Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов: «Директор белән үзара конфликт бар»

12 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов белән әңгәмәбез мәңгелек Әлмәндәр карттан башланса да, безгә Минзәлә театрының бүгенге вазгыяте турында да сөйләшергә туры килде. Ни кызганыч, театрда бүгенге вазгыять яшь татар режиссерына иҗат мөмкинлекләре тудыруга юнәлтелмәгән кебек.

Дамир Самерханов – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры режиссеры. Күренекле татар режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Тумышы белән Кукмара районыннан.

- Дамир, син Дагыстан Республикасының дәүләт театрларының берсендә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куеп кайттың. Бу театр белән хезмәттәшлек ничек башланды?

- Миңа Дагыстанга барып спектакль куярга педагогым - ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев тәкъдим итте. Дагыстанның Театр әһелләре берлегеннән чакыру килгән икән. Алар Фәрит Рәфкатовичтан иң яхшы укучысын спектакль куярга җибәрүен сораганнар. Мин бик теләп ризалаштым. 

Спектакль сайлый башладык. «Әни килде» пьесасын да җибәреп карадым, Илгиз Зәйниев пьесаларын да карап чыктык. Юк, нәрсәдер җитми. «Әлдермештән Әлмәндәр»не әллә кайчан үз артистларыбыз белән куярга кызыгып йөри идек. Ләкин ниндидер рәсми булмаган «табу» булган кебек, тотынырга куркыта иде. Хәер, Түбән Кама театры куйды һәм уңышлы гына бара. Туфан абыйның бөтен милли үзенчәлекләрне тоеп язылган әсәре, бәлки, бу милли театрга да килешер дигән уй килде. Алар укып чыктылар һәм берсүзсез шушы спектакльне куярга булдылар. Йөрәгем шул вакыт ике тапкыр тизрәк тибә башлады. 

Рәссам итеп Ленар Гыйльметдиновны алдык, әмма композитор аларныкы булырга тиеш дип уйладым. Ул шушы мохитне сеңдереп, шушы җирлектә үскән кеше булырга тиеш иде – шулай килештек. Май аенда мин Дагыстанга килдем. Спектакль федераль программа нигезендә Россиянең кече шәһәр театрларына бирелә торган грант акчасына куелды...

- Син бит дәүләт театры режиссеры. Үзегездә дә шушы проект нигезендә күпме спектакльләр куелды! Федераль акчалар килә башлагач, Татарстандагы кече шәһәр театрлары да активлашты. Ә син шундый чакта чит театрга чыгып китә алгансың.

- Минем Минзәлә театры өчен проектларым бар иде. Үзебездә Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ын куярга тиеш идем. Планга да кертелде. Сабир Амутбаев истәлегенә дип уйлаштык – театрыбыз аның исемен йөртә. Проектны якларга ике көн кала җитәкчелек планны үзгәртте. Шулай итеп милли классика куелмый калды. Планлаштырылган эшем юкка чыккач, мине «Нур» театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов спектакль куярга чакырды. Бердәнбер шарты – комедия кую иде. Композитор Юрий Чаплин, рәссам Ленар Гыйльметдинов белән бергә осетин драматургы Георг Хугаевның «Минем кайнанам» әсәрен куйдык. Аны 2018 елның көзендә чыгардык. Хәзер ул аларның иң гөрләп барган «кассалы» спектакле. 

Ә үзебезнең театрга килгәндә, быел Минзәлә театрының баш режиссеры буларак, минем белән контрактның озайтылмавы турында ишетеп беләсездер, бәлки. Мине театр куючы режиссер штатында калдырды. Шушы иң кыен чагымда педагогым ярдәм кулы сузды да инде – Дагыстанга барырга тәкъдим итте. Мин Дагыстанга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова фатихасы белән бардым.

- Яшь режиссерны коллектив ничек кабул итте?

- Беренче репетицияләрдә артистлар үзләрен бик сак тоттылар, шүрләп карадылар. Чөнки аларда режиссерлар һәрвакыт абруйлы өлкән кешеләр. Өченче репетициядә аралар якыная башлады, бер атнадан соң якын кешеләргә әйләнеп беттек. Бик тырышып эшләдек – чөнки сроклар зур түгел иде.

- Аларның уйнау алымнарында үзенчәлекләр бармы?

- Алар пафослы поэтик әсәрләр уйнарга яраталар. Әйтик, һәр кыяның үз легендасы бар. Шул легендаларга таянып пьесалар языла. Алар шундый формада уйнарга күнеккәннәр. Ә монда - чәй чыгарулар, әче баллар белән көнкүреш әсәре. Башта көнкүреш дип аптырап йөргәннәр иде, без Туфан абый әсәрен притча дип кабул иттек. Борынгы табасаран җырларын кулланып, музыка таптык. Туфан абыйның әсәрләре белән эшләве рәхәт. Аны үзгәртсәң дә, тирән мәгънәсе кала.

- Минзәлә театрына да Туфан абый пьесасы белән килеп кердең бит, әйеме?

- Әйе. Татарстанда беренче булып «Мулла» спектаклен мин куйдым. 2009 ел иде ул. Без биш кеше Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамладык. Мине театр директоры Роберт Шәймарданов диплом эшен куярга дип Минзәлә театрына чакырды. Әсәрне дә директор үзе тәкъдим итте. Ул «Яңа татар пьесасы»на килгән өч уңышлы әсәрнең берсе иңде. Минем бәхетемә шушы «Мулла»ны кую насыйп булды. Аннары шушы театрга эшкә килдем. Ул чактагы мәдәният министры Зилә Вәлиева мине эшкә алды.

- Син Татарстанда иң яшь баш режиссерларның берсе идең...

- Бәлки. Миңа ул вакытта 25 яшь иде.

- Димәк, 10 ел Минзәлә театрының баш режиссеры булдың?

- Ун булмады, тугыз гына...

- Нәрсә килеп чыкты соң сезнең? Спектакльләрең чыгып тора иде.

- Әйе, елга бер-ике спектаклем чыгып барды.

- Уңышлылары кайсы да, уңышсызлары булдымы?

- Берсеннән дә халык торып, сүгенеп чыгып китмәде. Әйткәнемчә, мин Фәрит Бикчәнтәев курсында укыдым. Ул бик көчле укытучы: безгә һөнәрнең нигезләрен бирергә тырышты һәм бирде дип уйлыйм. Профессиональ югарылык ягыннан без үз эшебезне эшли алырлык. Спектакльләрнең кайсы бик уңышлы булгандыр, кайсы уртача барды. Һәрберсенең куелганда үз максаты бар иде. Аның кайсыдыр нәкъ менә касса өчен куелды.

- Соңгы чыгарган спектаклең?

- Аяз Гыйләҗевның «Кара күзле кызлар» пьесасын куйдым. Мин аны ретро стилендә ясадым. Композитор Гөлназ Закирова бик матур итеп музыка язган иде. Ләкин директор спектакльне репертуардан төшерде.

- Ни өчен?

- Сәнгати таләпләргә җавап бирми диде.

- Аны кем бәяләде?

- Үзе. Ул бит театрның сәнгать советы рәисе.

- Спектакльне башта сәнгать советы кабул иткән һәм ул чыккан. Хәтта Минзәлә театрының Казан гастрольләре программасына да кертелгән иде. Чыннан да, театр ул спектакльне алып килмәде шул.

- Әйе. Чыкты. Минзәләнең үзендә премьерасы булды, авылларда да күрсәтелде. Халык яратып карады.

- Ә нәрсәгә нигезләнеп репертуардан төшерде соң ул аны?

- «Сәнгати кыйммәтләргә җавап бирми. Карарлык әйбер юк», диде. Ул аның сәнгати кыйммәте барлыгы-юклыгын үзе билгеләде.

- Дамир, синең «Ташкын», «Тилмереп дога көткәннәр» кебек спектакльләрең халыкара фестивальләргә катнашып, дипломнар һәм тәнкыйтьчеләрнең уңай бәясен алды. Хәзер спектакльләрең, чыннан да, күренми башлады. Театрдагы проблемаларың кайчан башланды?

- Күптән. Конфликт бары тик директор белән генә – зинһар, дөрес аңлагыз. Коллектив белән дустанә эшлибез – спектакльләр чыгарабыз.

- Конфликтлар театрларда була инде ул. Коллективыгыз низагны ничек кабул итте?

- Аларның фикерләре җыелыш беркетмәсендә язылган. Дамир Самерхановны баш режиссерлыктан алырга дигән җыелыш җыелды. Ул җыелышта үзем катнаша алмадым, соң хәбәр иттеләр.

- Хезмәт хакың да кимедеме?

- Байтак кимеде. Монда бит эш баш яки баш булмауда түгел. Хакыйкать булсын! Минем спектакль куясым килә. Минем эшлисем килә. Шул гына.

- Димәк, сине җыелыш карары нигезендә эшеңнән алганнар, куелган сәхнә әсәрләрнең сәнгати дәрәҗәсе турында сүз бармый. Чөнки куелган әсәрнең сәнгати дәрәҗәсен белгечләр генә билгели ала дип уйлыйм.

- Минем һәр спектаклемә үз вакытында тәнкыйтьчеләр бәя биреп барды. Әмма кешегә күрсәтерлек түгел, начар дигән бәя булмады.

- Сиңа ниндидер претензияләр бардыр бит инде?

- Спектакльне озак чыгара диләр - анысы бар. Ашыгып чыгарасым килми, яхшыны чыгарасы килә. Башка претензия юк – эчмим, тартмыйм, кисәтүләр юк. Холкым бик җайлы кебек инде. Кеше белән уртак тел таба алам. Үз эшемне эшлим, кеше эшенә тимим.

- Бәлки, кайсыдыр актерларны спектакльгә алмыйча рәнҗеткәнсеңдер?

- Бөтенесен алырга тырыштым. Бик булдырып бетерә алмый кебек тоелганнарын да хәтта. Артист икән, ул сәхнәгә чыгып эшләргә тиеш. Бәлки мин аларга спектакль чыгарганда артык күп таләпләр куеп интектерәмдер. Бәлки, чакырылган режиссерлар артык аптыратмыйдыр.

- Сезнең театр соңгы елларда чакырылган режиссерлар белән бик актив эшли башлады. Бу яхшымы?

- Әйе, театрларга зур акчалар керә башлагач, режиссерлар чакырыла башланды. Читтән килгән режиссерларның мактауларын тыңлагач, ни кызганыч, безгә Аяз Гыйләҗевлар да кирәкми кебек тоела башлады.

- Чакырылган режиссерларның эшләрен күз алдыннан үткәрсәк, «Иблис»тән башкасының уңышы турында белмим. Матбугатта да башка спектакльләрегезне уңай бәяләгән язмалар күренми.

- «Иблис» бит ул коллективның бердәмлеге белән, театр бер булып күтәрелеп эшләвеннән чыкты. Ул вакыт бөтен коллектив бер сулыш белән яшәде. Аның материалы үзе этәреп барды. Беребезнең дә репетициядән кайтасы килмәде. Монда Потаповның беренче килүе, материалга гашыйк булуыбыз – бөтенесе бер булып ятты. «Иблис», «Ташкын», «Сөннәтче бабай», «Тилмереп дога көткәннәр» – болар Минзәлә театры спектакле булып татар театры тарихында калачак әсәрләр.

- «Иблис» спектакле хәзер шактый сүтелгән дип әйтәләр. Үзем күрмәдем – монысы кеше сүзе.

- Тәнкыйтьчеләр әйтүенчә, Потапов спектакльләрне тиз куя һәм алар тиз таушалалар. Бу минем сүз түгел – тәнкыйтьчеләр әйткән фикер. Бу нормаль күренеш. Спектакль таушала инде.

- «Театрга Иблисне кертергә ярамый», диде драматург Хәбир Ибраһим. Иблис болгатып, төрле күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин ди. Бәлки, бу низаглар Иблис эшедер?

- Юк. Безнең низаглар алдарак та башланды. Равил Сабырның «Кирәкле кишер яфрагы» сатирик комедиясен чыгарган идем. Тамашачы бик яратты, Минзәләнең кайбер җитәкчеләре дә кат-кат килеп карадылар. Анда хәзер безнең җәмгыятьтә барган күренешләр сатира итеп чыгарылган иде. Ә директорыбыз «Монда сәнгатилек юк, төшерергә кирәк», диде. Анда уйнаган актрисалар вафатыннан соң төште инде ул.

- Димәк, Иблис гаепле түгел?

- Юк. Бу конфликтны директорның минем белән генә булган аңлашылмаучылыгы дип кенә дә карарга ярамый. Роберт Шәймарданов эшләгән чорда театр миннән алда да өч режиссер белән хушлашкан. Шулай булгач нигә ул мине генә яратырга тиеш?! Соңгысы Булат Бәдриев эшләде. Коллектив аны яратты. Ләкин аңа да китәргә туры килде.

- Нигә?

- Белмим. Уйлап карасаң, без бит татар режиссерлары күп түгел. Яшь режиссерлардан хәзер спектакль куючылары – Илгиз Зәйниев, Лилия Әхмәтова һәм мин. Минем белән укып чыкканнардан Рамил Гәрәев еш чыгармый, Альберт Гафаров та куймый шикелле, Эмиль Талипов актерлык юлын сайлады. Бәлки, безнең кимчелекләребез дә бардыр. Безгә ярдәм итәргә кирәк. Әнә, Дагыстанда 40 яшьлек кешене иң яшь режиссер дип форумнарга-фестивальләргә йөртәләр, үстерәләр. Мине бары тик укытучым Фәрит Бикчәнтәев кенә үстерергә тырыша. Театр әһелләре берлеге буенча гына форумнарда булдым.

- Театр белән Татарстаннан читтәге фестивальләргә йөрмисеңмени?

- Үзем куйган спектакльләр булмаса - юк.

- Алга таба нишләргә уйлыйсың?

- Спектакль чыгара башлаган идем. Азәрбәйҗан драматургы Мәҗит Шамхаловның «Минем кайнана» дигән бик заманында бик күп куелган данлыклы пьесасы бар. Баш рольдә - Рәзилә Муллина. Яңа сезонда шуны чыгарабыз. Бу грант акчасына түгел, театр акчасына куела. Планда - балалар өчен интерактивлы әкият куярга җыенам.

- Ә хыялда?

- Хыял бар. Брехтның «Галилей тормышы» пьесасын кую өчен хәтта Театр әһелләре берлеге грантын да откан идек. Хафиз Хамматуллинны төп рольгә куеп, спектакль чыгармакчы идек. Костюмнар да тегелде, реквизитлар алдык. Ләкин спектакль чыкмады, артист баш тартты.

- Конфликтмы?

- Юк. «Миңа авыр», диде.

- Ә башка актер белән?

- Бездә ул рольгә башка актер юк. Башка театрдан чакыруга директор каршы - үзебезнекеләр белән эшләргә куша. Бик матур проект буласы иде. Ул бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәр. Анда яңгыраган сүзләр бүген дә тормышка аша. Ул пьесаны алтмышынчы елларда Любимов куйган иде. Төп рольдә Владимир Высоцкий уйнады. Шушы пьесаны татар театрында чыгарасым килә.

- Театрда федераль грант спектакльләре буенча да эш барадыр. Нинди спектакльләр куела?

- Режиссер Эдуард Шахов Зиннур Хөсниярнең «Кайту» пьесасы буенча спектакль куя. Бу «Кече шәһәр театрлары» проекты буенча бара.

- Әйбәт драматургияме?

- Сәнгать советы кабул иткән.

- Ә син аны әгъзасы түгелмени?

- Әгъза. Ләкин мин барында ул әсәр буенча фикер алышу булмады.

- Минзәлә гомер-гомергә халыкчан театр иде. Хәзер театрның репертуары үзгәрүе күренә. Ә тамашачы сезнең хәзерге репертуарга нинди мөнәсәбәттә?

- Соңгы премьерадан соң, «Башка килмибез», диючеләр дә бар инде -«Салкын көн» (Сергей Потаповның Минзәлә театрында куелган икенче әсәре - авт) бераз авыррак кабул ителде. Милли театрда кайбер әйберләр килешеп бетми ахрысы ул.

- Ә театрны хәзерге вакытта нинди спектакль ашата?

- Эсфир Ягудинның «Бер яшәп калыйк әле» дигән дүрт кешелек бик гади генә бер пьесасы бар. Мин аны кечкенә авыл клублары өчен сәхнәләштердем. Ул Илгиз Закиров музыкасы белән музыкаль итеп эшләнгән. Чыгарганда сәнгать советы сүкте дә инде. Әмма ул спектакль алдына фестивальләргә дигән максатлар куелмаган. Шулай да, чыгардык. Хәзер ул иң кассалы спектакль. Авыл клубларына безнең башка спектакльләр дә, гастрольләргә йөри торган «Түтиләр» спектакле дә сыймый. Шуңа бары тик шул кечкенә спектакль генә йөри. Аның бюджеты минималь: катлаулы декорацияләре дә юк.

- Театр спектакльләрне төрле максатларны күздә тотып чыгара. «Иблис»нең үз максаты бар иде – ул аңа иреште. Театр аның белән «Алтын битлек»кә барып җитмәсә дә, фестивальләргә катнашты, «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» театр премиясен алды. Әйтик, театрда сәхнәгә бассейннар урнаштырылып, Островскийның «Гроза»сы куелды – ул максатларын үтәдеме?

- Островский ул артистны үстерү өчен куела. Ул спектакльнең максаты еш күрсәтелүдә түгел, артистны үстерүдә. Артист классик әсәрне тоярга өйрәнә, репетиция вакытында ук үсә. Безнең ул спектакль нык шәп иде. Артистлар гел сорыйлар аны. «Онытып бетерәбез» диләр. Ул репертуарда – аны төшерүче юк. Декорациясе зур инде – авылларга йөртеп булмый.

- Дамир, Минзәләне яратасыңмы?

- Мин бит шәһәр буйлап йөрмим – театрдан өйгә, өйдән театрга. Мин театрны яратам. Мине биредә театр тота. 10 ел эчендә, әлбәттә, дуслар да таптым. Минзәләдәге профессиональ уку йортлары белән аралашам. Аларда искиткеч оештыручылар бар, үз эшенә бирелгән татар теле укытучылары эшли. Алар ниндидер чаралар оештыралар, миннән ярдәм сорап киләләр. Булышырга тырашам. Бу акча эшләвем дип уйлый күрмәгез, мин аларга бушка ярдәм итәм. Студентлар бит – ничек булышмыйсың. Клуб мөдирләре өчен ниндидер укулар оештырылгач, дәресләр үткәрдем. Быел Театр елы булгач төрле оешмалар ниндидер спектакльләр чыгардылар – аларга да булыштым. Театр бит ул чир.

- Биредә эшләвеңне дәвам итәсеңме?

- Әйе. Минем контрактым ел ахырына кадәр. Үземне башка эштә күрмим. Минем ул артистлар белән эшлисем килә. Алга таба да эшләрмен дип уйлыйм. Ә режиссерны кайчан эштән куарга мөмкин? Халык спектакльдән дәррәү торып чыгып китсә, яисә тәнкыйтьчеләр бер сүздән аның спектаклен сүксә. Йә эчеп йөрсә, йә артистларга бәйләнеп йөрсә. Вакытында репетицияне башлыйбыз, кычкырышмыйбыз, урындыклар атышмыйбыз дигәндәй. Элек театрларда андый хәлләр дә булган дип сөйлиләр. Хәзерге буын режиссерлар андыйга бармый, барысы да интеллигент, пунктуаль. 

Сезгә артыгын да сөйләдем инде, гафу итегез, бу җитәкчелек белән ниндидер өметләрем юк, гайрәтем чикте.

- Дамир, коллегаларың – башка театрлардагы режиссерлар бу низагны ничек кабул итте?

- Беләсезме, иң күңеллесе нәрсә? Театрда минем белән булган күңелсезлекләрне ишеткәч, күп театрлардан шалтыратып, үзләрендә спектакль куярга чакырдылар - шунысы сөендерде. Безнең театрларда режиссерлар бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. «Борчылма бер дә, миңа килеп эшләрсең», диделәр.

- Карале, театрга зур акчалар керә башлау атмосфераны бозамы икән әллә? Өйрәнмәгән, димәк, кече шәһәр театрлары акча белән эш итәргә?

- Нишләп? Әлмәт театры менә дигән спектакльләр куя! Түбән Кама нинди спектакльләр чыгара! Безнең дә спектакльләр нормаль чыга. Әйбәт спектакльләр...

- Ләкин «Иблис»тән башка берсе дә «атмады».

- Әйе, анысы да дөрес. Грантның бер начар ягы – ашыгып эшләнә. Спектакль алай тиз-тиз генә эшләнергә тиеш түгел.

- Әйдә, әңгәмә ахырында сүзне мәңгелек Әлмәндәр белән төгәллик. Әсәрнең финалына да үзгәреш керткәнсең дип ишеттем.

- Әйе. Мин Әлмәндәрне исән калдырдым – аңа тагын 100 ел бүләк иттек. Дагыстандагы «Әлдермештән Әлмәндер» Әҗәл өчен ниндидер тәрбияче дә була, аңа дөрес яшәмәгәнен дә аңлата. Азактан нәкъ Туфан абыйдагыча, повесткасын бирә. Ләкин соңгы мизгелдә «Син яшәргә тиеш!» дип кәгазьне ерта. Кочаклашалар һәм Әҗәл шефы янына менеп китә. 

Беләсезме, минем бу халыкны бик яраттым һәм аларның Әлмәндәрен үтерә алмадым. Табасараннар - бик күңелле халык. Дагыстанда яшәгән 33 милләт бер-берсеннән аерылып тора. Әйтик, аварлар бик зыялы, лезгиннар бик тырыш, үзләрен иркенрәк тоталар, табасараннар иҗади. Аларның шигырьләре шулкадәр кызык. Менә берсенең эчтәлеге: «Әти урманнан кайтты да ашарга кереп китте, аның аяк киеменнән бер яфрак, үрмәкүч, чыршы күркәсе чыкты. Миңа урман кунакка килгән кебек». Гениаль шигырь бит! Менә нинди халык ул! Мин шушы халыкка безнең «Әлдермештән Әлмәндәр»не куйдым. Ничек инде мин Әлмәндәрне үтереп шушы халыкны пессимизм белән калдырыйм ди?!

- Дамир, әлеге спектакльне Дагыстан театры Казанга алып килеп күрсәтә алыр дип өметләник. Ә сиңа театрыңда уңышлы спектакльләр чыгарып алга таба да эшләргә язсын!

Автордан. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры – Татарстандагы иң өлкән дәүләт театрларының берсе, Казаннан читтә урнашкан татар дәүләт театрларының иң зур тарихлысы. «Кече шәһәр театрлары» программасы нигезендә театрларга федераль акчалар килә башлагач, Минзәлә шактый активлашты – дәрәҗәле режиссерлар чакырылып, зур күләмле спектакльләр чыгарыла башлады.

Дөрес, Минзәләдә театрында грант спектакльләренең берсен дә үз режиссеры чыгармады – бу начар. Зур масштаблы спектакльләр белән театр артистларын үстерергә алынса да, театрның үз режиссерын үстерергә теләмәве кызганыч.

Без Дамир Самерхановның уңышлы спектакльләрен беләбез. Аның Т.Җуҗәноглуның «Ташкын» пьесасы буенча куелган спектакле Чиләбе шәһәрендә «СELoBEK ТЕАТРА» кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль-лабораториясендә, Төрки халыкларның ХI халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә, «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә, ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы уздырган «2015 елда Мары – төрки дөньяның башкаласы» форум-фестивалендә катнашты. «Мулла» спектакле дә «Нәүрүз» фестивалендә күрсәтелде, театрның Мәскәү гастрольләрендә уңышлы күрсәтелгән иде. «Тилмереп дога көткәннәр» спектакле Тинчурни фестивалендә күрсәтелеп, тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәяләнгән. Табасаран театры да Дамир Самерхановның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен тамашачы яратып карый торган спектакль буласына өметләнә.

Дамир Самерханов – зур потенциалы булган татар режиссеры. Шунысы да бар – һәр профессия кешесе үсәргә тиеш. Театр директорлары, режиссерлар, рәссамнар, композиторлар – бүген спектакль тудыра торган иҗат кешеләре - квалификациясен күтәрү, артта калмас өчен төрле театраль фестивальләрдә, форумнарда, конференцияләрдә катнашырга, дөньяның кая таба барганына хәбәрдар булып торырга тиеш. Әгәр театр үз режиссерын каядыр йөртми икән – үсеш була алмый.

Әлеге интервью чыгар алдыннан, фикер сорап Минзәлә театры директоры Роберт Шәймардановка мөрәҗәгать иттем. Ул әйтер сүзе булмавын җиткерде. Әмма без театр җитәкчелегенә мәйдан бирергә – җитәкчелекнең позициясен тыңларга әзер.

Проблемалар, әлбәттә, бөтен театрларда да бар. Режиссерлар белән директорлар арасындагы низаглар турында да ишетеп торабыз. Әгәр инде бу проблемалар матбугатка чыккан икән – димәк, монда әлеге театрны гамәлгә куючы оешма, ягъни, Мәдәният министрлыгының да, шулай ук, ТР Театр әһелләре берлегенең дә катгый сүзе кирәктер. Яшь режиссер яклауга мохтаҗ. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

"Татар башын татар ашар". Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турындагы әсәренә бәя бирде

Быел «Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» романы басылып чыкты. Роман утызынчы елларның доносчысы булган адәм турында бара. Бу адәм ни өчен шушы юлга барган һәм бу даһи кабахәт турында язарга кирәк идеме? Язучылар  шул хакта фикер алышты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла