Театр актерларын халыкка таныткан Әхтәм Зарипов турында: "Астан да, өстән дә бәяләнмәгән шәхес"

3 Апреля 2018

Укылган: 722 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Күп шәхесләрнең юбилей кичәләрен төшереп, аларны халыкка таныткан Әхтәм Зариповның бер генә юбилей кичәсе дә уздырылмаганлыгы аның беренче кичәсендә билгеле булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 82 яшьлек телевидение режиссерының ни сәбәпле сәхнә түренә чакырылып макталмаганы ачыкланды.

Татарның күренекле шәхесе, гомере буе татар әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалаган, татар артистларын кинотасмалар аша тарихка кертеп калдырган Әхтәм Зариповның бер генә дә юбилей кичәсе уздырылмаган икән. Татар китаплары буенча киносценарийлар язган, телефильмнар төшергән, олыгайган көнендә иҗатын кирпеч калынлыгы ике китапка туплап чыгарган шәхеснең Татарстан язучылар берлеге таныклыгы да юк. Чөнки ул әгъза да түгел. 

Шулай да режиссерның беренче кичәсе 82 яшендә Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында узды. Ул, әлбәттә, юбилей кичәсе түгел иде, чөнки режиссерга түгәрәк 80 дә, ярымтүгәрәк 85 тә түгел, ә нибары 82. Кичәнең сәбәбе дә башка – шәхеснең ике китабы. Телевидение режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов "Чорсыз чорыбыз "физиологиясеннән" һәм "Өмет булсын юлдашың" исемле җыентыкларын бастырып чыгарган. Үз акчасына! Язучыларны пропагандаласа да – үзе рәсми рәвештә язучы булып танылмагач, артистларны пропагандаласа да – артист булып калмаган шәхеснең китабын кем чыгарсын?! Язучылар берлеге дә, театрда бу эшкә алынмый, әлбәттә. Ә телевидение алынмый да алынмый инде. Рәхмәт, режиссерга багышлап "Яшәү ул - иҗат" исемле документаль фильм эшләнгән.

Китаплар презентациясе Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында оештырылды. Алып баручы Земфира Гыйльметдинова кичәнең Берлек рәисе Данил Салихов идеясе белән үткәрелүен ассызыклады. Кичәнең тамашачы – Тукай клубының традицион тамашачысы – өлкән буын кешеләре иде. Ә кичәнең кунаклары итеп Әхтәм ага Зариповның курсташлары – бөек артистлар чакырылган иде. Алар килделәр, сәхнәгә чыгып студент елларын искә алдырап, шаярдылар, көлдерделәр. Щепкинчылар чыгышы – теләсә кайсы кичәнең десерты. Рәхәтләнеп тыңлыйсың.

Кичәне кем оештырган яки "Синең безгә күрсәткән файдаң күп булды"

Әмма баштан башлыйк. Сүз – Данил Хәбибрахмановичка!

Данил Салиховның 5 минут һәм 30 секундка сузылган чыгышының 40 секунды Әхтәм Зариповка багышланган иде. Калган өлеше Әхтәм Зарипов шәхесенең Данил Салихов шәхесе белән мөнәсәбәтләре турында булды.


“Хөрмәтле Әхтәм абый! Мин шундый мизгелләр кичерәм, - дип башлады чыгышын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. - Ренат абый Таҗетдин, Әзһәр абый, Гөлсем апа, Рабит абый, Равил Шәрәфиев - татар театрының алтын баганалары. Аларның шушы залда утыруы, Әхтәм абыйны сезгә күрсәтү – минем өчен икеләтә шатлык та, бәхет тә. Ни өчен дигәндә, Казанга килеп, 17 яшемдә Казан театр училещесын бетереп, мин шушы апалар-абыйлар эзеннән Камал театрына аяк баскан кеше. Әхтәм абый төшергән киноларда массовкада уйнап, алар белән очрашкан кеше. Шуны да әйтәсем килә: бу залда утыручыларга алар белән бергә утыру олуг бәхетебез. 

Әхтәм абый турында көннәр буе сөйләп булыр иде. Мин аннан 23 яшькә яшьрәк булсам да, бик соң гына аның белән танышкан булсам да, миндә генә дә аның турында сөйләрлек фикерләр бик күп. Әхтәм Зарипов кулына каләм алган икән, Әхтәм Зарипов роман язган икән, дигәнгә гаҗәпләнеп карамадым, мин аның теләсә нинди эш эшли алганына, һичшиксез, ышана идем. Биредә утырганнардан Әзһәр абыйны да Язучылар берлегенә алырлык, анысы да коеп куйган язучы. Наил Дунаевны алабыз икән – анысы да язучы, Рабит абый турында әйтеп тә торасы юк. 

Әхтәм абый, сез театрга бармыйча, телевидениегә бармыйча каләм белән генә эш иткән булсагыз да, иманым камил, сез бүгенге көндә Татарстанның халык язучысы дигән исемне ала идегез. Һич шикләнмим. Мин шуның өчен дә бу кичәне үткәрергә уйладым да. Адәм баласы 70нең теге ягына чыккач та әллә нинди эшләр эшләргә мөмкин. Роман язарга мөмкин икәнен син халыкка ачып бирдең. Синең безгә күрсәткән файдаң, синең безгә эшләгән эшләрең бик күп булды. Без, Казан театр училищесы студентлары, синең телевидениедә зур әсәр куясың булса, Әхтәм абый безне чакырса гына ярар иде дип көтә идек. Безгә өчәр, бишәр сум тәңкә акча язалар иде. Аны театрның проходноена, проходнойда утыра торган абзыйның тәрәзәсенә элеп куялар иде. Аны кергәндә карт артистлар карыйлар иде дә: “Данил, сиңа өч тәңкә акчак килгән. Кекинга чыгып кер”, - диләр иде. Дөресме? Шәүкәт абыйларның 16шар сум була иде. 

Бүген күрсәткән күмәк уеннарда да без күренәбез (бу экранда күрсәтелгән архив видеороликлары турында - ТИ). Хөрмәтле туганнар, бу – тарихи мизгел. Сагынып сөйләрлек мизгел. Бу – тарихи көн! Мин бүген бу тарихи көннең сәхнәсенә чыгып, аксакаллар каршында басып торуым белән бәхетлемен. Монда килгән сез дә бәхетле дип саныйм. Уңышлар сезгә!”

Артистлар күләгәсендә калган режиссер

Тамашачы бүген түрдә утырган Әхтәм Зариповны да, залдагы күренекле артистларны да, һәр чыгыш ясаучыны да алкышлады. Бәлки бу тамашачы Әхтәм Зариповны белмәгәндер дә. Чөнки Әхтәм Зарипов үзе артта калып, алгы планга артистларны чыгарган кеше. Ул – режиссер. Ә Әхтәм абыйлар заманында режиссерлар үзләрен пиарламыйдар иде. Бүгенге режиссерлар гына артистларның алдыннан йөри, кичәгеләр – артык планда иде.

Әхтәм Зариповның “хезмәтләре бәяләнмәгән шәхес” булуын үзенең кинаяле чыгышына төреп, аның якташы, халык шагыйре Роберт Миңнуллин әйтте. Аның чыгышын да сүзгә-сүз китерергә мөмкин.

Сүз – Роберт Мөгаллимовичка!


“Әхтәм Зарипов безнең әдәби-мәдәни дөньябызда бик тә үзенчәлекле, беркемне дә кабатламый торган, бик талантлы, тырыш, халкыбызга хезмәт итә торган бөек бер шәхес. Аның хезмәтләре, миңа калса, астан да, өстән дә бәяләп бетерелмәгән, - диде халык шагыйре Роберт Миңнуллин. – Мин аның шушы яшенә җитеп зурлап юбилей уздырганын хәтерләмим. 

"Тукай премиясен бирмәделәр, язучылар берлегенә алмадылар"

Аны заманында Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр. Премияне, әлбәттә, аңа бирмәделәр. Яклаучылары булмагандыр. Вакытында әйбәт сүз әйтүче булмагандыр. Менә ул ике китабын чыгарды. Ул безнең әдәбиятыбызда яңа сүз әйтте, бигрәк тә, мин аның публицистикасы турында әйтәм. Анда - халыкка барып ирешергә тиешле фикерләр. Безгә бик якын проблемалар. Без әйтергә кыенсынган, әйтергә теләмәгән, без әйтергә оялган, кыюлыгыбыз җитмәгән темаларны күтәргән. Ни өчен мин аларны хуплыйм? Әхтәм абый ул проблемаларның эчендә кайнаган кеше. Ул үзе язган проблемаларны якыннан белә, курыкмыйча әйтә - кемгә ярарга, ә кем үпкәләр дип тормый. Андый әйбер аның, гомумән, холкында юк. Аның язганнары халыкка бик озак еллар хезмәт итәчәк, чөнки алар чын публицист каләме белән язылган әсәрләр. Ул күтәргән проблемалар бу мәкаләләр язылганнан гына чишелеп бетмәс, аңа яңадан кат-кат кайтырга туры киләчәк. Бу ике китапта тарихта үз урынын алачак.

Язучы дидек, аның кирпеч калынлыгы ике китабы бар. Ләкин ул, кызганыч, һаман да язучылар берлеге әгъзасы түгел. Аның беренче тапкыр ун еллар элек күңеленә “корт” кергәнен - “Язучылар берлегенә мине алырлармы икән?” дигәнен хәтерлим. Ни гаҗәп, аны Берлеккә алмыйлар.

Әхтәм абыйның күп серияле спектакльләре - безнең тарихыбызда кала торган эшләре. Моннан утыз-кырык еллар элек болар барысы да юктан бар итеп эшләнгән эшләр бит. Андагы бутафория, картоннан эшләнгән декорация, режиссерлардан качып чакырылган артистлар.

Әхтәм абый, мин сиңа озын гомер телим, бирешмә, тормышны ярат, хезмәттәшләреңне ярат, щепкинчыларны ярат, синең аларны яратуыңны беләм. Әхтәм абыйга әйткәнем дә бар: “Син үзеңнең курсташларыңны шулкадәр яратасың, шулкадәр пропагандалыйсың, җае чыкканда да, чыкмаганда да аларны мактарга тырышасың. Ләкин аларның исләре дә китми, нигә алай ул?” - дим. Әхтәм абый сер бирми: “Ул шулай тиеш”, - ди”.

Роберт Миңнуллин шулай диде. Ул әйтергә теләгәненең әйтеп тә бетермәде бугай. Соңгы сүзләрен әйтү-әйтмәү турында сәхнәдә басып торганда да икеләнде бугай. Әмма ул әйтте, ә сүзләре арасыннан күбрәген дә укырга мөмкин иде.

Театрның бүгенге тамашачысын әзерләгән шәхес

Гаҗәп, кеше гомере буе үз дусларын пропагандалаган һәм үзе гомере буе күләгәдә калган. Ә бит уйлап карасың, татар театрының бүгенге тамашачысын ул әзерләгән түгелме? Чөнки Камал театрының төп тамашачысы – балачагында телевизордан телеспектакльләр карап үскән буын. Бүгенге драма театрының аксакалларын ул телеэкраннар аша күреп өйрәнгән, аларны күрергә театрга килгән. Бүгенге яшьләрнең Равил Шәрәфиевләр кадәр популяр булмавы – телевидениедә сирәк күренүдән. Күренсәләр дә, үзенең чын амплуасында – театр сәхнәсендә түгел. Чөнки бүгенге яшьләрнең үз телевидение режиссеры – үз Әхтәме” юк. Әйе, бүген башка заман – спектакльне телевидениедән күрсәтүнең үз тәртипләре бар. Монда – авторлык хокуклары да, телевидение яки театр мәнфәгатьләре дә кушыла. Әмма төп сәбәп – бүгенге актерларның үз “Әхтәме” булмауда. Бүгенге “Әхтәм” җаен белер, үз курсташларын бөек итүнең мең ысулын табар иде.

Ә шушы чын мәгънәсендә бөекләр үз курсташларының, үз Әхтәмнәренең бер кичәсе уздырылуга да сәбәпче булмаганнар. Камал театры түренә “тәхет” ясап Әхтәм Зариповны утыртмаганнар. Әлбәттә, моның сәбәпләре дә бардыр, бәлки үзенчәлекле холыклы Әхтәм абый моны кирәксенмәгәндер. Кем белгән инде...

Әхтәм Зарипов нигә макталмаган? "Ул безнең мактауга мохтаҗ түгел иде..."

Әнә, сәхнәдә – Әхтәм Зариповның курсташлары. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев киноленталар бозылып күпме спектакльләрнең юкка чыгарылуын әйтә. “Син Советлар Союзы герое, Татарстанның беренче трамвай йөртүче кешесе турында кино төшердең. “Кайдан син, Жан?” дип атала иде ул. Шул киноны әрәм иттеләр. Әллә көнләшеп, әллә... син әлбәттә, лента җитмәүдән дисең. Әмма безнең спектакльләрне юкка чыгарулар да булды шулай итеп. Алар кеше хәтерендә саклана”, - диде ул.

Шушы көннәрдә Камал театрында зур аншлаг белән 80 яшьлек юбилеен уздырачак Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев Әхтәм Зарипов төшергән телеспектакльдә Шиһабетдин Мәрҗанины уйнавын искә төшерә. Юбилей кичәсенә билетлар ун көндә сатылып беткән.

“Бер студиядән ничә язучы, драматург, күпме халык артистлары чыкты! Димәк, безне әйбәт укытканнар. Без дус-туганнарча яшәдек. Бүген дә шулай яшибез. Кайткач та, студиябезгә бәйләнергә дә теләделәр, фатирлар да бирмичә карадылар. Без җыелып кереп сорадык, нәрсәгәдер ирештек. Бу шәп нәрсә. Бер-береңә карата хөрмәт тагын да бар ул”, - диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов.

“Мин эре кеше идем, мин аннан көлә идем. Аның урынлысы да, урынсызы да булды. Соңгы елда аңладым: кәкрәеп-бөкрәеп тып-тын эшләп яткан икән. Чынлап та бу Әхтәмме икән дип укыдым. Башка көлмәм инде”, - диде Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова.

“Безнең турында әсәрләре хөрмәт белән язылган. Аның язганнары кызык, чөнки үз фикере бар. Безнең өчен иң кадерлесе – академия театрына бәя бирә. Академия театрында татар халкы үзен милләт итеп хис итә. Казанда татар үзен милләт итеп тоймый. Анда аның көче дә, зиһене дә югала. Әхтәм театрга ике карашны күрсәтә. Ни өчен халык комедия карарга килә ди, ни өчен фаҗигале язмышларын кабул итә алмый ди. Нишләп уйлый белми дигән фикере кызыл юл булып бара. Ул театрга югары планкалар куя. 

Икенчесе – ул сәнгатьнең көчен ача белмәгән тәнкыйтьчеләргә, язучыларга көчле тәнкыйть белән яза. Добролюбов, Белинскийлар бездә каян булсын?! Тамашачыны өйрәтү ягыннан, тәрбияләү, өскә күтәрү турында язуың белән бик горурландым. Арабыздан нинди талантлар чыккан! Шулар арасында Әхтәм үз урынын тапты. Роберт: “Нигә аны мактамадыгыз? Фәлән итмәдегез”, дигән була инде. Ул безнең мактауга мохтаҗ түгел иде. Ул шундый кеше. Без мактауга мохтаҗ, Әхтәм мохтаҗ түгел иде”, - диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров.

...әмма Әхтәм Зарипов та мактауга мохтаҗ булып чыкты

Әхтәм Зариповның китапларын тәкъдим итү кичәсендә рәсми кешеләр дә, рәсми чыгышлар да булмады. Бүләкләр, орденнар бирелмәде. 

Әхтәм Зариповның җор теле орденнарны кичәнең “маймылы” дип атады. Әмма "маймыл" бирелмәүгә ул көенми булып чыкты, бәлки, сер генә бирергә теләмәгәндер. 

- Миңа бүген орденнан да кадәрлерәк хөрмәт бирделәр. Бу, яшь председатель, (сүз Данил Салихов турында дип аңлашылды, ул аның исемен әйтмәде - ТИ) синең казаныш! Без бит барыбер мактауларга мохтаҗ, бер дә мактау ишеткәнем юк иде, бүген рәхәтләндем. Чын күңелдәндер дип кабул итәм, - дип тәмамлады сүзләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов.






Фикерләр








Мәдәният

Салават Фәтхетдинов хәйрия концертын уздырды: "Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел"

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларын башлап җибәрде. Филармония янындагы скверда кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары авыру балаларга акча җыю ниятеннән концерт куйды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла