Сунарчыга әйләнгән Зөләйха һәм уңай герой Мортаза. Гүзәл Яхина романын башкорт театры ничек куйган?

4 Марта 2018

Укылган: 1227 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рузилә Мөхәммәтова
«Татар-информ» хәбәрчесе Уфага барып, роман авторы Гүзәл Яхина белән бергә “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен карап кайтты.

Татар классик әдәбиятында Зөләйхалар икәү иде. Берсе – чибәрләрдән-чибәр Йосыфка гашыйк булган Зөләйха (Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре), икенчесе – гаиләсеннән аерып рус кешесенә кияүгә бирелгән татар хатыны Зөләйха (Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы).

Инде дүртенче ел рәттән Зөләйха исемле өченче татар хатыны әдәби дөньяны гизә. “Зөләйха күзләрен ача” романын дөньяга Казан язучысы Гүзәл Яхина тәкъдим итте һәм автор үзе дә көтмәгән уңышка иреште. Барысы да романның 2015 елда “Большая книга” милли әдәби премиясенә ия булуыннан башланды. Шул вакыт эчендә романны 29 телгә тәрҗемә итәргә килешүләр төзелде һәм ул 20 телдә басылып та чыкты. Шул исәптән, татар телендә дә. Дөрес, анысы Татарстан китап нәшриятының коммерция проекты буларак тәкъдим ителде һәм уңышлы гына сатылды дип беләм. Моңа өстәп, романның татар телендә Брайль системасында да басылуы турында мәгълүмат бар. 

"Зөләйха күзләрен ача" романы әдәби җирлектән театраль җирлеккә да үтеп керде, ә тиздән кинематографиягә керү алдында тора.

Шунысы да игътибарга лаек, "татарлар “Зөләйха”ны кабул итмәде, аны милләтен сатуда гаепләделәр" дигән фикер дә әсәр өчен уңышлы пиар булды. Кыскасы, “өшегән тавык” Зөләйха, телибезме-теләмибезме, дөньяны яулавын дәвам итә. Мәгълүмат өчен: “өшегән тавык” – романда һәм спектакльдә Зөләйхага карата каенанасы кулланган гыйбарә.

Казан язучысы хыялында туган Зөләйха театраль пространствога Уфа сәхнәсендә чыкты. 2017 елның ахырында М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры “Зөләйха күзләрен ача” драмасының премьерасын тәкъдим итте. Ут күршеләребез Зөләйханы үз иттеләр. Спектакль аншлаг белән бара, хәтта өстәмә рәвештә дә күрсәтелә. 

Татар белән башкорт халкының күп кенә милли геройлары уртак ләбаса. Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Әнгам Атнабайлар; Фәридә Кудашева, Айдар Галимовлар ике халык әдәбиятын һәм мәдәниятен баеткан шәхесләр. Режиссер Айрат Әбүшахманов баштан ук героиняның милләте күрсәтелмәвен ассызыкласа да, Казан язучысы хыялында туган Зөләйха ике халыкның уртак героинясына әверелде.

Зөләйха янына - Уфага

Мин театраль “Зөләйха...”ны күрергә Уфага махсус бардым. Спектакльне карарга “Зөләйха”ның авторы Гүзәл Яхина үзе дә килгән иде. Аның Уфага сәфәре “Россия” каналы тарафыннан төшереләчәк “Зөләйха күзләрен ача” кинопроекты буенча пиар-акция булмадымы икән әле? Чөнки матбугат конференциясенең “Россия” медиаүзәгендә оештырылуы, аның һәр адымын әлеге канал журналистларының яктыртуы һәм үзләрен хуҗаларча тотуы шундый фикер уята.

Матбугат конференциясендә Гүзәл Яхина фильмның сценариесе әзерләнүен, сериалның бик кыйммәтле проект булуын, аның сигез сериядән торачагын әйтте. Сүзләренә караганда, кастинг мәсьәләсендә мәгълүматы юк, әмма ул үзе Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкаруын тели.

Гүзәл Яхинаның Уфа сәфәрендәге икенче чара – Башкортстан Милли китапханәсендә китап сөючеләр һәм китапханәчеләр белән очрашу. Алдарак очрашуда язучылар булачагы да әйтелгән иде. Әмма Гүзәл Яхина белән очрашуга бер генә башкорт язучысы да килмәде. Аның каравы, зал шыгрым булмаса да, китапханәчеләр, язучының иҗатын яратучылар бик актив аралаштылар, автосессия шактый озакка сузылды.

Программадагы өченче чара – спектакль үзе. Әйе, аншлаг иде. Театр администрациясе март аенда буласы спектакльгә дә билетлар калмавын әйтә.

Гүзәл Яхина белән бергә спектакльне Татарстанның театр белгече Нияз Игъламов та карады. Залда “Алтын битлек” милли театр премиясе экспертлары да бар иде. Мин бу спектакльнең киләсе елга премия лауреаты булачагына шикләнмим.

Афишаларда пьесаның авторлары буларак Гүзәл Яхина белән бергә Ярослава Пулинович та күрсәтелгән. Ул инсценировка авторы.

Зөләйханың "өшегән тавык"тан "мылтыклы карчыга"га әверелүе

Спектакль, миңа калса, китапның аудио-визуаль иллюстрациясе, төсләре генә үзгә. Ягъни, ул нигездә романны укып, аңа гашыйк булган кешеләр өчен. “Галопом по Европам” дигәндәй, ике сәгать ярымлык әсәргә шул чорның бар тарихы да, Зөләйха язмышы да сыйган. Дөрес, режиссер Айрат Әбүшахманов Гүзәл Яхина геройларына бераз башкачарак акцентлар куйган.

Әлбәттә, роман белән спектакльнең асылы бер үк – ил язмышының гади бер кеше язмышында чагылышы һәм үзенең кечкенә дөньясыннан зур дөньяга чыккан хатын-кыз. Айрат Әбүшахманов өчен Зөләйха беренче чиратта АНА. Ул шушы авыр шартларда да ана булып кала алган.

Спектакльнең формасына килгәндә, режиссер шактый заманча технологияләр кулланган. Инсталляция, цирк элементлары... Йосыфның көймәгә утырып китеп бару күренешен тамашачы һавада күзәтә. Кыскасы, чагыштырмача шактый катлаулы спектакль.

Артистларга килгәндә, Зөләйха ролендә театрда ун елдан артык эшләүче Римма Каһарманова һәм яңа гына труппага кушылган Илгизә Гыйльманова. Игнатов ролендә театрда берничә сезон гына эшләүче яшь чибәр егет Азат Вәлитов. Мортаза ролен Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Утәшев башкара. Сүз уңаеннан, инсценировканың башкорт теленә тәрҗемә авторы да ул. Убырлы карчык образын ике актриса башкара – Тәнзилә Хисамова һәм Сара Буранбаева.

Шулай итеп спектакльнең төп геройлары дүртәү – Зөләйха, аның ире Мортаза, каенанасы Убырлы карчык һәм Иван Игнатов.

Зөләйха – бик яшьли карт иргә кияүгә бирелгән хатын. Ул иренә каршы әйтмичә, каенанасына буйсынып гомер кичерә, балалары үле туа. Менә Зөләйха Себергә сөрелә. Ирен үтергән кызылармеец аны батып барган җиреннән коткара. Себер җирендә улы Йосыфны тудыра. Ачлыктан тилмереп илереп кычкырган улына үз канын эчереп булса да, аны ач үлемнән саклап кала. Соңыннан Зөләйха сунарчыга әверелә. Белмим, монысы күзләре ачылу билгесеме икән, дөньяга һәм кешелеккә күңеле каткан хатын-кыз гына кулына мылтык алып җанвар җанын кыя аладыр. Коточкыч. Менә, ниһаять, ул җаныннан аерып улын олы дөньяга озата...

Яше билгесез Убырлы карчык холкы белән Островскийның “Гроза” пьесасындагы Кабаниханы хәтерләтә. Аны сәхнәдә күргәч тә “Гөлчәчәк” исемле татар халык әкияте күз алдына килде. Хәтерлисезме? “Борын-борын заманда, зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди, аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән...” Убырлы карчык дип аталган кайнана Зөләйха киткәндә авылда калып, алга таба аның язмышы турында сүз булмаса да, ул спектакльнең буеннан-буена Зөләйханың намусы вазыйфасын башкара. Зөләйха кылганнары өчен аның алдында аклана, аның белән бәхәсләшә, килешә...

Мортаза - алыптай гәүдәле ир-ат – “әнисенең кадерле малае”. Руслар андыйларын “маменькин сыночек” диләр. Татар телендә уңышлы тәрҗемәсе булмаса да, “әни малайлары” татарда киң таралган күренеш. Гүзәл Яхина Мортазаны шактый күңел кайтаргыч ир-ат итеп сурәтләнгән. Аның әнисенә булган мәхәббәте дә нәфрәт уятырлык итеп күрсәтелгән. Ә Айрат Әбүшахмановның акцентлары башкачарак. Биредә Мортаза аягында нык басып торган крестьян, ул үз малын саклау өчен аясыз көрәшкә чыга һәм гомерен җуя. Мортазаны сөйкемле сөяге булган Хөрмәтулла Утәшев уйнавын да искә алсак, ул - чын мәгънәсендә бүгенге көн герое. Мортаза һәлак була, әмма язмыш аңа мәрхәмәтле була - ул үз дәвамчысына гомер биреп калдырырга өлгерә. Гүзәл Яхина бу мизгелне дә шактый ачык һәм төгәл сурәтли. Ә Әбушахманов героинясы “Син бит бөтенесен алдадың, орлыгыңны минем эчемә яшергәнсең икән бит”, - дию белән чикләнә. 

Мортазаның уңай геройга әверелүен башкорт журналистлары һәм блогерлары бик җиңел аңлатты – бу исемне йөрткән герой Башкортстанда начар була алмый, ни әйтсәң дә, Мортаза Рәхимов адашы бит.

Мортаза атып үтерелгәннән соң да спектакльдә яши. Бу аның Зөләйха күңелендә яшәвен дәвам итүе.

Иван Игнатов - кызылармеец. Үзе ышанган идеологиянең корбаны. Ул безнең алда башта канэчкеч солдат, Мортазаны үтерүче булып килеп басса, спектакль дәвамында Иван “яңадан туа”. Без аның рухи чистарынуын, кешегә әверелә баруын күрәбез. Зөләйха Иванны яраттымы? Минемчә, юктыр. Татар хатыны мескенне жәлләвен мәхәббәт дип уйлый һәм шуңа ышана.

Ә менә Зөләйханың улы белән сөйгәне арасында бәргәләнүен сулыш алырга да куркып күзәттем. Зөләйха беренче чиратта ана булып калды. “Милләт анасы” түгел, әлбәттә. Әмма ул Ана. Татарда “Килен каенана туфрагыннан ярала” дигән әйтем бар. Убырлының Мортаза улына булган мәхәббәте Зөләйханың Йосыф улына булган мөнәсәбәтендә дә кабатлануын күрәбез.

Әлбәттә, бөтен бер романны бөтен характерлары белән бергә бер ике сәгать ярымлык спектакльгә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә профессор Лейбе образы да, сөргенгә сөрелгән башка интеллигенция вәкилләре дә төссезләндерелгән. Алар бер ансамбль булып берләшкәннәр. Йосыфка елга артындагы зур дөнья барлыгын аңлатучылар да, аның беренче остазлары да алар.

Мортаза каны аккан Йосыф зур дөньяга Иванович булып атлап китә. Ачы хакыйкать. Тамырларында татар каны аккан, баш мие интернационализм белән сугарылган күпме талантларны беләбез. Ачыгыз күзләрегезне, үпкәләп утырудан ни мәгънә, кардәшләрем - монысы да чынбарлык ләбаса.

Сүз уңаеннан, җәйгә Зөләйханың тагын бер премьерасы чыгачак – Үзбәкстанда туып үскән татар режиссеры Тәлгать Баталов аны Новосибирск театрында куячак...



Фикерләр








Мәдәният

Миңгәр Сабан туе: бер мәйданда биш концерт, уртасында бер көрәш

Җәй җитүгә һәр татар кешесенең иң көтеп алган вакыйгасы - Сабан туе. Бу милли бәйрәмебезнең нинди генә төрләре юк хәзер. Саба районы Миңгәр авылында республикадагы иң зур Сабан туйларының берсе уза. Быел Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла