Әтнә театрында “Бәхет кошы” әкияте яки Беренче татар киномулласы Рамил Фазлыевтан инструкция: түрә системага каршы бара аламы?

13 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Әтнә театры театраль сезонының беренче премьерасын яңа ел алдыннан чыгарды. Гаилә белән карау өчен дип күзалланган “Бәхет кошы” әкияте иде ул. Премьераның беренче көнендә спектакль караган бердәнбер республика журналистлары – “Татар-информ” хәбәрчеләре иде.

Беренче татар “киномулласы” – “Мулла” кинофильмын төшереп һәм үзе төп рольдә төшеп татар кинематографиясендә танылган Рамил Фазлыев үзе баш режиссер булган Әтнә театрында бәхет кошы турында фәлсәфи әкият чыгарды. Бу - Морис Метерлинкның рус теленә “Синяя птица” дип тәрҗемә ителгән, татар телендә беренче вариантта “Күк кош” дип аталган пьесасы.

Әтнә театрының йөз ел элеккеге тарихына күз салсак, Әтнәдә 1918 елда куелган беренче спектакль “Бәхет кошы” дип аталган. Әлбәттә, ул Метерлинк әсәре булмаган. Әмма үз тарихына бик тә игътибарлы Әтнә театры классик “Күк кош”ны әз генә үзгәртеп, 100 ел элек куелган беренче спектакленә реверанс ясады.

Әсәр тарихы. Француз телендә язучы Бельгия язучысы, Нобель премиясе лауераты Морис Метерлинкның әлеге пьесасы 1908 елда язылган. Шул ук елны театр режиссеры һәм реформаторы Константин Станиславский тарафыннан МХТта куелган да.

1976 елда төшерелгән “Синяя птица” беренче совет-америка музыкаль фильм-әкиятен хәтерләсәгез – ул шушы пьеса буенча куелган инде. Фильм Америка режиссеры Джордж Кьюкор тарафыннан СССРда төшерелгән. Фильмда легендар Элизабет Тейлор уйнаган, Маргарита Терехова, Георгий Вицин кебек күренекле совет актерлары катнашкан. Интернеттан эзләп табып хәтерегездә яңарта аласыз.

“Күк кош” әсәренең татар театрында куелганын белмим.

Әтнә театры бу спектакль турында биш ел хыялланып яшәгән. Татар теленә аны театрның бердәнбер статуслы актеры – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән. Куелышның идея авторы да ул. Сәхнәгә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган.

“Метерлинкның “Күк кош”ын кую - күптәнге хыялыбыз. Станиславский тик торганнан гына үз театрының ун еллыгына шуны куймагандыр. Әлбәттә, Станиславский белән үзебезне тиңләү - оятсызлык. Шулай да 100 еллыкка Әтнә театры да куя аладыр, - дигән иде театр сезоны башланыр алдыннан “Татар-информ”да оештырылган матбугат конференциясендә коллективның бердәнбер атказанган артисты Марат Хәбибуллин. - Безнең күптән шундый әкият-мюзикл куясы килә иде. Президент Рөстәм Миңнеханов театрга дәүләт статусы бирергә кайткач Хәй Вахитның “Җырым табар сине” мюзиклын карады. Хәзер безгә дәүләт статусы биргән Президентка 100 еллык юбилей уңаеннан шундый матур әкият күрсәтәсебез килә”.

Сюжеты. Тылсымчы бүләк иткән серле бөтерчек ярдәмендә абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил әйберләрнең җаннарын күрә алу сәләтенә ирешәләр һәм зәңгәр бәхет кошын эзләп юлга чыгалар. Әлеге кош күршедәге авыру кызга кирәк. Ике баланы Яктылык рухы һәм алар белән хәтәр сәяхәткә чыккан Эт, Мәче, Икмәк, Сөт, Ут, Су, Шикәр рухлары озата бара. Балалар Караңгылык белән очрашып куркуны җиңәләр, ялган Ләззәт кулыннан котылалар, якты дөньядан киткән әби-бабасы рухы белән очрашалар, киләчәктә туачак балалар арасында булалар. 

Сәяхәт кылып кайтканнан соң бәхет кошының үз өйләрендә булуын аңлыйлар.

Рамил Фазлыев һәм аның командасы - уйнаучылар

Моннан йөз элек бөек Станиславский Тилтил белән Митил урынына берсе 19 яшьлек, икенчесе 30лардагы ике актрисаны алган. “Синяя птица” америка-совет фильмында төп рольләрдә - балалар. Ә Рамил Фазлыев Тилтил белән Митил роленә Әтнә мәтәбе укучылары Булат Мөхәммәтҗанов белән Мәдинә Хәкимованы алып кына калмаган, спектакльгә тагын илледән артык баланы җәлеп иткән. Моннан биш ел элек әлеге данлыклы эстрада фестиваленең гран-приына ия булган “Алчәчәк” бию төркеме һәм “Конфетки” вокал ансамбле, шулай ук, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр студиясе укучылары – спектакльнең нигезе.

Кино вариантында Тылсымчы/Яктылык/Ана/Ана мәхәббәте рольләрен Элизабет Тейлор башкара. Рамил Фазлыев Тылсымчы белән Яктылыкны берләштермәгән. Аның Тылсымчысы (Сылу Бәйрәмова) күрше әбигә охшаш. Яктылык рухы (Рәзилә Мөхлисуллина) үзе бер мөстәкыйль образ. Ана белән Ана мәхәббәтен Лилия Мөхәммәтҗанова башкара.

Әтнә театрының примасы, театрның йөзе булган актрисалары Гүзәл Гафаровага Мәче роле эләккән. Кыскасы, примага үзенең прималыгын күрсәтү мөмкинлеге җитмәде.

Әлеге спектакльнең идея авторы һәм тәрҗемәчесе Марат Хәбибуллинга Шикәр булырга туры килгән. “Эт буласы килгән иде”, ди артист. “Нигәме? Искәндәр Хәйруллиннан яхшырак итеп уйнап күрсәтәсем килгән иде, - ди Марат Хәбибуллин Искәндәр Хәйруллин эт булып уйнаган “Кара чикмән” спектаклен күздә тотып. - Режиссерга карт эт кирәкмәде, ул рольгә яшь Фаязны куйды. Ә минем Шикәрдә нинди фәлсәфә булсын инде?! Ул ышанычлы түгел”.

Дөресен әйткәндә, профессиональ артистларга бу спектакльдә нинди генә роль бирсәң дә, аларга балалар күләгәсендә калырга язган иде. Миңа артистларның балаларда уздырырга тырышып азапланмаулары ошады. Алар сәхнәдә кем хуҗа икәнлеген белеп тыйнак кына уйнадылар.

Рамил Фазлыев һәм аның командасы - куючылар

Балалар белән биюләрне танылган хореографлар – “Дорога из города” бию төркемен оештыручылар Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар куйган. Эстрада аларны еш җәлеп итсә дә, татар театрлары Баһаутдиновлар белән эшләп өйрәнмәгән. Биючеләр үзләре дә: “Безне Татарстанда күбрәк эстрада белән бәйләп карыйлар. Ә Россия шәһәрләрендә без җитдиерәк проектларда катнашабыз”, - диләр.

Әтнә театры күренекле Баһаутдиновларның нәрсәгә сәләтле булуын ачып бирде. Ошаса, куллана аласыз, татар театрлары.

Урыны-урыны белән “Созвездие-Йолдызлык” эстрада фестивален хәтерләтеп җибәрсә дә, хореографлар спектакль куелышына иҗади якын килеп, үз эшләрен намус белән башкарганнар. Әтнәдә татарча чын мюзикл куярлык балалар яшәп ята икән бит. Татарча телләре дә бар, биюләре дә бар, тәртиплеләр дә – сәхнә артында алтмыш бала мәш килә димәссең, тып-тыныч.

Рамил Фазлыев сәхнә әсәренең жанрын музыкаль феерия дип билгеләде. Бу 19 бию номеры һәм лейтмотивлардан тыш 9 җыр дигән сүз. Спектакль өчен музыканы Юрий Федоров язган.

Саундпродюсер һәм композитор Юрий Федоров "Голос" финалистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова белән эшләгән, ТР Дәүләт җыр һәи бию ансамбле һәм “Дорога из города” хореография студиясе белән берлектә «Древо Жизни» мюзиклын иҗат иткән, Yummy Music лейблы белән хезмәттәшлек итә.

Театр директоры, үзе дә көйләр язучы Ленур Зәйнуллин Юрий Федоровны кызыктыра алу театрның уңышы дип саный. Композитор һәм музыкант башта театр бухгалтериясе күтәрә алмаслык бәяләр әйтсә дә, соңрак проект белән кызыксынып, зур булмаган суммага бөтен спектакльне музыкаль бизәп биргән.

Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов. Ул Әтнә театры белән читтән торып эшләгән. Премьерага да килә алмаган иде. Котлауларны Геннадийның әтисе – 20 елдан артык Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов кабул итте.

Системага каршы чыккан түрә турында

Вакыт кысаларына бәйле булмаган яхшы һәм “тапталмаган” драматургия – уңыш инде ул. Инде “йолдызлы” команданың классик әсәр белән эш нәтиҗәләренә күз салыйк.

Режиссерга пьесаны нык кына кыскартырга туры килгән. Шулай да кайбер күренешләрне ул тәмләп тасвирлаган.

Әйтик, абыйлы-сеңелле ике туганның вафат булган әбисе һәм бабасы белән күрешүе “Мәрхүмнәргә дога кирәк” дигән ислам тәрбиясе белән бергә яңгырый.

Ана мәхәббәте театрның әдәби консультанты Гөлүсә Батталова шигыренә язылган “Ана мәхәббәте” җыры белән ныгытылган.

Ә инде аеруча җентекләп күрсәтелгән “киләчәк балалары” күренешенә Рамил Фазлыев яшерен генә бөтенләй башка мәгънә салып куйган.

Сюжет буенча Тилтил белән Митил киләчәктә туачак балалар дөньясына килеп эләгәләр. Биредә үзләренең туачак энеләре белән дә биредә танышалар. Вакыт галиҗәнапларының килеп туасы сабыйларны килеп алуын да күзәтеп торалар. Шушы дөньяда ике бала – малай белән кыз бер-берсенә гашыйклар. Тик... малай туарга тиеш, ә кыз бала шактый соңрак, бу малайның җирдәге тормышы төгәлләнгәч кенә туасы. Вакыт катгый: ул малайны якты дөньяга озата. Кыз үз чиратын көтеп кала. Теге Америка-совет киносында да шулай. Ә менә Фазлыев бу күренешкә үзгәреш керткән. Вакыт галиҗәнаплары гашыйкларны жәлли һәм малай артыннан кызны да җиргә озата. Әлеге сентименталь мизгелдә Әтнә халкы күзләрен сөртеп озак итеп алкышлады.

Тик Рамил Фазлыевның бу адымы “сентиментальлек” булып чыкмады. Баксаң, ул түрәнең системага каршы бару мөмкинлегенә ишарә ясаган икән. Әтнә халкы алкышларына тагын бер кат кушылам! Афәрин!

Театрның “системага” иң эш йөрткән кешесе – директоры - шул мизгелдә ул түрәнең алдагы көнен фаразлап куйгандыр.

Ә “банкет” кем акчасына?

Әлеге глобаль эш өчен акча “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында федераль казнадан күчкән. Республика процентлары белән, әлбәттә.

Яңа заман мәкале – “Акча булса, җыр да була!”. Акча булгач, Әтнә театры күрсәтте үзенең нәрсәгә сәләтле булуын – татар театрында моңарчы булмаган хәл – алтмышка якын баланы катнаштырып музыкаль спектакль чыкты. Егермеләп артистны да кушсаң, сиксәнләп катнашучы дигән сүз. Гастрольгә чыксаң, шыплап тутырылган ике зур автобус!

Ярар, куйды Әтнә театры республика үлчәве белән үлчәгәндә шактый кыйммәткә төшкән спектакльне. Әйе, шактый кыйммәт, киемнәр өчен генә дә 1 миллион тирәсе акча киткән. Бу спектакльдәге 113 костюм бәясе.

...һәм кем караячак?

Әтнә театры коллективы бәйрәм көннәрендә спектакльне үз сәхнәсендә биш тапкыр күрсәтте. Әтнәдә өч меңнән әз генә артыграк халык яшәвен истә тотсак, залның 264 урынлы булуын белсәк, биш күрсәтү ул – Әтнә халкының 40 проценттан артыгы дигән сүз. Әлбәттә, балалары биегән ата-ана ике-өч тапкыр карарга мөмкин; бәйрәм көннәре булгач, Әтнәдә теркәлмәгән кунаклар да карарга мөмкин - төгәл статистиканы белү өчен һәр тамашачының анкетасын сорый алмыйбыз. Без гади арифметика кулланабыз – тамашачы санын яшәүчеләр саны белән чагыштырып процентлар чыгарабыз.

Совет заманындагы фәнни тикшеренүләр театр караучы тамашачы шәһәр халкының 4-7 проценты дип раслый. Бу саннар әле дә шул чама. Ә Әтнә ул санны 40 процентка җиткерде.

“Театры булу – Казан артының бер хикмәте ул”, - ди Әтнә театры турында саллы китап язган Марат Хәбибуллин. Хикмәттер инде, хикмәт булмыйча, җирле халыкның 2 проценты “театр уйнаган” тагын нинди театр коллективы бар?! 2 процент диюем – Әтнәдә яшәүче 3 000 кешенең 60ы музыкаль спектакльдә катнаша икән – шул 2 процент инде.

Алга таба театр бу спектаклен Казанда күрсәтергә җыена. Беренчел сөйләшүләр бар. Дөрес менеджмент ясалса, бу яхшы идея. Казан мәдәни чаралар белән тулып торса да, балалар катнашкан татарча музыкаль спектакль юк.

Директор гастрольләр ягын кайгыртса, режиссер, әлбәттә, фестивальләр хакында хыяллана. Театр спектаклен мөмкин булган фестивальләргә тәкъдим итү җаен караячак.

113 костюм кечерәеп калганчы...

Шунысы да бар, бу спектакльне күрсәтү эшләрен тиз арада башкарып, “дивидентларын” тиз арада җыеп алырга кирәк була. Чөнки балалар үсеп, кыйммәтле костюмнары ярамый башларга мөмкин.

Икенче йөзъеллыкны башлаганда...

Шулай итеп, театр үзенең беренче 100 еллыгын бер “Бәхет кошы” белән башлап, икенче “Бәхет кошы” белән түгәрәкләп куйды. Үзенең халык театры чоры белән горурланып яшәгән, совет чорында популяр булган әсәрләрен яңадан куеп театр тәнкыйтьчеләренең гайрәтен чигергән, ә ул чорларда яшьлеге узганнарның ностальгиясен уятып, “очко” туплаган театр коллективы алга таба яңа чорына аяк басар дигән өмет бар. Совет әдәбияты хәзинәсе булган “Миңлекамал”ларны (Мирсәй Әмир) онытып, яңа драматургия эзләр вакыт, элеккеге халык театрына бәйләнмәгән яңа спектакльләр куяр чак. Федераль акчалар булганда, театр өлкәсендә уңыш казанган белгечләрне чакырып рәхәтләнеп иҗат итәр чак. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

"Илһам”лы ялган: укучылар бәйгесе укытучыларныкына әверелмәдеме?

Укучылар өчен дип башланган "Илһам" бәйгесе укытучылар бәйгесенә әйләнеп калмадымы икән? "Татар-информ"га килгән язучылар бу мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла