Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мубай атмосферасы: зарыгып көткән җырчысын кадерләүче тамашачы һәм Эльмир Низамов белән импровизация

Традиция – һәр елны 5 гыйнвар көнне Мубай концертына барабыз. Мубай үзе (җырчы Илдар Мөбәрәкшин) аны очраклы туры килү дип атады, ә продюсеры Дмитрий Ильин бу очраклылыкның традиция булып китүенә бер дә каршы түгел. Быел Мубай концертын "Мир" кинотеатрында моңарчы күрелмәгәнчә зур аншлаг белән бирде.

news_top_970_100
Мубай атмосферасы: зарыгып көткән җырчысын кадерләүче тамашачы һәм Эльмир Низамов белән импровизация
  • Мубай тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин тумышы белән Аксубай районыннан. 1972 елгы. КАИ тәмамлаган, радиоинженер. Эш урыннары арасында кабельле телевидение, Әтнә һәм Камал театрлары бар. «Мубай» музыкаль төркеме оештырып халыкара фестивальләрдә катнашты, Казанда оештырылган “Сотворение мира” халыкара рок-фестивалендә катнашып киң аудиториягә танылды. Концертларын бир сирәк бирә, җырлау аның өчен күңел эше. Аудио/видео/кино/фототасмаларны цифрлау, рестраврацияләү һәм архивлаштыру буенча шәхси эш ачкан, Казанда бу өлкәдә иң квалификацияле белгеч санала. Зуля Камалова һәм Флера Сөләйманова иҗатына гашыйк булуы билгеле.

Мубай концерты кинозалга күрмәгәнен күрсәтте

Былтыр бер Мубайның гыйнвар концертын шәһәр үзәгендәге джаз-кафеларның берсендә караган идек.

Быелгы концерт мондый формат өчен көтелмәгән урында – кинотеатрда оештырылды. “Мир” кинотеатры – шәһәр үзәгендә урнашкан һәм чама белән 200дән артыграк урынлы җыйнак кына кинозал. Концертны оештыручы Дмитрий Ильин шәһәрдә камерный заллар булмауга зарлана. “Концерт оештырып булыр иде дә, залы юк бит аның. Бу залның да үз плюслары һәм минуслары бар”, - ди ул.

“Мир” кинотеатр залында мин беренче аншлагны “Айсылу” фильмында күргән идем. “Айсылу” - Казан дәүләт мәдәният институтының Кино сәнгате кафедрасы мөдире, кинорежиссер һәм продюсер Алексей Барыкин проекты. “Мир” кинотеатрында оештыручыларга премьераны ике тапкыр күрсәтергә туры килгән иде. Әмма ул вакытта аншлаг тудырган тамашачылар – «халявщиклар» иде, ягъни, бушка керүчеләр. 

Ә кичә кинотеатрда чын, билет сатып җыелган аншлагны Мубай концерты күрсәтте. Касса төбендә билетка тилмереп торучыларны үзебез күрдек. Мубайны күрергә зарыгучылар арасында шушы концерт өчен Тольяттидан килгән егет тә бар иде. "Алдан билет алсам, килә алмам дип курыктым. Билет булмасын белсәм, эх! Мин бит Тольяттидан сәгать ярым эчендә машинада очтырып килдем", - дип үкенеп басып торды ул "Билетлар бетте" дип язылган касса төбендә. Һәм шул моментта касса янына бер хатын-кыз килеп: "Миндә бер билет бар, сатам, кайсыгызга кирәк?" - дип сорады. "Миңа!" - дип күтәрелде унлап кул. Тольятти егете беренче булып чыкты. Билетка акчаны санап та тормыйча бирде бугай. Билетын эләктереп, бәхет кошы тоткандай, залга узды. Ә билетсыз калган халык янына оештыручы чыкты да, "урынсыз билетлар гына бирә алам", - диде. Урынсыз билетлары мизгел эчендә 500 сумнан сатылып бетте. Аларны эләктерүчеләр дә бик шатланып залга үттеләр. 

Урынлы билетларның бәясе 700 сумга кадәр иде.  

Мубайның тамашачысы үзенчәлекле ул. Болар – Фирдүс Тямаев тамашачысы да түгел, Салаватныкы да түгел, опера театрында да очрата алмыйм мин андыйларны, татар «альтернативщикларын» тыңлаучылар да түгел. Заманча зыялы тамашачының югары концентрациясе иде монда.

Илдар Мөбәрәкшин һаман да шул ук – өстә футболка, кулда - гитара, пюпитрда – җыр текстлары, идәндә – су шешәсе.

Концерт үзе

Мубай антракт белән төгәл ике сәгать җырлады. Беренче өлешнең беренче яртысында үз репертуарындагы таныш җырларын башкарды. “Урманнарга кердем”, “Хәмдиякәй” – болары халык җырлары, “Укытучыма", "Эзләдем, бәгърем, сине" һәм башкалар – болары совет эстрадасының “Алтын фондына” кергән таныш җырлар.

Концертның премьера өлеше – Эльмир Низамов белән Мубайның уртак композицияләре. 31 декабрь көнне Мубай “Әле репетиция ясамадык”, дигән иде. Мубайның концерт алдыннан репетицияләр яратмавын Эльмир Низамов да әйтте: “Ул концерт алдыннан репетицияләр ясарга яратмый. Импровизация ярата. Концерт энергиясен алдан таркатмыйча тамашачыга тапшыра”, - диде. Эльмир Низамов өчен “Мир” кинотеатрына цифрлы фортепиано китерелгән. Кыскасы, Мубай моңарчы бик таныш композиторны өр-яңача ачып бирде. Эльмир Низамов та гитарасыз яңа Мубайны ачты.

Әлеге композицияләр 250 тамашачыга гына ишетелеп һәм аларның кимендә яртысының смартфонына язылып кына калырга тиеш түгел, әлбәттә. Продюсер Дмитрий Ильин татар дөньясының әлеге ике уникаль күренешне – Илдар Мөбәрәкшин белән Эльмир Низамовны берләштергән концерт оештырырга ниятли. Концерттан соң аның нияте турында ул үзе дә, мин генә белә идек. Хәзер инде бу язманы укыган һәр кеше белә. Ә әлеге ике уникаль зат үзләре беләме-юкмы, белсәләр ризалашканнармы – билгесез. Билгеле булу белән хәбәр итәчәкбез. Мубай белән Элмир Низамов тандемының татар музыкаль тормышы өчен зур уңыш булачагын чамалыйм.

Концертның тагын бер яңалыгы – “иске” музыкантлар белән яңа иҗат. Бас-гитарист Ленар Ризатдинов белән гитарист һәм перкуссионист Александр Батраков – электән үк “Мубай” төркеме музыкантлары. Әмма алар төрле музыкаль проектларда катнашучылар буларак та билгеле. Ниһаять, “Мир”да үткән концерт тамашачылары аларны кабат Мубай атмосферасында күрде.

“Мин иҗат гомеремдә өч спектакльдә катнаштым. Беренчесе ике ай барды, икенчесе – ике атна, өченчесе премьерадан соң башка күрсәтелмәде”, - диде Мубай тамашачыга җырланачак җырына анонс ясап. Өченче дигәне Туфан Имаметдинов куйган “Шәмаил” хореографик спектакле. Аның музыкаль өлеше Мубай җаваплылыгында иде. Авыш сәхнәдә биюче хәрәкәтләнгәндә Мубай аның хәрәкәтләрен мөнәҗәтләр аша яңгыраткан иде. Әйе, әлеге спектакль “Московский” мәдәният үзәгендә бер күрсәтелде дә, әлегәчә кабатланмады. Мөгаен, иҗатчыларны тамашачының бәхәсле кабул итүе дә туктатып торгандыр. Әмма Туфан Имаметдинов бу спектакльне яңартачагы турында әйтте. Димәк, Мубай җырлаячак.

"Шәмаил" спектакленнән бер мөнәҗәтне Мубай кичә концерт репертуарына алган иде. "Мир" тамашачысы аны тыңлый алды.

Тамашачы “Өммегөлсем”, “Гөлбакча”, “Күбәләгем”, “Ай былбылым”, “Әдрән диңгез”не дә тыңлады. Менә бит ул “Үзгәреш җиле” кайда! Күренекле джаз музыканты Эйленкригсыз гына да үзгәрә алабыз икән. (Вадим Эйленкриг – “Үзгәреш җиле” фестиваленең музыкаль җитәкчесе. - Авт).

Концерт бетүе игълан ителгәч тә, торып китмичә залда утырып торган тамашачыны күреп, Мубай тагын берне җырлады. “Бис”ка яңгыраганы – “Песняры” төркеменең “Вологда” җыры иде. Концертта яңгыраган бердәнбер русча җыр.

Эпилог

Концерт тәмамланды. Мубайның үзе кебек уникаль тамашачысы тыйнак кына залдан кузгалды. Болар - нигездә, рус телле тамашачы. Бәлки, алар Илдар Мөбәрәкшин җырларының эчтәлеген дә аңлап бетермиләрдер. Алар аның энергетикасына, үзенчәлекле стиленә киләләр. 

Мубай урынына йомшаграк умырткалысы булса, рус телле тамашачысына көйләнеп русчага да күчеп бетәр иде, бәлки. Шулай югалыр да иде. Ә бу тамашачы көйсез холыклы көйле Мубайның сирәк концертларын сабыр гына көтеп, аңа тугрылык саклый.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100