Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Вәлиуллин: “Бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк”

Рус телендә иҗат итүче язучы Ринат Вәлиуллин Казандагы укучылары белән очрашты. Санкт-Петербургта яшәүче язучы Казанны камыш таягы белән чагыштырды: “Ул беркайчан да авырлыкларга бирешмәде, сынмады, сыгылса да яңадан аркасын турайтып басты”, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Ринат Вәлиуллин: “Бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк”
  • Ринат Вәлиуллин 1969 елда Башкортстанның Салават шәһәрендә туган. Санкт-Петербургта яши. Рус телендә иҗат итә. "Привязанность" - әсәре рус классик әдәбиятына кергән.

Иҗади очрашу китап кибетләренең берсендә оештырылды. Язучы анда үзенең яңа китабын да тәкъдим итте. “D`Рим” дип атала ул. Романның төп идеясе - кешенең һәрвакытта да хыялы булырга тиеш. Хыялы булмаса, тормыш үзенең гүзәллеген югалта. Бу әсәрнең төп герое Анна мисалында күрсәтелә. Ул ялланып кеше үтерүче булып эшли. Китаптагы вакыйгалар барышында аның хыялы үзгәрә.

“Әйтерсең, пирог, гөбәдия йортының үзәгенә әләктем”

Ринат Вәлиуллинның Казанга икенче тапкыр килгән. Моңа кадәр ул 2 ел элек килгән булган.

- Казан бик матур шәһәр. Без Кремльдә булдык, аннары Казансу яры буйлап үттек, Пушкин урамыннан Г.Камал театрына кадәр килдек. Ун километр тирәсе араны үттек, шәһәрнең атмосферасын тоемладык. Яшьләрчә, заманча итәргә тырышсалар да, Казанда тарихи урыннарны онытмыйлар, борынгы өйләрне тәртипкә китерәләр. Шул ягы бик кадерле, - диде ул Казан турында.

Язучы әсәрләрендә шәһәрләрне кеше образлары аша тасвирлый.

- Шәһәрләр турында язу концепциясем юк иде. Ул Венеция турында язылган “Где валяются поцелуи” романыннан соң барлыкка килгәндер. Парижга барганнан соң романны дәвам итәсем килде, “Где валяются поцелуи. Париж” булды. Ләкин Питер минем һәр китабымда бар, нинди дә булса өлеше, шәһәрнең җиле анда бар, - ди Ринат Вәлиуллин.

- Берәр әсәрегез Казан турында булса, ул нинди образда булыр иде?

- Казан ул, әлбәттә, гүзәл кыз. Хәтерлисезме, “Девушка по имени Москва” дигән китапны? Петербург ул - романтик ир-егет, революционер. Казан, әлбәттә… мин әле дөресен генә әйткәндә, уйламадым, нинди булыр дип. Сез миңа уйларга сәбәп бирдегез. Чөнки Казан беләнберенче карашка тоелган кебек гади түгел. Явыз Иван калдырган эзне искә төшерергә кирәк. 

Казан сыгылмалы камыш кебек көчле давылдан соң сынмаган нечкә, гүзәл кыз кебек. Әгәр дә агач булса, ул сынар иде, ә нечкә камыш кабат турая.

- Кайсы шәһәрләрдә үзегезне өйдә итеп хис итәсез?

- Кичә һәм бүген Казанда. Ике ел элек килгәндә, мин арткы ишектән кергәнмендер, һава торышы, йомшак кына әйткәндә, Питердагыча иде. Бу юлы мин барысын да бик яхшы тоемладым, әйтерсең, пирог, гөбәдия йортының үзәгенә эләктем. Бөтен нәтиҗәләре белән бергә. Шундый шәһәрләр була - кирәкле вакытта кирәкле кешеләр белән бергә син анда эләгәсең, һәм бу синең шәһәр икәнен тоясың.

- Ни өчен бу юлы Казанга килдегез?

- Мин Казанда икенче тапкыр. Книга+ челтәре чакырып тора, барысын да алар хәл итә, алар чакырды. Менә мөмкинлек килеп чыкты, һәм мин монда ике елдан соң кайттым. Казанда аеруча күңелле,чөнки минем белән тамырдаш кешеләр, без бер-беребезне яхшырак аңлыйбыз, безнең телебез бер.

- Күп кенә россиялеләрнең йөрәкләрендә, җаннарында Питер дигән аерым ишек бар, анда Питер дигән көчле тибеш бар. Питер шәһәре феноменын аңлатыгыз әле.

- “Европага тәрәзә” дигән фразаны хәтерлисездер. Петербург ул Европага тәрәзә генә түгел, һәркемнең җанына ачык тәрәзә булып чыкты. Кем анда барган, тагын шул кешенең шунда кайтасы килә. Син ул шәһәргә яхшы һава торышы булганда эләгәсеңме, яңгыр вакытындамы - мөһим түгел. Син төп ишектән кергәнсең дигән сүз. Караңгы һава торышы ул - бүләк.

“Әтинең әдәбияткә шундый мәхәббәте каян килгәндер...”

- Әти-әниегез турында сөйләсәгез иде.

- Әти-әнием эшчеләр гаиләсеннән, Башкортстан авылларында туганнар. Аларның авыллары бер-берсеннән 15 км ераклыкта. Әти тимерче, әни кранда эшләде. Белмим, әтинең әдәбияткә шундый мәхәббәте каян килгәндер? Ул гел китапханәгә йөрде, китаплар алып кайта иде, гел китап кибетенә керә иде. Ул вакытта китап алу авыр. Сатып ала, яздырып ала, макулатурага алыштыра... Китапларга шулай тартылуы миңа да тәэсир иткәндер. 

Аннары әти-әнием Башкортстаннан Сочига күченделәр. Башкортстанда сирәк булам. Мин туган ягыма очраклы рәвештә фестивальгә эләктем. Иске урамнар, иске йортлар - бу бик фаҗигаи.

- Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

- Метрода. Барысы да бик үзенчәлекле булды. Мин чыгарга җыенганда, сумкам каядыр эләгеп калды. Мин аны тарта башладым, ә ул бер кызның оекларына ябышкан икән. Оеклар яраксыз хәлгә килгән иде. Моны бәхетсезлек очрагы дип атарга була.

- Кызыгызга иң башта кайсы китабыгызны укырга киңәш итәр идегез?

- “Букварь”. Нинди дә булса балалар китабы язармын дип уйлыйм. Ә менә улыма, аңа инде 22 яшь, “Состояние Питер” аңа ошады.

- Көнчыгыш белән сезне нәрсә бәйли?

- Көнчыгыш белән күп нәрсә бәйли, чөнки мин Башкортстанда татар мохитендә үскәнгә үземне көнчыгыш егете дип саныйм. Әбием рус телендә ике сүз белә иде: әйе һәм юк. Шуңа күрә мин татарча иркен сөйләшә алам. Телне белүем көнчыгыш белән бәйли дип уйлыйм. Гомумән, тел мәдәниятнең асылы булып санала, шуңа күрә телне белүем мине көнчыгыш кешесе итә. 

Китапларымда Европа шәһәрләре турында сөйләсәм дә, үземнең көнчыгышка хас табигатемнән чыгып фикерлимдер.

“Бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк”

- Нинди язучылар белән аралашасыз?

- Язучыларга килгәндә, нигездә, мин яшь язучылар белән аралашам - яза башлаганнар, нәрсәдер язганнар, китапларын чыгарасылары килә, яки чыгарып ятышлары... Чөнки минем шундый тәҗрибәм булды, тренингта катнаштым. Ничек аталганын хәтерләмим, сәләт белән бәйле. Асылы шул - 60 көн эчендә кешеләр китап язарга тиешләр иде. Анда онлайн очрашулар булды, мин шул яшь язучыларның консультантларының берсе идем, алар белән аралаштым, киңәшләремне бирдем. Соңрак аларның кайберләре безнең нәшриятта үзләренең китапларын чыгарды. Катнашучыларның яңа идеялары булуы кызыклы иде. 

Шуны әйтә алам: бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк, тыгыз аралашу юк. Нигездә, бу ниндидер күргәзмәләрдә очрашу, дусларча “исәнме-сау бул”.

- “Кулинарная книга” китабы кемнәр өчен язылган?

-“Кулинарная книга” ир-атлар өчен язылган иде. Ул мөнәсәбәтләр рецепты кебек, хатын-кызларны ничек аңларга,аны ничек яратырга, ничек кабул итәргә, артык сораулар бирмәскә. Бер цитатадагы кебек: “Миңа бүтән беркайчан да шалтыратма”, - ди, ул шуннан соң кич белән шалтыратырга кирәк булуын аңлый. Асылда, бу бик гади.

- Китап битләрендә без - хатын-кызларның күңелендәге нәрсәләрне сез сүзләр аша тасвирлыйсыз. Бу ничек шулай килеп чыга?

- Ничек килеп чыкканын үзем дә белмим. Яшь чакта, мәктәп елларында шигырьләр яза идем. Яшь чагымда минем кулга Шекспир томы килеп эләкте. Мин аны күптән түгел дачамда таптым, цитаталары сызгаланып беткән иде. Ул миңа тәэсир иткәндер - шулай ук афористик, нәфис, төгәл итеп аралашасы килде. Бу соңрак, армиядә хезмәт иткәндә ачыкланды, анда буш вакыт күп иде. Бик күп хатлар килә, мин шигырьләр белән җавап бирә идем. Ул үзенчә шигърият тренингы булгандыр. Шигырьләр җыела барды. Вконтакте барлыкка килгәч, укучыларның фикерләрен ишетү кызык иде. 

Аннары прозадагы шигырьләргә күчтем. Ак шигырьләрдән соң хәзер яза торган зур күләмле романнарымны язу җиңел. Менә кызлар мине илһамландыра, бигрәк тә яз көне. Хәзер дә мин сезнең елмаюларыгызда, сезнең әдәби йөрәкләрегездә коенам. 

- Үзегез язган кайсы тарихның герое булырга теләр идегез?

- Ничек булса да син герой буласың, ул эчтәлектә яки контекстта читләтеп чагыла. Мисал өчен, без мелодия ишетсәк, үзебез дә аңа кушылып көйли башлыйбыз. Язуда да нәкъ шулай була.

- Романнарыгызны экранизацияләргә планлаштырасызмы?

- Экранизация, әйе, планлаштырыла. Алдан әйтәсем килми.

“Испан теле күпкә яхшырак”

- Сез ничә тел беләсез?

- Мөгаен, бишне. Татарча мин сөйләм телен беләм. Ләкин мин начар язам, мәктәптә укымадым, әдәбияткә йөрмәдем. Бу планда мактана алмыймдыр. Испан телен күпкә грамматик планда да беләм, мин аның белән бик озак шөгыльләндем, ул миңа күпкә гадирәк кебек тоела. Әгәр Россия кешесенә тел өйрәнергә кирәк булса, испан теле фонетика ягыннан да, менталитет ягыннан да бик туры килә.

- Сез үзегезне татар язучысы дип саныйсызмы, рус язучысы дипме?

- Гомумән, үземне әлбәттә татар дип саныйм. Чөнки мин татар гаиләсендә туганмын. Монда нәрсәнедер үзгәртүе кыен. Рус телендә язганга күрә, китабым Россия прозасында чыкканга, өлешчә рус язучысы да булып саналам. Үзеңнең тамырларыңнан беркая да китә алмыйсын.

- Татар әдәбиятын укыйсызмы, кемнәрне әйтә аласыз?

- Иң күренеклеләрдән - Каюм Насыйри, Габдулла Тукай. Мин алардан күп нәрсә алганмындыр. Тукай шигърияте шундый көчле, үзенчәлекле, атмосфералы.

- Хәзерге татар язучылары кечкенә гонорарга зарлана. Бу ситуация үзгәрсә, бу әсәрләрнең күләмен, сыйфатын яхшырта аламы?

- Әйтүе кыен.  Бүгенге әдәбият - ул сәнгать диюгә караганда, күбрәк һөнәр. Бу язучылар үзләренең гонорарларына яшәргә өйрәнгәч башлангандыр. Бу Европадан башлангандыр, шул ук Фауст. Монда акча эшләп булганын кешеләр аңлаганнар. Бүген бу глобаль масштабларда барлыкка килгәндер. 

Бүген, әлбәттә, язучылар иҗатчыларга караганда, күбрәк һөнәрчеләр. 

Әдәбияткә ничек тәэсир итеп буладыр? Синең русмы, татармы, үзбәкме булуың мөһим түгел. Башлангыч идея мөһим, концептуализм хәл итә. Базар, әлбәттә, үз шартларын куя, әгәр язучы шул акчаларына яшәргә булган икән, ул популяр, кирәкле булырга тиеш. Керемнәр, премияләр булу төрле жанрлар өчен ярдәм. Бу - зур уңыш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100