Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Театраль туризм - сөрелмәгән басу ул". Театр әһелләре милли туризмны үстерергә тәкъдим итә

Татарстанда туризм буенча дәүләт комитеты оешуга биш ел. Татарстан туристларны нәрсә белән җәлеп итә һәм Татарстанга килгән турист татар мәдәнияте турында ниләр белеп китә? Татар зыялыларының туризм комитеты җитәкчесенә үз тәкъдимнәре бар.

news_top_970_100
"Театраль туризм - сөрелмәгән басу ул". Театр әһелләре милли туризмны үстерергә тәкъдим итә

Статистика

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә Татарстанга 3,4 млн. турист килгән һәм республикада туризм тармагы елга 28,3 млрд. сум акча эшләгән. Әлбәттә, монда 2018 елда Казанда да булган Футбол буенча дөнья чемпионатының өлеше зур. Татарстан җанатарларга саллы мәдәни программа да тәкъдим иткән иде. Әмма дөнья чемпионаты ел саен булып тормый. Ә туристларны ел әйләнәсе кабул итәргә кирәк. 

Чемпионат узды, без туристларга нинди мәдәни программа тәкъдим итәбез?

Беренче чиратта, музейларыбыз бар. Менә статистикасы:

- 2018 елда "Казан Кремле" музей-тыюлыгы 3 млн.га якын кеше кабул иткән,

- Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына 521 мең кунак килгән,

- Свияжск утрау-шәһәрчегендә 510,8 мең кунак булган

- Алабугага 505, 6 мең кеше килгән.

Тарих - музейлар, борынгы архитектура һәм хәрәбәләр - регионны турист өчен кызыклы иткән һәм чакырып торган “магнит” булса да, бу гына аз. Андый очракта ярдәмгә “Вакыйгалар туризмы” килә. Бразилия карнавалы, мәсәлән. Яки Истанбулда Лаләләр бәйрәме...

Ерактан урап, Татарстанга әйләнеп кайтсак, сабантуй... Әйе, сабантуй – чын вакыйгалар туризмы. Элек ул шәһәр кешеләрен авылларга кайтарса, хәзер, киресенчә, авылныкын шәһәргә китерә. Сабантуй – этник авыллар корылган һәм программасы алдан расланып үткәрелә торган шәһәр бәйрәме – республиканың вакыйгалар туризмы исемлегендәге төп пункт.

Тик вакыйгалар туризмы сабантуй белән генә чикләнә алмый. Безнең сабантуйдай чараларыбыз ел әйләнәсе дәвам итәргә тиеш. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты 2019 елга тәкъдим иткән исемлектә 46 пункт бар. Менә кайберләре:

- Алабугада Спас бөтенроссия ярминкәсе;
- “Бөек Болгар” урта гасыр сугышлары;
- “Свияжск ухасы” гастрономия фестивале;
- «Алексеевские перезвоны» чаң кагу фестивале;
- Мамадышта «Sunny Fest» креатив чаналар фестивале;
- Питрәч районында «Скорлупино» йомырка фестивале.

Әйтик, «Скорлупино» фестивале кунакларын гадәти булмаган уеннар көтә: фестиваль турындагы мәгълүматларга караганда, “йомырка ату буенча чемпионат, таба белән йөгерүләр, әтәчләр сугышы, “зур йомырка” узышлары, һәм шулай ук махсус конкурслар, аттракционнар һәм халык күңел ачулары”. Бәйрәм “Ак тавык шоуы” дип исемләнгән карнавалдан һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләшкән легендадан башланачак.

Татар җәмәгатьчелеге инде күптән татар чараларын туризм максатыннан файдалануны тәкъдим итә. Моның уңай мисалы да бар. Мәсәлән, "Изге Болгар җыены". Билгеле, бу милли түгел, дини чара. Әмма бу чара Татарстанга туристларны ничек китереп булганын күрсәтә.

15 еллык “Пошалым чаналары” белән 3 еллык «Sunny Fest»ның аермасы нидә?

Мәсәлән, ике фестивальне чагыштырып карыйк. Аларның берсе күптән башланса да, ничектер игътибардан читтә калды кебек. Ә өч ел элек кенә башланган "Санни Фест" инде популярлык та казанды.

Мамадышта «Sunny Fest» креатив чаналар фестивале, ягъни, чаналар ярышы үткәрелә. “Вакыйгалар туризмы буенча җәйге чаралар болай да күп, шуңа да без Мамадышта таулар күп булуыннан чыгып, кышкы фестиваль оештырабыз”, - ди проект авторы Айнур Әгъләмов

Ул фестивальдә ярышта катнашучы командалар белән бергә 6 мең чамасы кеше кунак булуын әйтте. Быел фестивальне тамаша кылырга туристик операторлар чакырылган. Былтыр фестивальгә «Russian Event Awards» вакыйгалар туризмы премиясенә нигез салучы Геннадий Шаталов үзе килсә, быел танылган спортчы, бобслеист, Олимпия чемпионы Александр Зубков килгән. 

Фестивальгә килгән туристларга шәһәр музеена һәм шәһәр буенча экскурсия ясала, “Изге җәйләү” комплексына барырга мөмкин. Биредә Изге чишмә янындагы имән төбендә борын заманнарда Могҗиза тудыручы Николай иконасы табылган диләр. 

Ә милли компонент? 

- Анысы да бар, - ди Айнур Әгъләмов. – Кирмән шәһәрлеге – анда Ханнар зираты һәм Изгеләр чишмәсе бар. Ишеткәнегез бардыр, бәлки, Грахань (Гәрәйхан) авылы тирәсендә Казан ханнарының җәйге утары урнашкан булган. Сөембикә-ханбикә дә йөргән ул якларга. Анда Сөембикә елаганда “Күз чишмәсе” бәреп чыккан дигән риваять тә бар. Хәзер туроператор белән бергә яңа маршрут әзерлибез. Ихтыяҗ булса, без әзер. Кунаклар көтәбез.

Бу урында Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировның агач чаналардан ясаган күптәнге брендын искә төшерү кирәктер - “Пошалым чаналары”. Арча районының Пошалым авылы бренды ул. Бу фестивальне дә “событийный туризм”га әйләндереп булыр иде, килешәсезме?

Җырчы фестивальне үз авылының халык һөнәрчелеген таныту максатыннан һәм районнарындагы җырчыларны күрсәтергә теләвен әйтә.

Рөстәм Закиров быел ул фестивален үткәрмәгән. “15енчесен үткәрергә тиеш идем. Финанс яклары белән кыенрак булды да, үткәрелмичә калды. Мин акча сорап йөри белмим. Үзем тырыша идем. Белмим, сез ничек искә төшергәнсездер әле, күпме җитәкчеләр, сәхнәләргә чыгып, ”кирәкле” дия-дия сөйләделәр, быел үтми калгач, берсе дә “Нигә булмады?” дип сорамады”, - ди Рөстәм Закиров

Фестивальне үткәрү чама белән, аренда һәм бүләк бәяләрен кертеп, 500 мең сумга төшә торган булган. “Бәлки, киләсе елга тырышасы булыр”, - диде Рөстәм Закиров.

Татар җәмәгатьчелеге фикеренчә, татар театрларының да туристларга тәкъдим итәрлек вакыйгалары күп. Татарстан Язучылар берлегенең мәдәни мирас объекты булган бинасын да маршрутка кертеп, туризм өчен кызыклы итәргә була. Татар язучыларын да туристлар өчен кызыклы итеп булыр иде кебек.

Әлегә исә татарлар, нигездә, гастрономия аша тәкъдим ителә – Чәкчәк музее, “Бал-май” фестивале, «Шикәр Fest», «КабакБай»...

Фестивальләр палитрасы киң

Татарстанның туризм буенча комитеты җитәкчесе Сергей Иванов күптән түгел журналистлар белән очрашканда, “Татар-информ” хәбәрчесе биргән сорауга җавап итеп, Шаляпин һәм Нуриев фестивале, “Белая сирень”, София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» фестивале өчен Казанга туристларның махсус килүләрен әйтте. 

“Үткән ел Алабугада бик шәп фестиваль узды, Березовский килгән иде (күренекле музыкант, пианист. - авт.). Болгарда “Тарихи реконструкция” фестивале уздырабыз. Без аларны бөтенесен “Вакыйгалар календаренә” берләштереп тәкъдим итәбез. Казан Кремлендә, Свияжскида фестивальләр уза. Фестивальләр палитрасы киң...” - диде ул.

Мин “Вакыйгалар календарендә” мәдәни чараларны аз таптым. Казан халыкара мөселман кинофестивале, оркестрлар парады булган “Фанфары Казани” – нибары шулар. Ә Шаляпин һәм Нуриев исемендәге фестивальләр? Ә “Нәүрүз”? Ниһаять, 26 апрельдә үткәрелә торган “Шигырь бәйрәме”н дә вакыйгалар исемлегенә кертеп булыр иде.

Мәдәни саннар

Татарстан театрлары җитәкчеләренең туристлар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Алар туризм буенча дәүләт комитетына татар театрларының тәкъдимнәрен дә исәпкә алырга тәкъдим итә.

Татарстанда 15 дәүләт театры, ике дәүләт җыр һәм бию ансамбле, филармония, Зур концертлар залы, симфоник оркестр һәм башка мәдәният учреждениеләре бар. Татарстан Республикасының мәдәният юнәлешенә тоткан барлык акчаларының 1/3е шуларга – театрлар, цирк һәм башка концерт оешмаларына китә. Бу 2018 елда 1 653,9 млрд. сум булган. Болардан тыш, соңгы ике елда кече шәһәр театрларының иҗат эшчәнлеге өчен федераль акчалар да килде – 26,3 млн.сум. Балалар театрлары һәм курчак театрлары иҗади эшчәнлеге һәм техник җиһазлау өчен 17,9 млн. сум бирелгән. Әлеге оешмалар үзләренә бирелгән акчаларга спектакльләр куялар, концерт программалары әзерлиләр.

Татарстанда туризм буенча дәүләт комитеты бар. 1 апрельдә аның гамәлгә куелуына 5 ел булды. Туризмны үстерү өчен 2017 елда республика бюджетыннан 160 млн. сум бүлеп бирелгән. 2018 елда туризм өлкәсенә салынган финанслар 173,5 млн.га җиткән.

Туристлар санын барласак, 2013 елда Татарстанга 2,2 млн турист килсә, 2018 ел йомгаклары буенча – 3,4 млн. турист. Кытай һәм фин туристлары 2,5 ярым арткан, Һиндстан туристлары 4 тапкырга артыграк килгән. Германия кунаклары 60 процентка арткан.

Безнең шушы миллионлаган туристка үзебезнең мәдәни продуктыбызны тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Әйтик, без эстрадабызны дөньяга чыгару өчен “Үзгәреш җиле” фестивале белән Нью-Йоркның Карнеги-холлына барырга әзербез, операларыбызны (миллие булмаса да) Европага алып чыгабыз, театрларыбыз чит илләргә йөреп торалар. Шул ук “үзгәрешле” эстрада концертларын, операларны, театрларны “матурлап төреп” монда килгән туристларга да күрсәтеп була дип саныйм.

Камал театрының туристларга тәкъдимнәре җитәрлек

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов: "Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры даими рәвештә туристларга театр репертуары хакындагы мәгълүматны житкерү буенча чаралар үткәреп тора. Казанның турфирма директорлары белән очрашып, аларга театр буйлап сәяхәт оештырылды. Әлеге очрашуда үзара эшчәнлек турында да тәкъдимнәр ясалды. Узган елның ноябрь аенда 3 меңенче туристны каршы алдык һәм аңа "Сөясеңме, сөймисеңме?!" спектаклен күрсәттек. Күләмле спорт чаралары вакытында (Футбол, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары һ.б.), ТР Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән, шәһәрнең мәгълүмати үзәкләренә репертуар турында белдерүләр кәгазьләре таратабыз", - дип аңлатты.

Шул ук вакытта Илфир Якупов бүгенге көндә Камал театрының туристик маршрутларга кертелмәвен әйтте. 

"Заявкалар килсә дә, бер-ике генә. Мәсәлән, шушы көннәрдә бер турфирма соравы буенча театр буйлап бушка экскурсия үткәрәчәкбез. Кайбер театр яратучы экскурсоводлар туристларны театрга үзләре җитәкләп алып килә. Тик, кабатлап әйтәм, мондый очраклар бармак белән санарлык кына - даими рәвештә түгел. Камал театры ел әйләнәсендә диярлек эшли һәм безнең туристларга тәкъдимнәребез җитәрлек. Җәй көне "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале үтә, World skills һәм Шәһәр көненә багышланган спектакльләр күрсәтелә. 

Өстәвенә, Камал театры барлык спектакльләрен дә инглиз теленә тәрҗемә итүче Россиядә бердәнбер театр. Әгәр туризм Комитетыннан тәкъдимнәр булса, без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер”, - диде Камал театры директоры.

Әлмәт театры: театраль туризм - сөрелмәгән басу

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева туризмны җайга салырга театрның гына көче җитми дип саный. 

"Без театрны кунакларга ничек күрсәтергә икәнен белер идек. Безнең милли әсәрләребезне дә, костюмернаядагы милли костюмнарыбызны да күрсәтә алыр идек. Шәхсән үзем Туниска баргач, шундагы кабиләләрнең биюен рәхәтләнеп карадым. Ә нигә безнең сәнгатебез башкаларга кызык булмасын?! Бер елны безгә кытай делегациясен алып килгәннәр иде. Килүчеләр - профсоюз оешмалары җитәкчеләре. Без аларга үзебезнең “Кодача” спектакленнән бер өзек күрсәттек. Кунакларның берсе Татарстанга сәяхәте турында сөйләгәндә милли театрда булулары турында сөйләгән ди. Димәк, кызыксындыра алганбыз. 

Театраль туризм – безнең республика өчен “сөрелмәгән басу” әле ул. Әлмәт янында Акташ бистәсе бар. Анда театр яратучы бер төркем тамашачы барлыкка килде. 40лап кеше бер автобус булып җыелып килә башлады. Мәсәлән, Минзәләдә ун кеше булса да бар бит инде безнең театрны күрәсе килгән. Оештырсаң, нигә килмәсеннәр! Шөгыльләнүче кеше генә юк...” - диде ул.

Буа театры: халыкара фестиваль - әһәмиятле чара

Буа дәүләт театры директоры Раил Садриевның да туристлар өчен тәкъдим итәрлек вакыйгасы бар: “Безнең “Буа: диалог киңлекләре” халыкара театр фестивале вакыйгалар туризмы өчен әһәмиятле мәдәни чара дип саныйм. Мәгълүмат җибәргән идек – җавап булмады”, - диде ул.

Димәк, татар театрларының Туризм комитетына эшлекле тәкъдимнәре җитәрлек. Аларны кабул итүне генә көтәсе кала.

ТР туризм буенча дәүләт комитеты исәпләп чыгаруынча, Татарстан килгән бер турист уртача 24 мең сум чамасы акча тоткан. Бу 1 көнгә килеп 9 мең акча туздыручы һәм бер атна яшәп 40 меңләп акча тотучы туристларның гомуми санын бүлеп табылган уртача сан.

Татар театрлары, үзләренең фестивальләре һәм премьералары белән, “Театр туризмы” һәм “Вакыйгалар туризмы” өчен күптән инде әзер объект.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100