Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Театраль сабантуй: Минзәлә артистларының "шипы"лы аяк киемнәре, кагыйдәләрне белмәүче көрәшчеләр һәм Илдус Габдрахманов иң актив тамашачы ролендә

Хәбәрчеләребез Әтнә районында узган театраль сабантуйда булып кайтты.

news_top_970_100
Театраль сабантуй: Минзәлә артистларының "шипы"лы аяк киемнәре, кагыйдәләрне белмәүче көрәшчеләр һәм Илдус Габдрахманов иң актив тамашачы ролендә

Быел татар дәүләт театрларында Минзәлә елы булды. “Тантана” театр фестивалендә алар - “Ел вакыйгасы”, Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты да – алар артисты. Мин аларның театр сабантуеннан абсолют батыр титулын алып кайтып китәсенә шулкадәр ышанган идем. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да шул фикердә иде. Әмма... Кариев театрының гармунчы егете Минзәлә батырын күтәреп сукмасынмы?! Хәер, арттырам, сугуын суга алмады инде, әмма титулны алды. Балл белән!

Кыскасы, ялгышты Фәридә Бәгыйсовна, көрәш белән бераз уңмады Минзәлә театры... Хәер, баштан ук башлыйк әле. Көрәш бит ул иң азактан.


Казан артының Мәхәббәт аланы


Быел Театр сабантуе Әтнә авылыннан 2 чакрым ераклыкта урнашкан Каенсар урманының Мәхәббәт аланында узды. Ни өчен Казан арты татарлары торак пункттан шактый еракта урнашкан аланны шулай дип атаганнардыр – анысы турында мәгълүмат булмады. Әмма алан шәп иде. Рәхмәт киң күңелле Казан артына.

  • Белешмә. Театраль сабантуй тарихы 2005 елга барып тоташа. Барлык дәүләт театрлары артистларын бер мәйданга җыйган беренче сабантуй Әлдермеш авылында узган иде. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Берничә ел ул “Нәүрүз” төрки телле театрлар фестиваленең ябылу тантанасы буларак, фестиваль кунаклары белән бергә, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Укыту үзәгендә (Мирный бистәсе) уздырылды.

Сабантуй бөтен шартын китереп, милли бәйрәмнең традицион бөтен уеннары белән - капчык киеп йөгереп, чүлмәк ватып, капчык белән сугышып, колгага үрмәләп, йомырка салынган агач кашык кабып йөгереп, сулы чиләкләр ташып һәм, әлбәттә, милли көрәш белән уза. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. 

Шунысын әйтергә кирәк: бөтен уеннарда, шул исәптән көрәштә дә, дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Камал театры артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Гәрәев, Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.

Тәртип болайрак – сабантуй буласы көнне театрлар иртүк килеп, тирмә корып, учак тергезеп, казан асалар, өстәлләрен әзерлиләр.

Быелгы театр сабантуенда Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Һәрбер театр нинди дә булса уен өчен җаваплы итеп билгеләнә һәм алар бөтен шартын китереп шушы уенны уздыра.

Театраль сабантуй хәзер Минкульт белән Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган заманча сабан туйлары рәвешендә оештырылган иде. Ягъни, рәсми затлар тезелешеп утырган президиумы да, аларның рәсми чыгышлары да, сабан туе байрагы да, театральләштерелгән тамаша да булды. Совет иле демонстрациясе кебек, яки бүгенге спорт ярышлары кебек делегацияләр дә узды. Мәйданның уртасында төрле уеннар барды, шул ук мәйданда президиумның каршы ягында сәхнә куелып, шунда ук җырлап та тордылар. 

Быел республиканың театраль сабантуй әләмен сабан туеның былтыргы батыры, "Əкият" дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев белән Əлмәт татар дәүләт театры примасы Мәдинә Гайнуллина күтәрде.

Традицион уеннардан ни өчендер катыктан акча эзләү уены гына булмады. Әллә катыгы булмаган, әллә акчасы, әллә инде бу уен төренең үз сәяси сере бар. Ә артистлар, белгәнебезчә, бик сәяси халык түгел.


Бию марафоны һәм Түбән Кама “комиссиясе”

Капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, авыш колгага менү, чүлмәк вату кебек традицион уеннардан тыш, артистлар бию марафонын ярата. Ягъни, һәр театрдан берәр пар төрле музыкага бии. Алып баручы үзе үк бөтен бер комиссия ролен дә үти булса кирәк. Ул “рәхмәт” дип әйткән пар уеннан чыга бара. Нинди мантыйк буенча рәхмәт әйтелә – монысын артистлар белми. “Әй, уен гына ич бу”, - дип куйдылар уеннан чыгарылган биючеләр. Тинчурин театры артистлары Гүзәл Галиуллина белән Салават Хәбибуллинның биюе аерылып тора иде.Җыйнак кына, матур Гүзәл белән зур һәм мәзәк Салават шулкадәр кызыклы пар иде. Алып баручылар аларны өчлеккә дә кертмәделәр. Нәтиҗәдә, алып баручылар җиңүче итеп Камал театрын билгеләделәр, икенче урынга Түбән Кама театрын куйдылар, өченче урында – Чаллы театры. “Оештыручылар Түбән Кама театры үзе бит”, - дип аңлатты артистлар, беркемгә дә үпкәләмичә генә.

Сабантуй арканы һәм Минзәлә “бутсы”лары

Татарстан театрлары артистлары сабан туеның бер уенын аеруча ярата булып чыкты – аркан тартышуны. Бу уен шулкадәр озак барды ки, инде тамашачыларның сабырлыгы бетте, ә театрлар тәмләп тартышыпмы тартышалар. Барыбер минзәләлеләрне уздыра алмадылар.

Аркан тарту ярышын Әлмәт театры оештырган иде. Дөрес, аны алып баручы авызын урысча А белән киереп ачып “кАнат” дип атады. Безнеңчә “аркан” була инде, юан бау ягъни мәсәлән. “Сабан туеның иң тамашалы уены шушы бит инде. Аның озак баруы да, шау-шулы булуы да шуның белән аклана”, - ди артистлар. Менә шунда күрсәтте дә инде Минзәлә театры кемдә көч икәнен! “Җен кебек тарта бит алар, бөтенесе дус-тату, бөтенесе бер булып ябышалар”, - дип шаяртып кына башлаганнар иде, соңыннан “Аякларына шиплы “бутсы” киеп килгәннәр дә, терәп тарталар”, дип зарланды башка театр әһелләре. Әмма нихәл итәсең, сабантуйга аякка бутсы кием килмәскә дигән инструкция юк: кигәннәр, килгәннәр – җиңделәр. Хәтта Минзәлә театры директоры Шәймарданов былтыр “бөтен артистыма бутсы алып бирәм” дип әйткән икән имеш дип тә сөйләнделәр. Әгәр бу сүзләр дөрес булып, директор артистларының аяк киеме мәсьәләсен дә кайгырта икән – андый җитәкчегә “биш”ле.

Ә арканны шәп тартты минзәләлеләр. Ир-атлары да, хатын-кызлары да беренчелекне беркемгә бирмәде. Сүз уңаеннан, Минзәлә актрисалары аркан тарту буенча беренчелекне инде 11нче тапкыр беркемгә дә бирмиләр ди.


Көрәш, бер балл һәм Өметбаев & Кариев

Кариев театры башка уеннарга артык көч сарыф итмәде - бөтен көчен үзенең гармунчысын абсолют батыр итүгә салды. Нәтиҗәдә бу театр артисты Илдар Әхмәдуллин тулы бер балл белән абсолют батыр калды. Дөрес, Кариев театрының 80 килолы гармунчы егете 91 кило авырлыктагы Илназ Хисмәтуллинны - Минзәлә театры артистын күтәреп аркасына сала алмады. Кыскасы, көрәш кагыйдәләрен белмәүчеләр өчен чиста “трюклар” күрсәтелмәде. Хәтта “көрәшче-артист №1” Минвәли Габдуллин да ризасызлыгын белдерде. Әмма 1нче категорияле баш хөкемдар Динар Зиннәтуллин Илдар Әхмәдуллинның кулын күтәрде. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры директоры Роберт Шәймәрданов канәгатьсезлеген белдереп авызын ачып та өлгермәде, Кариев театры артистлары йөгерешеп чыгып 80 кг.лы абсолют батырны һавага чөя башладылар. Ул да булмады – тәкә дә пәйда булды. Ә машинаны, әлбәттә, Әтнәгә китереп тормаганнар иде. Анысы батырны Казанда көтә. Һәрхәлдә, машинаның барлыгын әйттеләр.

“Артистлар арасында матур көрәш алымнары белән көрәшүчеләре бар. Кагыйдәләрне белмәүчеләре дә булды. Әмма финалга көрәшне белгән егетләр чыкты. Боларның ярышларда катнашып йөргәннәре күренеп тора, мин белгән тренерларда шөгыльләнгәннәре дә бар. Минзәлә артистының авырлыгы зуррак, Кариев театры артистының техникасы көчлерәк булуы миңа ошый”, - диде абсолют батырга ярышлар башланыр алдыннан татарча көрәш буенча 1 нче категорияле баш хөкемдар Динар Зиннәтуллин. Хәер, кагыйдә белмәүчеләр дигәннәре махсус егылып, үз дусларын артык азапламыйча гына алдагы этапка үткәрү өчен булмадымы икән?

“Һәр Сабантуеның иң югары ноктасы булган татарча көрәштә театрдан ике егетебез катнашып кына калмады, призлы урыннар алды.110 килограмм авырлыкта Нәфис Гайфуллин икенче урынны алып бойлер (су җылыту өчен) белән бүләкләнде. 80 килограммнан югарырак авырлыкта көрәштә Илназ Хисмәтуллин беренче урында һәм “Позис” суыткычы иясе булды. Илназ абсолют батыр өчен Кариев исемендәге яшьләр театры артисты белән көрәшеп автомашинага ярты адымнан быелга калды. Коллектив өчен И. Хисмәтуллин барыбер абсолют батыр, ә машинасы киләсе елга, һичшиксез, Минзәләгә кайтып җитәчәк, язган булса!” – дип язган Минзәлә театры рәсми сайтына.

Киләсе елга Камал театры артисты Ирек Кашапов та көрәшәм ди әле. Быел ул призлы урынга керә алмады. Чөнки бер генә көн тренировка үткән. Киләсе елга әзерләнебрәк киләчәк.

Җиңүчеләрне барлау

Шулай итеп, Камал театры биш 1нче урын алды, Әлмәт театры – дүрт, Минзәлә театры – дүрт, Әтнә театры – өч, Түбән Кама театры – бер 1нче урын алды. 

  • Капчык киеп хатын-кызлардан иң шәбе Әлмәт театры артисты Ләйсән Заһидуллина йөгерә, ә ир-атлардан Илдус Габдрахманов. 

  • Капчык белән Фәннүр Мөхәммәтҗанов шәп сугыша икән. Камал театрының быелгы соңгы премьерасы “Тормышмы бу?” спектаклендә импотент мулланы уйнаган актер ул. 

  • Минвәли Габдуллин таяк тартып 1нче урын алды. Сүз уңаеннан, әле Минвәли көрәшкә дә чыгарга җыена. Алдагы елларда... Атказанган көрәшче буларак. 

  • Хатын-кызлардан Минзәлә театры актрисасы Айгөл Фәррахова таякны шәп тарта икән. 

  • Авыш колга буйлап Әтнә театры артисты Фаяз Хөсәенов оста йөри. Үз районнары урманында үскән, үз аланнарына куелган колга бит – җаен белгәндер. 

  • Күкәй куелган агач кашык белән Чаллы театры артисты Алия Сираева шәп йөгерә. 

  • Суны Әлмәт театры артисты Миләүшә Хафизова оста ташый.

Артистларны бүләкләгәндә татар театрларының “иң актив сабантуйчысына” дигән бүләк тә булдырырга тәкъдим итәм. Бу иң актив актер-җанатарга бирелергә тиеш. Әгәр Театраль сабантуйның “атасы” Фәнис Мөсәгыйтов шундый номинация кертсә, быел ул бүләкне Илдус Габдрахманов алган булыр иде. Үзе дә уйнады, башкалар өчен дә җан атты, булдырды, кыскасы!

Бер министр һәм директорлар

Театр директорлары өчен сабантуйның “файдалы да, күңелле дә өлеше” - яңа министрның килүе булгандыр. Ирада Әюпова соңга калып килсә дә, һәр театр чатырын йөреп чыккан, директорларын җыеп чәй дә эчкән ди. Җитди сөйләшүләр булганмы-юкмы – билгесез. Әмма Ирада Хафизяновна чүлмәк ватып йөрмәсә дә, килде, күрде – театрларга шифасы булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100