Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театрына дзуйхицу бик кирәкме?

"Нәүрүз" халыкар театр белеме бирү форумы нәтиҗәләре һәм аның кагылгысыз бөек педагоглары турында уйланулар.

news_top_970_100
Татар театрына дзуйхицу бик кирәкме?

Камал театрының брендына әверелгән “Нәүрүз” төрки театрлар фестивале канаты астында яралган “Нәүрүз” театр форумы быел төрки дөньядан “җәяүләп качты”. Театр дөньясында яшәгән 300дән артык кешене укыткан 16 педагог арасында бердәнбер Нияз Игъламов кына татар, ягъни төрки дөнья вәкиле иде.

Форум педагоглары арасында төрки дөнья вәкилләре булуы зур әһәмияткә ия дип саныйм. Чөнки “Нәүрүз” халыкара театраль белем бирү форумы – ул милли театрның теориясе. 

Ул төрки телле илләрдәге милли театрларның җыелу мәйданы иде кебек. Аны татар театры – дөньядагы бердәнбер татар АКАДЕМИЯ театры уздыра икән, ул, һичшиксез, милли театр форумы. Һәм ул нәкъ менә милли театрларның үзенчәлекләрен тоеп, милли театр вәкилләренә белем бирергә тиеш иде. Милли режиссерлар, милли артистлар, милли сценографлар, милли музыкантлар, милли менеджерлар... Бу очракта, зинһар, "театр менеджменты ул Африкада да театр менеджменты" димәгез. Татар тамашачысының үз “кнопкалары” бар һәм аңа дөрес итеп баса белергә кирәк. Татар тамашачысының ни өчен “Зәңгәр шәл”гә туксан ел йөрүен рус һәм Европа педагоглары барыбер аңламаячак. Ә менә төрки кардәшләребез аңлар иде.

Быелгы “Нәүрүз”нең төркилеге педагогларга Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы буенча эшләргә тәкъдим ителүдән гыйбарәт иде. Эшләгәне эшләде, эшләмәгәне – юк. Шулай да Камал театры директоры Россия күләмендә танылган педагогларга “Йосыф кыйссасы”н бирү нәтиҗәле эш булачак дип саный. Урыс әйтмешли, “Поживем – увидим”.

Камал театры җитәкчелеге форумда, гафу итегез, гел шул бер үк "карталарны” әйләндерә. Фестивальләрдә, лабораторияләрдә, нигездә, шул бер үк экспертлар, форумда шул ук педагоглар. “Кичүдә атларны алыштырмыйлар” яисә “Карт алаша буразнаны бозмый” дисәк кенә инде, гафу итегез.

Һәр форумда һәм фестивальдә бер педагог исемен очратабыз – хөрмәтле, зур ихтирамга лаек педагог һәм режиссер Юрий Альшиц.

Германиядән Альшиц үзе килә. Ел саен. Шуннан?

Юрий Леонович Альшиц - Европа, Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка театрларында, университетларында эшләүче зур белгеч. 1995 елда Берлинда AKT-ZENT театр белеме бирү үзәген оештырган һәм аның белән җитәкчелек итә. METODIKA дип аталган дөньяда беренче халыкара театр тренинглары фестивален оештыручы һәм әйдәманы. 2009-2010 елларда төрле халыкларның мәдәниятләрендә һәм диннәрендә театр тренинглары нигезләрен өйрәнеп, дөнья буйлап сәяхәт оештыра. 2011 елда Ю.Альшицның “Бөтендөнья лабораториясе/тренинг китапханәсе” проекты ITI конгрессы тарафыннан бүгенге көндә иң мөһим тикшеренү дип табыла...

“Нәүрүз” форум-фестивале программаларына күз салсак, ел саен диярлек аның исемен очратабыз. 2012 елгы форумда ул Актерлык осталыгы дәресләре уздырган. 2013 елда “Нәүрүз” фестивале кунагы буларак катнашып, дәрәҗәле кунакларның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән дә очрашканнарын беләм. Сүз театр фестивале оештыру үзенчәлекләре, театр белеме бирү һәм, аерым алганда, театр педагоглары әзерләү турында барган иде. Юрий Альшицның Казан белән кызыксынуы турында әйтүен беләм. Ул Казанны Европа һәм Азия уртасында урнашкан башкала дип атаган иде.

2014 елда Юрий Альшиц “Актерлык сәнгате һәм практик режиссура” буенча дәресләр бирде. 2015 елда “Нәүрүз” фестивале кысаларында “Театр үсеше векторы: Көнчыгыш-көнбатыш” халыкар конференциясендә катнашты һәм “Яңа җәмгыять – яңа театр” темасына чыгыш ясады. 2016 елда да форум педагогларының берсе иде. Быел да...

Быел миңа аның “Биш файдасыз күнегү” театр лабораториясе ачык дәресендә тамашачы булу насыйп булды. Актерлар йорты залында узган ачык дәрескә нибары 80 тамашачы кертелде. Барысы да “Нәүрүз”дә катнашучы театраль тамашачылар.

Форумга еш килүче хөрмәтле педагог, актерлар тренинглары буенча зур белгеч Юрий Альшиц быел форум темасыннан читләшеп, тренинг темасы итеп япон классикасын алган иде. Алда әйтелгәнчә, быел форумның темасы текст булып, педагогларга Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы буенча эшләргә тәкъдим ителгән иде.

"Баш очындагы язулар"ның ("Записки у изголовья") авторы - Х гасырдагы сарай дамасы Сэй Сенагон. Әсәрнең жанры дзуйхицу дип белгеләнә, ягъни, әдәби бөтенлек турында кайгыртмыйча, башыңа килгәнне язып кую.

Юрий Леонович япон әсәре буенча тренингны “Нәүрүз” форумында катнашучы 11 актриса белән әзерләде. Тренинг нигезендә эшләнгән эскиз буенча ачык дәрес Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының залында әзерләнде. Тамаша залыннан урындыклар алынып, ком җәелгән һәм шоматрылган ташлар куелган иде. Программага карасак, арада Казан яшь тамашачы театры артистлары Елена Калаганова, Эльмира Рәшитова, Камал театры актрисасы Айгөл Абашева, Әлмәт театры актрисасы Алсу Сибгатуллина, Тыва милли театры актрисасы Айзана Чылбак-оол, Туймазы театры артисты Динара Вахитова һәм башкалар бар иде. Башта милли киемнәрдән берәм-берәм өч актриса чыкты. Берсе – япон, берсе кыргыз киеменнән иде булса кирәк – бәлки ялгышамдыр, чөнки киемнәр нык стильләштерелгән вариантта иде. Өченче актрисаның киемен башкорт милли киеменә охшаттым. Алар ашыкмыйча гына чишенделәр һәм ак эчке киемнән калдылар. Бераздан ком өстенә калган ак эчке киемле актрисалар чыкты. Алар бамбук таяклары һәм кипкән сакура ботаклары белән төрле хәрәкәтләр ясадылар, эчке киемнәрен билгә тиклем салып тамашачыга арка куеп комда ятып та тордылар. Берәм-берәм кыска гына монологлар сөйләделәр. Монологлар бер-берсенә бәйле текст түгел иде һәм аларда тирән фәлсәфә тотып ала алмадым. Эскиз сәгать ярым барды. Әлбәттә, залда гади тамашачы түгел, ә театр вәкилләре утырганлыктан беркем дә чыгып китмәде. Мәгълүм әкияттәгечә, “Король шәрә” дип кычкыручы да булмады. Чөнки аны бөек Альшиц үзе куйган иде.

Әйткәнемчә, Юрий Альшиц төрле халыкларның мәдәниятләрендә һәм диннәрендә театр тренинглары нигезләрен өйрәнгән кеше. Әмма ел саен Татарстанга – татар театрына килсә дә, татар мәдәниятендә театр тренинглары нигезләрен өйрәнмәгән булып чыкты. Һичъюгы, төрки халыкларныкын... Өйрәнгән булса, японныкын күрсәтер идеме? Әле бит мәдәният министрына Казанның үзе өчен кызыклы булуын әйтте. Иии, сүздә генә икән шул!

Безнең театрлар Альшицны гонорар ведомостеннан башка бернәрсә белән кызыксындыра алмадымы? Татар театрының тарихын бер гасыр белән чикләп куйдык та... ярар, урыс театры үрнәгендәге профессионалы бер гасырдан артыграк булсын, ә ничәмә еллар төрки театрлар белән аралашу ераграк тарихыбызга карарга мөмкинлек бирмәдемени? Милли яки милли булмавына карамыйча бөтен театр вәкилләрен җыеп, Мәскәү һәм Европа педагогларыннан дәрес алу өчен “Нәүрүз” исемле форум оештырмасак та буладыр. Дзуйхицу форумы ясыйк – матур яңгырый бит!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100