Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ваһапов фестивале: Рифат Фәттахов татар эстрадасының дөрес киләчәген ничек күрә

Ваһапов фестивале унбишенче концерт сезонын ачты. Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган гала-концертлар Казанда, Мәскәүдә һәм Уфада узды. Мәскәү концертын безнең хәбәрчебез дә күреп кайтты.

news_top_970_100
Ваһапов фестивале: Рифат Фәттахов татар эстрадасының дөрес киләчәген ничек күрә

Татар эстрадасының барыр юлы – Ваһапов фестивале хәрәкәте. Мәскәүдән мин шуны аңлап кайттым. Шушы хәрәкәт өстенлек алса гына без татар эстрадасы өстеннән попса ярлыгын алып ата алабыз.

Ваһапов фестивале хәрәкәте оешуга 15 ел тула. Быел фестиваль Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган гала-концертлар белән унбишенче концерт сезонын ачты. 

Гала-концертлар өчәү – Казанда, Мәскәүдә һәм Уфада. Димәк, бу шәһәрләр, Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды генераль директоры, Рәшит Ваһаповның якташы Рифат Фәттахов фикеренчә, татарның эстрада мәдәниятендә ниндидер хәлиткеч роль уйный.

  • Рәшит Ваһапов — күренекле татар җырчысы, ТАССР халык артисты, 1941 - 1962 елларда Татар филармониясе солисты. Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районының Актук авылында туган. 1936 - 1939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укыган. Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында.
  • Продюсер Рифат Фәттахов - татар дөньясында күптән билгеле шәхес. Татар журналисты, редактор, университетта мөгаллим булган кеше. Продюсер Рифат Фәттахов Татар дәүләт музыкаль театры, Зур концертлар залы төзү буенча идея-тәкъдимнәре белән билгеле. Ул мәрхүм Илфак Шиһапов белән бергә татар продюсерларын бергә туплау буенча эш башлаган иде. Бүгенге көндә Рифат Фәттаховның татар продюсерлары турында китап яза.
  • Ваһапов фестивале - Рәшит Ваһапов мирасына хөрмәт чарасы. Фестиваль дип ел әйләнәсе дәвам иткән эстрада концертларын атыйбыз. Ваһапов “артистлары” хәзерге вакытта дүртәү – Гөлсирин Абдуллина, Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Ранис Габбазов. Алар Ваһапов фондында контракт буенча эшлиләр. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм яшь популяр җырчы Ришат Төхфәтуллин да сәхнәдә "Ваһапов артисты" буларак танылдылар, хәзер алар Рифат Фәттахов белән эшләми. Рәшит Ваһапов рухына багышлап, татар дөньясында "Ваһапов конкурсы" - яшь башкаручылар бәйгесе да үткәрелә.

Татарлар Колонналы залда

Мәскәүгә Ваһапов фестиваленә без утыздан артык кеше кузгалдык. Артистлар арасында “аксакал” Рамил Курамшин, “ак әби” Зөһрә Сәхәбиева да бар иде. Республикадагы төрле рәсми чараларның төп режиссеры булып җитешкән Татарстанның халык артисты Радик Бариев та монда. Композитор Радик Сәлимовның монда булуы концертта Динә Гарипова катнашасына ныклы дәлил (Радик Сәлимов белән Динә Гарипованың “Су буенда” дип аталган уртак композициясе – заманча этномузыканың матур мисалы). Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Насыйбуллин – Ваһапов фестивалендә катнашкан артистлар. Аларны, әлбәттә, әлеге фестиваль тарафыннан ачылган дия алмыйм. Әмма фестиваль лауреаты булып үзләренә дә, фестивальгә дә статус өстәгән затлы вокаллы җырчылар. Тулы составта “Казан нуры” оркестры музыкантлары һәм алыштыргысыз дирижер Рәсим Ильясов та биредә.

Ярый, хуш, иртә таңнан килеп төштек Мәскәү каласына. Асадуллаев йортына барып биредәге кафеда тамак ялгап алдык. Википедия мәгълүматларына ышансаң, Ваһаповның тавышы яңгыраган бина бит ул.

Мәскәүнең үзәгендә – якында гына Дәүләт Думасы, Кызыл мәйдан, Большой театр һәм башка театрлар урнашкан җирдә – Союзлар йортының Колонналы залына да килеп җиттек. Ул 1784-1787 төзелеп, 1812 елда торгызылып, 1903-1908 елда үзгәртеп корылган бина.

4 нче подъезддан паспортларны күрсәтеп эчкә дә үттек. Гримерныйлар дигәнебез такта белән дүрт өлешкә бүленгән зур бүлмә булып чыкты. Ишек-фәлән юк, урындык-эскәмия ише җиһаз бар. Хәер, ишекле ике бүлмә дә бар. Аның берсенә скотч белән “Динә Гарипова” дип язып ябыштырдылар, икенчесенә – “Ренат Ибраһимов” дип.

Бу инде, җәмәгать, һәр гримерныенда душ булган Салих Сәйдәшев исемендәге Татарстан Дәүләт зур концертлар залы түгел. Колонналы залда акустика яхшы диләр. Монда бөек җырчылар җырлаган диләр. Җырлаганнардыр үткән гасырда. Әмма хәзер XXI гасыр. Ә татар эстрадасының 1нче номерлы басы Рөстәм Асаев чәчен раковинада юарга мәҗбүр булды.

Айсылу Габдинова үзен алып баручы буларак сынап карады

Ваһапов фестиваленең 15нче концерт сезоны ачылыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә гала-концерт инсценировкасын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әзерләячәге, концертны да Айсылу Габдинова белән бергә Фердинанд Сәлахов үзе алып барачагы игълан ителгән иде. Мин әле бу карарның ни дәрәҗәдә уйланган булуына шик тә белдергән идем. Чөнки бер проектның йөзе булган артистның икенче проектка “йөз” булуы буталчыклык тудыра.

Фердинанд Сәләхов – “Татар моңы” фестиваленең һәм шуңа бәйле рәвештә “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитетының җырлы “йөзе”. Әлбәттә, Ваһапов фестивале үз алып баручысын булдырырга тиеш. Быел ул үзенең “штаттагы” җырчысын – Илфак Шиһапов эстрада дөньясына чыгарып, аннан мирас булып калган җырчы Айсылу Габдинованы алып баручы итеп алган. Аңа пар итеп Хөкүмәт концертларын алып баручы буларак махсуслашып килгән Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин сайланган.

Сценарийны Рифат Фәттахов үзе язган. Беренчел төп профессиясе журналистика булган кешенең сценарие, әлбәттә, эмоцияләр белән чуарланмаган була. Сценарий фактлардан корылган иде – алар алып баручылар теленнән дә яңгырады, экраннан да күрсәтелеп барды.

Эксклюзив: Рәшит Ваһапов кушылып җырлаган ак баян

Гала-концертның эксклюзивы да бар – Мөхтәр Әхмәдиев баяны. Ул аны кырыгынчы еллар башында заказ белән эшләтеп алган. Рәшит Ваһапов үзенең грампластинкаларда һәм радиоязмаларда калган җырларын шушы баянга кушылып яздырткан. Чөнки аның хуҗасы Мөхтәр Әхмәдиев радиокомитетның штаттагы музыканты булган.

Ак баянның хәзерге хуҗасы – күренекле баянчы Рамил Курамшин.

“Баянның төсендәмени хикмәт?! Хикмәт аның тембрында, - ди Рамил Курамшин тарихи баянын карашы белән иркәләп. – Бу бит уникаль баян. Мин Мөхтәр Әхмәдиевның уенын тыңлап баянчы булырга кызыктым. Ул Рәшит Ваһаповка, Илһам Шакировка һәм башка танылган җырчыларыбызга уйнаган”.

Мөхтәр абыйның вафатыннан соң хатыны Оркыя Ибраһимова –татар хатын-кызлары беренче баянчы – кадерле баянны үзенең туганы Мөхәммәт абыйга биреп калдырган була.

“Мөхәммәт абый аны миңа бирде. “Син аны халыкка чыгарасың, ә миндә тик ятып тора ул”, диде. Аның яңгырашы нинди бит!” – ди Рамил Курамшин.

Киләчәктә бу мәшһүр баянның урыны кая булырга тиеш – музейдамы, әллә яшь баянчыдамы - без, журналистлар, бу хакта үзара бәхәсләшеп тә алдык.

Рамил Курамшин хәзерге яшь баянчыларның талантлы булуларын әйтте, әмма аларның үзенчәлеге булмаудан зарланып алды. “Мин аларны аера алмыйм. Алар бөтенесе бертөрле уйный”, - ди ул.

- Рамил абый, димәк, сез үзегездән соң безгә сезнең эшне дәвам итәрдәй баянчылар калдырмыйсыз? – дидем аптырап.

- Алар бит инструментта уйнау техникасын өйрәнә, алар безне һәм бездән алдагы баянчыларны тыңлап үсмиләр, кызыксынмыйлар, белмиләр, - ди баянчы сызланып. – Дөресен генә әйткәндә, бу авыр мәсьәлә.

“Лаеклы яшь кеше табылса, кызыксынган, сорап килгән кеше булса, нигә тапшырмаска?! Бу баянның тембрының матурлыгын, тәмен аңлаган кеше булса, бик тапшырыр идем, - диде Рамил Курамшин тагын бер кат ак баянына карап. – Осталык дәресләре дә бирер идем. Мин кайчандыр үземнең китәчәгемне аңлыйм. Ә баян уйнасын иде”.

Яңа буын татар эстрадасы – Фәттахов версиясе

Рифат Фәттахов гала-концертта катнаштырырга дип Мәскәүгә алып килгән җырчыларны шартлы рәвештә “Яңа буын татар эстрадасы” дип атыйк. Болар - Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Насыйбуллин, Илһам Вәлиев, Айгөл Сагынбаева, Динә Гарипова. Әлеге исемлеккә Ваһапов фонды белән контрактта эшләүче дүрт яшь җырчыны да өстик – Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Айсылу Габдинова һәм арада иң статуслысы – гран-при иясе Ранис Габбазов. Бөтенесе дә Рәшит Ваһапов репертуарында булган халык җырларын “Казан нуры” оркестрына кушылып башкардылар.

“Безнең мондый форматтагы җырчы яшьләребез бар. Әлбәттә, попса җырлаучыларның проценты зуррак, - ди бүгенге татар эстрадасының 1нче номерлы бас тавышлы җырчысы Рөстәм Асаев. - Хәзер хәтта туксанынчы елларда булган җиңел попса да актуаль түгел дияр идем - татар эстрадасына башка аранжировкалар белән Элвин Грейлар керде. Бу - клуб-дискотека ритмындагы җырлар. Мин моны яхшы дип тә, начар дип тә әйтә алмыйм. Алар салют кебек, атканда матур, алар ялтырый да сүнә. Рәшит Ваһапов фестиваленә пропаганда булса, ул бу яңа дулкынга альтернатива була алыр иде”.

Гала-концертта Рөстәм Асаев кызы Гөлназ белән бергә оркестрга кушылып дуэт җырларга тиеш иде. Әмма Гөлназ концертта катнаша алмады.

“Минем кызыма килгәндә, ул яшьләр өчен җырлый, “Мин әле яшь”, ди. Әмма ул халык җырларында тәрбияләнгән бала, аңа Ваһапов җырлары бик туры килә. Бу җырлар аның күңеленә салынган. Чын җырларга ихтыяҗ зуррак булса, җырчылары да булачак”, - ди Рөстәм Асаев.

“Һәр халыкның легендар шәхесләре бар һәм без аларга тигезләшергә омтылырга тиеш. Рәшит Ваһапов татар җырын югарылыкка күтәргән җырчы – бу аның халкы алдындагы казанышы”, - диде концертның “иң статуслы” җырчыларының берсе Динә Гарипова.

Концертның финалына татар һәм рус эстрадаларының “мэтры” Ренат Ибраһимов чыкты. Мэтр алдына, әлбәттә, Ваһапов репертуарыннан җыр башкару бурычы куелмаган иде. Ул үзенең фирменный җырларын – Рәшит Абдуллин иҗат иткән “Төсле җыр” белән “Серләрем”не башкарды.

Татар эстрадасы шушы юлдан барырга тиеш – Мәскәү тамашачысы, шул исәптән, язучы Ренат Мөхәммәдиев та шушы фикерне әйтте. 1200 урынлы Колонналы залда аншлаг булган икән – димәк, затлы эстраданың киләчәге бар.

Гала-концертка дәрәҗә өстәп, иң зур кунакның Татарстан Парлементы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин булуын да әйтик. Ул да эстраданың затлы юнәлешенең киләчәгенә ышанычын белдерде.

Тик оештыручылар ачыктан-ачык әйтмәсә дә, тамашачы билетларны “кырып-себереп” алып бетергәндер дип уйламыйм. Авызларына диктофон төртеп бу сорауны оештыручыларга бирмәдем дә. Әйе, Элвин Грейга, Әнвәр Нургалиевка билетлар тизрәк сатылганын да чамалыйм. Әлеге җырчыларның коммерция уңышына ия концертлары белән чагыштырганда, Ваһапов фестивале гала-концертлары үзен аклый торган мәдәни чара түгел. Әмма бу концертлар булырга тиеш һәм алар затлы залларда үтәргә тиеш. Эстрада концертларының “Үзгәреш җиле” дигән революцион исем алып зур үзгәрешләр вәгъдә иткәннәре дә, Ваһапов фестивале исемен алып, легендар җырчы исемен байрак итеп күтәреп барганнары да кирәк.

Гала-концертның өченчесе ноябрь аенда Уфада булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100