Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Картиналарымны күрү белән "Син бит бу!" диләр": Надир Әлмиев белән кыска әңгәмә

Казан Ратушасының «Тәрәзә» заманча сәнгать галереясында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясенә кандидат рәссам, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманчы исемендәге премия лауреаты Надир Әлмиевнең «Вакыт шаукымы» дигән күргәзмәсе бара.

news_top_970_100
"Картиналарымны күрү белән "Син бит бу!" диләр": Надир Әлмиев белән кыска әңгәмә

Күргәзмә ачылган көнне Надир абыйны уратып алганнар иде. Тик шулай да кечкенә вакыт аралыгында сөйләшеп алу мөмкинлеге туды.

- Надир Усманович, сезнең эшләрегезнең үзенчәлеге нидә?

- Бик авыр сорау бу. Бу бит инде эшләремнең генә түгел, минем үзенчәлегем нидә дигәнне аңлата. Анsсын мин әйтә алмыйм, бүтәннәр дә әйтә алмас иде.

- Сезнеңчә, ник Тукай премиясен нәкъ менә сез алырга тиеш?

- «Понятия не имею». Бөтенләй күз алдына китерә алмыйм, белмим. Бу сорау миңа түгел. Мин бу әйбер белән беркайчан да шөгыльләнмәдем. Чынлап, хәтта уйламадым да. Мине бары тик тәкъдим иттеләр. Бу Россия сәнгать белгечләре ассоциясенең эше.

"Яшь татар рәссамнары үз юлларын эзләргә теләмиләр"

- Татарларда рәсем сәнгате ничек үсеш алган дип саныйсыз? Бигрәк тә яшьләр арасында?

- Бик тә зәгыйфь. Яшь рәссамнарның тәвәккәллек көче тиешенчә түгел. Кызганыч, аларның үз юлларын эзләргә теләкләре юк. Үз юлыңны эзләргә кирәк бит. Менә миңа һәрчак, картиналарны күрү белән: "Син бит бу!" - диләр. Димәк, минем үземнең нинди дә булса сукмагым, үз юлым бар. Ә аларныкы юк. Чөнки алар барысы да бер-берсенә охшаган. Курчаклык инде бу. Ә мин үз сукмакларын эзләүчеләрне бик яратам.

- Яшьләргә ни әйтергә теләр идегез?

- Мин аларның һәрчак эзләнүдә булуларын теләр иде. Күбрәк һәм ешрак эзләнсеннәр. Бу, әлбәттә, зур чыгымнар таләп итә. Хәзер яшьләр әллә үзләре шундый ялкау, әллә заманча технологияләр шулай тәэсир итә. Компьютер дигән каһәр әнә. Ул смартфоннар бөтенләй «ужас»! Шуңа күрә бер-берләренә охшап бетмәсеннәр иде, эзләнсеннәр.


"Татар теле онытылмый, ул бары кулланылмый"

- Надир абый, сез татарча да яхшы сөйләшәсезме?

- Татарча сөйләшәм, әлбәттә. Ә нигә юк? Мин соңгы елларда гына «исконно» рус телендә сөйләшә башладым ул. Ә тел һәрвакыт практика таләп итә. Бөтен төрле тел дә шулай. Шуңа күрә генә ул..

- Сезнеңчә, хәзер татар теле нигә онытылып бара?

- Ул онытылмый, ул бары тик практикада гына кулланылмый башлый. Хәзер бит татар телендә инглиз телендәге сүзләр дә барлыкка килде. Бу көлке бит инде! Алар нигә кирәк? Беркем дә аналогия эзләми, беркем дә аларны кертәм дип йөгереп йөрми. Һәрбер тел дә шулай ул. Электән шәһәр сөйләме белән авыл сөйләме аерылып торган. Хәзер исә авылча сөйләшү бөтен җирдә. Телевизорны ачып карасаң да шул хәл.

- Татар теле дәресләре саны кыскарды бит әле...

- Минемчә, юкка эшләнелде ул әйбер. Аны укытырга кирәк, әлбәттә. Ул булырга тиеш. Күбрәк телләр белгән саен яхшырак бит инде.

Шушы сүзләрдән соң аны кемдер үзенә таба «йолкып» алды. Татарча сөйләшәм дисә дә, безнең әңгәмә рус телендә барды. 
  • Надир Әлмиев - танылган татар җырчысы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясе солисты, ТАССРның халык артисты Усман Гафият улы Әлмиевнең улы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100