Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин тәнкыйть яклы": Ирада Әюпова - Кариев театрының бәхәсле экспериментлары, Сөембикәгә һәйкәл һәм Тукай премиясе турында

Матбугат өчен иң ачык министр буларак танылган Ирада Әюпова журналистлар белән традицион очрашуын уздырды. Министр соңгы берничә айда җәмәгатьчелекне борчыган бөтен темаларга да тукталды. Безнең хәбәрчебез очрашуда телгә алынган темалар арасыннан беренче унлыкны сайлап алды. Ә очрашуны Татар китабы йортында уздырып министр ни әйтергә теләде? Безнең фаразлар.

news_top_970_100
"Мин тәнкыйть яклы": Ирада Әюпова - Кариев театрының бәхәсле экспериментлары, Сөембикәгә һәйкәл һәм Тукай премиясе турында

1. “Традицион мәдәниятнең консервацияләнеп киштәгә куелуын теләмим”

Ирада Әюпова мәдәни күзәтүне “Каравон”нан, ягъни традицион мәдәният темасыннан башлады.

Быел министрлык шау-шулы бәйрәмне аутентика белән алмаштырырга уйлаган.

Ирада Әюпова: “Кешеләрнең психологиясен үзгәртүе авыр икән. Мин территорияне йөреп, кешеләр белән аралашырга уйладым. Кешеләр зур концерт күрергә килгән булып чыктылар. Аларга бәйрәм генә кирәк. Бары тик шул гына! Безгә уйларга кирәк – нәрсә ул традицион культура һәм массакүләм бәйрәмнәр. Бу “Каравон” өчен генә актуаль тема түгел. Тиздән сабантуйлар чираты башлана. Без зур бу бәйрәм табигатенә якын булмаган прологлар шаһиты булачакбыз.

Без традицион мәдәниятнең консервацияләнүен түгел, үсешен телибез. Ничектер традицион культураны кешеләр өчен актуаль итәргә кирәк.

Традицион мәдәният консервацияләнеп киштәгә куела алмый. Шуңа да без традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәген үзгәртергә тырышабыз. Без “Түгәрәк уен”ның ничек үткәрелергә тиешлеге турында уйланабыз. Ул үзара аралашучы фольклор коллективлары өчен җыелу урыны гына булырга тиеш түгел. Кешеләр күрсеннәр, аларны без шушы агымга тартып кертергә тиешбез. 

Ямьсез сүз булып яңгырамасын – вербовка булырга тиеш. 25 коллективның җыелып биеп кайтып китүе белән генә эш бетми. Агарту, аңлату эше алып барылырга тиеш. Ә бездә этнофестивальләр монологка әверелде.

Татарларда сабантуй белән түгәрәк уеннан башка бәйрәмнәр дә булган, аларны торгызырга кирәк”, - диде.

  • Билгеле булганча, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгендә җитәкче алышынды. Татарстанның беренче номерлы фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова урынына Алсу Мифтахова килде.

2. “Мине тәнкыйтьләгез!”

Ирада Әюпова: "Мәдәни дискуссияләр бармаса, ерак китә алмыйбыз. Сезнең ярдәм белән җәмгыятьтә дискуссия бара. Мин тәнкыйть яклы. Мине тәнкыйтьләгез. Тәнкыйть битарафлыкка караганда яхшырак. Безнең эшебез – хаталар өстендә эш".

3. "Миңа тамашачыларның реакциясе өчен оят булды"

Мәдәният министры тамашачыны өйрәнә. Быел ул аларның интерактив булырга теләмәүләренә аптырады, елыйсы урында көлүләренә уңайсызланды һәм Буа театрының тамашачыны тәрбияли алуына дан җырлады.

Беренче тәнкыйть...

“Кешеләр интерактив катнашучылар булырга теләмиләр икән. Алар тамашачы булуны кулай күрәләр. Алар барьерны үтә алмыйлар. Ә мәдәният бит ул тирәлек, иҗади азатлык”.

икенчесе...

“Камал театрында ике спектакль - “Тормышмы бу?” һәм “Исәнмесез?!” Карадыгызмы? Тамашачының нәрсәгә реакциясе булуын күрдегезме? Миңа комик формадагы трагик акцентларда кешенең реакциясе өчен оят булды – тамашачы көлде. Еларга кирәк иде. Без мәдәниятне күңел ачу итеп кабул итәбез. Бу күз яше аша көлү түгел иде, миңа уңайсыз иде бу көлүне ишетү”, - диде ул.

...һәм бер комплимент

“Буа: диалог киңлегендә” минем өчен бик әһәмиятле фестиваль. Чөнки бездә андый зур чаралар зур шәһәрләрдә генә үтә: Казанда, Чаллыда, Әлмәттә... Ә “Буа: диалог киңлегендә” фестивалендә биш район үзәгендә спектакльләр барды. Театр тәнкыйтьчеләре тамашачының үзгәрүе турында әйттеләр. Элек буш күзләр белән килсәләр, хәзер инде әзерлекле тамашачы килә. Бу инде оештырып китергән тамашачы түгел, үзе мөстәкыйль килгән тамашачы”, - диде Ирада Әюпова.

Димәк, тамашачы белән эшләргә була. Мәсәлән, халыкның интерактивлыгы мәҗлесләрдә генә чагылуын, бәлки, Ирада Әюпова белеп бетермидер?! Ә мәҗлесләрдә кешеләрне кем иркенәйтә? Тамада. Димәк, мәйданнарда, сәхнәдә халык белән эшләргә, аларны интерактивка тартырга тиешле артистларыбыз эшләп җиткермиләр булып чыга түгелме?

Тамашачы мәсьәләсендә дә Буа театры эшли алган бит. Ә Казан тамашачысына килгәндә, әйе, мәдәни катлам бик юка булып чыга инде. Премьераларга дөрес реакция бирә торган әзерлекле тамашачы киләдер, бәлки. Аннары – театр менеджменты эшли башлый. Шул гына.

4. Тукай премиясе

Быел Тукай премиясе мәсьәләсендә министрлык кечерәк кенә эксперимент эшләгән - комиссия утырышына кадәр бөтен эшләр экспертларга бирелгән. Алар уналты эш арасыннан сигез эшне аерып күрсәткәннәр. “Бөтен лауреатлар экспертлар сайлаган кешеләр”, - диде министр.

  • Экспертлар үз эшләрен башкарганнар, тик комиссия гына нигезләмә буенча өч лауреат сайлап ала алмаган. Лауреатлар дүртәү. Аның икесе бернинди шиксез үткән. Ә менә калган икесе тигез баллар җыйган. Шулай итеп лауреатлар дүртәү: Камал театрының өч артисты – Искәндә Хәйруллин, Люция Хәмитова һәм Радик Бариев. Рәссам Надир Әлмиев, ТР Фольклор дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм язучы Тәлгать Галиуллин.

Сорау. Халкыбызда дәүләт премиясенә лаеклылар саны артуы милләтнең сыйфат үсеше турында сөйлиме, әллә комиссиядә профессионализм җитмәве турындамы?

5. Мин продакшн яклы

Билгеле булганча, Рус музеена булыр дип уйланылган бинага “Казан” милли-мәдәни үзәге музее күченде. Аларның Казансу буендагы бинасы ТР Милли китапханәсенә бирелде.

Димәк, Рус музеена бина табу проблемасы актуаль булып кала бирә. “Ул белем бирү мәйданчыгы буларак күзаллана”, - дип ачыклык кертте министр.

Ирада Әюпова сүзне әһәмиятле темага борды. “Без Третьяков галереясе директоры Зелфира Трегулова белән “Хәзинә”дә “Рус авангарды” күргәзмәсенә эләктек. Ул безнең коллекциягә “Нинди байлык!” дип сокланды. Безнең әле Фешин бар, Бакый Идрисович Урманче бар, Якупов, Зарипов бар. Миңа калса, без игътибарны филиаллар ачуга гына юнәлтергә тиеш түгелбез. Без үзебезнең конкурентлыкка бирешми торган сәнгатебезне, үз галереяларыбызны булдырыйк. Безнең кызыклы рәссамнарыбыз күп. Казанга килгән туристларга милли сынлы сәнгатьне күрсәтү кирәк. Бездә бит Константин Васильевның гына гелерясы бар. Мин прокат мәйданчыгы яклы түгел, мин продакшн яклы.

6. Татар җәмәгатьчелеге өчен актуаль тема - Кариев театры

Кариев театрының һәм “Калеб” иҗат берләшмәсенең заманча сәнгатькә йөз тотып эксперименталь эшләр тәкъдим итүе – җәмәгатьчелектә актив дискуссия тудырган тема. Ирада Әюпова бу темадан читләшә алмый иде, әлбәттә.

“Безнең бу темага сөйләшүләр булды. Ата-ана баласына нәрсә күрсәтеләсен сайлый алсын өчен, спектакльләрдә яшь буенча дөрес маркировка булырга тиеш. Әлбәттә, суицидка чакыру булырга тиеш түгел (Кариев театрында күрсәтелгән бер эксперименталь эскизда кайбер белгечләр суицидка өндәүне тәнкыйтьләгәннәр иде - ред.). Әмма, алайга калса, “Гроза” белән “Анна Каренина”ны да тыяргамыни?” – диде ул героинялары үз гомерләрен чикләгән классик әсәрләрне күздә тотып.

Ирада Әюпова яшьләрнең заманча иҗатына хәерхаһлы министр буларак билгеле. Бүгенге очрашуда ул үзенә Кариев театры ошавын әйтте. “Әйе, без ялгышабыз да. Кайчакта үзебезне кысаларда да тота алмыйбыз. Иҗтимагый чикләр булган, бар һәм булачак. Иҗатны чикләргә ярамый. Мин моны гел әйтә киләм һәм моның өчен кыйналуым да мөмкин”, - диде ул.

“Иҗат кешесенең артыннан башкалар барырга мөмкин – иҗат кешесе шуны белеп иҗат итәргә тиеш”, - дип темага нәтиҗә ясады мәдәният министры.

7. Мәңгеләштерү бары тик һәйкәлме?

Бөек шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү һәйкәлләр темасына гына кайтып калмаска тиеш. Ирада Әюпова мәдәният темасына язучы журналистлар белән традицион очрашуында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловаларның исемен мәңгеләштерү темасына шәрехләде.

Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловаларның исемнәре Казанның “Салават күпере” бистәсендә урнашкан урамнарга бирелүе җәмәгатьчелктә фикер алышулар кузгатты.

“Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә яңа концертлар залы Илһам Шакиров исемен йөртә. Казанда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль уздырылды.

“Без шәхеснең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсендә ашыгабыз. Без моны уйлап һәм җәмәгатьчелек белән киңәшеп эшләргә тиеш. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү беренче чиратта иҗади булыра тиеш. Бу фестивальләр булырга мөмкин. Минем өчен премияләр юнәлеше дә бик әһәмиятле тоела”, - диде ул.

Ирада Әюпова шәхесләр исемен мәңгеләштерү темасын Тукайның үзе үлгәндә талантлы балаларны тәбрияләү өчен 500 сум акча васыять итеп калдыруын искәртүдән башлады. “Үлем һәйкәлләр һәм монументлар булып кына калмасын иде. Ул кешеләрдә яшәү теләге тудырырга тиеш”, - диде ул.

“Бу эстафета кебек булырга тиеш: кеше үзе килеп җиткәч, башкаларга эшен дәвам итүне тапшыра. Мәсьәлә урам исеме һәм һәйкәлләр санында түгел. Монда тормыш мәсьәләсе тора”, - диде ул.

8. Сөембикәгә һәйкәл куелырмы? 

Шәхесләрне мәңгеләштерү темасы Сөембикәгә һәйкәл мәсьәләсе белән дәвам итте.

"Казахстан скульпторы Камил Муллашевның кызыклы эше бар. Әмма аны урнаштыру буенча проблемалар бар. Ул тирәлеккә гармониядә булырга тиеш. без Казан Кремленең ЮНЕСКО объекты булуын да онытмыйк. Үз теләгебез белән анда бернәрсә дә урнаштырып куя алмыйбыз. Нурсолтан белән аналогия уздырсак, ул яңа шәһәр, аның башка концепция. Ә бездә башкачарак. Әмма мәсьәлә көн тәртибендә тора. Әлегә карар юк".

“Казанда хатын-кызларга һәйкәлләр юклыгы проблемасы бар инде ул. Безнең Сара Садыйкова һәйкәле темасы да озакка сузылды. Билгеләнгән урыннарга Рада Нигъмәтуллина ризалык бирмәде. Хәзер башка вариантларыбыз бар”, - диде министр.

9. Зәйниев, курчак театры һәм “Мәхәббәт FM”

Ирада Әюпова Илгиз Зәйниевның Курчак театрына баш режиссер булып куелу темасын да шәрехләде.

Илгиз Зәйниев үз иҗатында тамашачыга йөз тоту белән бергә асыл мәгънәләрне саклап калу урталыгын тота белә, дип саный Ирада Әюпова. Ул Камал театрында Илгиз Зәйниев куйган “Мәхәббәт FM” спектаклен мисалга китерде: “Бу театрда тамашачының иң яраткан спектакле. Анда ике төп мәгънә ята: яратуыңны вакытында курыкмыйча әйтергә һәм мәхәббәтең өчен көрәшергә кирәк. Спектакльдә күпме юмор һәм кешеләр көләләр. Әмма соңыннан алар аның төп мәгънәсендә барып җитәләр. Без балаларыбызны да шушы асыл мәгънәләрне күрергә өйрәтергә тиешбез. Без Илгиз белән күптән эшлибез. Ул асыл кыйммәтләрне таный һәм аңлый белә. Рухыбызның нигезләрен белә”, - диде мәдәният министры.

“Әкият” курчак театрында Илгиз Зәйниевның 6 июньнән баш режиссер булып эшли башлаячак.

10. Галиҗәнап театр

Ирада Әюпова: Мин Камал театрында “Кара чикмән”, “Курчак туе”, “Минем исемем Кызыл” спектакльләрен яратам. Ә тамашачыга башкарачарак кирәк. Баланс кирәктер: консерватив әсәрләр дә булсан, заманчасы да. Камал театры шактый заманча юнәлеш алган. Әгәр кемдер биредә үз күңеленә яраклы әсәр таба алмый икән, безнең консервативрак юнәлеш алган Тинчурин театры бар. Анда сценаграфия дә традиционрак.

Театр темасына тагын бер сорау: татар музыкаль спектакльләренең матур үрнәге булган “Кара пулат” һәм “Минем Такташ” спектакльләре Казанда театр репертуарында күрсәтелергә мөмкинме? “Мөмкин”, - диде министр. Ул музыкаль спектакльләр куелсын өчен матди-техник база кирәклеген әйтте. Бу Тинчурин театры базасындамы, башка урындамы – ачыклык кертелмәде.

Ирада Әюпова театр елында театр җитәкчеләре, тәнкыйтьчеләр һәм драматурглар белән түгәрәк өстәл уздыру кирәклеген әйтте.

Драматурглар мәсьәләсендә, Ирада Әюпова татар драматургиясенең Татарстан театрлары белән генә чикләнмичә, читтә дә куелырга тиешлеген әйтте. Бу фикерне ул Татарстан мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында да яңгыраткан иде.

***

  • Ирада Әюпова журналистлар белән традицион очрашу Татар китабы йортында узды. Реставрациядән соң тапшырылган яңа затлы бинаның икенче катында Шәриф Камалның музее белән балалар почмагы, беренче катында китап кибете, аралашу залы, типография бүлмәсе урнашкан. Татар китабы йортының директоры итеп шагыйрә Луиза Янсуар билгеләнде. “Музейның төп миссиясе – коммуникатив мәйданчык булу, - диде Ирада Әюпова. 
Луиза Янсуарның яшь буын шагыйре булуын да искә алсак, Татар китабы йорты алдына татар әдәбиятын яңарту максаты да куелмадымы икән дигән уй туды. Татарстан язучылар берлеге консерватив юнәлештә дәвам итә икән, ә нигә яңа структура тудырмаска?.. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100