Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры сәхнәсендәге кара пианиноның сере бармы?

Тинчурин театрының киләчәге һәм ребрендингы турында җәмәгатьчелектә актив бәхәсләр барган көннәрдә театр үзенең 85 еллыгын сәхнә уртасына кара пианино чыгарып каршылады.

news_top_970_100
Тинчурин театры сәхнәсендәге кара пианиноның сере бармы?

Кара пианино һәм Салих + Гөләндәм

Сүз театрның яңа сезондагы беренче премьерасы - Салих Сәйдәшев образын сәхнәгә чыгарган «Гөләндәм туташ хатирәсе» мелодрамасы турында бара. Театрның баш режиссеры аны классик язучыбыз Әмирхан Еникиның 1975 елда язылган шул исемдәге повесте буенча куйган. Инсценировкасын, әлбәттә, театрның үз авторы Илһам Гали ясаган.

Илһам Гали – театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин белән театрның әдәби бүлек мөдире, драматург һәм артист Шамил Фәрхетдиннең уртак псевдонимы.

Әсәрнең төп герое – Гөләндәм туташ. Әлеге героиняның тормышта прототибы булуы да билгеле: ул – Фатыймаи-Зөһрә. Спектакльдә бу рольгә режиссер үз укучысы, баласы белән декрет ялыннан соң яңа эшкә чыккан Резеда Сәлахованы алган. Салих Сәйдәшев ролендә – Зөлфәт Закиров – театрның иң талантлы актеры. Гөләндәм туташның әнисе Бибимәликә белән әтисе Әхмәтҗан ролендә Лилия Мәхмүтова белән Сәлим Мифтаховлар.

Повестьнең һәм спектакльнең сюжеты буенча, Әхмәтҗан кызына музыка дәресләре бирергә талантлы яшь композитор Салих Сәйдәшевне чакыра. Салих кызны укытып кына калмый, аны татар яшьләре катнашкан мәдәни дөньяга алып керә – театрга, Шәрык клубына чакыра. Салих белән Гөләндәм бер-берсенә гашыйк булалар. Әти-әнисе Гөләндәм туташны кияүгә бирергә җыенганда, яшьләр качарга сүз куешалар. Әмма Гөләндәм кача алмый, кызның батырлыгы җитми, ул тәкъдиренә буйсына. 

Дөрес, Әмирхан ага әсәрендә яшьлеге белән үзенең ни теләгәнен аңлап бетермәгән кыз баланы күрсәм, утызга җитеп килгән тәҗрибәле ханым уенында мин ул ихлас кыз баланы күрмәдем. Ә менә яраткан актерым Зөлфәт Закиров башкарган Салих Сәйдәшевны рәхәтләнеп карадым. 

Музыкаль театрга табамы, әллә...

Тинчурин театры зур үзгәрешләр алдында торганда, ягъни, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында музыкаль труппа ачу турында сүз барганда, дөресрәге, ул труппа документлар буенча моннан 4 ел элек ачылып та, аның булмавы факты хәзер генә калкып чыкканда, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнә уртасына кара пианино чыгарып куйды. Театрның ребрендингы көтелгән хәлиткеч вакытында Әмирхан Еникиның бөтенләй театраль булып күренмәгән әсәре чыгарылды. Татар сәхнәсенә беренче тапкыр дип беләм, Салих Сәйдәшевның драматик образы тудырылды, эпизодик буларак кына булса да, Кәрим Тинчурин да күренеп алды.

  • Салих Сәйдәшев биографиясеннән кайбер фактлар: 1922 елда Казанның Сәүдәгәрләр җыены бинасында (хәзерге Яшь тамашачы театры бинасы) Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры ачыла. Театрны оештыру эше Кәрим Тинчуринга (1887–1938) йөкләнә. Әлеге күпкырлы талант иясе - татар драматургиясе классигы, режиссер, артист, җырчы, журналист Кәрим Тинчурин Салих Сәйдәшевне Казанга – театрга чакырып кайтара. Әлеге хезмәттәшлек һәм чын дуслык озак елларга (1923 елдан 1933 елга кадәр) сузыла. Татар мәдәнияте К. Тинчурин белән С. Сәйдәшевның иҗатташлыгы нигезендә музыкаль-драматик сәнгатьнең гүзәл әсәрләре белән баетыла. «Мин энҗеләр ташлыйм, Салих аларны җыеп бриллиантлар ясый» дигән К. Тинчурин бу чорда Салих Сәйдәшев белән иҗатташ дуслыгы турында.
1948 ел С. Сәйдәшев өчен иҗаттан читләштерелү чорының башы була. Ул елны татар драма театрында музыка секторы бетерелә – бу инде С. Сәйдәшев өчен даими керемен генә түгел, ә яраткан музыкаль драма жанрында иҗат итү мөмкинлеген дә югалту. Композиторның музыкаль иҗаты да кискен тәнкыйтькә дучар ителә.

Димәк, 70 елдан соң татар профессиональ театрына музыка секторы, оркестр буларак кына түгел, 17 штаттан торган җыйнак кына музыкаль труппа булып кайтырга мөмкин. Дөрес, театрның исемен алыштыру белән генә эш бетми. “Музыкаль театр төзү ул исем алыштыру гына түгел. Монда тулы бер комплекс эш тора. Алар өчен шактый зур өстәмә финанслар сорала”, - дигән иде театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин. Сүз театр бинасын реставрацияләгәннән соң, хәер, аннан да алдарак -театрда музыкантлар кыскартылганнан соң, үз максатларында кулланылмаган оркестр чокырын музыкантлар эшли алырлык хәлгә китерүдән башлап, заман таләпләренә җавап бирерлек тавыш аппаратурасы булдыруга кадәр кирәкле зур финанс чыгымнары турында бара.

Шулай итеп, кара пианино сәхнә уртасына чыкты. Спектакль барышында төп рольне башкарган драма актрисасы башкаруында “Мәдинәкәй”, “Сибелә чәчәк” кебек халык җырларын тыңладык. Әмма татар музыкаль театры корифейлары образларын татар сәхнәсенә чыгарган спектакльдә музыка минималь кулланылды. Татар театрларының иң актив композиторларының берсе Юрий Чаплин Сәйдәш турындагы спектакльнең музыкаль материалына гаять сак килгән – музыка җитмичә дә калды. Театрның оркестрын да күрдек. Әмма алар еракта иде һәм оркестрның тавышы да хәлиткеч булып чыкмады. Салих Сәйдәшевны уйнаучы Зөлфәт Закиров дирижер таягы белән алларына басып, эх, бер җилкетеп уйнамады да шул. Автор исеменнән Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың Әмирхан ага Еники текстын укуы да кыюсыз иде. Кыскасы, оркестр әле көчәймәгән, ә драма сүзе позицияләрен бирә башлаган.

Рәшит Заһидуллин татар театрлары арасында әдәби театр жанрын күтәргән режиссер. Тинчурин театры репертуарындагы әдәби спектакльләр - Тукай иҗаты буенча “Сөй гомерне...”, Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча “Без - кырык беренче ел балалалары”, Разил Вәлиев иҗаты буенча “Язмышым юллары” үз тамашачысын тапты. Мин «Гөләндәм туташ хатирәсе»н дә шушы әдәби театр жанрына кертер идем.

Тинчурин театрын 25 ел җитәкләгән режиссер Рәшит Заһидуллин музыкаль театр корифейлары турында бөтенләй музыкаль булмаган әдәби спектакль чыгарды. Теләсә ничек аңлагыз!..

Тагын бер факт. Сәхнә уртасына кара пианино “Алтын битлек” милли театр премиясенең быелгы номинанты Булат Ибраһимов ярдәме белән урнаштырылган – спектакльнең куючы рәссамы ул.

Сүз уңаеннан, спектакль турында беренчел мәгълүматларда рәссамның Наилә Кумысникова булачагы турында мәгълүмат бар иде.

Бәйрәм кичәсе

Спектакль бетте, артистлар баш иделәр, спектакльне куючы төркем дә сәхнәгә чыкты. Шуннан соң театр юбилей кичәсе өлешен башлап җибәрде. Ул бик җыйнак булып чыкты: сәхнәгә театр коллективы чыкты. Коллективны сәхнәдән Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова котлады. Татар театры коллективына ул котлау сүзләрен ике дәүләт телендә җиткерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның сәламнәрен һәм тәбрикләү сүзләрен дә ул укыды. Татарстан мәдәният министрлыгының Почет грамоталарын да, өч артистка Татарстанның атказанган артистлары исеме бирелүен дә ул игълан итте. Атказанучылар арасында театрда нибары 12 ел гына эшләүче Рөстәм Гайзуллин да бар иде.

Тамашачылар гардеробка атлады, кунаклар – банкетка. Әмма театрның киләчәге нинди булыр дигән шом күңелләрдән китмәде. Ә тамашачы ханымнарның фойеда “Бу бит Исламия үзе” дип рөхсәт сорап Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтовага кагылып караулары бу театрның халыкка ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлатучы мисал. Исламия Мәхмүтова татар драма театрының музыкальлеге символы бит инде ул үзе дә.

Ә шулай да кара пианино күңелдә бер шом калдырды. Тинчурин театры сәхнәсендә киләчәктә музыка күбрәк һәм активрак яңгырый башласа да, ул милли музыка гына була күрсен иде. Салих Сәйдәшевның һәм аның юлын дәвам итүчеләрнең музыкасы...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100