Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йолдыз Миңнуллина үзен татар шагыйрьләрен танытучы ролендә сынап карый, ә Тимур Бекмамбетов моны күзәтә

Казанда “Угол” иҗат лабораториясе тамашачыга Мөдәррис Әгъләм иҗатын тәкъдим итте. Халык шагыйренең “Төшке ялдан соң” шигырен Йолдыз Миңнуллина театральләштерде.

news_top_970_100
Йолдыз Миңнуллина үзен татар шагыйрьләрен танытучы ролендә сынап карый, ә Тимур Бекмамбетов моны күзәтә

Йолдыз Миңнуллина – татарның XXI гасыр бренды. Йолдыз Миңнуллина иҗаты нинди генә форматта булмасын, ул - атмосфера.

Хәзерге вакытта Йолдыз татар әдәбиятының икенче брендын заманча форматка күчерү белән шөгыльләнә - ул Мөдәррис Әгъләм иҗатыннан әдәби театр ясый. TAT CULT LAB иҗат лабораториясе кысаларында шагыйрьнең «Ə аннары…» шигыре әдәби театр буларак тәкъдим ителгән иде, бу юлы исә шагыйрә «Төшке ялдан соң» шигырен сайлаган иде.

Максатлар нык иде,
Адымнар нык,
Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп…
Баш күтәрсәк — гаҗәп!
Ыргытканбыз
Дөнья кадәр җирне әйләндереп.

…Җир читендә аяк салындырып
Утырган чак булды, күзне йомып;
Җырлар язган булдык: «Яңа шигырь
Тудырабыз», — дигән сүзне егып, —
Яңгырадык Тукай, Бабичларның
Безнең чорга кайтавазы булып.

Тудырырга һәм төзергә килгән
Кеше ничек китә алсын ватып?
…Казлар судан чыккач кагынгандай,
Шикләреңне кой бер шыбырдатып —
Вакыт!

Йолдыз Миңнуллина моннан бер ел элек “Шәһәрчеләр” проектын кысаларында “Татар-информ”га интервью биргәндә үзен укучыларын көтеп утыручы шагыйрь буларак түгел, ә башкалар иҗатын пропагандалаучы агент-менеджер буларак күрүен әйткән иде.

Иҗат ул бер әйбер, ә аны җиткерү - шулай ук иҗат, шулай ук ниндидер эзләнү. Бу минем өчен кызык. Мин башка милләтләрдә ниләр эшләүләрен карыйм, үткәндә ничек булганын, нинди юллар белән эшләгәннәрен белешәм. Әйтик, стадионнар җыйсын өчен ниндирәк шигърият булырга тиеш...”, - дип сөйләгән иде ул.

Ниһаять, без Йолдыз Миңнуллинаның бу юнәлештәге эшләрен күрә дә башладык.

Мөдәррис Әгъләмгә охшаган актер

Йолдыз Миңнуллина постановка өчен Кариев театры артистлары Рузанна Хәбибуллина белән Альбина Ногманованы алган. Тагын бер артисты – “Татар-информ” хәбәрчесе Айдар Әхмәдиев. Составта "Сорнай" фольклор ансамбле артисты Дмитрий Глухов та бар.

Йолдыз Евгений Скрипачев белән эшләргә ярата. Алар бергәләшеп Мергасов йортына багышланган “Дом” театраль эскизында Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова образларын да гәүдәләндергәннәр иде. TAT CULT LAB иҗат лабораториясе кысаларында шагыйрьнең «Ə аннары…» әдәби театрында да Йолдыз Миңнуллина актер буларак Евгений Скрипачевны сайлаган иде.

Җыйнак кына гәүдәле, чәче кырылган бу егет хәтта Мөдәррис Әгъләмнең үзен хәтерләтте. Икенчесе – аксыл-саргылт чәчле егет Мөдәррис Әгъләмнең каләмдәше һәм фикердәше булган шагыйрь Зөлфәткә охшатып сайланган булырга мөмкин. Өченче егетне – Айдар Әхмәдиевны Роберт Әхмәтҗанов була ала дип фаразларга мөмкин. Ә сәхнәдәге ике хатын-кызның берсен – Энҗе Гыйззәтова яки Рузанна Хәбибуллинаны - Фирая Маликова образын гәүдәләндерә дип уйларга мөмкин. Шагыйрь Зөлфәтнең хатыны Фирая Маликова - шул чор талантларының таянычы һәм иң даһи “менеджеры” иде.

Тамаша “Угол” иҗат лабораториясе залы үзәгендә барды. Тамашачылар ике яклап тезелеп утырганнар иде. Башта алар артистларның тиргә батып “Кем артык?” уенын уйнавын тамаша кылдылар. Әдәби театрны режиссерның тормыш турында уйланулары дип карарга мөмкин. Ә инде шигъри спектакльнең кульминацион ноктасы – Мөдәррис Әгъләм шигыренең Йолдыз Миңнуллина тавышы белән яңгыравы иде.

Нурбәк Батулла тәэсире

Әдәби театрда Йолдыз Миңнуллинага Нурбәк Батулланың тәэсире сизелә. Димәк, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты, татар сәнгатендә чиксезлек һәм иркенлекне алга сөрүче сәнгатькәрнең үз почеркы барлыкка килгән һәм башкалар өчен ул үрнәк булып тора.

Нурбәк тәэсире нинди булырга мөмкин дигән сорауга җавап итеп, аның “Татар-информ”да үткән түгәрәк өстәлдә әйтелгән фикерен китерәм.

“Мин бер киңәш бирер идем: аңлашылмый торган спектакльләр куярга кирәк. Әгәр сәнгать әсәре миңа тулаем аңлашыла икән, мин башымда тәнкыйть схемаларын төзим икән, димәк, ул миңа таныш әйбер. Димәк, ул минем башымда яңа нейрон бәйләнешләр тудырмый. Миңа калса, сәнгатьнең максаты да шул – яңа нейрон бәйләнешләр тудыру. Ә бу бик гади эш түгел. Тамашачы өчен дә, яңа нейрон бәйләнешләр тудыра торган режиссер өчен дә, әдип өчен дә, рәссам өчен дә. Безгә курыкмаска кирәк... Сәнгатьтә аңлау лазем түгел. Әгәр тою аппаратың эшләми икән, син аңлау аша керә аласың. Аңлау - ул логос, безнең хәятебезнең бер өлеше генә. Аңламыйсың икән, башка кораллар бар. Иркенәеп утырасың, үз тәнеңне сәхнәдәге актер белән тоташтырасың – бу бер корал. Икенчедән, син аның пространствода ничек хәрәкәт иткәнен карыйсың. Хәрәкәтләре өчпочмак ясыймы, түгәрәк ясыймы, яки хаосмы – бу очракта заманча театр рәсем сәнгатенә якынрактыр. Монда композицион фикер йөртү булса, ниндидер тоемлау да килә. Миңа калса, аңламаудан курыкмаска кирәк. Аңлашылмый торган өлкәләргә керергә кирәк”.

Бекмамбетов Йолдыз поклоннигымы?

“Төшке ялдан соң” шигъри спектакле тамашачылары арасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, танылган кинорежиссер Тимур Бекмамбетов, театр режиссеры Илгиз Зәйниев, шагыйрә Илсөяр Иксанова, галимә Миләүшә Хабетдинова һәм башкалар бар иде.

«Татар-информ» хәбәрчесе Тимур Бикмамбетовның Йолдыз Миңнуллина иҗатын тамаша кылуын икенче тапкыр очрата. "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясе кысаларында куелган “Дом” театр эскизының авторы һәм төп артистларының берсе Йолдыз Миңнуллина иде. Эскиз тамашачылары арасында күренекле режиссер Тимур Бекмамбетов та бар иде.

Тимур Бикмамбетов Йолдыз Миңнуллинаның иҗади “поклоннигы”мы? Шагыйрә үзе бу фаразны расламады. Тимур Бекмамбетов белән Наталья Фишман спектакльдән соң тиз чыгып киттеләр. Әмма нибары өч театральләштерелгән тамаша әзерләгән Йолдыз Миңнуллинаның ике спектаклендә Тимур Бекмамбетовның булуын аның татар “бренды” – Йолдызы белән кызыксыну дип карарга мөмкин.


- Йолдызны ике күренекле режиссер тамаша кылды. Берсе – Бекмамбетов, икенчесе - Зәйниев, - дидем спектакльдән соң Илгиз Зәйниевка.

- Тик бер аерма бар: икенчесе беренчесен белә, беренчесе икенчесен белми, - диде Илгиз Зәйниев.

- Син Мөдәррис Әгъләмов белән таныш идеңме?

- Минем бакчамда ул утырткан ике төп алмагач үсә, - диде татар шагыйрьләре яшәгән Аккош күле буенда йорт җиткергән Илгиз Зәйниев.

Йолдыз Миңнуллина Татар китабы йортында да эшләячәк

Йолдыз Миңнуллина алга таба да татар шагыйрьләре иҗатын пропагандалар дигән өмет бар. Хәзерге вакытта ул Татар китабы йортына директор итеп яңа билгеләнгән Луиза Янсуар командасында мәшгуль. Татар китабы йортындага типография бүлмәсе концепциясен дә Йолдыз Миңунллина әзерли. Бәлки әлеге типография атмосферасы Йолдыз Миңнуллинада үз китабын чыгару теләген тудырыр. Чөнки шагыйрәнең нибары бер басма китабы бар. Анысы да күптән чыгып таралып беткән. Шагыйрәнең яңа китабын әзерләве турында мәгълүмат юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100