Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗибә Ихсановада кунакта: Әлмәндәр картны Мөслим Магомаев белән нәрсә бәйли яки Гәүһәр Камалова муенсасы яңа татар театры традициясенә әйләнергә мөмкин

Хәбәрчеләребез Камал театры артистлары белән бергә Нәҗибә Ихсанова янында кунакта булды.

news_top_970_100
Нәҗибә Ихсановада кунакта: Әлмәндәр картны Мөслим Магомаев белән нәрсә бәйли яки Гәүһәр Камалова муенсасы яңа татар театры традициясенә әйләнергә мөмкин

Артистлар бергә җыелганда нәрсә турында сөйләшә? Әлбәттә, театр турында. Ярты гасыр гомерләрен татар театрына багышлаган артистлар театрның үткәне дә, киләчәге дә түгел, бүгенгесе турында сөйләштеләр. Татар театрының бүгенге иң зур яңалыгы – яңартылган "Әлдермештән Әлмәндәр” иде. Быел бит, театр белгече Нияз Игъламов әйткәнчә, "кызлык пәрдәсе ертылды" - Туфан Миңнуллинның бу үлмәс пьесасын драматург исемен йөрткән Түбән Кама татар дәүләт театры сәхнәләштерергә батырчылык итте!

Моннан алты ел элек вафат булган Туфан Миңнуллин йортына Нәҗибә Ихсанованы сагынып килгән артистлар “Әлдермештән Әлмәндәр” турында фикер алыштылар, аның төрле куелышларын искә алдылар.

Казанның Нагорный бистәсендә Туфан Миңнуллин төзеп калдырган бакча йортына  Камал театрының аксакаллары – Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиевләр килде, алар группадашлары һәм гомерлек хезмәттәшләре Нәҗибә Ихсанованы сагынганнар. Берочтан Туфан Миңнуллин архивының кадерләп саклануын күрделәр, Камал театрының легендар спектакльләренең видеоязмаларын бүләк иттеләр, Миңнуллиннар бакчасында үскән көзге уңышны авыз иттеләр, Нәҗибә Ихсанованың кадерле кияве Корбангали Юнысовның гранат төшләре салынган “фирменный” пылавын татып карадылар.

Нәҗибә Ихсанованың авылдашы һәм классташы Әзһәр Шакиров туган як сәламнәрен җиткерде, Наилә Гәрәева үзләренең бер тирәдә яшәгән чакларын сагынып искә алды.

Айгөл Абашева кулына күчкән Гәүһәр Камалова муенсасы

Очрашуның тагын бер матур мизгеле - Нәҗибә Ихсанова үзенә Гәүһәр Камалова бүләк иткән муенсаны Камал театрының яшь актрисасы Айгөл Абашевага тапшырды. 

  • ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Гәүһәр Камалова (1922-1990) театраль гаиләдә туып үскән, ул данлыклы Камаллар нәселеннән булган актриса.

Әлбәттә, Татарстанда туып татар телевидениесе карап үсмәгән Абашева Камалованың уенын күргәне дә булмаган. Әмма Нәҗибә Ихсанова Айгөл уенында Гәүһәр Камалова чалымнарын күргән. “Гәүһәр Камалова – данлыклы Камаллар нәселеннән. Әни аның бүләген кадерләп саклады. “Бу театраль традиция булып дәвам итсен иде. Айгөл дә олыгайгач үзенең дәвамчысын күреп, бу муенсаны яшь актрисага тапшырыр, бәлки, - диде Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина. – Аңа да сәхнәдә картаерга насыйп булсын!”

“Шулай инде, вакытында үлә белмәгән кеше картая”, - дип шаяртып куйды татар театрының беренче номерлы Әҗәле Равил Шәрәфиев.

Әйтергә кирәк, Камал театры – традицияләр театры. Фәрит Бикчәнтәев сезон ачылганда һәм ябылганда кия торган “Кариев балдагы”, сезонны ача һәм яба торган “Зәңгәр шәл” спектакле. Марсель Сәлимҗановның туган көне хөрмәтенә премьера – болар барысы да традиция. Хәзер менә яңа традиция - муенса тапшыру да өстәлде. Татар театры тарихында калачак әлеге вакыйганың шаһитлары – Камал театрының данлыклы щепкинчылары, Нәҗибә Ихсанованың дусты-сердәше Наилә Гәрәева, театр директоры Илфир Якупов һәм без – “Татар-информ” хәбәрчеләре идек.

Әлмәндәр карт, Хәмдебану һәм башкалар

Табын артында төп тема "Әлдермештән Әлмәндәр" булгач, бу спектакль турында артистларның фикерләрен һәм истәлекләрен язмый калу дөрес булмас. 

Туфан Миңнуллинның легендар пьесасы “Әлдермештән Әлмәндәр” Туфан аганың хатыны Нәҗибә Ихсановага танылган рольләренең берсен китерде. Артистлар пьесаның Түбән Кама театрында куелуын ишеткәннәр, спектакль турында “Интертат” язмасын укыганнар. Кемнәрдер куелырга иртәрәк булуын әйтте, кемнәрдер яңэа куелышта карау теләген белдерде. “Без “Әлдермештән Әлмәндәр”не Төркиягә алып баргач, азәрбәйҗаннар бик яратып калганнар иде. “Әҗәл бәй” дип өзелеп йөргәннәр иде инде”, - дип искә төшерде Равил Шәрәфиев.

Әлфия Миңнуллина “Әлдермештән Әлмәндәр”не Мурманскида рус театры куюын әйтте. Бер кызык факт – Хәмдебану карчык ролен Мөслим Магомаевның әнисе уйнаган. (Айшет Магомаева – драма артисткасы, ирен югалткач Мурманскига китеп, кияүгә чыккан. - Авт.) “Әти карап, бик шаккатып кайткан иде”, - дип сөйләде Әлфия Миңнуллина.

Камал театрында исә Хәмдебану роле Рәшидә Җиһаншина башкаруында тарихка кереп калды.

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен Мари милли театры, Башкортстанның Салават театры да куйган булган.

Түбән Кама театрының Хәмдебануны яшәртүен белгәч, щепкинчылар Әлмәндәр картны “Заман ишаны икән” дип шаярттылар.

“Казанга алып киләләрме икән? Мин барып карар идем”, - диде Нәҗибә Ихсанова. 

“Мин пьесаның куелуына каршы түгел, әтинең әсәрләре дөньяга күбрәк чыксын”, - диде Туфан Миңнуллинның мирасчысы Әлфия Миңнуллина.

Туфан Миңнуллин кульязмалары интернетка куелачак

Хәзерге вакытта Әлфия Миңнуллина әтисенең пьесаларын ул язган вариантта дөньяга чыгару турында кайгырта. Ул Туфан Миңнуллин сайтына пьесаларның кульязмаларын сканер аша үткәреп кертә. “Менә, аның үз кулы белән язылган битләр”, - дип, ул Камал театрында 25 ел барган “Гөргөри кияүләре” спектакленең пьесасын күрсәтә. Туфан абый язган беренче вариантта керәшен мәдәниятенә багышланган әлеге этнографик әсәр “Үринәнең әтисе” дип аталган булган икән.

Бөтен иҗат кешеләренә дә шундый балалар бирсәң икән, дип теләргә генә кала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100