи - 30 еллык иҗат дәвамында 700дән артык җыр башкарган, 6 меңгә якын концерт куеп, татар-башкорт эстрадасында мәртәбәле биеклеккә менгән бердәнбер җырчы. Алай гына да түгел, ул - үзенең үтә гадилеге, үтә юмартлыгы белән, үзе исән чагында ук үз җырларын башка башкаручыларга җырларга рөхсәт биргән җырчы.

Кичәдә аның “Онытырмын димә” (Илсөя Бәдретдинова), “Шиңгән чәчәкләр (Чулпан Йосыпова), “Бәхеткә түзеп кара” (Алсу-Азат Фазлыевлар), “Кызыл шомырт” (Рамил Миндияр), “Гомер үтә” (Филүс Каһиров), “Бас гармун телләренә” (ИлСаф), “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” (Раяз Фасыйхов), “Син дөньяда яши дисәләр” кебек җырлары яңгырады.

Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды. Әлеге пар 8 ел элек Хәния Фәрхинең 50 яшьлек бенефисын да гөрләткән.


Концертта тамашачы белмәгән кайбер фактлар да ачылды. Әйтик, 1999 елда Хәния Фәрхинең аягына операция кичерүен, 2005 елда Габделхәй әфәнде белән авариягә очравын, 2012 елда башына операция ясатып, табибларның “Алдагы гомерен ятып кына үткәрер” дигән диагноз куюын тамашачы моңа кадәр белми иде.

Хәния Фәрхинең шулай ук хатын-кызлар өчен психологик ярдәм үзәге һәм матурлык салоны, җыр театры бинасы ачу, оныкларының шатлыкларына сөенеп, акъәби булып утыру хыялы чынга ашмый калды. Әле гомеренең чәчәк чагында, иҗатының иң биек ноктасында китеп барды ул.

Хәния Фәрхинең иң яраткан саны 7 булган. Туры килүен әйт әле, ул 57 йортта яшәгән, телефон номерындагы саннарны кушсаң, 57 килеп чыга. Елның җиденче аенда, 27сендә, 57 яшендә вафат булды.

“Татар-информ” хәбәрчесе, тәнәфес вакытында, сәхнә артына узып, катнашучылар белән аралашты.

Зөһрә Шәрифуллина: “Хәния киткәч, сәхнәдә бушлык”


- “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән бик матур әйтем бар бездә. Хәния кебек зур шәхесләрне оныттырмыйча, исемен мәңгеләштерү өчен мондый концертлар бик кирәк, - диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина. – Хәния – татар сәнгатен үстерү өчен бик күп эшләгән җырчы. Аның үзен дә, иҗатын да онытып булмый. Мин аны һәрвакытта “якты җырчы” дип атыйм. Чөнки ул сәхнәгә чыккач, кояш чыккан кебек була иде. Аның юклыгы бик нык сизелә. Бу – зур югалту. Сәхнәдә бушлык. Хәния Фәрхи үз урынында иде, аның үзенә генә хас урыны бар иде. Бик юксынабыз. Без аны онытырга тиеш түгел. Мин аны искә алу кичәсендә дә булдым. Без – җырчылар бер-беребезне якларга, сакларга тиешбез. Бүген дә, чын күңелемнән, Хәнияне якын итеп килдем. Җырларыбыз дога булып барсын, урыны җәннәттә булсын. 

Раяз Фасыйхов: “Тамашачы Хәния Фәрхинең килеп чыгуын көтә”

- Бүген мин Хәния апа янына барып, сөйләшеп, чәчәкләр салып чыктым, - диде Раяз Фасыйхов. - Без Хәния апа белән, гаиләләр белән аралаша идек. Уртак дусларыбыз да бар. Аннан башка аның туган көнен үткәрү бик авыр. Беренче бүлекне мин залдан карадым.


Тамашачы Хәния Фәрхинең чыкканын көтеп утыра. Чыннан да ул килеп чыгар төсле. Килеп чыгар да, икенче төрле концерт башланыр кебек. Әмма юк... Шулай да артистларның Хәния Фәрхинең җырларын башкаруы бик матур күренеш. Аның һәр җыры хит, тамашачы аларны кушылып җырлый. Мин инде үземә дә сүз бирдем, һәр концерт саен Хәния апаның берәр җырын кертеп барсак, начар булмас. Аның җырлары белән тәрбияләнгән, үскән, яшәгән кеше аны гел тыңлаячак. Аның аудио, видеоязмалары гына да нихәтле! Дөрес, ничек кенә җырласак та, Хәния булмый инде ул. Шулай да әле барыбер киткән кебек тә түгел ул. 60 яшьлек юбилена зур планнары, уртак гастрольләребез бар иде. Узган ел туган көн концертында бөтен командасы белән таныштыруы, тамашачыга мөрәҗәгать итүләре генә әллә ничек, икенчерәк иде. Ничектер саубуллашуы кебек булды ул.

ИлСаф: “Аның җырын җырлаганда, карап, күзәтеп тора кебек”


- Хәния апаның бөтен җырлары да матур. Бер яктан аның җырын җырлау - горурлык. Ә икенче яктан, “җиренә җиткерерменме икән?” дип борчылу да юк түгел. Репетиция вакытында да, концертта да Хәния Фәрхи карап, күзәтеп торган кебек булды. Дулкынландыра. Бүген залга аны яраткан тамашачы җыелган. Аны сагынып, моңсуланып утыра ул. Шуңамы икән, “Гармунчы” җыры тиз ритмлы, күңелле җыр булса да, биеп китә алмадым. Шул халыкка карау, Хәния апаны искә төшерү кулымнан тотты, чыгышым да моңсурак килеп чыкты шикелле. Хәния апаның җырлары яшәү куандыра. Әмма аның кебек җырлап булмый икән. Ул үзе ничектер җиңел генә җырлый иде кебек бит. Әмма үзенчәлеге, харизмасы, моңы, үзенә генә хас башкару манерасы булган икән. Шуңа күрә дә ул халкыбыз тарафыннан яратылып, бөек җырчыга әверелгән, - диде ИлСаф.


Зиннур Сафиуллин: “Килми калу дөрес булмас иде”

ИлСаф, бию көе кушылган җырны да бер урында басып башкарса, композитор Зиннур Сафиуллин сәхнәгә бии-бии, очып, җилкенеп чыкты. Ярый, аңа ташлама белән карыйк, Әлмәттән үк килгән бит.


- Мин монда килүемә, мине чакыруларына бик шатмын. Ник дигәндә, без Хәния белән бергә бик күп җырлар иҗат иттек, уртак җырларыбыз “Алтын барс” премиясенә лаек булды, - диде ул “Татар-информ”га. - Бу концертка килми калу бик үк дөрес булмас иде. Мин Хәнияне хөрмәт итәм. Бергә иҗат иттек. 2007 елда Әлмәттә драма театрында безнең концерт булды. Хәния шунда тамашачы буларак кайтты. Без аны утырган җирдән бастырдык. Халык аны биш минут буе алкышлады. Бу вакыйга минем күңелемдә гомерлек истәлек булып калды.

Туган көн концертына Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина гаиләсе дә, җырчының башка туганнары да килгән иде. Алар Хәния Фәрхи өендә тукталган.


“Әле дә шунда җыелышып килдек. Хәния апа каршы алыр кебек иде. Башка бүлмәдә генә шикелле, хәзер килеп керер кебек”, - диде җырчының туганнан-туган сеңлесе, Ханти-Манси округыннан кайткан Әнрүсә Хәлимова.

Фирүзә Ибәтуллина әлеге кичәгә ашкынып, дулкынланып килүен әйтте.

“Кадерле тамашачым, сезгә әниебезнең догаларын алып килдем. Хәния апа безнең гаилә кояшыбыз булса, ул сезнең сәхнә кояшы иде. Онытмавыгыз өчен рәхмәт! – дип мөрәҗәгать итте ул.

Фирүзә ханым кызы Галия белән Хәния Фәрхинең иң яраткан җыры – “Мәк чәчәге”н башкарды.


Төс-кыяфәте, тавышы белән Хәния апасына ике тамчы су кебек охшаган Фирүзә Ибәтуллинаны тамашачы чәчәкләргә күмде.

- Рәхмәт сезгә! Гомеремдә дә моның кадәр чәчәк алганым юк иде. Бүген апаның чәчәкләрен мин җыйдым”, - диде ул.

 

Гөлназ Сәфәрова: “Соңгы минутта “башым авырта” дип, килми калучы җырчылар да булды

Концертның сценарий авторы, алып баручысы Гөлназ Сәфәрова “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, хисләрен, күз яшьләрен тыя алмады.

- Мин сөйли башлыйм да, күземнән яшь чыга. Концерт алдыннан бушанып, елап та алдым. Дөресен әйтим, моңа кадәр дә арабыздан киткән кешеләрнең кичәләрен алып барган булды. Анда да эмоцияләр кичерәсең, күзләрдән яшь чыга. Әмма моның кадәр көчле реакция күрсәткәнем юк иде. Хәния апа чыннан да бик яхшы кеше иде. Аның һәр әйткән сүзе, үз-үзен тотышы истә. Мин бүген экрандагы видеоларга карамыйм, анда карасам, елый башлыйм. Башланганда әле: “Нигә мин бу концертны алып барырга ризалаштым соң, хәзер мин сәхнәдә елап кына торсам?” дип тә борчылдым. Аннары үземне кулга алып чыктым.

Сценарий язганда Хәния апаның биографиясен, интервьюларын укыдым. Төнге өчләргә кадәр аның җырларын тыңлап, аны тоярга тырыштым. Бәлки шуңа да ул миңа нык тәэсир иткәндер. Әмма Хәния апаның чын кеше булуы – төп факт. Мин аның күп якларын үземнең әниемә охшатам.

Сценарий язганда иң авыр момент итеп, Хәния Фәрхинең күпме авырлыклар аша узуын язу булды, ди Гөлназ.

- Без бит аны гел елмайган килеш белә идек. Күпме операцияләр кичергән ул. Паралич суга язган, инсульт булган. Ә ул җырлады да җырлады. Без бит инде сәхнәдә эшләгән кешеләр, күрдек, белә идек. Инсульттан соң аның әзрәк кенә сөйләме дә бозылып алды. Әмма мин аның аварияләргә очравын, аягына операция ясатуын белми идем. Нинди көчле кеше кеше, чын артист булган ул!


Гөлназ Сәфәрова “Татар-информ”га концертка чакырылып, алдан килешенеп тә, соңгы мизгелләрдә катнашудан баш тарткан артистлар турында да әйтеп узды.

- Бик күп артистлар “Хәния һәрчак хәтердә” дип йөриләр. Шушы концертның сценарий авторы буларак әйтә алам: концертта катнашасы кайбер җырчылар, аны “хөрмәт итәбез” дип йөргән коллегалары, кайсы-кая таралышты. Минем аларны исемнәре белән саныйсым килми. Алар үзләре белсеннәр дә, оят булсын иде. Бәлки чыннан да сәбәпләре бардыр. Әмма “Кан басымым күтәрелде”, “Башым авырта”, “Филармония парковкасына машинаны кертмәделәр” кебек сылтаулар сәбәп була алмый. “Нигә мин беренче җырлыйм, дүртенче җырламыйм?” дип әйтүчеләргә шаккатам. Бу – гамәл кемнең кем икәнен күрсәтә, - диде ул.

Хәния Фәрхинең “кайтам әле” сүзе кергән җырлары байтак. Әмма ул “китәм инде” дип җырларга өлгермәде. Дөрес, шундый сүзләр кергән шигырьгә заказ биргән ул. Аны Разил Вәлиев иҗат итте. “Берәр кайчан җырлармын әле” дигән. Тик... үзенең җырындагыча: “Өзгәләнеп, үксеп еласаң да, язмышларны булмый үзгәртеп...”.

Җырчының инде яздырып, эшкәртеп, әзерләп, дөньяга чыкмый калган җырлары шактый. Шундыйларның берсен – “Болытларга” җырын “Бәйрәм” ансамбленең солисты Фәннүр Нәҗипов башкарды.


Концертта Мәскәү кунаклары – Айрат Сафин, Dj Радик, Радик Юльякшин да катнашты. Башка концертларда алар өчен “үлеп” торган тамашачы да әллә ни очынмады. Алар һаман Хәния Фәрхине көтте, аны уйлады...



Татар эстрадасының йолдызы 2017 елны 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.

Хәния Фәрхи исемендәге фестивальдән репортаж.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән интервью.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым белән интервью.

Фикерләр








Мәдәният

Раил Садриевны нигә сүгәргә ярамый?

Вип-кунакларны залга тезеп утыртып сәхнәдән рәхмәт әйтү жанрын татар сәхнәсенә Салават Фәтхетдинов кертте. Әлеге файдалы жанрны бик рәхәтләнеп Айдар Галимов эләктереп алды. Инде Сербиядән кайтып Уфага китеп барышлый Казанда туктап, Раил Садриев та “рәхмәтле кичә” үткәреп алды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла