Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар яшьләре Тукайны “җирләп” ни әйтергә теләде?

Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасы документаль материалга нигезләнгән “Чаткылар” спектаклен күрсәтте. Безнең хәбәрчебез яшьләрнең ХХ йөз башын сурәтләвеннән ике теманы аерып алган - хатын-кызның азатлыкка омтылышы нәрсәгә китергән һәм яшьләрнең Тукайны җирләвен ничек аңларга?

news_top_970_100
Татар яшьләре Тукайны “җирләп” ни әйтергә теләде?

Татар яшьләренең сәгать ярымга сузылган “Чаткылар” документаль спектакле Тукайны җирләү күренеше белән тәмамланды. Әллә яшьләр ХХ гасыр башындагы ренессанска шуның белән нокта куйдылар, әллә Тукайның шушы чор символы гына булмавын күрсәтеп, символик биеклеккә – сәхнәгә күтәрделәр. Фикерләр төрле.

Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасы – Камал театры проекты. Режиссер Әминә Миндияр эшче һәм студент татар яшьләре белән берлектә ХХ гасыр башындагы милли күтәрелешне сәхнәләштерде.

Яшьләрнең “Чаткылар” документаль спектакле Фатих Әмирханның “Яшьләр”, Галиәсгар Камалның “Беренче театр” пьесаларына, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләренә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Бурнашева һәм башкаларның истәлекләренә, шул чордагы вакытлы матбугатка нигезләнгән.

Документаль материалны Рәдиф Кашапов туплаган. Журналист һәм музыкантның архив документлары һәм китапханәләрдәге эшчәнлеге программада “компиляция” дигән "модный" сүз белән бирелгән. Ягъни, чыганакларны автор эшкәртүеннән башка гына туплап бирү. Ягъни, теге гасырдан бу гасырга күчә алмый калган мескен татар драматурглары урынына сценаристлар, инсценировка язаучылар һәм үзенең компиляциясе белән Рәдиф Кашапов килә. “Чаткылар” –  аның беренче эше түгел. «Угол» иҗат лабораториясендә куелган «Бер фаҗигале язмыш хроникасы» спектакленә дә текстларны Рәдиф туплаган иде.

Спектакль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәкъдим ителде. Яшьләрнең консультанты - Рабит Батулла. Музыкаль бизәлеш – Миләүшә Хәйруллина. Катнашучылар: Айгөл Абдрахманова, Айдар Әхмәдиев, Энҗе Әхмәтҗанова, Гөлназ Гыймадиева, Айназ Газизов, Ильяс Минһаҗев, Эльвира Рәфыйкова, Ләйлә Хәбибуллина, Ленар Хамматов.

“Чаткылар”ны әзерләгән яшьләр ХХ гасыр башындагы милли күтәрелешне - ренессансны төрле яклап күрсәтеп кенә калмаган, документларга нигезләнеп үз бәясен дә бирергә тырышкан.

Шунысы да кызык, Әминә Миндияр әлеге спектакле белән театрга дини кануннарга туры килгән бер яңалык кертергә тырышты. Спектакль күрсәтелгән Актерлар йорты залының ике ишекле булуыннан файдаланып, ул ир-атларны һәм хатын-кызларны аерып утыртырга тырышып карады. Дөрес, аның тырышлыгы өлешчә генә тормышка ашырылды. Парлап килүчеләр аерылып утырырга теләмәделәр. Әмма анысы башка мәсьәлә. Иң мөһиме - дини кануннар белән яшәгән режиссер үз карашын белдерде һәм шулай булу мөмкинлеген искәртте. 

Татарның өч ренессансы

“ХХ йөз башын без татарның яңарышы, күтәрелеше дип саныйбыз икән, аның эчке потенциалын җыеп милләтнең талантлы вәкилләрен алга ыргытуы булган икән – шушы нокталарын барлап чыгуларын теләгән идем. Әдәбиятта - Тукайлар, сәнгатьтә - театр, диндә – Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, юриспруденциягә бәйләп, Максудиларны алырга буладыр”, - ди әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.

Ул галимә Резеда Ганиеваның татар халкы яшәешендәге ренессанслар турындагы фикерен мисалга китерде.

Резеда Ганиева фикерләрен әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов искәртеп үтте. Ул өч яңарыш чорын – беренчесе булган Кол Галиләр чорын, икенчесе булган Тукайлар чорын искәртеп үтте. Икенче яңарыш чорының символы Тукайның “Туган тел”е, ул бу очракта тел генә түгел, без Европа дәрәҗәсендәге халык дигән күтәрелешкә омтылышы. Өченче ренессанс чоры башлану дип сиксәненче еллар ахыры - туксанынчы еллар башы ди. Галимә ренессанс символы дип Кол Шәриф мәчетен саный. Без ислам динен татар халкын исән калдыруның бер таянычы итеп күрәбез. Бәлки бер таянычы, Нияз Игъламовлар әйткәнчә, бәлки, театрдыр. Үзәктә мәктәп булырга тиеш. Татар мәктәбен саклап кала алмау киләчәктә иң зур афәт булачагын тоемлыйбыз”.

Өстәмә мәгълүмат. Әдәбият галиме Резеда Ганиева мәкаләсеннән: “Татар халкы үзенең тарихи яшәешендә ике мәртәбә Ренессанс дәвере үткән. Беренчесе – урта гасырларда, шәркый мөселман мәдәнияте белән берегеп үскән заманда. Вакыт ягыннан ул XII гасырның икенче яртысын – XVI гасырның беренче яртысын, ягъни әдәбиятыбыз тарихында Кол Гали, Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьярлар кебек олы шагыйрьләр иҗат иткән дәверне үз эченә ала. Бу – татар халкының Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы кебек дәүләтләре булган чор.

XIX гасырның уртасыннан, ягъни Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйл Гаспралылар кебек олугъ мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге башлангач та, европалашуга, жәдитләшүгә, халыкка, милләткә хезмәт итүгә йөз тоткан икенче Яңарыш хәрәкәте тернәкләнеп китте. Беренче рус революциясе тәэсирендә беркадәр иркен сулап җибәргән татар җәмәгатьчелеге дәррәү газета һәм журналлар чыгарып, китаплар язу эшен җанландырып, милли аң үсешенә юнәлеш бирә башлады. XX йөз башында татар халкының сүз сәнгате дә үзенең алтын дәверенә аяк басты. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд... мәйданга чыкты”.

Фатих Әмирхан һәм Биби-революционер

“Чаткылар”ны сәхнәләштергән һәвәскәр яшьләрнең зур уңышы – Фатих Әмирханның “Яшьләр” песасыннан өзек. Бүгенге театрлар бу язучының әсәрләренә алынмыйлар – аның үз сәбәпләре бардыр. Ә менә Әминә Миндияр шушы һәвәскәрләр белән Фатих Әмирханның инде икенче пьесасын өлешчә сәхнәләштерә. TAT CULT LAB иҗатчы яшьләр проекты кысаларында “Тигезсезләр” пьесасының беренче акты куелса, бу юлы “Яшьләр” пьесасыннан өзек алынган иде.

“Миңа “Яшьләр” пьесасы ошый, чөнки андагы озын-озын монологлар һәм диалоглар нәкъ менә минем проблемаларны гына сөйли кебек. “Яшьләр”дә көрәш бара һәм яшьләр җиңелә дияргә мөмкин, алар кадимчелек астында калып, аларны гыйлемсезлек басып тора”, дигән иде Әминә Миндияр “Татар-информ”га интервью биргәндә.

Тагын бер өзек - Галиәскар Камалның “Беренче театр”ыннан. Таныш әсәрне һәвәскәрләр белән сәхнәләштерү – тәвәккәллек сорый, бу инде күпчелек белмәгән, белгәне дә белеп оныткан “Тигезсезләр” белән “Яшьләр” генә түгел. Телеспектакль аша Фирдәвес Әхтәмова булып һәр татарның күңеленә сеңгән Бибине ничек кенә уйнасаң да... кыскасы, һәвәскәрләр бу очракта уен белән алдыра алмыйлар иде. Аларны әсәргә башкача караш кына коткара ала. Нәкъ менә шушы башкача караш коткарды да. Биби ул аңгыра асрау гына түгел, ә яшь “мажорик”ларны – “иске фикерле” Хәмзә байның улын һәм кызын аталарына махсус “саткан” булачак революционер. Бу очракта революционерга “модный” тәнкыйть күзлегеннән карау киңәш ителми булса кирәк: Биби – яңа тормыш төзү хыялы белән кызыл яулык бәйли. Биби “мажорик”лардан белемлерәк тә – ТЕАТРны тегеләр шикелле ”тиятер” дими, теАтр ди.

Азатлык таләп иткән кызыл яулыклы туташлар - ачлык сәбәпчеләреме?

Аның каравы үзләрен ирләр тарафыннан изелгән дип санап, дау кубарып азатлык таләп иткән хатын-кызлар Әминә Миндияр һәм аның артистлары тарафыннан иң көчле тәнкыйтькә дучар ителәләр. 1921 ел ачлыгы нәкъ менә аларның Коръәнгә сыешмаган гамәлләренә бәйле дип фаразлый спектакльне куючылар. Шуңа да Заһидә Бурнашеваның (Гыйффәт туташ) “Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан” китабыннан алынган лозунгларга җавап буларак, Галимҗан Барудиның вәгазеннән өзек китерелә. Мөфти Коръәндә хатын-кызның зурлануын мисаллар белән аңлата.

Әминә Миндияр фикеренчә, хатын-кызларның болай азатлык даулаулары яхшыга илтми – ачлык шушылар өчен җәза булып килә. “Хатын-кызларның гореф-гадәтләргә кискен каршы чыгуларына Галимҗан Баруди “Сезнең бу гөнаһларыгыз өчен бу дөньяда җәза киләчәк” ди. Иң каты ачлыклар революцияләрдән соң булды. Без ачлыкны шушы каршы чыгуларның бер сәбәбе итеп параллель китердек”, - ди ул.

“Хатын-кызлар дигәннән, эмансипация харап итте, батулизм буенча бу иманы төшеп калган дигән сүз, - дип теманы дәвам итте спектакльдән соң халык язучысы Рабит Батулла. - Хатын-кызлар азатлыгын революциядән соң Газизә Сәмитова башлаган. Аның фаҗигале-драматик язмышын беләсездер. Беренче казый Мөхлисә Бубый язмышын да алырга мөмкин”.

“Мөселман хатын-кызлары ирләр белән почти тигез хокуклы. Татар ирләрен тискәре яктан күрсәтергә ярамый, - дип дәвам итә Рабит Батулла. – Бездә кара мөселман ирләре генә булып, алар хатын тукмап кына яшәмәгән. Хөрмәт булмаса, хатын иренә унар бала тапмас иде. Иргә ул ун баланы ашатырга кирәк. Шуңа аңа хатын-кызга караганда хокук күп бирелгән”.

Тукайны җирләделәрМЕ?

Сәгать ярым барган тамашаның ахыры Тукайны җирләү күренешләре белән тәмамлану тамашачыда төрле фикер уятты. "Тукайны җирләү" дип экранда Тукайны соңгы юлга озату мәрәсиме фотосы торганда, яшьләрнең тимер караватны мәет озаткандагы кебек күтәреп үтүләре һәм залда барган тамашадан сәхнәгә менгезеп куюларын атыйбыз.

Фотограф, атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Гали: “Хәзерге вакытта Тукай шагыйрьлек чикләрен үтеп, сәясәтче һәм эшмәкәр булып китте: аның намуслы исеме белән бөтенесе акча һәм сәяси дивидендлар эшли башлады. Ул татар Ленин бабаена әверелде, - ди. – Безгә яңа геройларны күтәрергә кирәк. Мин яшьләрнең аны күмүен “мавзолей”дан алып, хөрмәтләп озату, тынычлыкта калдыру дип аңладым. Яңа геройлар табып алга барыйк. Артка карыйбыз икән, башка геройларны да күрик”.

“Тукайны күмүне күрсәтү ике төрле ассоциация уятты, - диде әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов. – Беренчедән, Тукай үз чорының чаткысы, чын мәгънәсендә халык шагыйре булган. Халык Тукайны озаткан кебек беркемне дә озатмаган, аны биш-алты мең халык озаткан дип тарихка кереп калган. Икенче яктан кичәнең Тукайны күмү белән тәмамлануында аңлашылмаучылык күрдем. Тукай үлеме белән ХХ гасыр башы чаткылары сүнеп-сүрелеп калды дигән фикергә этәрде. Мин алай димәс идем”.

“Тукайга каршы мәкаләләр чыга башлады. Бу татарга һөҗүм. Безнең кыйблабызны юкка чыгарырга тырышалар. Тукай ул - безнең милләт хадиме. Без 70 ел буена аның бөеклеген ача алмадык, зәгыйфь итеп күрсәттек. Сез Тукайның бөеклеген күрсәтергә адым ясадыгыз, - диде әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинов. - Без көчсез Тукайны күрмәдек. Ул бөтен төрки дөньяны борып татарга буйсындырды. Менә аның бөеклеге кайда!”

“Чаткылар” документаль спектаклендә катнашкан “Татар-информ” журналисты Айдар Әхмәдиев: “Без Тукайны җирләмәдек. Без ул күренешне күрсәттек. Ә Тукайны без өскә күтәрдек”.

Режиссер сүзе: “Без Тукайны җирләмәдек, казна караватыннан экспозиция ясадык”.

Әминә Миндияр: “Без Казанда Тукайга кагылышлы матди әйберләрдән бары тик “Болгар” номерларындагы карават, урындык һәм өстәл генә калганлыгын күрәбез. Калганы – безнең йөрәкләргә салынган. Аның йорты булмаган, гаиләсе булмаган, музее соңыннан башка бер бинада ачылган, “Болгар” номерлары да юк. Без ул яшәгән шул кырыгынчы бүлмәне тасвирладык. Анда тормыш кайнаган, яшьләр Тукай янына җыелганнар. Без аннан бары тик шул казна караваты гына калганлыгын күрсәтергә теләдек. Ул “Болгар” номерлары урынында салынган йорт экспозициясендә пыяла аша күренә. Аны сәхнәгә менгезүебез - музей экспонатына әверелүе”. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100