Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рада Нигъмәтуллина беренче татар хатын-кыз скульпторы иде. Аның кебек шәхесләрне исән чагында сакларга кирәк"

Күренекле татар шәхесе, беренче татар хатын-кыз скульпторы Рада Нигъмәтуллинаны татар зыялылары соңгы юлга Камал театры фойесыннан озатты.

news_top_970_100
"Рада Нигъмәтуллина беренче татар хатын-кыз скульпторы иде. Аның кебек шәхесләрне исән чагында сакларга кирәк"

Яңгырлы якшәмбе иртәсендә халык күп түгел иде. Рәссамнар, сәнгать белгечләре, Камал театры артистлары... “Рәссамнарның ни дәрәҗәдә талантлы булуы соңрак – үзләре үлгәч ачыла. Алар артистлар түгел - халык аларны белеп бетермәскә дә мөмкин”, - диде үз чыгышында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров.

Белми калыпмы, ял көненә башка планнары булыпмы, озату мәрәсименә килеп җитешә алмаган җәмәгатьчелек нинди шәхеснең арабыздан китеп барганын белми калмасын – Тукай премиясе лауреаты, иң театраль татар рәссамын озату чыгышларын биредә китерәм. Милли сабантуйны, Тукайны, Әлдермештән Әлмәндәрне сынлы сәнгать теленә күчергән иң милли татар скульпторына догада булыгыз!

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: “Республикабызның беренче хатын-кыз сынчысын соңгы юлга озатабыз. Ул халкыбызга – гади хезмәт кешесенә, милләтебезнең бөек шәхесләренә күп сәнгать әсәрләре иҗат иткән зур шәхес. Мин җир кешесе инде, сәнгатьтән ерак булдым. Бирегә килгәндә күңелемдә шундый уйлар туды: мин гомерем буе икмәк үстердем – ул көн саен ашалып бетеп бара. Ә иҗат кешесе тарихны яза. Мәрхүмәнең иҗат әсәрләре – гомерлек тарих. Кызлары белән бергәләп иҗат иткән Тукай композициясе – аның бөек әсәре иде. Камал театрында мин аның Әлмәндәр сынына сокланып торганым бар. 

Мин республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән иҗат әһелләренең һәм мәрхүмәнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Рада Нигъмәтуллина беренче татар хатын-кыз скульпторы иде. Аның кебек шәхесләрне исән чагында сакларга кирәк. Мин аның кызлары белән сөйләштем. Ул бөтенесен кичергән – рәнҗетүләрне дә, үпкәләрне дә, аңламауларны да... Бәлки, киләчәктә аның зур скульптура әсәре Казаныбызда да урнаштырылыр. Без алга таба да бу турында сүз алып барачакбыз".

Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов: “Рада Нигъмәтуллина бүгенге рәссам алдына югары планка куеп китте. Аның һәрчак үз фикере бар һәм ул үз дигәнендә нык тора белә иде. Аның билгеле скульптура композициясенең күзалланган урыны бар иде һәм ул аннан чигенмәде. Без ул башлаган эшне азагына җиткерәчәкбез -минем моңа иманым камил. Әлбәттә, аныңча итеп эшли белергә әле өйрәнәсе бар. Аның эшләре тарихта калачак”.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев: "Рада Нигъмәтуллинаүз гомерендә бик күп эш башкарып калдырды. Аның иҗаты миллилеге белән аерылып тора иде. Ул ана буларак менә дигән кызлар тәрбияләде. Тик иске гвардия китеп бара – бу бик кызганыч. Без сезнең эшне дәвам итәрбез".

Татарстан рәссамнарының лидеры кайгы телеграммасында, ял көннәре булу сәбәпле, Мәскәүдән килеп җитә алмавына борчылу белдерде.

Рада Нигъмәтуллинаның Камал театрына бәйлелеге театрны ярату гына түгел. Монда бик тирән туганлык җепләре ята. Рада Нигъмәтуллинаның әтисе Хөсәен белән Марсель Сәлимҗановның әнисе Галия Нигъмәтуллина бертуганнар. Рада ханым балачагында татар театрын аякка бастырган бөек шәхесләр белән аралашып үскән. Шуңа күрә ул вафатыннан соң да театрга кагылмый уза аламыни?

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: “Камал театры, аның спектакльләре, аның артистлары турында Рада Нигъмәтуллина кадәр эшләгән рәссам юк! Исән чагында Камал театры аны бик күтәрде, аны исән чакта хөрмәт иттек. Без ярдәм итмәсәк, бәлки, онытылып та калган булыр иде. Халык аның эшләрен белми дә әле. 

Аның бер скульптурасы да Казан урамнарында тормый. Ә бит аның эшләрен Казанның теләсә кайсы мәйданына куярлык иде. Ул “Сабантуй” скульптурасы аша татарның нинди халык икәнлеген ачып бирә алды. Миңа соңгы язган хатында ул җиде ел театрда булмавын әйтә. “Зинһар, 15 минутка гына театрга кертеп чыгарыгыз”, дигән иде. Кадерле Изабелла, Марина! Сезнең әниегез Тукай, театр һәм сабантуй эшләре белән тарихта калачак. Сез әниегезне тәрбияләп тордыгыз, аны сакладыгыз – рәхмәт сезгә!”

Изабелла Рогожина: “Мин хәзер еламыйм. Мин - аның кызы, без әнине соңгы көнгәчә сакладык. Әмма без хәзер Марина белән елмаерга да тырышабыз. Безнең өчен әниебез шулкадәр якын иде. Безне әни бер гаилә итеп бербөтен итеп туплый алды. Ел ярым элек әтиебез дә вафаты алдыннан шушы сүзләрне әйткән иде – без бербөтен. Без тормышның төрле мизгелләрен видеоязмаларга төшереп калдырырга тырыштык. 

Бездә уникаль кадрлар саклана. Бәлки, алар фильм булып әзерләнер. Марина белән без мәхәббәттә тәрбияләндек. Аларның яратышып яшәвен күрдек. Алар бергә иҗат иттеләр, алар безне тәрбияләделәр. Әниебезне без ташлый алмадык. Мәскәүдә ун ел яшәп алдым. Әмма әнинең магниты күбрәк булды. Без иң яхшы, иң изге мәгънәдә әни яныңда “монахлык” тормышын сайладык. Без бергә яшәдек! Шулай яшәүне дөрес дип таптык. Бу безнең бәхетебез иде”.

Рәсми чыгышлар тәмам. Мәрхүмәне алып чыгарга күтәреп алгач, елмаерга тырышкан кызы бөгелеп төште. Бераздан тынычланды. Кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итте. Авыр туфрыгы җиңел булсын Рада Нигъмәтуллинаның.

Дәвамы. Диктофонга әйтелгән сүзләр:

Изабелла Рогожина: “Әни бик зирәк кеше иде. Аңа татарның сабырлык сүзе бик туры килә. Ул һәрчак “сабырлык” дип әйтә иде (Русча сөйләсә дә Изабелла ханым татарча “сабырлык” диде - автор). Иң мөһиме – ул үз халкының баласы иде. Бездә кыпчак тамырлары бар, диләр. Бу шуладыр да... Шуңа ул ярсулы да була белгәндер, басынкы да... Аңа аяктан калып утырырга язган икән, ул сабыр гына утыра иде. “Минем яннан китмәгез! Кайсыгыз да булса янымда утырыгыз!” - дия иде. 

Бәлки, бөтен иҗаты тормышка ашып бетмәве күңелендә булгандыр, әмма ул кемгәдер үпкәләп китте дип әйтә алмыйм. Иҗат кешесе ул башка төшенчәләр белән фикерли. “Әгәр нәрсә дә булса килеп чыкмаган икән, димәк, вакыты җитмәгән, яки Татарстан моңа әле лаек түгел – бу Татарстан бәласе”, дия иде. Бик драматик язмышлы кеше булды ул... Ул эшлисен эшләде, алда ни булырын кем белгән...”

Шагыйрь Рәмис Аймәтов: “Рада ханым белән мин Тукай музеен җитәкләгән елларда якыннан аралаштык. Аның Тукай иҗатына ихтирамлы мөнәсәбәте бар иде. Тукайның 125 еллыгына яңартылган экспозициягә аның ап-ак итеп эшләнгән эшләрен куйган идек. Алар бер яктылык биреп торды. Бу үзе бер шигърият кебек. Аның бер зур хыялы да бар иде: Тукай музее ишегалдында үз эшләреннән торган Тукай бакчасы булдыру. Ул тормышка ашмый калды. Бәлки, ул киләчәктә булдырылыр дигән хыял бар әле”.

Сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: 

- Рада Нигъмәтуллин Казан сәнгать мәктәбен узган ханым, Татарстанда скульптура сәнгатенә нигез салучы Садри Ахунның укучысы. 

Сынчылык – хатын-кыз өчен генә түгел, ир-ат өчен дә бик авыр өлкә бит ул. Рада ханым керамикада да, мәрмәрдә дә, агачта да, башка материалларда да эшләде. Көнкүреш жанрда зур уңышларга иреште. Хәзер көнкүреш жанры популяр, урамнарда кече формалар куела. Рада Нигъмәтуллина шул жанрда иҗат итә башлаганда алай түгел иде. 

Театр дөньясын аның кебек ачып биргән кеше юк. Аның бик күп кызыклы композицияләре хәзер Әтнә театрына куелган – ул Әтнә халкын рухландырып тора. Әйе, аның Казан урамнарында зур монументаль әсәрләре юк, әмма сынчылар бит камерный да була. Ул кечкенә форматта эшләде. 

Рада Нигъмәтуллина заманында ире Виктор Рогожин белән безгә - Илдар Ханов янына килеп йөри иде. Сынчылар бит алар бер-берсен аңлап эшли. Ул, хатын-кыз буларак, үз юлын тапты. Ул көнкүреш жанрны шулкадәр баетты. Аның скульптурасы үзе бер театр иде. Аның сыннары шулкадәр җанлы, спектакльнең үзен караган кебек буласың! Сабантуйларын, Каз өмәләрен, бөтен йолаларны, гореф-гадәтләрне, бөтен мәдәниятебезне ачып бирде. Сульптураларын гына тезеп куйсаң да, “Бу – татар дөньясы” дигән презентация булыр иде. Тема ярылып ята. Сынчыларның тормышы четрекле һәм авыр инде аның. Өметем – кызларында. Алар аның эшен дәвам итәрләр дип өметләнәм.

- Рауза ханым, ничек уйлыйсыз, соңгы елларда сынчыны сурәт ясау дингә сыймый дигән сораулар борчымадымы икән – сәнгать белгече буларак, ничек уйлыйсыз?

- Миңа калса, театр яраткан кешедә андый сораулар тумагандыр дип уйлыйм. Ул үткән гасыр башындагы җәдитчеләрнең бер оныкчыгы бит. Безнең беренче скульпторчы Мирзаҗан Байкиев бу яктан бик интеккән булган, диләр. Мәрҗаниларның, Тукайларның беренче сыннарын ясаган сынчыбыз. Ул муллалардан рөхсәтләр алгач кына тынычлап эшләгән. Чөнки муллалар бит беренче үзләре фотога төшкәннәр. Гафу итегез, бездә ул тыелмаган, курчак уеннары да булган татар дөньясында. Шуңа күрә Рада апаның эшләре дә үзенә күрә бер уен – курчакларны уйнату. Балчыктан курчакларны әвәләү дип кабул иткәндер ул аны. Шуңа күрә күңелендә каршылык тумагандыр дип уйлыйм. Мин аның иҗаты асылын шулай итеп күрәм.

  • Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы сәнгать Академиясен тәмамлаган. Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы. 2007 елда аңа "Тукайны яратып" сериясендәге хезмәтләре өчен (кызлары Марина һәм Изабелла Рогожиналар белән бергә) Тукай премиясе бирелә.

P.S.: Рада Нигъмәтуллинаның хыялы һәм иҗады булган Сара Садыйкова һәйкәле композициясе турында сүз булмады. Татар композиторы һәйкәлен сынчы ханым зур композиция итеп күргән иде. Аны кайда урнаштыру мәсьәләсендә фикер каршылыклары туды. Рада Нигъмәтуллина ул сынны бер урынга урнаштыруны күз алдында тотып иҗат иткән, әмма җитәкчелек бу урын белән риза булмады. Бу мәсьәләдә һәр як та үзенчә хаклы иде. Әлеге скульптура композициясе – иҗат белән җитәкчелек арасындагы озак елларга сузылган тартышу. 

Шулай да ике җитәкченең озату мәрәсимендә әйткән сүзләрен яхшыга юрарга мөмкин. Марат Әхмәтов: “Ул бөтенесен кичергән – рәнҗетүләрне дә, үпкәләрне дә, аңламауларны да... Бәлки, киләчәктә аның эре скульптура әсәре Казаныбызда да урнаштырылыр. Без алга таба да бу турында сүз алып барачакбыз”, диде, ә Азат Абзалов: “Аның билгеле скульптура композициясенең күзалланган урыны бар иде һәм ул аннан чигенмәде. Без ул башлаган эшне азагына җиткерәчәкбез -минем моңа иманым камил”, - диде. Бәлки, бәлки...

Рада Нигъмәтуллина белән хушлашу

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100