Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрының "алтын фонды", легендар Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилеена тамашачысына спектакль бүләк итте

Россиянең атказанган, Татарстаннаң халык артисты Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилеен үткәрде.

news_top_970_100
Тинчурин театрының "алтын фонды", легендар Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилеена тамашачысына спектакль бүләк итте

Тинчурин театры рәсми рәвештә татар театрының нигезен булдырган шәхесләрнең берсе, классик драматург исемен йөртсә дә, Халык арасында ул Исламия театры, Мәхмүтовлар театры булып кала. Күчмә булды ни, күчмә булмады ни – өлкән буын тамашачы анда Исламия Мәхмүтованы карарга килә. Ул легендар актрисаны сәхнәдә уйнап тормыйча “туда-сюда” йөреп торса да караячак.

Камал театрының “алтын фондын” тәшкил иткән артистлар бер төркем - нигездә Щепкинчылар һәм аларның кордашлары булса, Тинчурин театрының “алтын фондында”, Хәлил Мәхмүтов белән Наил Шәйхетдинов китеп баргач, Исламия Мәхмүтова - берүзе.

Тинчурин театрының легендасы 75 яшьлек юбилеенда сәхнәдә йөреп торырга да теләмәгән, сәхнә түрендә затлы кәнәфидә дә утырып тормаган. Исламия Мәхмүтова тамашачысы алдында артист булып та чыгып басмады. Ул үзен драматург һәм режиссер буларак тәкъдим итте.

Тамашачыга актрисаның “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы яңа куелышта тәкъдим ителде.

Премьера

Моңарчы әсәр Тинчурин театрында уңышлы гына барган иде. Исламия Мәхмүтова анда Ташкентка килгән Сылу карчык ролен уйнаган.

Бу юлы ул үзе беркемне дә уйнамады. Сәхнәдә – Исламия апаның кызы Лилия Мәхмүтова, кияве – Ренат Шәмсетдинов һәм сәхнәдәшләре иде. Музыкаль бизәлеш өчен Исламия апаның икенче кызы җаваплы. “Зө-ләй-лә” эстрада төркеме кызларының берсе Ләйсән Мәхмүтова җырларны язган.

Исламия Мәхмүтова пьесаны егетләребез Чечня сугышыннан табутларда кайткан вакытта язган. Төп героиня – Алинә. Сөйгәне Айнур яры армиягә китеп, Чечняда һәлак булган, табуты авылган кайтарып җирләнгән. Биш елдан – Алинә кияүгә чыгып Ташкентта яшәп ятканда Айнурның исәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Алинә Айнурны күрергә авылга кайта.

“Син бит минем бергенәм” спектакле – 100 процентлы мелодрама. Рәхәтләнеп елап утырырга да була, геройларның мәхәббәт җырларына кушылып җырлап утырырга да.

Гафу итегез, шушы урында бал мичкәсенә бер кашык дегет – музыкаль театры труппасы ачу бурычы йөкләнгән театрда артистлар җанлы тавышка җырламадылар. Җырлар яздырылган иде. Алар мин утырган 16нчы рәткә бик зәгыйфь булып килеп ирештеләр. Димәк, зал һәм аның тавыш аппаратурасы тамашачыны камил яңгыраш белән тәэмин итәргә әзер түгел.

Сүз уңаеннан, ә менә азактан Исламия апаның тере тавышы шулкадәр ягымлы, рәхәт булып яңгырады. Исламия Мәхмүтова тавышын бер аппаратура да боза алмый шул.

“Син бит минем бергенәм” спектакле фестивальләргә дәгъвалаучы сәхнә әсәре түгел, ул – 100 процент татар тамашачысы спектакле. Аңа тамашачы йөриячәк һәм нәкъ менә Исламия исеменә йөриячәк. Исламия апа үзе уйнамаса да йөриячәк.

Минем, Тинчурин театры фойесында Исламия Мәхмүтованы очраткач, “Исламия бит бу” дип балалар кебек сөенгән һәм рөхсәт сорап актрисага кагылып караган тамашачыларны күргәнем бар.

Исламия Мәхмүтова үз юбилее кичәсендә халкы каршына спектакль тәмамланып артистлар баш игәч кенә чыкты. Котлауларны ул аягөсте кабул итте.

Шәймиевтан – алтын сәгать

Рәсми котлауларны легендар актрисага Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. Болар - “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты һәм алтын сәгать. Татар театрының “алтын фондына” алтын сәгать!

Котлаучылар арасында Мәхмүтовлар династиясенең кияве – Рузия Мотыйгуллинаның ире, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та бар иде – ул Конгрессның югары бүләге булган медаль тапшырды.

Котлаучылар арасында Исламия Мәхмүтованың яраткан оныгы да бар иде - ул дәү әнисенең юбилее алдыннан гына армиядә хезмәт итеп кайткан. Оныгының чип-чиста итеп татарча сөйләшә алуы белән бик сирәк татар артистлары гына горурлана ала. Исламия Мәхмүтова – шул сирәкләрнең берсе.

“Мин әле театрда алга таба да эшләргә ниятлим”, диде Исламия Мәхмүтова тамашачысына һәм сәхнәдәшләренә рәхмәтләрен әйтеп.

Исламия Мәхмүтованың “визитка” җырларының берсе булган “Картаямыни йөрәк?” җырын ул бернинди язмаларсыз сәхнәдәшләре белән бергә рәхәтләнеп башкарды.

Татар театрының легендар актрисасына Россиянең халык артисты мактаулы исемен бирерләр дигән ышанычым бар иде. Әлегә булмады. Көтәбез. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100