Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театрының «кичәге рыцаре» Рәшит Заһидуллин: "Дөньяви дан үтә дә китә икән"

Тинчурин театрын 26 ел җитәкләгән баш режиссерның эштән китүе театраль җәмәгатьчелектә сораулар тудырды.

news_top_970_100
Татар театрының «кичәге рыцаре» Рәшит Заһидуллин: "Дөньяви дан үтә дә китә икән"

Рәшит Заһидуллинның Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфаларыннан китү мөмкинлеге турындагы хәбәр күптән йөри иде. Ул көн җитте. 5 сентябрьдә Рәшит Заһидуллинның контракты срогы чыга һәм ул озайтылмый. Sic transit gloria mundi - «Так проходит мирская слава» - Рәшит Заһидуллин үзенең театрдан китү хәбәрен шулай шәрехләгән.

Алдагы ике елда театр режиссерсыз эшләячәк. Театрда чакырылган режиссерлар иҗат итәчәк. Спектакльләрнең барысы да бары тик татар телендә булачак. Спектакльләр төрле жанрларда булачак. Бу хакта мәдәният министры әйтте. 

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова: «Безнең әлегә баш режиссер вазыйфасына кандидатурабыз юк. Хәзер иң мөһиме - вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк. Бу театрда гауга-аңлашылмаучанлыклар күптән бара. Баш режиссер белән директор арасындагы каршылык мин министрлыкка килгәнчегә кадәр дә бар иде. Мин министрның беренче урынбасары булып эшләгәндә дә аларга энергияләрен иҗатка тотарга тәкъдим иттем. Шул вакытта, хәтерләсәгез, без беренче тапкыр Тинчурин фестивален уздырдык. 

Артист өчен иң мөһиме – сәхнә иҗаты һәм иҗади үсеш. Алга таба министрлык ярдәме белән театрда яңа спектакльләр куела башлаячак. Алар жанрлары белән төрле булачак. Монда бары тик музыкаль спектакль дигән сүз юк - комедия дә, драма да, трагедия дә, музыкаль спектакльләр дә булыр. Алар барысы да бары тик татар телендә генә булачак. Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев һәм Фәрит Бикчәнтәевларның да спектакль куюы мөмкин. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез.

Тинчурин театрының музыкаль булу-булмавы турында соңгы елларда бернинди дә документлар булганы юк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елда чыккан карары буенча театрга труппаны көчәйтү максатыннан өстәмә акчалар бүленеп бирелгән иде. Театрның атамасына, репертуар сәясәтенә үзгәрешләр кертү буенча башка карарлар булганы юк. Мин эмоцияләрдән китеп, фактлар һәм аргументлар белән генә сөйләшергә тәкъдим итәм. Театрда иң мөһиме – иҗат. Иҗат белән шөгыльләник!

Театрда баш режиссер проблемасы да бар. Театрда кемнең баш булуы проблемасы ул. Мин баш режиссер кирәк дип саныйм, әмма ул бердәнбер режиссер булырга тиеш түгел. Баш режиссер труппадагы һәр артистның уйнавын тәэмин итәргә тиеш - прималар гына уйнап, калганнарның массовка булуы дөрес түгел.

Россиядәге бик күп репертуар театрларының чире – баш режиссерның бердәнбер режиссер булуы. Бу очракта без спектакль чыгарганда баш режиссерның режиссер буларак кына түгел, Илһам Гали псевдонимы белән сценарист та булуын, куючы рәссам дә булуын күрәбез. Миңа калса, һәр тармакның үз профессионалы булса яхшырак. Театрларда режиссер табышлары төрлелеге булсын иде. Чакырылган режиссер - ул читтән иҗади караш. Театрларда яшь режиссерларны күбрәк эшләтәсе иде».

Рәшит Заһидуллин ирекле режиссерга әйләнә

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 26 ел эшләде. Ул социаль челтәрдәге битендә 26 ел гомерен бер театрга бирүенә үкенүен дә язган, ышанып үз артыннан барган артистларны да кызгана. Әлбәттә, болар иҗат кешесенең эмоцияләре дә. Ул, мөгаен, ирекле иҗат кешесе булуның тәмен аңлар әле. Режиссер талантлы икән, аны спектакльләр куярга чакырып торачаклар. Талантлы режиссер эшсез калмый ул. 

Мин аның 2006 елда миңа биргән интервьюсын эзләп таптым. Менә аннан юллар:

- Роль бүлгәндә симпатия катнашамы?

- Юк, чөнки бер артист уйный алганны икенчесе уйный алмый. Әмма һәр режиссерның үз актерлары була. Кинода карагыз: Рязановта гел бер үк кешеләр уйный.

- Сезнең үз актрисагыз кем?

- Әсфәндиярова.

- Тагын?

- Бар алар. Күп түгел.

- Рәшит Галиевич, 10-20 елдан үзегезне шушы театрда итеп күз алдына китерәсезме?

- Белмим.

- Ә теләр идегезме?

- Белмим.

- Театрга эшкә барасы килеп барасызмы?

- Мин эшкә бинага килмим. Мин эшкә спектакль куеласы пьесага киләм. Театр ул бина һәм коллектив түгел, ул – спектакль. Репетициягә яратып, теләп, ашкынып киләм. Чөнки спектакль яратып һәм белеп куям. Элегрәк шушы бинадагы театрга дип ашкынып килә идем. Хәзер үзгәрдем. Ә репетиция вакыт мин шәхси аңлашылмаучылыкларны онытам.

- Сезнең адреска әйтелгән ямьсез сүзләрне дәме?

- Бөтенесе онытыла. Артист ике төрле була: сәхнәдәге артист һәм театрда артист булып эшләүче кеше. Соңгыларының профессиональлеге турында сөйләшеп тормыйбыз. Чөнки бездә ике ай дәвамында ролен ятлый алмаган артистлар бар.

- Нахак сүзне авыр кичерәсезме?

- Элек күңелгә тия иде. Хәзер юк. Тел сөяксез, ни сөйләмәс!..

Әлеге интервьюда Рәшит Заһидуллинның «Мин бу театрда куючы режиссер булып эшлим. Театр – ул структура. Өстән акча бирелмәсә, ул ябылачак», дигән фикере бар. «Андый хәлнең булуы мөмкинме?» дигән сорауга ул: «Хәзер бит театр җәмәгатьчелек фикерен тудырмый. Ул рольне телевидение яулап алды. Әмма Мәскәүдә инде хәзер театрларга йөрү модага керде. Гадәттә мода алты-җиде елдан килеп җитә... Ә, бәлки, иртәрәк тә!» - дип җавап бирә.

Рәшит Заһидуллин шулай дигән. Дөрес, шуннан соң әлеге алты-җиде ел эчендә җәмәгатьчелек фикере тудыру позицияләре бераз алышты. Алышынган мизгелдә кайбер татар театрлары үз өлешен эләктереп калырга ашыкты. Әмма алар арасында Тинчурин театры юк иде инде. 

Тинчурин театрының яңа тарихыннан юллар:

1988 елда татар дәүләт драма һәм комедия театрына Тинчурин исеме бирелә. Шул ук елны театрга баш режиссер булып Дамир Сираҗиев килә. Бу - театр коллективының бина өчен көрәш алып барган вакытлары була.

1992 елда Тинчурин театры директоры Роберт Әбелмәмбәтовка Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссура факультетында укучы егеткә – Рәшит Заһидуллинга игътибар итәргә киңәш бирәләр. Директор чакыруы буенча Рәшит Заһидуллин театрда диплом спектаклен куя. Бу – Тинчурин пьесасы буенча куелган «Хәйләсез дөнья – файдасыз» комедиясе. Министрның «яшь» дип каршы торуына карамастан, Роберт Әбелмәмбәтов үтенече буенча, башка кеше булмаганлыктан, Рәшит Заһидуллин баш режиссер итеп билгеләнә. Бу – 1993 елның 10 марты була.

28 яшьлек егетнең катлаулы коллективка баш режиссер итеп билгеләнүен театр белгече Ильтани Илялова болай дип яза: «Если употребить не вполне театральное сравнение, то Рашида как «котенка бросили в воду», или скажем, что ему надо было войти «в клетку с тиграми». С одной стороны, устоявшийся коллектив со своими правилами, нравами, с другой – наличие определенной группы актеров, чувствовавших себя хозяевами в театре, с непрекаемой властью, и разболтанной дисциплиной... Многие думали, что не удержится молодой режиссер...» (Тинчурин театрының 10 еллыгына багышлап чыгарылган китаптан, 2002 ел.)

Ильтани Илялова яшь режиссерга бик авыр һәм аның ялгыз булуын ассызыклый. Әмма аңа директор, Мәдәният министрлыгы һәм аның ныклы тылы булган гаиләсе булыша, ди.

Сүз уңаеннан, Рәшит Заһидуллин – легендар татар актрисасы Шәхсәнәм Әсфәндиярованың кияве. Җәмилә Әсфәндиярова белән Рәшит Заһидуллин Даниял исемле ул үстерделәр.

1993 елда театрга килгән Рәшит Заһидуллин тиз арада үз укучыларын әзерләргә алына – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында төркем җыя. Ә 1998 елда Тинчурин театрына Рәшит Заһидуллинның беренче укучылары – Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдиновлар килә. Рәшит Заһидуллин соңрак та төркемнәр чыгара. Артем Пискунов, Резеда Сәләховалар - аның укучылары. Алардан соң да театрга тагын бер буын аның укучылары килде. 

Рәшит Заһидуллинның уңышы-казанышы булган спектакльләрне барлыйк.

- «Итил суы ака торур». Спектакль Нурихан Фәттахның шул исемдәге романы буенча куела. Бу – Рәшит Заһидуллинның баш режиссер буларак беренче эшләреннән.

- Хәй Вахитның «Кияүләр» комедиясе 1994 елда куелып, театр репертуарында әлегәчә бара торган әсәр. Дөрес, хәзер аның 2011 елда яңадан куелган версиясе бара.

- Шул ук елны куелган «Тол хатыннар көймәсе» драмасы да театрның төрле фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулаган әсәре.

- 1996 елда куелган «Гайфи бабай, өйлән давай» (Гөлшат Зәйнашева) моңсу комедиясе дә театрның озын гомерле әсәрләренең берсе.

- 1999 елда Рәшит Заһидуллин Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» һәм Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» спектакльләрен чыгара.

- 2000 ел – Бертольд Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәре.

- 2001 – Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясе.

  • 2006 елда театрда зур булмаган янгын була. Шуннан соң озак та үтми, театр бинасы ремонтка ябыла. 2010 елда Тинчурин театры ремонттан соң ачылды

- 2012 елда Туфан Миңнуллинның «Төш» мелодрамасы куелды. Бу – Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында куелган соңгы пьесасы.

- 2013 елда В. Шекспир пьесасы буенча театр фойесында «Гамлет. Күренешләр» спектакле куелды. Театр тәнкыйтьчеләре аны югары бәяләде.

- Театрда әдәби мирасны пропагандалаучы әсәрләр – Габдулла Тукайның «Сөй гомерне!», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без - кырык беренче ел балалары», Разил Вәлиевнең «Язмышым юллары» кебек шигъри-музыкаль cпектакльләр куелды.

Театрның рәсми сайтындагы исемлеккә карасак, 26 ел эчендә Рәшит Заһидуллин тарафыннан Тинчурин театрында 81 сәхнә әсәре чыгарылган.

Аның режиссерлык биографиясендә Төркиядә төрек артистлары труппасы белән «Сүнгән йолдызлар» драмасын кую тарихы да бар. Бу 2010 ел була. Рәшит Заһидуллин тырышлыгы белән татар классик әсәре геройлары Әнкара шәһәренең «Кüçük tiuatro» дәүләт драма театры сәхнәсендә төрек телендә сөйләшә һәм җырлый башлый.

Нигә болай булды әле?

Кайчандыр уңышлы спектакльләр куйган режиссер ни сәбәпле сүнеп калды соң? Тинчурин театрының йөзе булган Исламия Мәхмүтова да бер сөйләшкәндә «Рәшитнең элек бик шәп эшләре бар иде», - диде. «Иде» диде. Башка сүз әйтмәде.

Режиссерның иҗади кризисы нәрсә белән бәйле? Театр директоры белән конфликтмы? Хыялындагы спектакльләрен куярга матди мөмкинлекләр булмаумы?

«Бар режиссер, бар баш режиссер дигән хезмәт. Профессия һәм вазифа икесе ике нәрсә. Кеше талантлы режиссер була ала, шул ук вакытта булдыксыз оештыручы. Баш режиссер булып та таланттан мәхрүм калмаганнары очрый. Бу ике юнәлешне бергә алып бару — шактый авыр йөк», - дигән Рәшит Заһидуллин 2013 елда «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Җил тегермәне белән көрәш

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрына эшкә килгәч, эшен күчмәлек белән көрәшүдән башлады дип аңлыйм. Мин бу көрәшне «Җил тегермәне белән көрәш» дип бәялим. Сервантесның Дон Кихоты кебек ул «фантазиясендәге дошман» белән көрәшкән түгелме? Әллә миңа гына шулай тоеламы? Күчмәлек, бәлки, театрның йөзе булгандыр? Театр Исламия Мәхмүтова әйтмешли, «Мәскәүләргә барып» үзенә бина һәм стационар сәхнә яулап алды. Театр коллективы беркайчан да үзенең күчмәлегеннән оялмады кебек. Исламия Мәхмүтова үзенә «Тантана» премиясен биргәндә күчмәлек чорындагы фидакарь эшләрен искә алды. Бу чор – театрның горурлыгы, тырышлыгы. 

Татар театры шулай авыл саен йөреп үз тамашачысын тәрбияләде. Татар тамашачысы зәвыкле театр карарга өйрәнде. Хәзер тамашачының зәвыксыз тамашага ияләшүе, бәлки, театрларга күчмәлек җитмәүдер. Бәлки, театрларыбыз авылларга килеп җитмиләрдер. Монда бит анда-санда бер бару турында сүз бармый. Ә даими Казаннан читтәрәк яшәгән тамашачыны кайгыртып тору турында сүз бара.

Әйе, без ул чорны белмибез. Хәзер XXI гасыр биеклегеннән карап фикер йөртәсе бик җиңел. 

Шулай итеп, театр сәхнәле булып, Тинчурин исемле булып яңа статуста эшли башлады ди. Яшь режиссер - Мәскәүдә укып кайткан максималист егет - исеме үзгәргән театрның җисемен дә үзгәртергә алынган. Эрудицияле, акыллы-белемле егетнең бөтен труппаны да үзе кебек интеллигент һәм укымышлы итеп күрәсе килгәндер. Аның өчен «ат чаналарына утырып театр куеп йөрү» батырлык булдымы икән әле – белмим. Әллә күчмәлек – искелек булдымы? Бәлки, аның «күчмәлек»тән арынган затлы театрның режиссеры буласы килгәндер. Яңа режиссер килгәч кемнәрдер эштән киткәнме, ни сәбәпле – хәзер аларына кагылмыйк. 

Театрның оркестрының Рәшит Заһидуллин чорында таратылганын гына чамалыйм. Ә бит ул оркестр булган. 

Дөрес, Рәшит Заһидуллин чорында үзе бер оркестрга тиң Чыңгыз Абызов бар иде. Рәшит Заһидуллинның иҗади казанышы буларак телгә алынган спектакльләр Чыңгыз Абызов катнашында куелган. Соңрак ул театрдан һәм музыкадан китте.

Ябылып сакланып буламы?

Ни өчен туксанынчы елларда театр дөньясының алдынгы карашлы режиссеры булган талантлы шәхес яңа заманга яраклаша алмады? Ни өчен аның спектакльләре фестивальләрдә шауламый? Бәлки, кайчан да булса ул бар хакыйкатьне ачып салыр. Бәлки, театрның иҗатына комачаулаган исемнәр һәм фактлар да аталыр. Ул "Татар-информ"да театрны тәнкыйтьләгән язма чыккач андый интервьюны бирергә дә теләгән иде. Әмма кире уйлады. Ул гомумән "публичный" түгел иде. Матбугат конференцияләренә йөрмәде, премьераларны журналистлар өчен махсус күрсәтүләр оештырмады, интервьюлар бирергә атлыгып тормады. 

Хәзергә без Тинчурин театрында аның эш дәвере турында фаразлый гына алабыз. 

Рәшит Заһидуллин ничектер теге елларда консервацияләнеп калды кебек. Әгәр син фестивальдән-фестивальгә йөрмисең, театр тусовкаларының үзәгендә кайнамыйсың икән, артта каласың – бу табигый. Театр ул үз казаныңда кайный торган сәнгать төре түгел. Син дөньяга ачык булырга һәм үзең дә һр яңалыкны сеңдереп барырга тиешсең. Театр режиссеры дөньяда барган театраль процесслардан читтә кала алмый.

Бәлки, Рәшит Заһидуллин Тинчурин театры мисалында татар театрын консервацияләп, аның милли үзенчәлекләрен саклап калырга теләгәндер. Үзе әйтмешли, «Пермь өлкәсенең кечкенә генә ябык бистәсендә туган» Рәшит Заһидуллин театрның сәхнә артында «ябык дөнья» ясарга омтылды. Ул шулай итеп татар театрын, аның матур телен глобализациядән саклап калырга тырышты булсак кирәк. Аның бу омтылышын хуплыйм да кебек. Әмма бу театрны яратып аны кочагыңда кысып үтерүгә тиң түгелме? 

Рәшит Галиевич күренекле драматург Туфан Миңнуллинның матур сәхнә телен яратып, аның әсәрләрен куйды. Аяз Гыйләҗевны чыгарды, Мирсәй Әмирне куйды. Театрда Илһам Гали исемле драматургның барлыкка килүе дә режиссерның бүгенге драматурглар телен кабул итмәүдән булгандыр бәлки. Ә театр артисты һәм драматург Шамил Фәрхетдиннең матур сәхнә теле аны канәгатьләндерә иде. Нәтиҗәдә, Рәшит Заһидуллин белән Шамил Фәрхетдин тандемында күп санда пьесалар туып, яңа спектакльләр куелды.

Әмма ни генә дисәк тә, бүгенге көндә дәүләт театрында бер генә режиссерның куелуы – нормаль хәл түгел. Ә бит Тинчурин театрында чирек гасыр дәвамында Исламия Мәхмүтова әсәрләрен санамаганда, нигездә Рәшит Заһидуллин гына куелды. 26 ел эчендә – 81 әсәр. Ел саен кимендә өч спектакль дигән сүз. 

Мин театрларда нигездә премьераларны карагач, гел тулы заллар күрә идем. Ә гадәти спектакльгә килүчеләр элеккеге буш заллар турында сөйлиләр. Әйе, заллар тулылыгы – театр менеджменты проблемасы. Әмма бу театр директоры белән режиссерның икесе бер булып хәл итә ала торган проблема. Театрның «эш аты» булырлык әсәре дә, «кунакка йөртә торганы» да булырга тиеш.

«...Театрда капустниклар уздыргалап торабыз... театрга аяк басмаган кешеләрне шушы җиңел әйбер белән кызыктырып театрга йөрергә өйрәтәбез. Бер килгән җиргә киләсе килә.

- Андый кәмитләр очсызлану түгелме?

- Бу төрлеләндерү дип атала. Без бер калып кешеләре өчен генә эшләргә тиеш түгел. Катлаулы әйберләрне аңлап бетерә алмаганнар кая барсын?! Аларга очсыз театр ачаргамыни? Репертуар халык соравы буенча эшләнергә тиеш. Классика – унга бер! Шулай гына яшәп була. Халыкны куып китереп булмый.

- Халыкны китерүнең нинди юллары эффектлы соң?

- Иң эффектлысы – билетларны оешманың сатып алуы.

- Буламы соң?

- Хәзер үтми башлады шул. Чөнки концертлар күбәйде...»

Бу – Фәнис Мөсәгыйтовның 2006 елда миңа биргән интервьюсы. Биредә дә режиссер белән директорның фикер каршылыгы, карашлары төрлелеге тоемлана. Һәрхәлдә, репертуарга карасак, директор тамашачы өчен кызыклы дип уйлаган әсәрләр берсе дә куелмаган. 

Эстет Заһидуллин өчен «авыл малае» Мөсәгыйтов фикере әһәмиятле тоелмаганмы?

Рәшит Заһидуллинның бер уңышын билгеләп үтмичә ярамас – ул остаз буларак, үзенә тугрылыклы укучылар тәрбияли алган. Аның укучыларының яшь буыны хәзер социаль челтәрләрдә үз остазларын яклап постлар урнаштырдылар. Әлбәттә, бу шулай тиеш, әлбәттә, алар үз остазларын якларга тиештер. Мин үз позицияләрен әйткән яшьләргә уңышлар телим. Тик үзеңне бер режиссер белән чикләргә ярыймыни? Яшь кеше дөньяга ачык булырга тиеш. Иҗат чишмәләре саекмасын, яшьләргә күп төрле режиссерлар белән эшләп талантларын төрле яклап ачарга насыйп булсын!

Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин куйган соңгы премьера - джазлаштырылган "Башмагым" иде. Әлеге спектакль татар дөньясына яңалык булдымы - вакыт күрсәтер. Әлегә без бу әсәр турында белгечләр фикерен ишетмәдек. Алар да тайм-аутта иде булса кирәк...

«Театрга иҗат белән шөгыльләнергә кирәк. Югыйсә, чебеннән фил ясалды. Кешенең эше аз булмаса, низагка вакыты кала, эше күп булса, гаугага вакыт калмый», - ди Ирада Әюпова.

Коллектив һәм театрдагы вазгыятьне тышкы күзәтеп һәм кайнатып торучылар тынычланып, театрның яңа проектларга алынуын телим. Театрга чакырылган режиссерлар арасында Рәшит Заһидуллин да булырга мөмкин - монысы да министрлыктан яхшы хәбәр.

Ничек кенә булмасын, режиссер Рәшит Заһидуллин милли театр үсешенә өлеш керткән шәхес булып татар тарихына керде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100