"Минем вагон театр поездыннан аерылып китте": композитор Чыңгыз Абызовның татар дөньясыннан югалу тарихы

12 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Владимир Васильев, Салават Камалетдинов һәм Михаил Захаров
Чыңгыз Абызов – Тинчурин театрының иң данлыклы чорында аның музыкаль бүлеген җитәкләгән композитор һәм музыкант.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап, театр бинасында реконструкциягә кадәрге вакыт – Тинчурин исемен йөрткән татар театрының иң музыкаль театр булган дәвере дип истә калды. Инде шул вакытта ук Чыңгыз Абызов исемле тыйнак композитор, яшь режиссер Рәшит Заһидуллин белән бергә, музыкаль театр булдырган иде. Ул вакытта Тинчурин театры мюзикл да чыгарды, җырлы спектакльләрне дә күп уйнады. Ул чорда театрның рәсми атамасында «музыкаль» сүзе булмаса да, театр тамашачыны Чыңгыз Абызов тудырган музыкальлеге белән канәгатьләндергән. Шул вакытта егеткә оркестр чокырын да ачып биргән булсалармы?.. Ә ул быел февраль аенда гына ачылды...

Көннәрдән бер көнне Тинчурин театрының аһәңе булган егетебез Чыңгыз Абызов күз уңыннан китте. Аның белән бергә татар театрының музыкальлеге дә югалган икән ләбаса. Сизми дә калганбыз...

Чыңгыз Абызов язмышын "бер татарның югалуы тарихы" дип атыйсы килә. Бу татар иҗат әһеленең татар дөньясыннан югалуы тарихы. 

Без, аны эзләп табып, язмышы турында сораштырдык.

Чыңгыз Абызов театрның музыкаль бүлегендә 1994 елда эшли башлаган һәм шул вакыттан башлап театрда куелган 60-70 спектакльне музыкаль бизәгән. Ул үзен композитор дип санамый. Кызык, театрдагы беренче спектаклен яхшы хәтерләсә дә, соңгыларын хәтерләми. «Театрдагы соңгы елларым хәтердән сызылган кебек», - ди ул.

Быел Чыңгыз Абызов кабат театрга әйләнеп кайткан. Әмма башка сыйфатта һәм башка максатларда.

Синтезатор белән язылган көйләр һәм чүпле оркестр чокыры - "хыялым чынга ашмады"

- Чыңгыз, үзең белән таныштыр әле. Без сине бик аз беләбез икән. Оригиналь исем һәм фамилиягез кайдан?

- Исемем Чыңгыз Айтматовтан да, Чыңгыз ханнан да түгел – сугышта хәбәрсез югалган бабам исеме. Казанда туып үстем, Казанда музыка училищесын һәм Казан педагогия университетының музыка факультетын тәмамладым. Әле училищеда укыганда ук «Сорнай» татар фольклор төркемендә эшләгән идем. Ә артистлар белән эшләү тәҗрибәсе «Бизнес рекордс»тан  (татарча җырларны яздырып, кассеталар чыгарган беренче студия - - авт.) башланды. Аннары мине театрга музыка бүлеге мөдире итеп чакырдылар. Театрда унбиш елдан артыграк - 2013 елга кадәр эшләдем. Шул вакыттагы спектакльләрнең бөтенесен диярлек музыкаль яктан мин бизәдем. 50-70 спектакль булгандыр – санын белмим.

- Беренчесе?

- Комедия иде ул. «Шкаф эчендә кем?» дип атала иде кебек. Артистларга эшем ошады. Рәшит Заһидуллинга минем эшем ошады булса кирәк, бәлки, аңа минем белән эшләү уңайлы булгандыр. Мине эшкә алдылар. Башта үз аппаратурам белән эшләдем. Театрның финанс мөмкинлекләре барлыкка килгәч, яңа аппаратура алдык.

- Театрның акустикасы турында төрле фикерләр бар – кемдер мактый, кемдер зарлана... Син ни әйтерсең?

- Ул акустика буенча бик үзенчәлекле бина. Кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Дөресен әйтим, миңа ул залда эшләве катлаулырак иде. Сәбәбе – минем электрон музыка белән эш итүемдә. Мин бит тере оркестр белән эшләмәдем, музыканы компьютерда яздырдым: тере башкаруны электрон чаралар аша күрсәтергә тырыштым. Кайчакта ул бик уңышлы килеп чыга иде. «Башмагым» музыкаль комедиясендә без тере оркестр имитациясен ясый алдык. Җәүдәт Фәйзи музыкасын чын оркестр кебек яңгырата алуыбызга профессионаллар да гаҗәпләнә иде. Ә бит анда бер тере инструмент та катнашмады. Әмма без синтезаторга кертелгән тере инструмент тавышларын кулланып, камерный симфоник оркестр яңгырашын бирә алдык. Шул заман өчен бу зур уңыш иде. Хәзер дә артистлар ул спектакльне сагынып искә ала.

- Театрда «Башмагым»ны яңарталар дип ишеттем.

- Әйе, джаз элементлары белән һәм тере оркестр белән яңадан куелачак. Театрда бит хәзер биш-алты кешедән торган җыйнак кына оркестр да бар. Оркестр белән куелыш башка яңгыраш алыр: карарбыз, тыңларбыз.

- Син хәзер бу проектка катнашмыйсың, димәк?

- Юк. Театрга музыка бүлеге мөдире буларак түгел, башка сыйфатта кайттым. Мин фото-видео белән эшлим, реклама бүлегенә ярдәм итәм. Хәзер минем театрдагы яңа вазыйфам – театрның эшчәнлеген күрсәтү.

- Яңадан акустика темасына әйләнеп кайтыйк: син килгәндә театрда оркестр чокыры юк иде бит инде, әйеме?

- Әйе, ул ябылган иде. Кызганыч, театрның ул вакытта оркестр тоту мөмкинлеге булмады.

- Ә музыкант буларак, шул оркестр чокырына кызыга идеңме?

- Әйе, вакыт-вакыт бик кызыга идем. Ниндидер көйләр язылса, кайчакта шул көйләрне оркестр башкаруында ишетәсе килә иде. Тере коллектив башкаруына шулкадәр кызыга идем. Кайчан да булса минем музыканы зур симфоник оркестр башкарсын иде, дип хыяллана идем. Әмма шартлар башкача булды. Хәтта кечкенә оркестр да башкара алмады. Хыялым тормышка ашмады...

- Симфоник оркестр? Сез бит үзеңне композитор дип тә атамыйсың.

- Максатчан зур музыка язмыйча, ниндидер композициядә яхшы идея бар икән, аны зур масштабларга кадәр киңәйтергә мөмкин. Кайчакта кинофильм өчен гади генә музыканы да тулы бер симфоник оркестр уйный. Совет кинематографиясе шедеврларыннан «Бриллиантовая рука»ны искә төшерик. Гади генә музыка - 8 тактлы фраза. Ә бит 8 – 16 тактлы фразаны киңәйтеп, тулы бер симфоник оркестр яңгырата. Андый хитлар хәзергә кадәр симфоник оркестрларда башкарыла.

- Ә опера, мюзикл язу хыяллары?

- Юк, мин бу өлкәгә омтылмадым. Драма театры өчен әзерлегем җитә иде, ә зур музыка язу өчен профессиональ композитор булу кирәк. Мин халык музыкасы бүлегендә укыдым. Баянчы идем, башка уен коралларында, шул исәптән, фортепианода да уйнарга өйрәттеләр. Электрон музыка белән эш итәргә дә өйрәндем.

- Яңа ачылган оркестр чокырына төшеп карадыгызмы әле?

- Реклама бүлегенә кайтканыма ике ай. Шул вакыт эчендә оркестр чокырын бер генә күрдем. Авызымны ачып карап тордым. Чөнки мин театрда эшләгәндә ул ябык иде. Анда чүп-чар тулган иде, төрле җиһазлар – иске яктырту приборлары сакланды.

- Музыкант кешегә бу авыр тәэсир иткәндер...

- Йөрәк авырта иде инде. Элек-электән театрның музыкальлеге турында сүзләр йөрде. Бу театр һәм музыка – аерылгысыз иде. Соңгы елларда да музыкаль итү турында сүзләр булды. Шундый бина була торып, шундый оркестр чокыры булып, әрәм ятты. Яңадан театрга кайткач, мин аның ачылганлыгын күрдем. Пюпитрлар, урындыклар... Фонарьлар белән яктыртылган – Опера театрындагы кебек матур иде. Анда яшь коллективның арендасы иде. Шушы матурлык, ниһаять, ачылды дип кызыгып тордым. Төшеп карамадым – ашыга идем.

- Ремонттан соң акустика бозылмадымы?

- Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: акустикадан ремонтка кадәр дә, соңыннан да мин риза түгел идем. Минем музыка акустик заллар өчен түгел. Электроник музыка ремонтка кадәр дә, ремонттан соң да бу зал белән дус яши алмады. Ниндидер паразит ешлыклар килеп чыга иде, без ниндидер каршылыкларны төрле приборлар белән басарга да тырыштык. Кызганыч, идеаль яңгырашка ирешә алмадык.

- Димәк, бу зал җанлы музыка өчен яраклаштырылган.

- Әйе, минем уйлавымча, шулай. Бу зал җанлы музыка өчен кызыклырак булырга тиеш. Җанлы музыка белән электрон музыканың төрле диапазон.

Эстрада һәм 25 елга сузылган аранжировка

- Музыкант буларак син иҗатыңны татар эстрадасыннан башладың, әйеме?

- Музыкада төрле жанрларда эшләдем – композитор буларак та, аранжировщик буларак та. «Сорнай» фольклор төркемендә оркестрда да уйнадым. Татар эстрадасында мин театрга караганда да күбрәк эшләдем. 25 ел аранжировщик булганмын икән, әмма эстрада өчен көйләр язмадым. Хәер, берәү бар. Разил Вәлиев шигыренә «Мин бит синсез торалмам» җырын язган идем. Аны Резеда Төхфәтуллина башкарды. Резеда белән театрга кадәр үк таныш идек: Разил Вәлиев депутатлыкка барганда, аның кандидатурасын яклап чыгышлар ясап йөрдек. Минем ул вакытта әзер көй бар иде, Резедада - Разил Исмәгыйлевич тексты. Без аны иҗекләп санадык – ул шушы әзер көйгә туры килде. 

( Хәзер бу җырны яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина башкара, интернетта аның башкаруындагы вариант видеосын гына таптык. Видеоязмада җырның авторлары күрсәтелмәгән - авт.)

Мин эстрадада дүрт еллап Зәйнәп һәм Зөфәр белән эшләдем. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи өчен аранжировкалар ясадым. «Барс рекордс»ның яшь башкаручылары өчен бик күп эшләдем.

"Миндә иҗат үлә башлагандыр"

- Аранжировщик нинди булырга тиеш?

- Музыка һәм аранжировка - юкны бар итү. Әйтик, композитор мелодик линияне яза. Аранжировщик бер мелодик линиягә 16, 20, 25 инструмент куша. Аларны уйлап табасың.

- Эшли-эшли кеше кабатлана башлыйдыр.

- Әйе, бу да музыкага суынуымның бер сәбәбе булып тора. Почеркым кабатлана башлады. Күрәсең, миндә иҗат үлә башлагандыр...

- Ә башка коллегаларың бу очракта нишли?

- Төрлесе бар. Кемдер авыр кичерә, кемдер көнгә бишәр фонограмма штамплый. Кемгәдер ни әйтсәләр дә - барыбер, акчасы гына килсен. Һәркем үзенчә кичерәдер, мин үземнән чыгып кына әйтә алам. Беркем бернәрсә дә әйтмәсә дә, мин кабатлануымны сиздем, иҗат кешесе буларак, үземне кызыксыз тоя башладым.

- Заказлардан баш тарта башладыңмы?

- Музыкант бай кеше түгел, беркем дә заказдан баш тартмый. Өмет белән килгән кешене ничек борып чыгарасың инде?.. Кешегә синең эшең ошаган һәм ул килгән икән – эшлисең. 

Әмма каршылыклар чыга торды һәм алар җыела торды. Шул җыелган каршылыклар көннәрдән бер көнне музыка белән хушлашырга этәргеч булгандыр.

- Икеләнүләр эстрадага карыймы, әллә театргамы?

- Гомумән. Ничек кенә авыр яңгырамасын – үземнең музыкант буларак бетә баруымны аңладым. Бу инде алга таба әлеге юнәлештә эшләүнең мәгънәсе калмау дигән сүз. Үземне алга таба да сыгарга теләмәдем.

Аудионы видео алыштырганда...

- Нинди һөнәрләрне караштыргалый башладың?

- 2009 елда ук видео белән кызыксына башлаган идем. Видеоларны фотоаппаратка төшерәм. Ул вакыт телевидение камерасыннан да яхшырак камералы фотоаппаратлар чыкты. Картинкалар кинодагыча. Видеографлар эшләрен интернетка куя башладылар. Сокланып карыйсың - ничек эшкәртелгән, нинди төс коррекциясе ясалган. Мине шул эләктереп алды һәм мавыктырды. Мин мондый картинага ничек ирешү мөмкинлеге турында уйлана башладым, бу мине музыканттан видеооператорга әверелдерде. Заказлар да була башлады. Хәзер инде 10 ел шул эш белән шөгыльләнәм. Фрилансер буларак эшлим.

- Реклама һәм, гафу, туйлар төшерәсеңме?

- Төрле жанрда эшлим. Әлбәттә, туйлардан башладым – яшермим. Хәзер күбрәк реклама төшерергә туры килә.

- Видеокадрлар темасын дәвам итеп, кинематография кызыксындыра башламадымы?

- Музыкада оперетта, опера, балет кебек зур жанрларга килә алмаган төсле, монда да кино - бик катлаулы биеклек. Мин үземне видеооператор дип саныйм, кинооператор түгелмен. Яшермим, мин моңа омтылам. Әмма, беренчедән, моңа кинематографик белем кирәк – минем бу поезд киткән инде – миңа 46 яшь – миңа каядыр ВГИКка укырга керүнең мәгънәсе юктыр. Чакырсалар, эшләп карар идем. Бу - хыялым. Мин кино төшерү, эшкәртү, постпродакшн белән бәйле процессларны үзлегемнән өйрәнәм.

- Татар халкы Чыңгыз Абызовны композитор буларак югалтты. Әмма өмет бар - оператор буларак табарга мөмкин, әйеме?

- Шундый шанс бирелә икән – мин бик рәхәтләнеп эшләр идем.

- Финанс ягын алсак, аранжировкаларга караганда, видео белән акча эшләү мөмкинлеге күбрәкме?

- Санамыйм. Аллага шөкер, минималь ихтыяҗларыма җитә икән – булган.

- Көннәрдән бер көнне монысыннан да, туеп яңа эш башларга мөмкин, әйеме?

- Видео туйдырмады. Әмма тагын нәрсә дә булса өйрәнү шансы булса – бик мөмкин. 

Профессияне алыштырып, сиң яңарасың – шуны аңладым. Тирәлегең алышына, яңара, яңа кешеләр барлыкка килә. Бу - прогресс.

- Музыкаль тирәлектән бөтенләй киттеңмени?

- Киттем дия алмыйм. Дуслар калды. Аралашабыз. Алар - мине, мин аларны югалтмадым. Шул ук театрны алыйк – әйләнеп кайттым бит. Театрда мине үз гаилә әгъзалары кебек кабул иттеләр. Профессиямне алыштырып, тәҗрибә арттырдым, танышларым күбәйде. Тормыш башкача ачылып китте. Кызыграк шөгыль табылса – анысын да өйрәнеп карар идем. Мин һәрвакыт камилләшергә әзер.

- Язылган музыкаларың колагыңда яңгырыймы соң?

- Юк. Бөтенләй юк. Кисеп алган кебек. Театр поезды бер якка китеп барды, ә минем вагон аерылып икенче поездга тоташты.

- Өйдә фортепиано бармы?

- Бар. Ике кызым уйный. Берсе консерваториядә укый, икенчесе музыка мәктәбен тәмамлады. Үзем алты елда алты тапкыр уйнап караганмынмы икән?! Бер-ике тапкыр берничә аккорд алдым да, ябып куйдым. Өйдә берничә баян тора. Кулыма алганым да юк – теләгем юк.

- Сатмадыгыз алайса баяннарыгызны?

- Концерт баянын гына саттым. Концерт баяны хәзинәгә тиң ул. Аны табуы да авыр, алырга да кыйммәт. Миндә әрәм ятканчы, кирәк кешегә хезмәт итсен дип уйладым.

- Өйдә тагын нинди инструментлар бар?

- Гитара, мандолина... Хатыным домристка булгач, өйдә домралар күп. Музыкант вакытларымны бик җылы искә алам, әмма кабатларга теләмим. Ностальгия дә юк. Алар бик рәхәт чаклар иде. Ул артта калды, мин алга таба киттем. Ә театр минем икенче йортым булып калды.

"Моңның нәрсә икәнен белсәм, бәлки, Нобель премиясе алыр идем"

- Хәзер татар музыкасын тыңлыйсыңмы?

- Тыңлыйм. Хәзерге аранжировкалар сыйфат ягыннан икегә бүленде. Бик күп сыйфатлы аранжировкалар ишетәм. Шул ук вакыт бер өлеше бик примитив булып калды, артык гадиләштерелде. Мин худсоветларга каршы, әмма кайчагында чикне белергә кирәк, ачыктан-ачык сыйфатсыз продукт чыгару килешми. Шулай да тенденция камилләшүгә таба бара. Яхшы белгечләр барлыкка килде. Безнең эстрада әсәрләре конкуренциягә яраклы була башлады. Мин аранжировкалар эшләгән вакытта күпләр Мәскәү югарылыгына омтыла иде. Безнең кебекләр өчен көнбатыш дәрәҗәсе буй җитмәс хыял иде.

- Ул вакыттагы аранжировщикларга белем җитмәдеме? Музыка җиһазларымы?

- Без аранжировкалар эшләгәндә сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар иде. Ул күчеш чорында безнең аранжировщикларның белеме дә, тәҗрибәсе дә, сыйфатлы аппаратурасы да юк иде. Шул кечкенә «уенчык» «51нче псска» инде. Монда нинди сыйфат турында сөйли алабыз?! Белгечләрне бит аны ниндидер үрнәктә тәрбияләргә кирәк. Үрнәк өчен без Мәскәүне һәм көнбатышны тыңлый идек. Ә яхшы белгечләрне һәрвакыт Мәскәү ала торды. Флейтист Тәлгат Хәсәнов бар иде. «Бизнес рекордс»та да эшләп алды кебек, Хәния Фәрхи төркемендә дә эшләде. Үзбәкстаннан кайткан иде булса кирәк, күз күреме киңрәк, музыкаль яктан тамырлары тирәнрәк, шәрыкъ музыкасы белән баетылган иде. Аның потенциалы зуррак иде. Тыңларга һәм эшләргә өйрәнү, стильне аңлау безнең биш-җиде-ун ел вакытыбызны алса, бу стилистика аның канында һәм җанында утыра иде.

- Монда җайлаша алмады, әйеме?

- Юк, бу - талантлы кешенең үзен зуррак масштабта табуыдыр. Ул Алсу белән дә, Ренат Ибраһимов белән дә эшләде. Андый талантлар күп түгел. Хәзер, еллар үткәч, тәҗрибә тупланды, бездә дә белгечләр күренә башлады. Кайчагында машинада барганда тыңлыйм – бик шәп аранжировкалар ишетелә. Мин башкаручыларны аермыйм, музыка эләктереп алса гына тыңлыйм.

- Элеккеге аранжировщик буларак, әйт әле - халык җырларын ничек итеп аранжировкаларга кирәк дип саныйсың? Яңача итепме, әллә тимикме без аңа? «Үзгәреш җиле» фестивалендә дә зыялыларыбыз шуңа ризасызлык белдерә бит.

- Ничек тиешлеген әйтә алмыйм. Йә ничек бар шулай калсын, йә бик зәвык белән кагылырга кирәк. Аны теләсә кем эшли алмый. Эшлисең икән, «Заман» төркемендә Әнәс Бакиров эшләгән кебек эшләргә кирәк - хәзер дә бәгырьгә үтеп керә. Төркемдә Закир Шаһбан җырлаган чаклар иде ул. Халык җырларын бик тәмле итеп эшлиләр иде алар. Күңелгә керә - электроникада эшләгән дип уйламыйсың да. Ә инде алай эшли алмыйсың икән, оригиналда калдырырга кирәк. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова кебек. Аларның баянга җырлавын тыңлыйсың да, таң каласың. Бер баян һәм вокал, башка бернәрсә дә юк. Шедевр бит! Күзләргә яшь килә.

- Хәзер татар җырын да джаз кушып ясап куялар. Аңа мөнәсәбәтең?

- Джаз, джаз, джаз... Мин джаз турында бер начар сүз дә әйтәсем килми. Ул музыканың бик яхшы жанры. Гениаль жанр! Әмма мин аны татар музыкасында күрмим. Гәрчә алтмышынчы-җитмешенче елларда джаз элементларын Зиннур Нурмөхәммәтов куллана иде. Аның джазлаштырылган стилистикасы миңа бик ошый иде. Бу зәвык эше. Чама булырга тиеш. Әмма татар эстрадасын джаз белән ясалма тоташтыру белән килешмим. Бик сак булырга кирәк.

- Эльмир Низамовның «Безнең халык композитор музыкасын кабул итми», дигән сүзе бар.

- Белемле квалификацияле музыкант буларак, мин Эльмир Низамов белән килешәм. Композитор музыкасы тар даирәләр өчен. Ул югары флористикага тиң – анда чәчәкнең исе дә, төсе дә, исеме дә юк. Әмма флористлар гади чәчәк дәрәҗәсенә төшмиләр. Сезгә роза букеты бирделәр ди – матур букет, сезгә ошый. Хәзер икенче төрлесен күз алдына китерегез – ниндидер ботаклардан ясалган, нидер сибелгән, апельсин кабыклары куелган... Шок булачак! Мин дә беренче күргәч: «Нәрсә бу?» дип сорадым. «Бу югары флористика», диделәр. Музыка - ул бик универсаль. Теләсә нинди музыка үз тыңлаучысын таба. Җитди музыканы да якын кабул итәргә була. Бахның классик әсәрләре – шедевр бит. Ноталар бер-берсенә ярашып тора. Анда шулкадәр гармония! Музыкада барысы да формула кебек бара. Һәр аккорд! Күңелгә дә ята, математик яктан да камил. Гаҗәп! Аңлаешсызрак музыка да бар. Әмма аларның да үз тыңлаучысы була. Киң массаларга якын торган популяр музыканың да үз формуласы...

- Ә татар моңының формуласы?

- Менә монда формула юк. Монда җан гына, күңел генә бар. Тик хәзер заманча татар музыкасы үз колоритын югалтты: пентатоникадан китте, хәзер ул диатоникада. Ягъни, биш түгел, җиде нотада. Бу композиторларга, эстрада композиторларына да зуррак мөмкинлекләр бирә - бишкә караганда, җиде нотаның вариацияләре күбрәк. Октавада ноталар арткач, көйләрнең төрләрен арттыру мөмкинлеге арта. Әмма колоритны югалту зур минус булып тора. Кытайлар моңарчы ничек пентатоникада яздылар – һаман да шулай язалар. Милли колоритны югалтмыйлар. Татар колориты югала бара – монда без бернәрсә дә эшли алмыйбыз.

- Темадан читләшмәгез - моң нәрсә булды соң инде?

- Җавабын белсәм, бәлки, Нобель премиясе алыр идем. Бу - җан. Бу - эчке халәт. Моң кешеләрнең күңелләрен берләштерә ала. Моң татарларга гына хас күренеш. Ул бер кешедән меңнәргә күчә ала. Мәсәлән, моңны Илһам Шакиров меңләгән күңелләргә күчерә ала иде. Шушы меңләгән кеше бер организм булып шул моңны тоя. Кырмыскалар бит ниндидер күзгә күренмәс ысуллар белән тоташканнар, ниндидер команда аларны берләштерә, идарә итә. Моңда да шул ук могҗиза.

- Хәзер Илһам абыйдан соң күңелләрне моң белән тоташтырырга безнең кемебез бар?

- Беркемне дә Илһам абый белән чагыштырмас идем. Әмма миңа, мәсәлән, Раяз Фасыйховның тавышы ошый. Тавышлар бар ул, репертуар мәсьәләсе генә... Гомуми тенденция сөенечле түгел – европалаша барабыз.

- Үз көебезне саклап кала алмыйбыз икән, димәк, без кирәк кадәр консерватив түгел, әйеме?

- Җитәрлек дәрәҗәдә консерватив була алмавыбыз кызганыч.

- Дипломлы баянчы буларак әйт әле - баян татар йөрәген ачып бирәме?

- Баян күпмилләтле уен коралы булса да, татар халкы аның аша җанын ачып бирә алды. Аккордеон белән французлар җаны ачылган кебек... аккордеон ишеткәч, Эйфель манарасы күзаллана, немецларның баян тавышына аларның җырлары ишетелә башлый. Инструмент дөрес сайлангандыр – татар баян аша үз йөрәген ачып сала ала. 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

"Алмыш хан - безне исламлы, бәхетле иткән кеше". Актаныш театры "Итил суы ака торур" әсәрен сәхнәләштерде

12 – 14 май көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Актаныш театры көннәре үтте. Әлеге чараны төгәлләп, 14 май көнне Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры “Итил суы ака торур” тарихи спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итте. 

Мәдәният

Ринат Вәлиуллин: “Бөтен язучылар ялгыз, алар арасында дуслык юк”

Рус телендә иҗат итүче язучы Ринат Вәлиуллин Казандагы укучылары белән очрашты. Санкт-Петербургта яшәүче язучы Казанны камыш таягы белән чагыштырды: “Ул беркайчан да авырлыкларга бирешмәде, сынмады, сыгылса да яңадан аркасын турайтып басты”, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла