Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

XXI гасыр татар әдәбиятын булдыру бурычы шагыйрә Луиза Янсуарга йөкләнде

Казанда Татар китабы йорты ачылды. Аның максатлары һәм бурычлары турында - журналист уйланулары.

news_top_970_100
XXI гасыр татар әдәбиятын булдыру бурычы шагыйрә Луиза Янсуарга йөкләнде

Татар дөньясында әдәби агентлык барлыкка килде – Татар китабы йортының әдәби агент вазифаларын үз өстенә алырга теләве хакында аның директоры, шагыйрә Луиза Янсуар игълан итте. Бу – зур вакыйга. Бу – татар әдәбияты үсешенең яңа этабы.

Бу хакта Йолдыз Миңнуллинаның да, Илгиз Зәйниевның да әйткәне булды. 

“Бүгенге көндә берлекләр Совет заманы калдыгы кебек кенә кабул ителә. Күпчелек очракларда ул шулай булып кала да... Киләчәктә ничек булу мөмкинлеген күз алдына да китермим. Алар продюсерлык функциясен үзенә алса, бәлки, дөресрәк булыр иде. ...Безгә әдәби һәм мәдәни менеджерлар кирәк. Кеше укымый дип әйтеп булмый бит. Зифа апаны укыйлар. Башкортстанда язучы Айгиз Баймөхәммәтовның да тиражлары зур - укыйлар. Марат Кәбировны укыйлар. Зөлфәт Хәкимнең китаплары чыкса – таралып бетә. Нәбирә Гыйматдинованы яратып укыйлар. Димәк, уку бит бар...” - дигән иде Илгиз Зәйниев.

Йолдыз Миңнуллина белән мондый сөйләшү булган иде: “Миңа калса, моның бер системасы барлыкка килергә тиештер. Элекке система юкка чыккан икән, яңасы барлыкка килергә тиеш. Бәлки, әдәби агентлар - язучыларны табып, аларны нәшриятлар белән тоташтырып эшли торган кешеләр кирәктер. Язучы ул бит бөтенесен дә үзе эшли алмый, үзенең продюсеры да үзе була алмый. Ул яза - аның эше шул; каядыр барып, үз иҗаты белән таныштырып йөрү бөтен язучының да хәленнән килми - ул осталык кемгәдер бирелгән, кемгәдер юк. Ул язучының беренче сыйфаты түгел. Шул язучылар белән таныштыручы, бәлки, матбугат булырга тиештер ул, бәлки без булырга тиештер...

- Кем ул без?

- Безнең буын, мәсәлән, ниндидер... Бар бит, әйтик, русларда Ира Астахова, шигырь белән стадионнар җыя һәм халык килә шигырь тыңларга. Бездә дә, миңа калса, мөмкин андый әйберне эшләргә. Ләкин аның шул эшне эшләүчесе кирәк.

- Димәк, кемдер синең иҗатың белән шөгыльләнә, сине тагын да таныта ала. Сине дә зур залларда тыңларлар иде бит инде?

- Белмим, мин моны сөйләгәндә күбрәк үземне агент итеп күз алдына китерәм һәм кемнәрне мин чыгарыр идем икән - шул турыда уйлыйм. Шундый күп бит бездә кызык яза торган язучылар, шагыйрьләр...”

Шулай итеп, яшьтәшләре, фикердәшләре хыялланганны тормышка ашыру эшенә Луиза Янсуар алынды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының фатихасы белән.

Татар әдәбияты проблемаларына Татарстан хакимияте игътибарсыз дия алмыйбыз: Татарстан язучылар берлеге реставрацияләнгән затлы бинада урнашкан, “Казан утлары” әдәби журналы чыгып килә, Татарстан китап нәшрияты дәүләт заказы белән китаплар бастыра.

Болар барысы да әдәбиятны үстерү буенча совет системасы корган структуралар. Яңа заман әдәбиятны үстерүнең яңа системасын булдырмады. Ул иске системаны да туздырмады, әмма ул система бүгенге тормышка яраклаша алмады.

Димәк, мәдәният министрлыгы иске системаны җимермичә – Татарстан язучылар берлеген үз урынында калдырып - яңа система булдырырга уйлады: татар язучысы Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашкан йорт тулысы белән татар яшьләренә тапшырылды.

Татар китабы йорты ачылу тантанасы – татар әдәбиятының яңа бите

Озак еллар дәвамында йорт реконструкцияләнергә үз чиратын көтте, концепция әзерләнде. Бу – рәсми төстә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры. Кыскартылган исеме – Татар китабы йорты. Әлеге йорт ТР Милли музей структурасына керә, аның филиалы булып санала. Ниһаять, быел 1 июнь көнне ул ишекләрен ачты. Дөрес, ачылу шактый тыйнак шартларда үтте – Татарстан Президенты һәм бик күп җитәкчеләр, шул исәптән, мәдәният министры Ирада Әюпова да, Финляндиядә иде. Әмма бу мәдәният министрлыгының игътибары юк дигән сүз түгел. Мәдәният министрлыгы май аенда Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йорты ачылу уңаеннан үз конференцияләр залында матбугат конференциясе оештырып, Луиза Янсуарны директор буларак тәкъдим итте. “Мәдәният учреждениесе ул диварлар түгел, ул - анда кайнап торган тормыш”, диде Ирада Әюпова.

Озак та үтмәде, әле рәсми ачылмаган Татар китабы йортында мәдәният министры журналистлар белән чираттагы очрашуын уздырды.

1 июньдә Татар китабы йортының Шәриф Камал мемориаль фатирында экспозицияләрне Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова тәкъдим итте. Бина буйлап беренче экскурсиядә күренекле әдипләр Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Лирон Хәмидуллиннар, Шәриф Камалның нәсел дәвамчылары булган Байгилдеевлар катнашты.

Шәриф Камал мемориаль фатирында татарча беренче иммерсив экускурсия үткәрелде. Гөлчәчәк Нәҗипова килүчеләрне музейның кыскача тарихы, аның концепцияләре белән таныштырды. Музейның татар әдәбияты өчен тәрҗемә үзәге булуына ышаныч белдерде. Бинаның кеше белән шыгрым тулы булуын теләде. Татар китабы йорты алдына татар интеллигенциясен туплау бурычы куелганлыгын да искәртергә онытмады.

Татар китабы йортының идея авторы буларак татар тарихына кереп калачак Разил Вәлиев Татар китабы йортының татар иҗатчы яшьләр өчен җыелу урыны булуын теләде. Ул ачылу тантанасында язучыларның бик аз булуына гаҗәпләнде. Әйе, алар аз иде. Ә бит Луиза Янсуар Шәриф Камал фатирының үз чорында татар әдәбият һәм сәнгать әһелләренең җыелышу-аралашу урыны булуын әйтә. Разил Вәлиев Татар китабы йортында “Идел”, “Казан утлары” кебек журналларның үз чараларын үткәрүләрен теләде. Ачылу тантанасында “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров бар иде. Яшь татар иҗатчыларын туплау хыялы белән ул еллар дәвамында яши. Әмма Сабиров “Идел” журналында биш ел эшләү дәвамында хыялын тормышка ашыра алмыйча калды – аны “Шәһри Казан” газетасына баш мөхәррир итеп билгеләделәр.


Татар әдәбиятының киләчәге хатын-кыз өстенә йөкләнде

Луиза Янсуар белән май аенда сөйләшкәндә ул әдәби процесска бәйле планнары белән дә бүлешкән иде.

- Бервакыт, әле ТР Язучылар берлеген Рафис Корбан җитәкләгән вакытта, Төрки дөнья фестивале үткән иде. Бик кызыклы сөйләшүләр булды, танышлыклар калды. Шуларны дәвам итәсе килә.

- Әдәби тәнкыйть дибез - цивилизацияле, мәдәни әдәби тәнкыйть формаларын булдырасы иде. Әдәби тәнкыйть гаеп эзләүгә әверелмәсен иде. Әдәбият турында уртага салып сөйләшүләр оештырасы килә. Идарә утырышларындагы язучыларның үзара сөйләшүе генә җитми. Ул ачык пространствода һәм социаль челтәрләрдә дә булырга тиешле.

- Татар китабы йортын татар әдәбиятын пропагандалау, пиарлау мәйданы итеп күрәм. Социаль челтәрләрдә, мәсәлән. Без заманында Эльнар Байназар белән социаль челтәрдә татар шигърияты төркеме башлаган идек. Ул үз чоры өчен бик күп язылучылар җыйды. Кешеләр кызыксына иде. Югарырак пространствода пиарлау өчен фестивальләр форматын, урам проектларын кулланырга мөмкин.

- Татар китабы йорты китаплар яши һәм җанлана торган пространство булырга итеш. Китаплар кешегә квестлар, иммерсив шоулар, күләгәләр театры аша килеп җитә ала. Әйтик, Фатих Әмирханның Фәтхулла хәзрәтен шәһәр буйлап йөртү кызыклы. Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”н квест формасында куярга була - Гарри Поттердан ким түгел.

- Әдәбият нигездә нәфис әдәбият булудан бигрәк, колумнистлар язган текстларга әверелеп бара. Моннан да куркырга кирәкмидер. Мин әйбәт проза яклы. Дөнья әдәбиятында калын романнар чыга һәм алар укыла. Пиар булган очракта кеше укый. Мин яхшы проза көтәм.

- Язучыны грантка яздыру да, заказга яздыру да булырга тиеш. Язучыны алдан түләп яздыра алу безгә әле кереп җитмәгән. Ләкин ул булыр инде. Тик бездә ялкаулык та көчле шул.

- Тусовкада идеяләр туа икән, без укмашып нидер эшлибез икән, шунда кеше иҗади импульс алып, аның иҗат итү теләге тудырырга мөмкин. Моны илһамландыру дип атарга мөмкин.

- Без Разил Вәлиев, Ренат Харис, Данил Салихов күзаллауларыннан башка эшли алмыйбыз. Минем өлкән буын язучыларын да күңелле итеп күрсәтәсе килә.

Луиза Янсуар бу планнары турында моннан бер ай элек сөйләгән иде. Шушы бер ай эчендә әлеге планнар үсеп, киңәеп һәм җыелып, “әдәби агентлык” рәвешен алды.

Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә әйтте. “Әдәби агентлык вазифаларын үз өстебезгә аласы килә. Бу ни дәрәҗәдә мөмкин булыр, әмма без инде моңа килеп җиттек дип уйлыйм. Программа “Минем беренче китабым” дип атала. Ул тугыз дәресне үз эченә ала. Анда теоретик дәресләр дә, гамәли өлеш тә бар. Әдәби проект дизайнерлар проекты белән янәшә барачак. Әлегә проза, поэзия буенча дәресләр каралган. Азактан иҗатчы белән дизайнер берләшеп, продукция чыгара. Без төрле язучыларга мөрәҗәгать итергә дип торабыз. Алар иҗатының дәрәҗәсе, форматы буенча укучыларны сайлап алачаклар. Без иҗади потенциал белән килгән яхшы филологлардан иҗат эшен илһам гына көтеп яши торган процесс түгел икәнлеген аңлаган һәм адекват продукт тудыра алырлык шәхесләр өлгертә алырбыз дип уйлыйм. Татар китабы йорты әдәби агент буларак, яшь авторның имиджын булдыру, аны таныту эшенә дә алына. Язучыны нәшриятка алып килеп җиткерү этапларын да үтәрбез дип уйлыйм”", - диде ул.

Луизаның “Без иҗади потенциал белән килгән яхшы филологлардан иҗат эшен илһам гына көтеп яши торган процесс түгел икәнлеген аңлаган һәм адекват продукт тудыра алырлык шәхесләр өлгертә алырбыз дип уйлыйм” дигән катлаулы җөмләсен “язарга өйрәтәбез” дип гадиләштерергә мөмкин. Ягъни, яңа әдәби процесслар язучылыкны профессия итеп карау яклы.

XXI гасыр язучысы илһамны көтми, ул аны булдыра. Ә Луиза Янсуар һәм аның командасы шуны булдырырга һәм булдырылган илһам ярдәмендә әдәби продукция әзерләргә өйрәтәчәк.

Кечкенә генә бер штрих. Заказга да илһамлы әсәрләр иҗат итә алуның иң матур үрнәге булган, иң профессиональ татар шагыйрьләренең берсе Зөлфәтнең “Чаян” журналында эшләгәндә утыртып калдырган гөле тиздән Татар китабы йортында урнашачак. Зөлфәт рухы булышачак киләчәкнең профессиональ татар язучыларына.

Татарстан хөкүмәтенең татар әдәбиятын кайгыртуы яшьләргә вазифа һәм фатиха бирү белән генә төгәлләнмәсме? Төгәлләнмәс дип ышанасы килә. Әлегә Татар китабы йортына һәм Луиза Янсуар өстенә зур йөкләмәләр салына. Бәлки, киләчәктә шушы йорт диварлары эчендә татар әдәбиятын үстерү концепциясе һәм программасы эшләнер. Әгәр Луиза Янсуар һәм аның командасы әдәби агентлык эшен башлап, “программа минимум”ны үти икән, алда “программа максимум” куелыр.

Татар китабы йортының татар дөньясында әдәби процессларның кайнау ноктасына әверелүен телик. Бәлки киләчәктә ул совет системасының әдәбиятны оештыру үрнәге булган Язучылар берлеген дә үз канаты астына алыр.

Татар китабы йорты Казан шәһәре үзәгендә – Островский урамының 15 нче йорты адресы буенча урнашкан.

Татар китабы йортының рәсми эш вакыты: музей һәм китап кибете сишәмбе – пәнҗешәмбе көннәрдә 10.00 - 18.00 сәгатьләрдә эшли. Җомга – якшәмбе көннәрендә музей 10.00 – 20.00 сәгатьтә, китап кибете 14.00 - 20.00 сәгатьтә эшли. Медиаүзәк (коворкинг) көн саен 10.00 – 20.00 сәгатьләрдә эшли. Типографиягә алдан язылып килергә кирәк.

 










Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100