Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

news_top_970_100
Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Мәгълүмат өчен: “Татнефть” компаниясенең һәрвакыт милли үсешкә һәм рухи яңарышка йөз тоткан социаль проектлары барлыгы билгеле. 1997 елда – моннан егерме ел элек - әлеге проектлар “Рухият” фонды булып берләшә. Фонд советы рәисе - "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. Фондның беренче башкарма директоры – Илсөяр Хәйруллина, хәзер аның эшен Флера Шәйхетдинова дәвам итә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелды. Җитәкчелек әдәби премиягә исем бирү өчен халкыбызның иң яраткан тормышчан шагыйрәсен сайлаган. Шулай итеп, премиягә Саҗидә Сөләйманованың да абруе өстәлеп, әдәбият дөньясында үз урынын тапкан язучы өчен бу премия лауреаты булу зур дәрәҗә.

Хәзер әдәби премиянең күләме – 50шәр мең сум, ул өч язучыга тапшырыла; кызыксындыру премиясе – 25әр мең сум; ул да өч язучыга тәгаенләнгән. Стипендия ун студентка тапшырыла, аның айлык күләме 2 мең сум. Ул бер ел дәвамында түләнә.


 
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәрендә быел уникенче тапкыр үткәрелде. Татар язучылары уникенче тапкыр татар шагыйрәсе эзләреннән үттеләр, аның шигъри юлларын күңелләрендә яңарттылар, инде тормыш юлы узган өлкәнәеп килгән шагыйрь-лауреатлар да, шигърияткә сак кына аяк баскан яшь шагыйрь-стипендиатлар да шагыйрәнең күпләр өчен тормыш девизына әверелгән шигъри сүзләре белән “Син икәнсең, тормыш, исәнме!” дип киләчәккә дәштеләр.

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды Әлмәтнең көзге бер көнен әнә шундый шигырь бәйрәменә әверелдерә. Шигърият бәйрәменең программасы гади, шул ук вакытта тирән эчтәлекле – Саҗидә Сөләйманова бюсты янында шигъри митинг, аның исемен йөрткән шәһәр китапханәсендә – шигърият кичәсе, ә кичен Әлмәт татар дәүләт драма театрында – лауреат һәм стипендиатларны котлау тантанасы.

Тантананың быелгы хөрмәтле кунаклары – Татарстанның күренекле татар шагыйрьләре Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим, Эльмира Шәрифуллина, Ләбиб Лерон, күренекле татар композиторы Мәсгуд Имашев, «Рухият» рухи яңарыш фондының беренче башкарма директоры Илсөяр Хәйруллина һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, сиксәнен узса да, күңел көрлеген һәм тел җорлыгын җуймаган Клара Булатова. Әдәби премия тапшыру тантанасының махсус кунаклары – Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов һәм килене Асия ханым.

Программаның беренче һәм икенче пунктларын - Саҗидә Сөләйманова бюсты янында шигъри митинг һәм китапханә залындагы шигъри ярышны – җирле шагыйрьләр өчен Саҗидә Сөләйманованың бүләге һәм әманәте дип кабул итергә мөмкин. Китапханәдә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзаларына гына түгел, шигырь язарга яратучыларга да республика күләмендә танылган халык шагыйрьләре белән беррәттән шигъри дуэльга катнашу мөмкинлеге тудырылды.


Татарстанның нефть башкаласының көзге шигърият бәйрәменең иң күңелле мизгелләре кичен Әлмәт театры залында башланды. "Без бу премияне 2006 елда ул вакыттагы Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Илфак Ибраһимов белән бергәләп башлап җибәргән идек, – дип чыгышын әдәби премиянең тарихыннан башлады "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары, “Рухият” рухи яңарыш фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев. – Әмма акча бирү белән генә булмый бит әле. Аны оештырырга да, аңа лаек булган талантлар булуы да кирәк. Безнең андый талантларыбыз бар”, - дип игътибарын яңа лауреатларга юнәлтте ул.

Рөстәм Мөхәммәдиев әдәбиятның төрле жанрларында уңышлы эшләүче Галимҗан Гыйльмановка, шагыйрә Рәзинә Мөхияргә һәм рус телендә иҗат итүче Лев Кожевниковка “Татнефть” белән Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган әдәби премияләрне тапшырды. Абруе елдан-ел арта барган әдәби премиянең “Кызыксындыру бүләге” дигән өлеше дә бар. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Кызыксындыру премияләрен Зинаида Захаровага, Фәнәвис Дәүләтбаевка һәм Фәнил Гыйләҗевка тапшырды.

Шунысы да игътибарга лаек, “Рухият” рухи яңарыш фонды шигърияттә үз урынын тапкан, юнәлешен билгеләгән, җитлеккән шагыйрьләрне бүләкләү белән генә чикләнә алмый, рухи яңарыш ул – киләчәкне күреп эшләү. Ә киләчәк – яшьләр кулында. Галимҗан Гыйльмановлар эзеннән Фәнил Гыйләҗевлар килсә, Фәнилләр артында Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһаповалар тора.


Үзе дә укытучы булган Саҗидә Сөләйманованың исемен йөрткән әдәби премия яшьләрсез була алмый. Шуңа да “Рухият” фонды җитәкчелеге тарафыннан шагыйрә рухына туры килгән гамәл каралган - Татарстан югары уку йортларында укучы студентларга - яшь иҗатчыларга махсус стипендия тапшырыла. Саҗидә Сөләйманованың үзенә өлкән буын язучылар фатыйха биргән кебек, “Рухият” фонды шагыйрә исеменнән яшь иҗатчыларга киләчәккә фатыйха бирә.


<~>

Әдәби стипендия турындагы сертификатларын Әлмәттәге шигърият бәйрәменең хөрмәтле кунагы – Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов тапшырды. “Әни шактый соң яза һәм матбугатта басыла башлаган, ә сез иҗатка нәкъ үз вакытында тотындыгыз”, - диде ул үз чыгышында яшьләргә мөрәҗәгать итеп. “Мин бүген юлда килгәндә яшьләр белән аралашып килдем. Шигъриятнең укылуы-укылмавы турында да сөйләштек. Бүгенге яшьләр гонорарга омтылмыйча, лайкка да язалар, үз шигырьләрен социаль челтәрләргә урнаштырып лайк җыялар”.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия 2017-2018 уку елында Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары арасыннан Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимовка тапшырыла. Ә Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары студентларыннан Рәзилә Исхакова (Азнакай районы), Илүзә Латыйпова (Мамадыш районы), Зилия Гулова (Лениногорск районы), Нурзилә Хәлилова (Чистай районы), Денис Шишкинга (Оренбург өлкәсе) стипендия турында сертификат тапшырылды.

Әйткәнемчә, премия тапшыру тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында үтте һәм моның шулай булуы бик табигый – беренчедән, Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасын өлкән буын әле Нефтьчеләрнең техника йорты буларак хәтерли – Әлмәтнең мәдәни тормышы гомер-гомергә биредә кайнаган, икенчедән, нефтьчеләр яраталар театр артистларын – нигә әле шушы шигъри бәйрәмне дә бергә үткәрмәскә?! Сүз уңаеннан, шәһәр бизәге булган Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасын берничә ел элек нефтьчеләр төзекләндерде. Бер штрих – шулкадәр шәп төзекләндергәннәр – бинаның бөтен ягы йөзе кебек: Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасын яктыртырга килгән фотографыбыз алды дип белеп, театрның артын төшергән һәм үзенең ялгышуы турында уй башына да кереп карамаган.

Бәйрәм тантанасын сәхнәләштерүчеләр дә - театр коллективы иде. Театральләштерелгән әдәби кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова. Анда Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров, Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова, актриса Зөлфия Газизова һәм әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы яшь артистлар катнашты. Саҗидә Сөләйманова образын Рәзинә Хәкимова башкарды. Кичәне Мәдинә Гайнуллина белән Динар Хөснетдинов алып барды. Алар барысы да Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары.

Әдәби премия тапшыру тантанасында Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов, Ваһапов премиясе лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов катнашты.

Шунысы да игътибарга лаек – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыруга багышланган әдәбият бәйрәме быел туган телгә мәдхия һәм аны саклауга өндәмәләр рәвешен алды. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Клара Булатова һәм башкалар шигъри митингта лозунгка тиң чыгышлар ясадылар. Әдәби кичә дә милли хисләр белән сугарылган иде. 



Шунысын да өстәп әйтү дөрес булыр, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия - “Рухият” рухи яңарыш фонды проектларының берсе. Ул проектлар күп. Танылган шагыйрьләр Зөлфәт, Фәнис Яруллиннар нәкъ менә “Рухият” чыгарган китаплары белән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестивале быел апрель аенда Казанда ул егерменче тапкыр уздырылды. “Рухият”нең чираттагы мәдәни чарасы – 2017 елда басылып чыккан китапларны тәкъдим итү кичәсе. Ә ул кичә декабрь аенда “Татнефть” ярдәмендә төзекләндерелгән Иске Әлмәт мәдәният йортында үткәреләчәк.

 «Татарстанның нефте булганда татар милләте югалмаячак», - диде Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасында катнашучылар әлеге шигърият бәйрәменә нәтиҗә ясап. “Республиканың бөтен эре җитештерү-сәнәгать оешмаларында да «Рухият» кебек рухи үсеш фондлары булса иде - милли-мәдәни тормышыбыз баерак, матуррак булыр иде», - диде «Рухият» рухи яңарыш фондының беренче башкарма директоры Илсөяр Хәйруллина.

Бу сүзләрне җөпләп, шуны гына әйтәсе кала: нефтьчеләребез милли җанлы булса, яшибез әле, димәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100