Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләр театры начар гадәтләрдән профилактика вазифасын үз өстенә алырга тиешме?

Кариев театры яңа сезондагы беренче премьерасын чыгарды һәм яңа драматург ачты.

news_top_970_100
Яшьләр театры начар гадәтләрдән профилактика вазифасын үз өстенә алырга тиешме?

Кариев театрының соңгы премьерасы татар дөньясын болай да аз санлы театраль экспертларның берсеннән мәхрүм итте – яңа драматург барлыкка килү хисабына без театр белгечен югалттык. “Тантана” республика театр премиясе эксперты, берничә тапкыр Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва иткән язучы Зиннур Хөснияр үзен драматург буларак күрсәтте. Моңарчы аның курчак театрында Тукай әкияте буенча инсценировкасы гына куелганы бар иде.

Димәк, ул алга таба инде театрлар турында белгеч фикере әйтә алмаячак. Чөнки үзең премиягә дәгъвачы лагеренда булган килеш, ягъни, спектакль чыгару командасында булып, объективлык саклау авыр булыр. 

Яшь драматургның "Тантана" эксперты вазыйфасында калуы театрны "Тантана" премиясенә дәгъвалаудан мәхрүм итергә мөмкин. 

Шушы көннәрдә Кариев театрында яшь драматургның дебюты булды – Зиннур Хөснияр пьесасы буенча язылган “Ут чәчәге” спектакле куелды. Бу Зиннур Хөсниярнең драма театрындагы беренче спектакле.Режиссеры – Илфат Камалиев. Рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Мубай, AYGYUL, Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла. 

“Ут чәчәге” – Мөхәммәт Мәһдиев романының исеме. Ни өчен билгеле әсәрнең исеме кулланылган – билгесез. Татар драматургиясе ни өчендер мондый кабатлануларга бик җиңел карый. Әйтик, Камал һәм Кариев театрларының икесендә дә “Килмешәк” исемендәге сәхнә әсәрләре бара. Авторлары – Хәбир Ибраһим белән Сөмбел Гаффарова.

“Ут чәчәге” спектакле – яшь буынның наркомания сазлыгына бату куркынычы һәм аны кисәтү турында. Бу - әлеге темага театрның икенче тапкыр мөрәҗәгате. Беренчесен – “Алхимик”ны Ренат Әюпов Пауло Коэльоның шул исемдәге әсәренә нигезләнеп куйган иде.

Зиннур Хөснияр пьесасы буенча куелган “Ут чәчәге” спектакльнең төп герое – Мәликә (яшь актриса Рузанна Хәбибуллина). Ул әнисе белән яши. Мәликә әтисе үлемен бик авыр кичерә, бу вакытта ул бигрәк тә әнисенә мохтаҗ. Әнисе Миләүшә – шәһәрнең бай эшмәкәре, аның кызы белән шөгыльләнергә вакыты җитми. Бу рольдә - Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова. Кыз бу чынбарлык белән яши алмый, аның яратасы һәм яратыласы килә, тик моңа башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый. Ул наркоманга әверелә.

“Пьесада төп идея курку иде. Наркомания - шуның бер темасы, - ди Зиннур Хөснияр. - Миләүшә бизнесы юкка чыгар дип курка, Луиза яшь дусты ташлар дип курка, “мажорик” Мәликә иптәше юклыктан, ялгыз калудан курка һәм башкалар. Яшәеш гел куркудан гына тора кебек. Беренчедән, курку хисе адәм баласын саклый, җыеп тора, икенчедән, эчтән тарката, юкка чыгара”.

“Бүген барыбыз да наркотиклардан куркабыз. Синтетиклары мәктәпләргә таралган, авылларга барып җитте. Кечкенә генә авылларда да передозировкадан үлүчеләр бар”, - ди яшь драматург. Ул наркотикларны сәхнәдә тәфсилләбрәк күрсәтергә ярамавын әйтә, чөнки Эчке эшләр министрлыгында бу темага кагылышлы инструкция бар. Шуңа күрә спектакльне куючылар чәчәк һәм үрмәкүч символларына күчкәннәр.

Карый башлаганда спектакльнең сюжеты бик катлаулы булыр кебек тоелды. Сюжетка Мәликәнең башка хатын-кыздан туган сеңлесе, әтисенең мирас документлары килеп керә. Ул сеңел дигәнең Миләүшәнең яшьлек дустының кызы булып чыга. Миләүшә ханым яшьлегендә өч дус арасыннан берсен сайлаган икән һәм калган икесе аңа хәзер дә гашыйк булып йөри. Миләүшәгә гашыйк ир-атларны Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев  белән Фернат Насыйбуллиннар уйнады. Әмма аларның образлары ачылмады, чын йөзләре дә күренмәде. Бездә андыйларны "он суы да юк, тоз суы да юк", диләр. Әллә драматургның, әллә режиссерның, әллә артистларның эшләп җиткермәве - белмәссең. 

Сюжетның бер кисәге булып, шәһәрнең зур сәүдә йорты янып, эшмәкәр ханымның монда ни дәрәҗәдәдер катнашы булып чыга. Кыскасы, сюжет үрмәкеч челтәре кебек тармакланып үрелгән. Әз генә игътибарыңны читкә юнәлттеңме – нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырасың да, сюжет җебен югалтасың.

Бик игътибар белән карасам да, эчтәлекнең кайбер нечкәлекләрен аңлап җитә алмадым һәм автордан пьесаны соратып алдым. Фабуласы шул ук калса да, Зиннур Хөснияр аны берничә версиядә язган булып чыкты. Ә режиссер автор геройларын бераз үзенчәрәк күргән икән. Кыскасы, автор ягыннан да, режиссер ягыннан да һәр геройның характеры һәм язмышы җентекләп эшләнмәгән, сюжетның һәр борылышы, әйтелгән һәр сүз, эшләнгән һәр хәрәкәт ныгытылмаган. Бу тәҗрибәсезлектәндер. Драматург та, режиссер да, яшь ягыннан булмаса да, профессиональ яктан караганда, яшьләр.

Әйтик, ананың кызының наркоман булуына мөнәсәбәте бөтенләй күренмәде. Кызның реанимациягә передозировкаданмы, әллә наркотик сораган организмга доза кермәүдәнме икәнлеге дә аңлашылмады. Хәер, бу бәлки мөһим дә түгелдер. Ә инде кызы үлем хәлендә яткан ананың “Ул мине гафу итәрме?” дип борчылуы бигрәк тә сәер тоелды. “Балам терелерме” дип борчылырга тиеш түгел идемени ул? Карап чыккач, баланың бер гаебе дә юк, ананың игътибар җитмәве аркасында гына, шартлар шулай булу аркасында гына шулай килеп чыккан дип уйлар туарга мөмкин.

Спектакльдә героиняны сазлыкка сөйрәүче геройлар булган кебек, аңа ярдәм кулы сузган герой да бар - ул авыл егете Ринат. Аны рәссам совет чоры киносындагы уңай герой кебек киендергән. Ул иң кирәкле моментларда супергерой булып кыз янына килеп чыга да, кызга ярдәм кулы суза. Авылдан чыккан беркатлы, ихлас уңай герой - татар әдәбиятының традициясе инде ул. Шәһәрдәге бөтен пычраклыктан авыл коткара дидеме икән язучыбыз?

Кыскасы, драматургның куркуны идея итеп күрсәтүен режиссер әллә белмәгән, әллә белеп тә кабул итмәгән, ә, бәлки, моны артистлар тамашачыга гына китереп җиткермәгәндер. Режиссер Илфат Камалиев драматург Зиннур Хөснияр геройларын һәм диалогларын кулланып, үз спектаклен ясаган. Аны альтернатив музыка белән бизәгән, Нурбәк Батулла биюләр куйган.

Белмим, бәлки, хаклы да түгелмендер, әмма мин үсмерләрне тәрбияләү мәсьәләсен, аларны начар гадәтләрдән профилактикалауны сәнгать, аерым алганда, театр "җилкәсенә" асу яклы түгел. Театр сәхнәдән балаларны саклап торган куркынычларны түгел, ә шушы куркынычка китергән сәбәпләрне, ихтималлыкларны күрсәтү дөресрәк түгелме?

Драматург әйтергә теләгән, әмма әйтелми калган курку тамашачыны куркытуга гына кайтып кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100