Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Тинчурин театры беренче премьерасын яңа татар мәдәнияте символы булган Мубайдан башлады

Тинчурин театры быел беренче премьерасына музыкаль бизәлеш буларак Мубай җырларын алган. Мубайны без яңа татар мәдәнияте символы дип кабул итәбез. Хәбәрчебез театрның беренче премьерасын тамаша кылды.

news_top_970_100
Яңа Тинчурин театры беренче премьерасын яңа татар мәдәнияте символы булган Мубайдан башлады

Яңа форматта эшләүгә күчкән Тинчурин театры беренче премьерасын чыгарды. “Хыялый” – лирик комедия.

Авторы – башкорт шагыйре һәм драматургы Салават Әбүзаров.

Режиссеры - Илшат Мөхетдинов, Уфада яшәүче татар егете. Татарстанга Әлмәт театры аша килеп керде. Биредә театраль лабораториядә эскиз чыгарып, соңыннан аны спектакль итеп үстерде. Буа театрында да спектакль куйды. Кариев театрында “Тамга” театр лабораториясендә катнашты, ләкин эскизы җәмәгатьчелек тарафыннан каршылыкка очрады.

Рәссамы Илшат Вилданов белән ут куючы рәссам Илшат Сәяхов та Татарстан өчен таныш исемнәр, төрле театрларда спектакль чыгаруда катнашып киләләр.

Хореограф - Алинә Мостаева. Әлмәт театрының “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булган “Кибет” драмасының һәм данлыклы “Медея. Материл” трагедиясенең хореографы ул иде. Новосибирскида куелган “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен биюләрен дә ул куйды.

Композитор юк. Музыкаль бизәлеш буларак MUBAI (Илдар Мөбәрәкшин) җырлары алынган.

Рольләрдә: Зөфәр Харисов, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты. Соңгы вакытларда сәхнә сирәк күренә иде.

Ләлә Миңнуллина, Татарстан Республикасының халык артисты. Гел бертөрле, әбиләр образын чын татарча башкара торган актриса. Башкачарак имиджы хәтергә килми.

Илгизәр Хәсәнов, Татарстан Республикасының халык артисты. Соңгы роле – Илһам Галинең “Гомер буе сине көттем” мелодрамасында Азат образы.

Гүзәл Галиуллина, театрның яшь чибәр актрисасы. Буа кызы. Күптән түгел генә татар альтернативщиклары лидеры Ильяс Гафаровка кияүгә чыкты. Сәхнәдә еш күренә.

Айдар Фәтхрахманов, Саба егете. Театрда өченче елын эшли. Беренче зур роле түгелме икән?

Булат Зиннәтуллин. Театрда күп уйный. Төп рольләренең берсе – Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында Исмәгыйль. Әсәрне Резеда Гарипова сәхнәләштергән иде.

Лилия Камалиева. Театрда соңгы елларда куелган спектакльләрдә күренгәләде.

Сюжет бик гади. Төп герой – хыялый авыл карты Гыйззәт. Ул төнлә йолдызларга карап хыяллана, телескоп һәм хәтта самолет ясый. Әмма үзе беркайчан да карчыгына “Яратам” дип әйтмәгән икән. Чөнки димләп өйләндергәннәр. Балалары да булмаган. Яшәгәннәр инде шулай берсе күккә, берсе җиргә карап. Гыйззәт авылга эшкә кайткан яшь доктор кызга гашыйк була. Карт кешенең яшь кызга булган мәхәббәтен традицион рәвештә бозыклык дип кабул итәбез, язучылар да шулай яза. “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясе мәсәлән... Әмма бу очракта Гыйззәттә бозык мәхәббәт түгел, ә чиста гашыйклык дип ышандыра автор. Ул кызга кыр чәчәкләре бүләк итә һәм, хыялланып, канатлар, ягъни самолет ясый. Гыйззәт картның карчыгы Шәрифә – җит кешесе, ул бәрәңге бакчасы, кибет, карт әтәч, күкәй тәбәсе турында уйлый. Картының “канатлары” булган самолетны да ул вата. Самолетны соңрак докторга гашыйк авыл совет рәисе төзәтә. Карт самолет белән очып та китә.

Әлеге комедияне башкорт телендә Гафури исемендәге Башкорт драма театры, Мөбәрәков исемендәге Сибай театры, татар телендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры, Чаллы дәүләт татар театры куйды.

Башдрамтеатрда сәхнә әсәре әле дә бара. Аны яшь актер һәм режиссер Арыслан Янбәков сәхнәләштергән булган. Берничә ел элек ул трагик рәвештә вафат булган. Ул Салават Әбүзаровның тагын бер әсәрен куя башлаган булган, әмма матбугаттагы мәгълүматларга караганда, эшен тәмамлый алмаган. Чаллы театрында да бара. Театр актрисасы, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинованың юбилеена атап махсус куелган.

Димәк, Тинчурин театры премьерасы – дәүләт театрларындагы бишенче куелыш. Өлкәнәеп барган авторның дебют әсәре икәнен истә тотсак, уңыш начар түгел.

Шулай да, әсәрнең камиллектән бик ерак булуын танырга туры килә. Югыйсә, мәхәббәт һәм тугрылык, хыяллар һәм канатлар турында җылы комедия. Идея матур, әмма мондый әсәрдән ниндидер зирәклек көтәсе килә. Татар тамашачысы өчен татар карты образы ул – Әлмәндәр карт. Матур татар картлары турында әсәр языла икән, шушы стереотипның барлыгын онытмаска кирәк. Без инде шул югарылыкка күнеккән. Ә монда Зөфәр Харисовка уйнар өчен зирәк текст җитмәде. Алга таба образны үзе үстереп бетерәчәк дип уйлыйм, хәтта зирәк фикерләр өстәсә дә, гаҗәпләнмим. Әсәрне сүтүне дәвам итәбез. Карчыгына яратам димәгәнен картайган көнендә аңлаган карт Башкортстанның күренекле драматургы Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” моңсу комедиясен искә төшерә. Әлеге әсәр Камал театрында бара. Карт белән карчыкны Равил Шәрәфиев белән Дания Нуруллина уйный.

Сәхнәгә Миләүшә Галиуллина килеп керүгә кылт итеп “Алмагачларым” спектакле искә килеп дә төште. Анда да Миләүшә авылга кайтып төште түгелме? Анда яңа клуб ачылса, монда - медпункт. Дөрес, анда бик кычкырашалар-шаулашалар, халыкны кычкырып караталар. Монда тынычлык хөкем сөрә.

Карт үзе ясаган самолетта очып китүе әйтелгәч әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова борынгы грек мифологиясендәге Икарны искә төшерде – ул да канатлар куеп иреккә очкан.

Ни өчен театр шушы әсәргә алынган соң? Сәбәбе гади. Тинчурин театрында мондый әсәрләр байтак һәм театрның мондый спектакльне ярата торган тамашачысы бар. Театр җитәкчелеге чакырылган режиссер Илшат Мөхетдинов белән бергә шушы театр мәсләгенә туры килә торган әсәр сайлаган һәм аны шушы театр тамашачысы зәвыгына якынайтып куйган. Миңа калса, биредә комедиянең җиңел һәм миһербанлы булуы да роль уйнагандыр. Театр кискен борылышлар ясый алмый. Ясарга җыенмый да, бәлки. Бер режиссер кулына өйрәнгән актерларга да акрын күчеш тәкъдим ителәдер.

Сәхнәдәге минимализм спектакльне гастрольләргә алып чыгарга да мөмкинлек бирә. Хәтта самолет та тиз генә сүтеп җыярлык “дүрт такта да бер пропеллер” итеп кенә ясалган.

Бу спектакльдә барлык татар театрларында очрый торган бер проблема ачык күренә – яшь режиссерлар текст белән эшли белми. Текст аларның җаны аша үтми. Алар аны аудиторияне күздә тотып кыскарта һәм тарта-суза белмиләр. Драматург тексты бит ул теге гасырларда чыгарылган математик формула түгел, аны үзгәртергә һәм боргаларга-сыргаларга ярый. Бу тәнкыйть татар театрларына килеп эшләгән бөтен рус телле режиссерларга кагыла.

Спектакльдәге күренешләр, Икарның канатлары балавыз белән ябыштырылган кебек, Мубай җырлары һәм Алинә куйган биюләр белән ябыштырылган. Театрның яшь артистлары Лилия Камалиева белән Булат Зиннәтуллин Шәрифә карчык белән Гыйззәт картның яшьлеген бииләр. Гыйззәт картның хыялындагы яшьлегендер. Режиссер әлеге биюләрне хыялый картның үткәне дип тәкъдим итсә дә, мин аны театрның киләчәге дип кабул иттем. Мубай – яңа татар мәдәнияте символы. Театрда Мубай яңгырау – театрда яңа сәнгать символыдыр. Мубай җыры һәм яшьләр биюе – ниндидер чистарыну, театрны яңартучы ритуал биюе булып тоелды.

Театр җитәкчелеге алга таба театрның ныклы репертуар сәясәте булачагына ышандыра. “Без нигездә татар драматурглары белән эшләргә ниятлибез. Эзләнсәң, бар икән алар. Хәзер Лилия Әхмәтова Зөлфәт Хәким пьесасын куя башлаячак. Илгиз Зәйниев та, Туфан Имаметдинов та татар драматургиясен куя. Әлегә планда тәрҗемә әсәрләре юк”, - ди театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры белән бәйле тагын бер проблема – биредә премьераларга “бомонд” җыелмый. Камал театрының премьерасы бәйрәм төсен ала. Быел “Әкият”тә “Әлфия” курчак спектакле чыкканда Илгиз Зәйниев артистларны, язучыларны, театр белгечләрен җыеп премьера алдыннан күрсәтте. Ә Тинчурин театрына театр белгечләре дә йөрми. Алга таба театр җитәкчелеге керемен киметү хакына булса да чакырулар таратыпмы, алдан күрсәтепме татар зыялыларын бирегә ияләштерсен иде. Премьерада бомонд ролен режиссер Олег Кинҗәгулов һәм Фәрит Бикчәнтәев курсы студентлары үтәде.

Алда – Илгиз Зәйниев премьерасы. Ул Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир”ен сәхнәләштерә башлады. Илгиз Зәйниев Тинчурин театры артистларын бик ошатуын әйтә.

Сүз уңаеннан. Быел Тинчурин театрының баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллин белән контракт озайтылмады. Ул әлеге тетарны 25 ел җитәкләгән иде. Режиссерның Тинчурин театрындагы соңгы эше Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым-джаз” әсәре булды. Спектакль Тинчурин театрына Театр елы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы биргән акчага куелды. Театр яңа сезонын әлеге спектакль белән ачты. Алдагы ике елда театр чакырылган режиссерлар белән эшли. Әмма чакырылганнар мәсьәләсендә дә сак эш итә – таныш режиссерлар белән эшли.

Театр белән соңгы күңелсез хәбәрләрнең берсе – Рәшит Заһидуллин эш урынына кайту өчен судлашырга карар иткән. Әмма болары юристлар һәм җитәкчеләр эше. Ә артистлар эш белән мәшгуль – алар спектакльләр чыгара. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100