Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Зәйнәп Миңнеголова: Татарларның дөньяга карашы ниндидер бүтән төрле...

Зәйнәп Миңнеголова – Чаллы кызы, Казан дәүләт Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты магистры. Казан Балалар архитектура-дизайн мәктәбе педагогы.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Зәйнәп Миңнеголова: Татарларның дөньяга карашы ниндидер бүтән төрле...

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Мәгълүматны визаульләштереп алырга өйрәнгән бу заманда дизайнерларның, архитекторларның кыйммәте зур. Бүген “Шәһәрчеләр” сәхифәсе яшь милли дизайнер белән таныштыра. Зәйнәп Миңнеголова - Казан дәүләт Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты магистры.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Зәйнәп Миңнеголова безне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 10нчы корпусында урнашкан ДАШКАга - архитектура мәктәбенә чакырды.

  • Балалар архитектура-дизайн мәктәбе Казанда 1987 елда студия буларак оешкан. 1990 елда ул КИСИның архитектура һәм дизайн институты буларак эшли башлый. Ачылганда анда 120 кеше йөрсә, хәзер укучылар саны меңнән арткан.

“Татар архитекторлары мәчетләрне әйбәт сала”

- Зәйнәп, иртә язда, әлбәттә, җылы кабинетта сөйләшеп утыру җайлырак. Ә җәйге матур көндә, яраткан урының буларак, безне кайда чакырыр идең?

- Миңа Горький паркы ошый. Анда кешеләргә ял итү өчен бик уңайлы урыннар бар, иң мөһиме - шәһәрнең икенче ягына таба бик матур күренеш ачыла. Паркта кешеләр мастер-класслар үткәреләр, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шәһәр кешесе табигатьтә ял итеп үзенә рәхәтлек ала.

- Ә биналарны карасак?

- Миңа Камал театры бинасы бик ошый, чөнки совет архитектурасын яратам. Ә инде архитектор-реставратор буларак, Иске татар бистәсе кызыклы - андагы агач йортлар, андагы милләтебезне күрсәтә торган элементлар... Мәсәлән, капкаларга, тәрәзә йөзлекләренә карасак, безнең татар милләтенең бөтен традицияләрен күрергә була. Ләкин ул йортларны төзекләндергәндә материалларда күбесенчә пластик кулланылган - шунысы гына мине борчый.

- Казанның совет чорыннан соңгы төзелешенә карасак, яңа гасыр биналарына...

- Мин алардан бик канәгать түгел. Чөнки алар стилистика буенча яисә кайбер элементлары белән безнең Казан архитектурасына туры килми.

- Мисаллар китерә аласыңмы?

- Совет чорыннан соң салынган биналар - ул «Татнефть Арена”, “Казан” гаилә үзәге, “Пирамида”, Игенчеләр сарае, “Әкият”... Шушы биналар арасында миңа иң ошаганы ул “Чаша” - “Казан” гаилә үзәге. Чөнки аның детальләре, орнаментлары безнең татар милләтенә хас. Шулай ук миңа “Әкият” балалар үзәге дә ошый. “Әкият” туристларга бик матур дип күренә, ләкин дөрес төзелмәгән, аның конструкциясендә хаталар бар. Аның эченә кергәч, әз генә үзеңне югалта башлыйсың.

- “Пирамида”?

- “Пирамида” ул безнең Казан архитектурасында аерылып тора. Мәсәлән, Уң як Болак урамын карасак, андагы биналарның архитектурасы классицизм, модерн буенча бара, кайбер элементлары XIX гасырга хас. Ә “Пирамида” шушы урам беткән урында басып тора һәм ул күзгә ничектер комачаулый кебек. Ләкин аның бит анда төзелүенең дә тарихы бар. Мәсәлән, безнең Кремль - ул безнең тарих, ул безнең борынгы чорыбыз, ә “Пирамида”, янәсе, безне яңа биналарга таба алып бара. “Пирамида” белән Казан Кремлен бер рәткә куеп карасак, Кремль тарихны күзаллый, ә “Пирамида” безне яңа чорга этәрә кебек.

- Ә мәчетләребез? Яңа гасырда алар да салынды.

- Әйе, безнең соңгы чорда мәчетләр бик күп төзелде. Иске мәчетләрне дә яңарттылар. Татар архитекторлары мәчетләрне әйбәт салалар дип уйлыйм. Мәрҗәни мәчете бик матур, Зәңгәр мәчет һәм Кол Шәриф мәчете, әлбәттә...

- Галимнәр фикеренчә, Кол Шәриф мәчете безнең татарның туксанынчы еллардагы рух күтәрелеше, ренессансы символы. Килешәсеңме?

- Аны 2005 елда ачтылар бит? Шул вакытта ул Казандагы иң матур бина иде. Матурлыгы белән, үзенең татар элементлары белән җәлеп итеп тора. Ул бит безнең тюльпанга – лалә чәчәгенә охшаган. Татар милләтенә өчен бик хас бина.

- Аңа инде ун елдан шактый артык вакыт узды. Шул чор эчендә тагын шундый матур милли биналар барлыкка килдеме?

- Хәзергәчә Казанда иң милли бина – Кол Шәриф мәчете.

"Татар архитекторы борынгыдан калган рухны сакларга тиеш"

- Татар архитекторы өчен иң мөһиме нәрсә? Ул нинди булырга тиеш?

- Татар архитекторы өчен иң мөһиме - борынгыдан калган татар рухын саклап калу.

- Безнең андый архитекторларыбыз бармы?

- Бар. Ул - Зәбирова Фәридә Мөхәммәтовна, Надыйрова Хәнифә Габидулловна. Ул архитектор да, фән эшлеклесе дә, педагог та. Нияз Халитов бар иде. Сафина Ләйлә Шәфкатовна бар. Ул Иске Татар бистәсендә бер йортны яңарткан иде. Анда хәзер хостел ясадылар. Казанга килгән кешеләр анда торганда безнең татар халкының традицияләрен күреп яшәсеннәр өчен шулай эшләнде. Андый архитекторлар Казанда бик күп. Мин иң билгелеләрен атадым.

- Ә үзең архитектор буларак нинди биналарны төзер, төзекләндерер идең?

- Мин музей комплекслары ясар идем. Казанда яки Казан тирәсендә. Аларда татарларның элеккедән нәрсә белән шөгыльләнүләрне күрсәтер идем. Мәсәлән, көймәләр ясау технологияләрен, читекләр ясау, бәйләү-чигү кебек эшләрне. Тагын чәкчәк пешерү, өчпочмак пешерү... Минем өчен музей өлкәсен җәелдерү кызыклы.

- Сиңа этноавыллар темасы кызыклы инде алайса?

- Әйе, безнең этноавыллар Болгарда гына бар. Свияжск ягында берәү бар, ләкин ул рус авылы янында. Нәкъ менә татар авылы - ул Болгарда гына. Ләкин бөтен кешеләр өчен Болгар, барыбер, ераграк. Ә инде тагын бер авылны шулай ясасак, мәсәлән, Чаллы белән Казан арасында, яки Алабуга кырыенда ясарга була. Алабуга янында елга да бар. Елга буенда кешеләргә, барыбер, ничектер рәхәтерәк. Анда, мәсәлән, ял өчен төрле кызыклы әйберләр эшләргә була.

- Казанга килгән туристны нинди маршрут белән йөртер идең?

- Беренчедән, мин Иске татар бистәсенә алып барыр идем. Казанны аның тарихыннан күрсәтә башлар идем - нәрсәдән башланган, нинди биналар булган. Аннары туктар идек без “Туган авылым” комплексында. Безнең нинди татар ризыклары булганлыгын күрсәтер идем. Алар аны ашап карар иде. Анда безнең милли киемнәргә киенеп йөрүчеләр дә бар. Өченче нокта булыр иде Казан Кремле. Андагы Кол Шәриф мәчетен күрсәтер идем. Кремль территориясе эчендә йөргәч, Пирамидадан башлап Казансу яр буена төшеп китәр идек, аннары Игенчеләр сараена юл тотар идек.

- Татарстанның башка шәһәрләре турында ни әйтә аласың?

- Мин Болгарны һәм Чаллыны яратам. Чаллы – беренчедән, туган шәһәрем, икенчедән, ул эксперименталь шәһәр санала. Ул безнең Татарстанда берәү генә, нигә дигәндә, Татарстанда комплекслап төзелгән башка шәһәр юк. Биредә барысы да комплекслар буенча төзелгән. Кешеләргә алай яшәү җайлы иде. Архитекторлар аны шәһәр төзелеше планы буенча транспорт хәрәкәте өчен уңайлы итеп төзегән.

- Ә Чаллы дәүләт театрының шәһәр үзәгеннән ЗЯБ бистәсенә күчерелүенә ничек карыйсың?

- Минемчә, аның үзәктә калуы күпкә яхшырак булыр иде, нигә дигәндә, ЗЯБ ул, чынлап та, шәһәрнең башы. Ә яшьләр, яшь гаиләләр Яңа шәһәрдә яшиләр. Кешеләргә театр карарга шәһәр уртасына килү шәһәрнең кырыена баруга караганда күпкә дәрәҗәлерәк һәм якынырак булыр иде, мәсәлән.

- Татарстанның тагын нинди урыннарын яратасың?

- Болгарны яратам. Элек тә без гаиләбез белән бара идек, анда хәрәбәләр генә иде. Аннары 10 ел үткәч кайттым, яңартылган иде. Яңа биналар төзеделәр, мәчет төзеделәр, этноавыл төзеделәр. Свияжский утрау-шәһәре дә ошый. Аның эченә кергәч, үзеңне бөтенләй бүтән дөньяда хис итәсең. Анда рус йортлары, чиркәүләр. Анда бөтен әйбер дә бүтән төрле. Кешеләр дә бүтән төрле киенә. Ул Татарстанның башкалардан аерылып торган бер обьекты. Минем уйлавымча, ул да Татарстанның тарихы һәм ул сакланырга тиеш. Балалар ул тарихны белергә тиеш.

- Ә балаларны ничек кызыксындырыйк ул тарих белән? Аларны гаджетлардан аерып музейларга ничек алып килик? Үзең дә балалар укыткан кеше буларак ничек уйлыйсың?

- Беренчедән, ул укытучыдан торадыр. Мин балаларга теманы аңлатканда, сораштырам, белешәм. Икенчедән, әти-әнидән торадыр. Музейларга йөртсәләр, аңлатсалар, тарихны сөйләсәләр... Казан нинди булган? Борынгы Болгар нинди булган? Татар элементлары белән кызыксындырырга буладыр. Әлбәттә, ул мәктәптә бирелергә тиештер инде. Мәктәптә татар тарихын сөйләсәләр, кызыксынып әти-әниләреннән сорый башларлар иде. Мәктәптән музейларга йөртсәләр иде. Нигезне мәктәп бирәдер инде.

- Дөньяның кайсы шәһәрләрен күрергә хыялланасың һәм ни өчен?

- Минем өчен традицияләрен, стилистикасын саклап калган шәһәр ул –Берлин: минем анда барасым килә. Прагада булган идем, ул бик матур. Туристик маршрутлар да уйланылган, ләкин анда бөтен акцент үзәккә юнәлтелгән, шәһәрнең читенә китсәң, анда бөтен әйбер бик яхшы хәлдә түгел. Контраст бик зур: үзәк матур, читтәге районнар пычрак, исле. Әлбәттә инде, үзәктә бик чиста булырга тиеш. Ләкин шәһәр кырые турында онытырга ярамый. Казанда алай түгел, мәсәлән. Безнең шәһәрнең читендә дә бик чиста. Мин бездә зур аерма дип әйтмәс идем.

- Нәрсә ул милли архитектура?

- Милли архитектура эченә мин безнең мәчетләрне кертәм. Икенчедән, ул безнең татар халкын, милләтне күрсәтә торган ниндидер элементлар, мәсәлән, татар орнаментлары. Берәр нинди милли дизайн...

- Ә милли дизайнны ничек аңлыйбыз? Әйтик, шушы кабинетны милли рухлы итү өчен нишли алабыз?

- Мин, беренчедән, татар халкы белән ассоциацияләшә торган төсләр кулланыр идем. Икенчедән, орнамент.

- Нинди төсләрне татар халкы белән тәңгәлләштерәсең?

- Ул – яшел, кызыл, ак төсләр.

- Татарстан флагындагы төсләр?

- Флаг төсе - әйе. Кайбер элементларда алтынга охшаган төсләр кертәр идем.

- Кабинетны милләштерүне дәвам итик.

- Безнең милли җиһазлар. Декоратив келәмнәр, өстәл ашьяулыклары, ниндидер чигү элементлары, савыт-саба...

“Чаллыдан Казанга театрга йөри идек”

- Татар китаплары укыйсыңмы?

- Мин бүгенге татар әдәбияте белән таныш түгел. Мәктәптә укыганда, без укый идек - мин күп әсәрләрне беләм. Үземә таныш әсәрләр Камал театрында куелса, мин барып куелышларны карыйм. Ә инде ниндидер яңа драмаларны, яңа шигырьләрне белмим, миңа алар таныш түгел.

- Нигә?

- Миңа алар кызык, ләкин бөтен әйбергә дә өлгереп булмый, мин тырышам театрларга йөрергә, чөнки миңа ул кызык. Мин татар җырларын тыңлыйм. Ләкин укырга минем вакытым юк.

- Синең өчен татар музыкасы нәрсә ул?

- Минем өчен татар музыкасы - ул моңлы көй, күңелгә үтеп кергән сүзләр. Халык җырларын, Илһам Шакировны тыңлыйм. Миңа яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинның җырлары бик ошый, аларны күңелгә бик үтеп керә торган дип саныйм. Салаватның концертларына гаилә белән йөри идек. Әти безне татар гаиләсе итеп үстерергә тырышты. Чаллыда яшәгәндә дә гел Казанга театрга килә идек. Айга бер-ике тапкыр Чаллыда узган концертларга бара идек. Шуңа ул минем күңелемдә калгандыр инде. Татар моңнары, татар театрлары миңа бик ошый.

- Зәйнәп, син шәһәр кызы. Бәлки, әти-әниең авылдан булгандыр? Балачакта кайтып йөри торган авылың бар идеме?

- Безнең авылда йортыбыз бар. Һәр җәйне анда үткәрә идем. Әти минем Зәй районының Ашыт авылыннан. Әни минем Түбән Кама районының Каенлы авылыннан. Без күбесенчә әтинең авылында булдык. Әти ягыннан әби белән бабайны күрмәдем, әни ягыннан әби-бабай белән кунакка йөрешә идек. Алар авыр сугыш еллары турында сөйлиләр иде.

- Шәһәрдә үсеп телеңне югалтмавың, татарча әйбәт кенә сөйләшә алуың әтиең тырышлыгымы?

- Әтинең тырышлыгы дип уйлыйм. Гаилә тырышлыгы! Мәктәптә дә татар теле белән әдәбиятны үз фәнен яраткан укытучы укытты. Ул телне максимум бирергә тырыша иде. Ә гаиләдә безгә бөтенләй русча сөйләшергә ярамады. Хәзер дә өйгә кунакка кайтып русча сөйләшә башласам, әти мине тыя, “татарча сөйләш”, ди. Минем телем - әтинең казанышыдыр.

- Өйдә хәзер дә шушы тәртипме?

- Әйе.

“Татарның үсеш стратегиясе – татар теле һәм татар брендлары”

- Татар халкының үсеш стратегиясе әзерләнә. Аның нигезендә нәрсә булырга тиеш дип уйлыйсың?

- Беренчедән, безнең туган телебез - татар теле дип уйлыйм, икенчедән, татар бренды. Безгә татар брендын алга этәрергә кирәк. Мәсәлән, туристлар өчен. Алар безнең шәһәргә килгәч, ниндидер элементларны күргәч, аны татарлар белән тәңгәлләштерсеннәр.

- Татар телен ничек сакларга?

- Күбрәк әдәби китаплар укырга кирәк. Ә без аны укымыйбыз шул. Театрларга йөрергә кирәк. Халыкны ничектер кызыксындырырга... Казанда бөтен юлкүрсәткечләрне татарча язарга кирәк. Бәлки шулайдыр...

- Ә татар бренды нәрсә ул?

- Әйтә алмыйм. Тина Канделаки тәкъдим иткән брендны хәтерлим, ләкин миңа андагы төсләр чишелеше ошап бетмәде. Мин аларны яшелгә алмаштырыр идем. Никтер кызыл төс миңа рус төсе булып тоела. Мин зәңгәр төстән дә баш тартмыйм, әмма татар төсе минем өчен ул яшел.

- Шәҗәрәңне беләсеңме?

- Әйе. Әти ягыннан - җиде, әни ягыннан сигез буын. Аларны барысын да әти эзләп тапты. Аның бөтен сорауларга да җаваплары бар. Ул бөтен әйберне белә.

- Иң бөек татар шәхесе?

- Габдулла Тукай.

- Замандашларыңнан син хөрмәт иткән, сокланган кешеләр?

- Ул минем гаиләм. Әти белән әнидән башлап, абыйларым. Мин үз шөгыльләрен, үз эшләрен яраткан, үз максатларына ирешкән кешеләрне хөрмәт итәм. Хыялларына барган кешеләрне. Андый дизайнерлар, архитекторлар да бар. Алар бик танылган кешеләр дә түгелдер. Ләкин хәзерге кешеләргә карасаң да, үз максатларына ирешкән кешеләр күп.

- Ә татар рухы булган яшьтәшләрең бармы тирә-ягыңда?

- Алар хәзер бетеп бара дип уйлыйм. Чөнки, менә, үзем укыткан балаларга карасам да, алар арасындагы татар исемле, татар фамилияле балалар үзләренең туган телләрен белмиләр. “Туган телеңне беләсеңме?” дип сорасаң, алар “Безнең гаиләдә беркем дә татарча сөйләшми”, дип җавап бирәләр. Минем туганнан туганнарым арасында да бар андый кешеләр. Мөгаен, мин пессимисттыр. Бардыр инде ул өмет, өмет ул бөтен кешедә дә булырга тиеш инде. Әмма мин әлегә өметләнер сәбәп күрмим.

- Казанда синең татарча аралашырлык дусларың, татарча сөйләшә торган урыннарың бармы?

- Эштә мин татарча сөйләшәм. Дусларым белән мин татарча сөйләшәм. Йөргән егетем белән мин татарча сөйләшәм. Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Тирәлек бар.

- Алайса нигә өметсез дисең?

- Татарча сөйләшә, фикерләшә торган минем яшемдәге кешеләр бар алар. Ләкин бит хәзерге балалар татар телен оныта башладылар. Оныта да түгел, ә белмиләр алар аны. Мин үзем оптимист, ләкин тел мәсьәләсендә кайчагында пессимист буларга туры килә.

- Синең өчен чын татар егете нинди була?

- Аның татарлыгы битендә язылып торырга тиеш. Аның дөньяга карашы, сөйләшүе... Татар егете мин мәчеткә йөрергә тиеш дип саныйм. Минем уйлавымча, татарларның дөньяга карашы ниндидер бүтән төрле. Гел икенче төрле. Татарча сөйләшә беләргә тиеш. Анда бик күп төрле факторлар бар инде. Бәлки мин башка яшьтәшләремчә уйламыймдыр.

- Бармы андый егетләр?

- Әлбәттә бар, минем янымда гына да шушы сыйфатларга туры килә торган татар егетләре бар. Киләчәк өметсез түгел, димәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100