Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Йосыф булсын, Айдар кайтсын, Нурбәк килсен, Илгиз күчсен, Фәнис калсын...” Тинчурин чокыры үз режиссерын көтә

Татар җәмәгатьчелегенең Тинчурин театры һәм аның 26 ел дәвамында баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллин турында фикерләшүе дәвам итә. Татар зыялылары татар театрын кемнең ныклы кулларына тапшырырга киңәш итә - экспертларыбыз фаразлары.

news_top_970_100
“Йосыф булсын, Айдар кайтсын, Нурбәк килсен, Илгиз күчсен, Фәнис калсын...” Тинчурин чокыры үз режиссерын көтә

Дәүләт театры баш режиссердан яки сәнгать җитәкчесеннән башка яши аламы? Тинчурин театры артистлары үзләренә сәнгать җитәкчесе куюны сорыйлар.

“Без күп яшәдек инде заманында режиссерсыз. Булмый ул алай! Театрның җитәкчесе булырга тиеш! Бәлки ямьсез чагыштырудыр: көтүчесез көтү таралган кебек, труппа да җитәкчесез яши алмый. Театрга үз режиссеры булуы кирәк”, - диде Тинчурин театрының йөзе, символы булган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Театрның яшь артистлары да коллектив җыелышында үзләренә сәнгать җитәкчесе кирәклеген әйттеләр. Бу вазифага театрның штаттагы режиссеры Резеда Гарипованы куюны сорадылар. Әмма Резеда үзенең декрет ялында булуын, контракт срогы чыккач, китәргә җыенуын хәбәр итте.

Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова: “Театрның үз юнәлеше бар - кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый иде. Монда эш режиссерның китүендә түгел, ә татар театрында яңа юнәлеш формалашуда. Заһидуллин яңа юнәлешләрне кабул итмәде. Аның 26 ел эшләү дәверендә сәхнәдә беркайчан да шәрә ирләр дә, секс та, сүгенүләр дә булмады. Бу аның татар театрына карашы иде. Аның китүе белән театр бу юнәлешен югалта. Чакырылган режиссерларның һәрберсенең үз карашы булачак. Бу нәрсәгә китерәчәге билгесез, билгесез булуы бераз куркыта. Рәшит Галиевич - югары профессионал. Югары дәрәҗәле режиссерны яшь режиссерга алыштыру дөрес түгел дип саныйм”.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова: “Тинчурин театры бүгеннән баш режиссерсыз калды. Безнең әлегә баш режиссер вазыйфасына кандидатурабыз юк. Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез. Хәзергә иң мөһиме: вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк. Тинчурин театрының иҗади җитәкчесе мәсьәләсенә ике елдан соң әйләнеп кайтачакбыз”.

Әлегә мәдәният министрлыгының Тинчурин театрының юнәлешен билгеләрдәй, иҗади коллективны берләштерердәй кандидатурасы юк. Безнең милләтнең бүгенге көндә мондый авыр йөкне үз өстенә алырдай шәхесе, чыннан да, юкмыни? Без татар зыялылары - әдәбият һәм сәнгать әһелләреннән сораштыру үткәрдек.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина: “Тинчурин театры белән беркайчан да эшләгәнем булмады. Соңгы арада ике генә тапкыр булдым. Анысы да Сөмбел Гаффарова белән Рүзәл Мөхәммәтшин либретторларына язылган операларда. Шуңа күрә ниндидер фикер әйтү хокукым юк. Шуны гына әйтә алам – анда мин яраткан, хөрмәт иткән кешеләр эшли: Зөлфия апа Вәлиева, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Резеда Гарипова... Алар белән башка проектларда очрашырга туры килде. Ә сәнгать җитәкчесе мәсьәләсендә, безнең бик көчле театраль җәмәгатьчелек бар. Алар бу мәсьәләне шагыйрьләр киңәшеннән башка да хәл итә алырлар дип уйлыйм”.

Драматург Мансур Гыйләҗев: “Театрның баш режиссеры булмау нормаль хәл түгел, әмма бүгенге көндә гадәти хәл. Чөнки режиссерлар җитешми. Театрның җитәкчесе булырга тиеш. Директорлар гына алып бара дигән фикер дөрес түгел. Тинчурин театры өчен бик шәп яшь режиссер барлыкка килергә тиеш. Чөнки бу урынга озакка киләләр. Яшь режиссерлардан кемнәр бар? Мәскәүдә яшь Бикчәнтәй укый (Фәрит Бикчәнтәевның улы Йосыф Бикчәнтәев ГИТИСта укый - автор). Бик шәп булыр иде яшь Бикчәнтәй һәм өлкән Бикчәнтәй ике театрны җитәкләп барсалар, әйеме? Гаҗәеп күренеш булыр иде! Ничә елдан бетерә икән укуын? Әкрен генә куя башласа була инде... 

Башка исемнәр әлегә күренми. Фәритнең укучылары күп. Ул билгеләргә тиеш театрны кем җитәкләргә тиешлеген. Мин шулай дип уйлыйм. Һәм Йосыфны көтәм”.

Әдәбият белгече, галим Әлфәт Закирҗанов: “Тинчурин театры драма һәм комедия театры буларак сакланып калырга тиеш – бу беркемдә дә бәхәс уятмый. Театрда режиссерлар алышынуның да табигый булуын аңларга кирәк. Аннан качып булмый – төрле хәлләр була. Рәшит Заһидуллин өчен дә коллектив алыштыру файдага булырга мөмкин. Чөнки театрның мондый хәлдә сакланып кала алмаячагын күрә идек. Эчке тартыш коллективка да, тамашачыга да зыян китерә башлаган иде инде. 

Ә инде театрның алдагы ике елда баш режиссердан башка эшләвенә килгәндә, билгеле бер кыенлыкны күрәм. Әмма тукталышның кирәклеген дә тоям. Бу - артистларга да, директорга да уйланырга, нәрсә һәм ничек дигән сорауларга үзеннән чыгып җавап эзләргә бирелгән вакыт. Икенче яктан, ыгы-зыгыдан соң коллективны бер үзәккә туплап торган һәм аның ышанычын аклаган бер кешене кую да үзен аклар кебек тоела. 

Бу очракта кемне күрәм дигән сорауга җавап бирергә кыенсынам. Матбугатта бер кандидатура яңгырады. Илгиз Зәйниевнең кандидатурасы әйбәт иде кебек. Әмма ул Курчак театрына китеп өлгерде. Илгиз шушы театрга якынрак кеше кебек тоела. Аны үзгәртмәсләр инде. Башка кешенең исемен әйтергә кыенсынам”.

Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев: “Мин спектакль куярга дип кая гына чакырсалар да, тәкъдимнәрне карарга әзер. Иң мөһиме, театрның баш режиссеры белән директоры уртак фикергә килеп чакырырга тиеш. Баш режиссерсыз театр булган очракта – директор”.

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова: “Талантлы кешенен эштән китүе бик кызганыч, әлбәттә. Ләкин бу тагын бер кат шуны раслый - дөньяда беркем дә, бернинди дәрәҗә дә гомерлек түгел! Һәрнәрсә үзгәрештә булырга тиеш, шул чакта гына үсеш була. Талантлы яшьлэр бик күп: Нурбәк Батулла, Илгиз Зәйниев, Радик Бариев... Әле мин белеп бетермәгәннәре никадәр! Кем генә булса да, ни генә булса да, барысы да яхшыга булсын! Театрда халыкка кирәкле, файдалы булырлык, уйландырырлык, һичьюгы, рәхәтләнеп ял иттерерлек әсәрләр куелсын иде! Тинчурин театрында талантлы артистлар искиткеч күп. Һәрберсе үзләрен яңа яктан ача алсын иде!”

Драматург һәм шагыйрь Хәбир Ибраһим: “Ике ел театрны режиссерсыз тотарга ярамый. Рәшит Заһидуллин 26 ел эшләде. Зур профессионал иде! Әмма анда татар менталитеты юк иде. Ул булмаса, спектакльнең җаны булмый, аны татар кабул итми. Кайчакта алманың чырае да булмый, ә үзе тәмле, кайчакта матур алма да тәмсез була. Монда да шулай – шәп итеп куя, җан булмагач, бармый. Исламия Мәхмүтова режиссер буларак профессиональ яктан түбәнрәктер, ә куйган әсәрләре җанлы... 

Баш режиссер булмаса, коллективны туплау авыр булачак. Андый театрларны беләбез – шабашниклар килеп куялар да китәләр. Бездә күп бит инде андый хәлләр. Бүгенге көндә Рәшитне алыштыра алырдай режиссерны әле күреп тә бетермим. Режиссерларны безнең кемнәр үстерә? Фәрит Бикчәнтәевның һәм Рәшит Заһидуллинның укучылары бар. Алар арасында да табарга буладыр. Куйсыннар яшьләрне! Аларны үстерергә кирәк. “Тормышмы бу?” спектаклен бик мактыйлар. Кем әле ул егет? Әйе, Айдар Җаббаров. Аны чакырсыннар!”

Буа театры директоры Раил Садриев: "Бер яктан караганда, Тинчурин театрына бәя бирү минем эш түгел инде. Әмма үзем дә директор һәм сәнгать җитәкчесе буларак, шуны әйтә алам. Тинчурин театрындагы бу вазгыять күптән килә. Монда директор белән баш режиссер каршылыгы гына да түгел, монда иң аянычы – артистлар да төркемнәргә бүленеп беттеләр. Бу театрга иң кирәкмәгән әйбер. 

Ә инде китү вазгыятенә килгәндә, беребез дә атабыз театрында утырмый. Тинчурин театры – татарның Казан үзәгендә урнашкан икенче номерлы театры. Монда сәнгать җитәкчесе кирәк. Әлегә баш режиссер коллектив тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин. Чөнки труппа бүлгәләнгән, интригалар китергә мөмкин. Бәлки аны эзләп тә йөрмәскәдер, Фәнискә генә тапшырыргадыр. Фәнис Мөсәгыйтовның тәҗрибәсе бик зур. Ул театрның икътисади ягын да, иҗади тормышын да белә. Ул күңеле белән, уй-фикерләре белән чын татар кешесе. Артистларны ярата. Ул гади директор шинеленнән күптән чыккан кеше. Бүген Фәнис Наил улын сәнгать җитәкчесе итеп куеп, чакырылган режиссерлар белән эшләсәң, соңгы бер-ике ел эчендә зур сикереш ясап була дип уйлыйм инде мин".

Кино продюсеры Миләүшә Айтуганова: “Баш режиссерсыз эшләү тәҗрибәсен бик күп театрлар куллана. Татарстанда да андый театрлар бар. Мәсәлән, Әлмәт театры. Ләкин бу очракта ситуация бик катлаулы...”

"Театрда кемнең баш булу проблемасы бар"

Россиядә баш режиссерның бердәнбер режиссер булуын Ирада Әюпова “чир” дип атады. “Баш режиссер проблемасы, театрда кемнең баш булуы проблемасы бар. Мин баш режиссер кирәк дип саныйм, әмма ул бердәнбер режиссер булырга тиеш түгел...”

Татарстанда баш режиссерсыз да уңышлы гына эшләгән театрлар барлыгын беләбез. Дөресен әйткәндә, Татарстанда татар телендә эшләүче дәүләт театрларының унысыннан дүртесендә генә баш режиссер бар. Болар – Камал исемендәге, Кариев исемендәге театрлар, Әтнә театры һәм “Әкият” курчак театры. Әлмәт, Чаллы, Буа театрлары баш режиссерсыз эшли. Хәзер Минзәлә һәм Түбән Кама театрларында да бердәнбер җитәкче – директор. Минзәләдә Дамир Самерханов баш режиссер вазыйфасыннан алынды, Түбән Кама театрының бердәнбер лидеры Рөстәм Галиев та директор вазыйфасында гына калды – театрда ремонт эшләре тәмамлангач, яңа режиссер алынырга мөмкин.

Тинчурин театры режиссердан башка эшли алачакмы? Әйе, Әлфәт Закирҗанов әйтмешли, туктап уйлану чоры да кирәктер. Әмма театр бит ул көндәлек тормыш. Анда иҗади караш соралган мең төрле вак мәшәкать. Алда телгә алынган театрларда баш булмаса да, штатта режиссерлар бар. Тинчурин театрының штаттагы режиссеры, әлегә декрет ялындагы Резеда Гарипова үзенең контракты төгәлләнгәч китәчәген белдерде. Бу аның позициясе һәм теләге. Кызганыч, әмма бу мактауга лаек гамәл.

Тинчурин театры репертуарын, артистларын азмы-күпме белгән һәм вазгыятьне күпмедер дәрәҗәдә күзәтеп барган кеше буларак, үз версиямне белдерергә җөрьәт итәм. Мин театрга арт-директор итеп әлеге театр артисты Зөлфәт Закировны күрсәтер идем. Ул театрның телен генә түгел, милли йөзен дә саклап кала алыр иде кебек.

Зөлфәткә 30 яшь. Театрда җиденче елын эшли. Казанда туган. Казан театр училищесын һәм Россия театр сәнгате университетын (ГИТИС) тәмамлаган. Талантлы, акыллы, чибәр. Сүзен эмоцияләргә бирелмичә, уйлап сөйли. Казан театр училищесында укыта. Аның шәкертләре республика театрларында эшли. Булачак татар артистлары өчен Тинчурин театры өйрәнү мәйданчыгы, студия була ала. 

Тиздән театрда яңа сезон ачыла. Театрга уңышлар телик!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100