Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Рөстәм Зиннуров: “Киләчәктә татарлар “Сейчас поешь и спать, яме” кебек җөмләләр белән генә сөйләшерләр дип куркам"

Минзәлә театрының яшь артисты, “Кече шәһәр театрлары” бөтенроссия премиясе лауреаты Рөстәм Зиннуровны “Шәһәрчеләр” проектына алуыбыз – аның кебек меңләгән ирекле татар яшьләре барлыгын күрсәтү. Алар штампларга бирешмичә үз ирекле дөньяларын булдырырга тырышалар. Андыйларны татар дөньясыннан читләштерсәк, алар башкаларның байлыгы булырга мөмкин.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Рөстәм Зиннуров: “Киләчәктә татарлар “Сейчас поешь и спать, яме” кебек җөмләләр белән генә сөйләшерләр дип куркам"

Рөстәм Зиннуров – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Иблис” спектакле аша ачылган яшь талантлы актеры, “Кече шәһәр театрлары” бөтенроссия театр фестиваленең “Дебют” номинациясе лауреаты. Рөстәм Зиннуров Кукмара бистәсендә туып үскән. Татар театры дөньясында ул “Идел-йорт” халык театрлары фестивале аша Кукмара халык театрына гран-при алып бирүче буларак билгеле. Хәзерге вакытта Минзәлә театрында эшли. Аны актер буларак “Иблис” спектаклендә Иблис ролен биреп, күренекле саха режиссеры Сергей Потапов ачты. Рөстәмгә 23 яшь. Аның театр буенча һөнәри белеме юк. Быел гына читтән торып Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән. Театрда репетицияләр баруына карамастан, рольсез калуыннан да курыкмыйча, укуны сайлаган.

Рөстәм үз проблемасын яхшы белә – ул татар телендә камил сөйләшә алмый, әмма татар театрын ярата. Ул татар театрын һәм татар дөньясын ниндидер ябылу дөнья итеп кабул итми. Социаль челтәрләрдәге фоторәсемнәрендә татуировка куллары, алкалы колаклары кәләпүләр һәм башка татар элшементлары белән бер композиция тудырылган булыр.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Рөстәм Зиннуров безне Бауман урамына чакырды.

  • Бауман урамы – Казанның тарихи үзәгендәге җәяүле урамы. Казан Арбаты. Истанбулның Таксим мәйданы янындагы җәяүле Истиклял җәддәсе кебек. Бауман урамы Казан Кремле янындагы Меңъеллык мәйданыннан башланып Тукай мәйданына кадәр сузылган. Бауман урамы – Казанның иң борынгы урамнарының берсе. Казан ханлыгы чорында Ногай юлы дип аталган. Казан ханлыгы алынганнан соң Проломная һәм Большая Проломная дип атала башлаган. 1930 елда карагруһчылар тарафыннан үтерелгән революцион хәрәкәт эшлеклесе Эрнест Бауман исеме бирелгән.

- Рөстәм, ни өчен син безне бу урынга алып килдең? Нәрсәсе белән кадерле сиңа Казанның Бауман урамы?

- Бауман урамын бик яратам. Чөнки, беләсезме, монда яшьләр бик күп. Гади яшьләр түгел, мин аларны ирекле яшьләр дип атыйм, алар минем сыман яшьләр, аларның җыелу урыны монда дип уйлыйм. Шуңа күрә мин монда үземне шулай иркен хис итәм. Миңа монда рәхәт.

- Ә Минзәләдә бармы андый ирекле урыннар?

- Ирекле урыннар Минзәләдә дә бар. Бульвар дип атыйбыз инде без аны. Анда көн дә – көндез дә, кичен дә яшьләр җыела. Бөтен Минзәләгә бер урын инде ул.

- Рөстәм, син татар театры дөньясында Иблис роле белән танылдың. Куркыныч роль. “Халык күңелендә Иблис булып каласым килә”, дип тә әйттең. Бу синең эйфория белән генә әйтелгән сүзләрме, әллә син хәзер дә шушы сүзләреңә кул куясыңмы? Чыннан да кеше хәтерендә Иблис булып кына калудан курыкмыйсыңмы?

- Юк, бу сүзләр эйфориядән генә әйтелгән түгел. Мин ул сүзләрне әле дә әйтәм. “Иблис”нең премьерасыннан инде бер ел узды. Ә бит минем тормышымда күп нәрсә үзгәрде. Санап чыгарга мөмкин: ул минем күп куркуларны басты, мине икенче яктан ачты, җиңүләр алып килде, танышларым артты. “Иблис” аркасында мин шәһәрләр күрдем. Һәм иң мөһиме - ул мине якын кешем белән таныштырды. Мин сөенеп бетә алмыйм бу рольгә. Күптән түгел Казахстанда булдык. Фестивальнең башында иң беренче булып Иблисне куйдык. Һәм бөтен фестиваль буена “Иблис” турында гына сөйләделәр. Казахлармы, ираннармы, бөтенесе: “Әй, шайтан!”, дип кенә чакыралар. 

Ә икенче соравыгызга килгәндә, “Иблис кенә булып калудан курыкмыйсыңмы?” дигәнгә “Юк”, дип әйтәм. Мин Иблисне генә түгел, ә бүтән әйбәт рольләрне дә башкара алуымны кешегә күрсәтәчәкмен әле, Алла бирса. Миңа бирсәләр, әлбәттә.

- Алайса Иблис буларак киңәш бир әле, тормышта иблисләр күп бит инде. Ул иблисләрдән ничек котылырга мөмкин?

- Белмим. Ул иблистән котылып булмас дип уйлыйм. Һәр кешенең иблисе бар, ул кемнеңдер күбрәк, кемнеңдер әзрәк, тик ансыз бернишләп тә булмый. Шайтансыз, иблиссез күңелсез булыр иде. Русча гына әйтә алам, “добро и зло” темасы бар – “зло”сыз “добро” булмас иде, “добро”сыз “зло” булмас иде. Бу да шулай: кешедә начары да, әйбәте дә булырга тиеш, дип уйлыйм.

- Ә син үзеңнең иблисеңне җиңә аласыңмы? Син аны җиңәргә өйрәндеңме шушы роль аша?

- Мин үземнең иблис белән уртак тел таптым. Мин аның белән аралашам, кирәк вакытта чыгара алам, кирәк вакытта тынычландыра алам. Әйе, күнектем, мин аңа күнектем.

- Рөстәм, театрга килүеңне искә төшерик әле. Сине Кукмара халык театрына гран-при алып биргән егет дип әйтәләр. Бу ни дәрәҗәдә дөрес һәм Кукмара егете ничек Минзәлә театрына килеп эләкте?

- Иң башта мин театр түгәрәгенә йөргән идем. Шунда мине Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов күреп алды да, халык театрына чакырды. Анда “Җанкисәккәем”, “Кыз урлау” спектакльләрендә катнаштым, “Әни килде” бик шәп чыкты безнең. Рамил абыйның бөтен эшләре шәп иде. Бераздан миңа бик зур роль йөкләделәр - Туфан Миңнуллинның “Бәйләнчек” пьесасы буенча куелган спектакльдә Бәйләнчек ролен башкардым. Без аны бик шәп ясап чыктык. Кукмарада тамашачыны шаккаттырдык, бик рәхәтләнеп көлеп карадылар. Спектакльне Казанда халык театрлары фестивалендә күрсәттек. Кайттык һәм озакламый миңа: “Менә, Рөстәм, гран-при оттык, безгә автобус бирәләр”, дип хәбәр килде. Артист тормышында бу минем беренче зур җиңү иде. Бик шат идем мин ул хәбәргә.

- Минзәлә театрына ничек килеп эләктең?

- Мин һәм энем Раушан Казан театр училищесына кермәкче идек. Ләкин булып чыкмады, анда керә алмадык. Без кул селтәдек тә, “Нигә кирәк бу уку, бу яшьтән акча эшли башласак әйбәтрәк булыр”, дип, төзелешкә киттек. Бер ел эшләдек. Безнең туганыбыз Язгөл апа театр училищесын тәмамлап, юллама белән Минзәлә театрына эшкә урнашты. Берзаман безгә шалтырата: “Рөстәм, Раушан, иртәгә җыеныгыз да, Минзәләгә килегез. Сезне директорның күрәсе килә”, ди. Без инде җыенып киттек, сөендек, төзөлештә бөтенесе белән саубуллаштык. Килдек, безне Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Самерханов карады. Этюд, прозадыр... Һәм менә шулай эшкә алдылар - без моңа сөенеп бетә алмыйбыз.

- Минзәлә - кечкенә шәһәр. Хәзер инде ничәдер ел эшләгәч, кысан булып тоела башламадымы?

- Безнең Кукмара бит инде ул аннан да кечерәк, элек шәһәр тибындагы бистә генә иде, күптән түгел генә шәһәргә әйләнде. Ә Минзәлә ул шәһәр. Мин инде шуңа сөенеп: “О, Минзәлә - шәһәр. Мин шәһәргә күченәм”, дип ашкындым. Килеп җиттем. Беренче эш итеп мин кешеләрдән сораштырдым: “Кинотеатр бармы бу шәһәрдә?”, дип. “Әйе, бар-бар”, диләр инде. Миңа адресын күрсәтеп җибәрделәр, мин ашкынып барам шул кинотеатрга. Килеп җиттем берзаман, карыйм: “Победа” дигән, кинотеатрның исеме шундый гади генә. Премьерасы бер биш ел элек булган кино тора иде афишада, анысы да кул белән ясалган. Шунда мин аңладым кая эләгүемне. Әйе, Минзәлә зур шәһәр түгел. Хәзер Казанда күбрәк йөргәч, күбрәк аңлый башладым. Яшьләргә анда бик барыр җир юк дип әйтә алам.

- Шәһәрләрдәге татар театры ул инде ул яшьләрне, гомумән, татар кешеләрен берләштереп торган бер урын булырга тиеш. Чөнки монда татар мохите бар, татарча сөйләшәләр. Театрга яшьләр киләме, татар яшьләре мохите бармы?

- Театр белән кызыксынган яшьләр күбәя бара дип әйтәм. Чөнки безнең театрда гомер булмаганны хәзер яшьләр күбәя башлады. Ул бик шәп, чыннан да, яшьләр күп. Әле быел гына ике яшь актер килде. Гафу итегез, спектакль гел картлардан гына торса, яшьләр шундук әйтәчәк бит: “Юк, нәрсәгә барыйм мин аларны карарга?” диячәкләр. Ә сәхнәдә үз яшендәге кешеләрне күргәч, аларның кызыксыну бар. Һәм, Аллага шөкер, “Иблис” белән без яшьләрне үзебезгә тарта алдык.

- Ягъни, шәһәрдә татар театры ниндидер татар мохитен булдыра торган урын санала, әйеме? Татарны ул күпмедер дәрәҗәдә саклап кала торган, ниндидер үзаң булдыра торган урын дип әйтеп буламы?

- Әйе, әлбәттә. Минзәләдә шул театр гына инде безнең татар мохитен саклый торган җир дип уйлыйм.

- Рөстәм, безнең иҗатчы яшьләргә республикада игътибар бар дип уйлыйсыңмы? Иҗатчы яшьләргә иҗат мөмкинлекләре тудырылганмы?

- Мин әйе дип уйлыйм. Миңа быел Мәдәният министрлыгы гранты бирелде. Россия күләмендәге фестивальләрдә дә игътибар булды. Хәзер яшьләрнең сайлау мөмкинлеге арта бара. Теләк кенә кирәк.

- Татар театрларында уңай геройлар җитми дибез. Гомумән, хәзер кире геройлар белән танылу рәхәтрәк тә ул. Театрда яшьләр кызыгырлык уңай геройлар бармы?

- Уңай сезнеңчә ничек була ул, мин аңлап бетермәдем.

- Үрнәк алырлык.

- Үрнәк алырлык геройлар?

- Заманында Газинур Гафиятуллиннарны, Муса Җәлилләрне укып үстек. Менә шундый уңай геройлар бармы безнең бүгенге тормышта? Әллә без шушы Иблисләр, Әҗәлләр белән генә кызыктырабызмы? Кирәкме ул сезнең буынга уңай геройлар?

- Әйе, бәхәсләшмим, яшьләр күбрәк тискәре якны сайлый башладылар. Белмим, нәрсәгә шулайдыр ул. Мин үзем дә уңай рольләрне башкарырга бик кызыксынмыйм. Уңай геройлар юк та бугай ул.

- Татар мәдәнияте ул күбрәк авыл мәдәнияте булып күзаллана, Шулай да хәзерге татар яшьләре иҗатында шәһәр татар мәдәниятен күрәбез кебек. Алар бик аз, ләкин андый яшьләр бар. Алар күбрәк Казанда, ләкин районнарда да бардыр андый алдынгы яшьләр. Син шәһәр татар мәдәниятенең барлыкка киләсенә ышанасыңмы?

- Әлбәттә ышанам. Ләкин безнең һаваны, яшьләрнең һавасын, олы буын кысмаса - аңлыйсызмы? Бик күп очратам мин шундый әйберне – олы буын яшьләрне аңлап җиткерми. Беләсезме, аларның безне һаман шул “Зәңгәр шәл” чорында, шундыйрак типажда күрәсе килә. Вакыт бер урында тормый, безгә вакыт белән бергә барырга кирәк - алар аны аңламый. Театр буенча гына әйтмим мин моны. Шул ук эстрада: ул татар икән, һаман шул костюм-чалбар, түбәтәй, ак каен, сандугачлар, мин сине яратам, яратмыйм... Яшьләрнең идеяләре бар, ләкин алар курка, шул ук олылар аңламас дип, күп кеше хурлар дип курка. Стиль турында әйткәндә дә, шул ук татуировкага, колагымдагы алкаларга каныга башлыйлар. Заманында чәчләргә асканнар бит әле чулпылар, тәңкәләр – халыкның бизәкләре шул булган, алар үзләрен матур итеп күрсәтәсе килгәндә, шуларны асканнар. Тату ул хәзерге заманда тән бизәлеше генә, минем үземне бизисем килә. Минем алкалар беркемгә дә зыян китерми.

- Ул татуларың, алкаларың белән син җәмгыятькә нәрсә әйтәсең, нинди теләкләреңне белдерәсең?

- Кичә уналтынчы татуировкамны ясадылар. Анысыында минем якын кешем сурәтләнгән. Тату - минем өчен иреклелек билгесе. Аллага шөкер, әти-әни мине аңлыйлар, башта бик скептик карадылар, ләкин безнең өйдә аның өчен талашулар булмый, Аллага шөкер.

- Синеңчә, нинди булырга тиеш ул чын татар егете?

- Татар егете... Ой, монда хәзер стереотип буенча гына әйтсәк кенә инде. Ә нәрсәгә кешеләргә штамплар элергә?

- Ярар, элмибез. Ә милләтне саклауның юлларын нәрсәдә күрәсең? Безнең татарлыгыбызны саклауның юллары бармы?

- Беренче иң зур проблема - татар теле инде ул. Күргәнегезчә, ишеткәнегезчә, миндә дә бар ул проблема. Хәзер нинди генә татар баласын алма - күбесендә акцент бар. Ул бит инде шаккаттыргыч, алай булырга тиеш түгел. Ләкин нишләтәсең?! Проблемалар күп инде. Һәм кешенең үзеннән тора, әти-әниләрдән тора. Балаларын чиста татарчага өйрәткән гаиләләрне беләм. Әмма минем уйларым бик пессимистик. Киләчәктә татарлар рус телендә сөйләшәчәкләр, ә татар сүзләрен экзотик сүз итеп кенә кулланачаклар дип куркам. Без инглиз сүзләрен кулланабыз бит әле, “окей” сүзен, мәсәлән. Бу болай була инде: “Сейчас поешь и спать, яме”. Мондый темпта барсак, шулай берешәр сүзләр генә алып, үзебезнең сөйләмдә кулланырга калыр дип куркам.

- Бу куркыныч бит?

- Куркыныч. Милләт ул беренчедән телдә булырга тиеш. Тел булмаса - без беттек.

- Милләтнең телдән тыш тагын нинди күрсәткечләре бар? Татар булып калу өчен тагын нәрсәләргә басым ясый алабыз? Дин, милли киемнәр...

- Менә милли киемнәр буенча әйткәндә - әйе. Безнең татар орнаментлары бик матур, алардан кием брендлары ясап була. Нурбәк Батулланы алыйк, ул менә татарча язылган толстовкаларда йөри. Шәп бит бу, шәп, яшьләрчә күренә. Шуннан бара да бит инде ул милләтне саклау дигән сүз. Әгәр дә бездә әйбәт милли брендлар булса, нигә без инглиз брендлары кияргә тиеш? Ә алар юк.

- Казанда бераз бар.

- Әйе, Казанда бар әле. Ләкин ул күп җирдә түгел, шуңа күрә яшьләр кайда нәрсә ала – шуны кия инде.

- Сез алдынгы яшьләр, сез үрнәк күрсәтергә тиеш бит, димәк, аны син киеп чыгарга тиеш.

- Әйе, дөрес әйтәсез.

- Ни җитми сиңа аны киеп чыгарга?

- Мин әле Казанда аның кайда сатылганын да белмим. Мин бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Әйтә алмыйм, Рузилә апа. Миндә татар милләте проблемасы бик күп, телдән алып, ай-һай, бик күп икән әле.

- Син үзеңдә шушы проблемалар барын таныйсың. Һәм алга таба ничек булачак ул - артачакмы ул әллә син – татар театры артисты - барыбер татарлашу ягына барырга уйлыйсыңмы?

- Мин татарлашу ягына барам бит инде, сез минем беренче интервьюларны искә төшерсәгез, анда бит – үлеш, русчалы-татарчалы, мин әле татарча сүзләрне искә төшерергә тырышам, авыр булса да, тырышам. Хәзер татарча әдәби сүзләрне күбрәк истә калдырырга тырышам, бәлки, берничә елдан чиста татарча сөйләшермен, амин.

- Синең өчен бөек татар кешесе кем ул?

- Минемчә, бөек татар ул - Тукай. Баналь булса да, минем җавабым - Тукай. Тукай бик шәп кеше булган, курыкмыйча әйтәм. Аның шигырьләренә заманча эшкәртелмәдә яңа җырлар да язылыр әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100