Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә театрында премьера: Галина кемне яраткан - Арсланнымы, Игорьнеме?

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең кырык ел элек популяр булган әсәрен торгызды - театр 100нче юбилей сезонын Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” пьесасы буенча куелган спектакль белән ачты.

news_top_970_100
Әтнә театрында премьера: Галина кемне яраткан - Арсланнымы, Игорьнеме?
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры үзенең 100нче юбилей сезонын кичә Сәет Шәкүровның “Туган-туфрак” пьесасы буенча куелган спектакль белән ачты. Режиссеры – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев. Композиторы - Марат Әхмәтшин. Рәссамы – Сергей Скоморохов.



Әлеге патриотик хисләр белән сугарылган драматургия материалы, беренчедән, “Россиянең кече шәһәр театрлары” партия проектына катнашу ниятеннән сайланган булса, икенчедән, бу - театрның элеккеге данлыклы репертуарыннан иң билгеле спектакльләрне торгызуы да.



Ни кызганыч, беренче ният тормышка ашмый калды. Әтнә җирлеге авыл статусында булуы сәбәпле, ул “Россиянең кече шәһәр театрлары” партия проектына катнаша алмады, димәк, яңа спектакльләр куелу өчен Татарстан театрларына килгән акча Әтнә театрын читләп узды. Россиядәге авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер дәүләт театры барыбер ниятеннән кире кайтмады – “Туган-туфрак” спектакле үз вакытында әзерләнеп бетте һәм тамашачыга тәкъдим ителде.



Әсәр 25 ел вакытны үз эченә ала һәм вакыйгалар сугыш беткән елның җәендә төп геройларның татар авылына кайтып төшүе белән башланып китә. Авыл егете Арслан (Айдар Вәлиев) сугыштан өйләнеп – украин кызы Галина (Гүзәл Гафарова) һәм улы Илдус белән кайтып төшә. Авылда тиз арада тел өйрәнгән һәм Галимәгә әверелгән яшь хатын укытучы булып эшли башлый. Арслан колхоз рәисе Сөләйман белән конфликтлардан соң соңрак үзе рәис итеп сайлап куела. Кыскасы, совет чорының типик әсәре буларак, биредә уңай һәм тискәре геройлар төгәл бүленгән иде. Сөләйман (Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин) һәм аның яшь хатыны – эвакуацияләнеп авылга кайтып урнашкан Маргарэт-Мәрьямбану (Ләйсән Каюмова) – тискәре геройлар. Башкалар – уңай образлар. Әсәрдәге барлык конфликтлар да иң уңай герой Арслан файдасына төгәлләнә. Галинасын эзләп, яшь хатынның беренче мәхәббәте буларак авылга кайтып төшкән Игорь да (Фаяз Хөсәенов) уңышка ирешә алмый – Галина үз ирен сайлый. Ә Игорь, Галинаның күз алдында йөрергә вәгъдә биреп, Казанга кайтып урнаша. Кыскасы, спектакльнең беренче бүлеге кайнар мәхәббәт өчпочмагы вәгъдә итсә дә, драматург башка юлдан киткән – Галинаның беренче мәхәббәте булган Игорь авылга ничек кайткан, шулай китеп тә бара.

Икенче бүлектә геройлар берникадәр вакыттан соң сурәтләнәләр. Монда инде Сөләйман басу каравылчысына әйләнгән. Ә Арслан инде колхоз рәисе, Галина – ихтирамга лаек укытучы. Соңгы күренеш геройларны 25 елдан соң тәкъдим итә. Мәхәббәт өчпочмагы булырга тиешле конфликт бик җиңел хәл ителгән – гаилә үз урынында калган, ә Игорь гаилә дустына әверелгән, авылга кунакка кайтып йөргән. Ул инде хөрмәтле табип, зур профессор булып җитешкән, өстәвенә, Галина белән Арсланның кызлары – Тәнзиләнең (Әминә Ситдыйкова) укытучысы, остазы да икән.



Тормыш рәтләнеп кенә барганда Галина авырып киткән һәм профессор аның гомере күп калмавын әйтә. Галина туган якларын күреп кайтырга да омтылыш ясый. Әмма китми, ул ире, гаиләсе булган җирдә туган-туфрагы икәнлеген таный.

Галина ике ар-атның кайсысын яраткан соң? Монысын һәр тамашачы үзенчә хәл итә ала. Ул үзе коткарган һәм үзен коткарган татар солдатын яратып кияүгә чыккан һәм аны яратып яшәгәндер, бәлки. Ә Игорь аны туган җире белән бәйләп торучы бер җеп булгандыр. Галинаның гомере буе яшьлек мәхәббәте булган Игорьне яратып, гаиләсе хакына Арслан белән яшәве дә мөмкин. Галина өчен – совет укытучысы өчен гаилә кыйммәтләре әһәмиятлерәктер.

Спектакль беткәч баш ияргә чыккан, Галина ролен башкарган Гүзәл Гафарованың үз күзләрендә дә яшь иде.



Тамашачы артистларны бик озак сәхнәдән чыгармыйча алкышлады. Озак еллар халык театрын җитәкләгән данлыклы халык театры режиссеры, заманында бу пьесаны сәхнәгә чыгарган Гомәр Мәрданов та сәхнәгә чыгып, артистларны котлады. Марсель Сәлимҗанов исемендәге Театр сәнгате өлкәсендә республика премиясе лауреаты, 85 яшен тутырган Гомәр Мәрданов, катгый режиссер буларак, котлау сүзләре арасында артистларның сәхнә кимчелекләрен дә әйтми кала алмады: “Сүзләрегез залда ишетелеп бетми, мин чукрак түгел, ачык итеп әйтсәгез, ишетелер иде”, - диде ул.

Шулай да ул премьерага шат иде. “Алдан килеп репетицияләрне карап йөрмәдем. Рамилгә ышанып, ул үзебезнең егет. Шәп куйган”, - дип мөһерен сукты Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр республика премиясенең беренче лауреаты Гомәр Мәрданов.



Театр җитәкчелеге сүзләренә караганда, Әтнә зур булмагач, биредә бер үк спектакльне күп тапкырлар күрсәтеп булмый. Премьераны ике-өч стационарда күрсәткәч, труппа гадәттә гастрольләргә чыга. Рамил Фазлыев үзләренең күрше-тирәдәге авыл-бистәләрне театр карарга өйрәтүләрен әйтте. “Башта Биектауда халык җыю авыррак иде. Хәзер яратып йөриләр”, - диде ул. “Туган-туфрак” драмасын театр Казанга да алып киләчәк, Мәскәүгә дә барачак. 






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100