«Нәүрүз-2019»: Казанда башкорт театры аншлагы, экспертларның тел яшерүе һәм һәм Кабан күлендә виртуаль гаугачык

17 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Владимир Васильев
«Камал театры – татар мәдәниятенең бозваткычы», - дигән иде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Ә ул төрки дөнья өчен дә бозваткыч була алырмы? Камал театры тарафыннан уздырыла торган Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә безнең күзәтүне укыгыз.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале быел программада күрсәтелгән спектакльләр белән тәмамланмады. Хедлайнер буларак чакырылган румын театры спектакленнән соң «Фестиваль ябык» дип игълан ителсә дә, фуршеты үтсә дә, ул ябылмады, икенче көнне Кабан күле буенда Казан дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясенең «Түләк» спектакле белән дәвам итте. Аннары «Нәүрүз school» тагын бер атна гөрләде.

«Нәүрүз» программасы

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның җиде театраль мәйданында күрсәтелде: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә. Шулай ук Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак. Ә ачылу тантанасы Камал театры каршындагы мәйданда үтте, аны «Татар-информ» онлайн күрсәтте.

Фестиваль кысаларында сигез көн эчендә 28 спектакль күрсәтелде. Болар - Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикалары. Программада спектакльләр саны 29 дип билгеләнгән иде. Тик төрек театры килмәде. Югыйсә, Адана театры афишаларга кертелгән. Н.Гогольнең «Акылдан язган кеше язмалары» буенча трагифарс карарга тиеш идек. «Нәүрүз» ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев Төркия театрлары белән сөйләшүләрнең авыр баруын әйтте. Югыйсә, Рамазан аенда гына Төркия дәүләт театрлары идарәсе директоры Казанга килеп Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты. Курчак спектакле алып килеп, «Әкият» курчак театрында балаларга түләүсез күрсәтелде.

Фестивальнең махсус кунагы Nottara Theater (Бухарест, Румыния) Ж.-Б. Мольер һәм М.Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – «Алтын битлек»ле һәм зур гонорарлы Роман Феодори (Красноярск).

Быелгы «Нәүрүз» Башкортстан театрларына багышлану сәбәпле күрше республикадан алты театр чакырылган. Болар:

– Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры,

- М.Кәрим исемендәге Башкорт Яшь тамашачы театры,

- Башкорт дәүләт курчак театры,

- «Нур» Уфа дәүләт татар театры,

- Салават дәүләт башкорт драма театры,

- Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең башкорт драма театры.

Башкортстанда дәүләт театрлары тагын да бар, әлбәттә. Мәсәлән, Туймазы һәм Сибай театрлары бу исемлеккә эләкмәгәннәр.

Башкортстан Республикасы Татарстанда үткәрелүче фестивальнең үз театрларына багышлануына җитди якын килгән. Театр фестивале ачылышына Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев килеп Президент вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировның сәламләү сүзләрен укыды.

Курчак театры Казанда чыгыш ясау өчен «Мостай Кәрим. Якындагы офык» курчак театры спектаклен башкорт теленә тәрҗемә иткән. «Без аны яңа сезонга тәрҗемә итәргә планлаштырган идек. Фестивальдә милли тел таләп ителгәч, без тәрҗемә эшен ашыктырдык», - диде театрның директоры һәм баш режиссеры Альберт Имаметдинов.

Стәрлетамак театры да Мостай Кәрим хөрмәтенә куелган спектаклен алып килгән. Яшь режиссер Антон Федоров классик язучының совет чорында язылган хикәясеннән дә менә дигән спектакль ясый алган. Аңа халык йөрерме-юкмы – билгесез. Әмма Стәрлетамак театры модалы чакырып «Өчтаган» спектаклен куйдырткан.

Башкорт театрының милли репертуары шуның белән төгәлләнә. Мостай Кәрим исемендәге Яшь тамашачы театры «Калигула»ны, Салават театры – Островский пьесасы буенча «Глумов»ны, ә «Нур» театры Көнбатыш Европа драматургының заманча әсәре буенча куелган «Үткәннән килгән ханым» спектаклен алып килгән. Матбугат конференциясендә катнашкан Уфа театр тәнкыйтьчесе, «Нур» театрының әдәби бүлек мөдире Динә Дәүләтшина спектакльне үзе тәкъдим итүен, әмма Казанда тәнкыйтьчеләр коллегиясе тарафыннан уңай кабул ителмәвен әйтә. Өстәп шуны әйтә алам – тамашачылар һәм журналистлар тарафыннан да кабул ителмәде ул. Башкортстаннан килгән бердәнбер татар театрының яңгырый алмавы кызганыч.

Аның каруы, башкортның беренче номерлы театры киң яңгыраш алды. «Зөләйха күзләрен ача» зур аншлаг белән каралды. Билетлар бик тиз сатылып бетте. «Нәүрүз» тарихында беренче мәртәбә журналистларны аккредитация белән түгел, ә санап кына керттеләр.

Сүз уңаеннан, Гафури театры Казанда бу спектакльгә сорау зур булганын белә торып, нигә аны берничә көн дәвамында күрсәтеп, акча эшләп алмый?

«Безнең алда «Зөләйха күзләрен ача» спектакле белән акча эшләү максаты тормый. Безнең театрда кызыклы спектакльләр күп. Бәлки, алар «Зөләйха күзләрен ача» кебек үк кассалы түгелдер. Әмма без Казанга килгәндә барысын да күрсәтергә тырышабыз. Театрның беренчел максаты акча эшләү түгел», - диде театр директоры вазифаларын башкаручы Иршат Фәйзуллин ул.

Шулай да, театр җитәкчелеген «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә билетларның башка спектакльләргә караганда кыйммәтрәккә сатылуын, ә Мәскәүдә хәтта 10 мең сумга җитүен әйтә. «Ихтыяҗ булганда, нигә алай эшләмәскә?» - ди Иршат Фәйзуллин.

Милли республикалар театры һәм башкалар

Казах, кыргыз, саха, хакас, таҗик театрлары милли театр үрнәкләре күрсәттеләр. Таҗиклар Мольерны куйса да, хакаслар Хемингуэйны чыгарса да, бу милли театр үрнәге иде.

Төрекмән театры фестиваль программасына «Тумар патшабикә» музыкаль трагедиясен тәкъдим иткән, спектакльнең видеосы каралган, спектакль кабул ителеп, программага кертелгән. Ләкин актер авырып китү сәбәпле коллектив спектаклен алыштырган һәм фестиваль дирекциясенә моны хәл ителгән мәсьәлә буларак җиткергән.

Нәтиҗәдә Мәхтүмкули исемендәге Төрекмән милли музыкаль драма театры фестивальгә «Сөю һәм газап» тарихи трагедиясен алып килде. Ул драматург Гәүшәтгелди Дангатаровның пьесасы Ләйлә белән Мәҗнүн турындагы риваятькә һәм гарәп шагыйре Каис ибн әл-Мулаувухның биографиясенә нигезләнеп язылган.

Төрекмән артистлары Ләйлә белән Мәҗнүннең мәхәббәт тарихын күрсәттеләр.

Коллектив спектакльне төрекмән телендә уйнады. Тамашачыга тәрҗемә тәкъдим ителмәде. Мин бу халыкның үз дөньялары тулы булуына сокландым. Килделәр дә уйнадылар үз телләрендә. Спектакльне күрсәткәннән соң баш игәндә сәхнәгә дәүләт символы булган байрак белән чыктылар. Булдыралар!

Тамашачы озаклап алкышлады үзләрен. Дөрес, театр тәнкыйтьчеләренә тәрҗемә җитмәгән. Профессиональ фикер әйтү өчен, әлбәттә, кирәк булгандыр. Әмма спектакльне карарга килүчеләр таныш риваятьне һәм төрки телне тәрҗемәсез дә аңлавын әйттеләр.

Үзбәк театры коллективы «Иман» драмасын алып килгән. Үзбәк драматургы Иззат Солтанның әлеге пьесасы алтмышынчы елларда язылган.

Әсәр совет чорының «социалистик реализмында» язылган, әмма темасы хәзер аеруча актуаль - фәнни эшләрдә плагиатлык. Профессор Комиловның улы фәнни максатларына ирешү юлында караклык юлына баса. Әсәр традицион сценографияне файдаланылып традицион юл белән куелган.

Вакыйга профессор Комиловның ике катлы затлы йортында бара. спектакль өчен татар театрларында очрамый башлаган традицион декорацияләр әзерләнгән. Зур люстра эленгән. Ностальгия, кыскасы.

Азактан үзбәк театрының легендар артисты Ёдгор Сәгъдиев үзбәк театры корифейларының беренче театраль белемне татар артистларыннан алуы турында әйтте. Ул кулындагы чәчәк букетын үзбәк артистларына сәхнәгә чыгарга булышкан татар артистлары хөрмәтенә сәхнә алдына куйды.

Спектакльдән соң артистларны котларга чыккан Камал театры вәкиле – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша «Сәйяр» труппасы артистларының Урта Азиягә чыгып спектакльләр күрсәтеп йөрүләрен аңлатып узды. «Безнең беренче татар хатын-кыз актрисабыз анда әле оешып кына килгән ярымпрофессиональ труппалар белән чыгышлар ясаган. Чөнки ул якларда хатын-кызга сәхнәгә чыгу катгый тыелган булган», - диде ул.

Үзебез җидәү идек

Татарстанны фестивальдә җиде театр тәкъдим итте.

- Камал театры Айдар Җаббаров куйган «Тормышмы бу?» спектаклен,

- Тинчуринлылар – театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйган «Гөләндәм туташ хатирәсе»н,

- Әлмәт театры – Туфан Имаметдинов куйган «Тынлыкта да урын бар» спектаклен,

- Минзәлә театры – Сергей Потапов куйган «Салкын кын» трагедиясен,

- Кариевлылар – театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куйган «Кәҗүл читек»не,

- «Әкият» курчак театры – баш режиссер буларак Илдус Зиннуровның соңгы куйган спектакльләренең берсе «Йолдыз тапкан кыз»ны,

- Чаллы курчак театры «Су анасы»н. Шулай итеп, бер Тукай («Су анасы»), ике Гаяз Исхакый («Тормышмы бу?», «Кәҗүл читек»), Салих Сәйдәшев турында Әмирхан Еники язган хатирәләр («Гөләндәм туташ хатирәсе»), бер халык язучысы Фәнис Яруллинның әкияте икенче халык язучысы Ркаил Зәйдулла инсценировкасында («Йолдыз тапкан кыз») һәм ике яңа әсәр. Минзәлә театры өчен саха егетләре яңа татар эпосы яздылар. Әлмәт театры бүгенге яшәешебез турында күренешләр тәкъдим итте. Соңгы ике спектакльне «Алтын битлек» экспертлары карады.

Татарстанда 15 дәүләт театры. Өчесе чиста рус театры (Качалов театры, Казан ТЮЗы, Бөгелмә дәүләт театры), берсе – Опера һәм балет театры. Димәк, калганнарының, төрки телле театр буларак, «Нәүрүз» фестивале шартларына туры килеп, катнашу хокукы бар.

Чаллы, Әтнә, Түбән Кама, Буа театрлары үтмәгән булып чыгамы?

Әлбәттә, аңлашыла: 11 татар театрын да катнаштырып булмыйдыр, программаның чиге бар. Фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов башкача аңлата. Аның сүзләренчә, Татарстандагы дәүләт театрлары чыгарган иң яхшы спектакльләр «Нәүрүз» театр фестивалендә генә катнашмаска да мөмкин.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: Татар театрлары соңгы елларда чыгарган иң яхшы спектакльләр Татарстанның ике халыкара театр фестивалендә катнаша ала. Болар - «Нәүрүз» һәм «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивальләре. Кайбер яхшы спектакльләр Буа театр фестивалендә катнашты. Безнең бу фестивальне дә күтәрәсе килә. Кабатланмаска тырыштык. Минзәлә белән Әлмәт театры Буа фестиваленә катнашмады, алар Казанга килде. Фестиваль программасындагы бөтен әсәрне мин ошатып бетермәскә дә мөмкинмен. Ләкин андый спектакльләр башка эстетиканы күрсәтә. Фестиваль кунакларын һәм Казан тамашачысын төрле спектакль белән таныштырырга тиешбез. Кемгә нәрсә ошый бит!»

Раил Садриев әйтүенчә, быел Буа театрына яхшырак спектакль чыгарыгыз – катнашырсыз дигәннәр. Буа театры үзенең Ркаил Зәйдулла хикәяләренә нигезләнгән «Абага» спектакле белән дәрәҗәле «Радуга» фестивалендә катнашты катнашуын, әмма...

Фестиваль оештыруда шактый тәҗрибә туплаган Камал театры камиллеккә якынлашкан программа төзегән. Иртәнге якта – «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече залларында чиратлап ике спектакль, аннары – матбугат конференциясе. Аннан соң Камал театрының Кече залында яки Кариев театрында көндезне спектакль. Камал һәм Тинчурин театрларында кичке спектакльләр. Параллель куелган спектакльләр бар әлбәттә, ансыз мөмкин түгел, әмма тырышкан очракта күбесен карап була.

Программага күп нәрсә сыйган, бары тик фикер алышуларга гына вакыт калмаган.

Тәнкыйть – кирәкле шәйдер

Ә бит фестивальне төрле яклап яктырту максатыннан, «Нәүрүзгә» Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Казан шәһәрләреннән тәнкыйтьчеләр чакырылган.

- Нина Карпова (Мәскәү) – Мәскәү Академия сатира театрының әдәби бүлеге җитәкчесе. «Театр», «Театральная жизнь», «Страстной бульвар, 10», «Музыкальная жизнь» журналларында, «Культура», «Экран и сцена», «Аргументы и факты», «Московская правда» газеталарында, шулай ук, Америка, Европа театраль басмаларында мәкаләләре дөнья күргән. Россия театр фестивальләрендә жюри әгъзасы буларак катнаша.

- Владислава Куприна (Мәскәү) – ГИТИСта чит ил театрлары кафедрасы укытучысы, Мәскәү яшь тамашачылар театрының әдәби бүлек мөдире, Россия театр фестивальләренең жюри әгъзасы. «Петербургский театральный журнал», «Сцена» журналларында, «Экран и сцена» газетасында һәм башка матбугат битләрендә басыла.

- Кристина Матвиенко (Мәскәү) – сәнгать фәннәре кандидаты. Time Out журналының «Театр» бүлеге редакторы булып эшләгән, «Яңа драма» һәм «Алтын битлек» фестивале кысаларында үтүче «Яңа пьеса» проектының арт-директоры булган; «Алтын битлек» фестиваленең Russian Case-2018 программасы кураторы. 2015 елдан башлап — Станиславский Электротеатрында «Заман тамашачысы һәм тыңлаучысы мәктәбе» кураторы.

- Жанна Зарецкая (Санкт-Петербург) – «Фонтанка.ру» интернет-порталының мәдәни бүлеге җитәкчесе. «Вечерний Петербург», «Афиша», «Театральный Петербург» басмалары авторы. «Театральный мост: Нева–Сайма» фестивале арт-директоры. Петербургның «Прорыв» яшьләр театр премиясен оештыручыларның берсе. «Алтын битлек» премиясенең экспертлар советы әгъзасы.

- Ольга Никифорова (Мәскәү) – театр белгече, драматург, "Алтын битлек" премиясе эксперты, "Школа.Студия.Мастерская" (Санкт-Петербург) һәм "Дубровник.Арт-форум" (Хорватия) рус сәнгате фестивальләренең арт-директоры, "Практика" театрының (Мәскәү) гастроль-фестиваль проектлары кураторы.

- Динә Дәүләтшина (Уфа) – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Нур» Уфа дәүләт татар театрының әдәби бүлек җитәкчесе.

Экспертларның кураторы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Ни өчен фикер алышулар юк?

Беренче версия – вакытны күп ала. Техник яктан катлаулы, ашык-пошык фикер алышасы килми. Кворум булсын өчен кимендә өч тәнкыйтьче кирәк – параллель спектакльләр күп булгач, җитешмиләр.

Икенче версия – экспертлар төрки дөнья театрын аңламыйча үпкәләтергә мөмкин.

Мин экспертлардан бу хакта сорадым. Алар «Үпкәләтмичә фикер әйтә алабыз», диделәр. Әмма оештыручылар алардан өч-дүрт җөмлә генә фикер алып, аны «Нәүрүз хәбәрләре» газетасында чыгарып таратуны хуп күрделәр. Гафу итегез, соңыннан редакторланган фикергә караганда спектакльдән соң белгеч әйткән фикер кадерлерәк.

Театр тәнкыйтьчеләре катнашында үткән матбугат конференциясендә яңгыраган кайбер фикерләр:

Жанна Зарецкая: Һәр театр – яңа ментальлек. Әдәби музыкаль композициягә охшаганнары да бар иде, катлаулылары да. Барысы да милли колорит белән эшләнгән. Иң кыйммәтлесе – бу театрлар милли тамырларыннан аерылмаган.

Владислава Куприна: Минем карашка, җиде яхшы спектакль бар иде. Бу фестиваль өчен яхшы процент. Минем кебек төрки дөньяга кермәгән мегаполис кешесе өчен милли театрларның фольклор һәм эпос материалы белән эшләвен күзәтү кызыклы. Мин спектакльләрдә күпкырлы дөньяга кушылган кеше тарихын күзәттем.

Нина Карпова: Курчак театрының телне югалтуы башка театрларның тел югалтуына китерергә мөмкин. Без театрдан телнең юыла баруын күрәбез һәм төрле театраль телләр уйлап табабыз. Европа һәм Россия контекстына кушылып туган телне генә түгел, милли үзаңны да югалту мөмкин.

Нияз Игъламов: «Безгә программаны киңәйтергә бер генә әйбер комачаулый. Төрки дөнья театрларында милли телдә спектакльләр юыла бара. Минем карашымча, башкорт театрының Мостай Кәрим турындагы спектакльне башкорт теленә тәрҗемә итүе хурлык».

Алга таба фестивальгә катнашучы театрларга экспертлар фикерен ишетү насыйп булырмы – билгесез. Әлегә фестиваль дирекциясе үз фикерендә нык тора. Буа театр фестивалендә, мәсәлән, 40 спектакль уйналып катнашып, утызы буенча фикер алышу уздырылган. Бу хакта фестивальнең директоры Раил Садриев әйтә. Татарстан театрлары төрле фестивальдә катнашып кайткач беренче чиратта тәнкыйтьчеләр фикере турында әйтәләр.

Ә бездә күпме театр коллективы килеп, ни номинация юк, ни – фикер. Ә әүкатьле тәнкыйтьчеләр йөреп тора төркем-төркем.

Тәнкыйтьчеләр темасын дәвам итеп, тагын бер фикер – ни өчен без аларны Мәскәү белән Питердан гына чакырабыз. Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Якутия, Хакасия, Алтай, Чувашия, Удмуртия, Бурятия... Бу республикалардан чакырып булмыймы? Әйтик, Шаляпин һәм Нуриев фестивальләренә Азәрбәйҗаннан музыкаль тәнкыйтьче Улкәр Алиева чакырыла, Якутиядән “Алтын битлек” лауреаты Сергей Потапов чыккан. Шушы республикалардан бер театр тәнкыйтьчесе китертә алмыйбызмы? Ни өчен без Мәскәү белән Питер карашына гына өметләнеп эшлибез?

Тарих. «Нәүрүз»нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларның мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң, ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. «Нәүрүз» фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы белән янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

P.S.: «Нәүрүз» кысаларында нәни генә гаугачык

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Нәүрүз» фестивале вакытында Кабан күле яр буенда киртә куюны тәнкыйтьләде. Бу хакта ул үзенең Instagramында «Татарстан парклары һәм скверлары» проекты кысаларында күл буена кураторлык итүче Ксения Шачнева хәбәренә репост ясап, фикерен белдерде.

«Сезнең киртәләүгә мөнәсәбәтегез ничек? Күптән түгел Кабан күлендә минем туй пикнигы булды. Коймалар юк иде. Шәһәр уртак, күл бар кеше өчен - кешеләр килделәр һәм котладылар, безгә беркем дә комачауламады. Ә бу очракта (фотода), мәдәният безгә кешеләрне берләштерергә кирәк, бер-берсеннән аерырга түгел», - дип язды Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Ксения Шачневаның сүзләренә караганда, Камал театры администраторы белән очрашуда ул яр буе территориясен киртәләрсез калдырырга һәм фестиваль чараларын ачык уздырырга тәкъдим иткән. Куратор әйтүенчә, яр буе концепциясенең нигезе һәрвакыт ачык булган, һәм бу территория киртәләр урнаштыруны таләп итми.

Камал театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов туй пикникларын Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән рәсми делегацияләр катнаша торган Халыкара фестиваль белән чагыштырырга кирәкмәвен әйтте. «Аларның иминлеге өчен без җавап бирәбез, ә сез түгел», — дип мөрәҗәгать итте ул пост авторына.

Виртуаль киңлекләрдә барган бу фикер алышулар шунда калды да, реаль тормышка күчмәде. Куратор Ксения Шачневаны Камал театры буфетында очраттым... «Милые бранятся — только тешатся», - ди рус халык мәкале...




  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

«Башмагым-jazz» мюзиклы – Тинчурин театрының «театраль җәдидчелек»кә протесты

Тинчурин театры үзенең яңа гасыр башында гаять зур уңыш белән барган «Башмагым» музыкаль спектаклен яңадан куйды. Әмма арада ике дистәгә якын ел гына ятса да, бу юлы аңа зур уңыш фаразланмый. Ни өчен?

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла