Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча сөйләшә торган курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова: “Беренче татар курчагын Рөстәм Нургалиевичкә күрсәтәсем килде"

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә сөйли торган курчаклар җитештереп чыгару тәкъдимен хуплады. Әлеге тәкъдим белән аңа курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Миңнеханов: "Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак", - дип искәртте. Әлеге курчаклар нинди булачак соң? Бу хакта тулырак белү өчен без Эльзаның үзе һәм аның курчаклары белән очрашырга дип, Питрәч районына юл тоттык - Эльза шунда яши.

news_top_970_100
Татарча сөйләшә торган курчаклар ясаучы Эльза Хөснетдинова: “Беренче татар курчагын Рөстәм Нургалиевичкә күрсәтәсем килде"

– Эльза,  "Минем матурым" һәм "Мин - татар" курчакларын ясауга ни өчен һәм ничек тотынырга булдыгыз? 

– Минем ике балам бар: Әмиргә җиде, Әминәгә ике яшь. Дүрт ел элек мин мөселман балалары өчен тиешле уенчыклар юклыгын аңладым. Бүгенге көндә кибетләрдә балаларга әдәп-әхлакны аңлата торган уенчыклар юк. Коръән укый торган уенчыклар турында әйтмим дә инде. Миңа калса, балаларга уен форматында Коръәннән төрле сүрәләр, аятьләр яңгыраса, аларга үзләштерергә җиңелрәк булыр иде. 

Курчакны ясаганчы, дусларга тәкъдим иттем: “Сезгә кызык булыр идеме?” – дип сорадым. Алар тәкъдимгә уңай карады. Шуннан соң мин мөселман курчакларын ясарга булдым. Дусларга, туганнарга, танышларга ул бик ошады, тора-бара беренче заказлар килә башлады. Аннан соң инде татар курчакларын ясый башладык. Татар телен үзем дә яхшы белмәгәнлектән, татарча курчаклар ясарга кирәк дигән уй килде. Үземнең балаларыма да татар телен өйрәтергә телим.

Татар телен саклау мәсьәләсе бик мөһим һәм бүгенге көндә актуаль дип саныйм. Үзеңнең тамырларыңа, нәселеңә, гореф-гадәтләреңә хөрмәт белән карау – акыллы буын тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше. 

Мәдәнияткә мәхәббәт уятырга кирәк. Балалар татар телен өйрәнергә кирәк дигән принцип белән түгел, ә үзләре теләп, кызыксынып белсен иде. Ягъни балалар арасында татар телен, мәдәниятен популярлаштырырга кирәк. Бу зурлар арасында шактый киң таралды, Аллага шөкер. Күпләр татар костюмнарын, стилистикасын хуплый, калфак, түбәтәйләр кия башлады. Татар кызларында нәсел җепләренә мәхәббәт уята алсам, мин бик бәхетле булыр идем!

– Курчак аркылы балаларга татар телен ничек өйрәтеп булачак?

– Балаларны курчак аркылы нәрсәгә дә булса өйрәтү мисалын мин мөселман курчаклары үрнәгендә күрдем. Мөселман курчакларын тыңлап, кызлар берничә көн эчендә Коръән сүрәләрен өйрәнделәр. Гади “академик режим”да өйрәнү балаларга күңелсез, курчак белән уйнаганда бала үзе өйрәнү вакытын, урынын сайлый. Курчакның төймәсенә басып, ул үзе теләп өйрәнә ала. Шуңа күрә татар курчакларының да сөйләшә торганын ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Бала, татар сөйләмен ишетеп, телне бик тиз үзләштерә алыр дип уйлыйм.

"Беренче татар курчагын Рөстәм Нургалиевичка күрсәтәсем килде"


– Рөстәм Миңнехановны проектыгыз белән таныштыруга ничек ирештегез?

– Татарча сөйләшә торган курчакны тәкъдим иткәндә шактый уңай хис-кичерешләр калды. Татар мәдәниятен, татар телен саклау өндәмәсен иң элек Татарстан Президентыннан ишеттем. Шуңа күрә дә беренче татар курчагын Рөстәм Нургалиевичка күрсәтәсем килде. Шулай итеп, без Халыкара хәләл һәм Экспо күргәзмәләрендә очраштык. Аңа бик ошады.

Рөстәм Нургалиевич белән икенче тапкыр күрешкәндә ул безгә курчакларны берничә вариантта ясарга тәкъдим итте – костюмнары, нинди темага сөйләшүе, ничек сөйләшүе – барысы да төрле булачак. Бер курчак уйнарга чакыра, кызыклы шигырьләр, санамышлар укыса, икенчесе риваятьләр, әкиятләр сөйләр һ.б. форматта булыр дип планлаштырабыз.

Президентыбыз халык сәнгате һөнәрләре техникумы белән берлектә эшләргә киңәш итте. Аларның костюмнарны тегәргә өйрәнүче студентлары, костюм тарихын өйрәнүче профессиональ белгечләре, материаль нигез бар.

Курчакларны күбрәк ясарга карар кылганнан соң, без ярдәм белән Питрәч районы идарәчелегенә мөрәҗәгать иттек. Аларга да бу тәкъдим ошады, курчакларның беренче партиясен җитештерүгә алар 117 мең сум акча бүлеп бирде. Алар арасында “Питрәч кызы”, “Күн кызы”, “Шәле кызы”, “Керәшен кызы” курчаклары бар. Алга таба без билгеле бер җирлеккә хас булган төрле татар диалектында сөйләшүче курчакларны ясарга ниятлибез.

– Курчакны ясау кыйммәткә төшәме? 

– Курчакны ясау кыйммәтле процесс, чөнки без барысын да үз кулыбыз белән эшлибез. Курчакларны Россиядән сатып алабыз. Кытай җитештерүчеләреннән алу яклы түгелбез. Безнең илдә чыкканнары кыйммәтрәк була, аның каруы, курчаклар Россия фабрикасында 100% ышанычлы, сертификация узган продукттан ясала.

Минем максатым – балалар өчен уйный торган махсус курчак эшләү. Сервант эченә куелган, сокланып карый торган курчак түгел, ә төймәсенә басып, курчак әйткәнне кабатлап, киендереп карый торган “тере” курчак ясау. Мөмкин кадәр күп баланың курчак белән уйнавын телим. Физик яктан аны ватып-җимереп булмый, ул йомшак детальләрсез.

– Курчакларга костюмнарны кайдан уйлап табасыз?

– Беренче курчакларга киемнәрне без Питрәч районындагы ансамбль костюмнарыннан карап тектек. Моның өчен Питрәчнең мәдәният йортына мөрәҗәгать иттек, безгә фотографияләр, халык коллективларының костюмнарын бирделәр. Шул костюмнарны образга алдык та, курчакка ярарлык итеп тегәргә тырыштык.

Аннан соң ТРның Милли музеена ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, хәзерге вакытта Мәдәният министрлыгы белән эшлибез. Безгә татар костюмнары буенча белешмәлек бүләк иттеләр. Киләчәккә бурычыбыз – бу костюмнарны курчакларда булдыру. 

– Һәр курчакка исемнәрне кайдан табып бетерәсез?

– Без бу сорау белән Питрәч районының мәдәният йорты хезмәткәрләре белән киңәшләшәбез. Теге яки бу авылда иң еш кушыла торган исемнәр була, шуңа нигезләнеп, курчакларыбызга туры килгән исем бирәбез.

– Курчакларны кем тавышландыра?

– Курчакларны Аделина Минһаҗева дигән кыз тавышландыра. Ул – Питрәч йолдызы, бик тә җырларга ярата. Проектта рәхәтләнеп катнашырга риза булды. Без берничә кыз арасыннан сайладык. Аның сөйләмендә һәм җырлавында бернинди дә кимчелекләр юк. Тавыш модуле буенча аның яңгыраулы тавышы да безгә туры килде. Без аның тавышын Питрәч мәдәният йортының тавыш яздыру студиясендә яздырабыз.

"Имамнардан консультацияләр алдым"

– Дин ягыннан карасак, Исламда курчакларны ясарга, алар белән уйнарга ярыймы?

– Балаларга билгеле бер яшькә кадәр диннең фарыз гамәлләрен үтәмәсәләр дә ярый. Әйтик, бер кечкенә кыз рәсемнәр ясый, курчаклар белән уйный ала. Безнең очракта курчаклар Коръән сүрәләрен укый, татар теленә өйрәтә. Ул балага файдага.

Мин бу сорауны проектка тотынганчы ук өйрәндем, имамнардан консультацияләр алдым. Алар миңа рөхсәт бирде. Пәйгамбәребез хатыны Гайшә салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең дә курчаклары булган. Бер нәрсәне истә тоту зарур: намаз укыганда курчакны коробкага яисә материалга төреп, күренмәслек итеп алып куярга кирәк.

– Курчакларга заказлар бармы? Кайдан сатып алырга мөмкин?

– Мөселман курчакларын без инде дүрт ел ясыйбыз, даимилек бар дияр идем. Татар курчакларын җитештерә башладык кына әле, кешеләр карана, һәр көнне алучы юк әлегә. Татар кешеләренә проектым ошар дип өметләнәм. Канәгатьсезлек белдерүчеләр булмады.

Курчакларны үзебезнең интернет-кибетебездә сатабыз. Почта белән дөньяның теләсә кайсы җиренә җибәрә алабыз.

– Киләчәктә үзегезнең ноктагызны булдырырга теләмисезме?

– Якын киләчәктә татар халкының барлык киенү төрләрен курчакларның киемнәрендә булдырасым килә. Үземнең уенчыклар фабрикамны булдырырга хыялланам. Анда татар уенчыклары җитештерүен теләр идем. Шулай ук, киләчәктә татар әкиятләренең персонажлары белән дә курчаклар ясыйсым килә. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100