Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли мәдәни менеджерларыбызның иҗат ялкыны&акча янчыгы турында

“Интертат” милли мәдәният белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнергә тиешле мәдәни учреждениеләрен җитәкләгән кешеләрнең эш күрсәткечләренә һәм акча янчыгына күз салды.

news_top_970_100
Милли мәдәни менеджерларыбызның иҗат ялкыны&акча янчыгы турында

Татар мәдәниятенең иң көн кадагында торган проблемаларының берсе – мәдәни менеджерларыбыз юк. Дөресрәге, юк дәрәҗәсендә аз. Мәдәни учреждениеләрне нигездә “Акча юк” дип утыручылар җитәкли. Сорау: акча чыннан да юкмы, әллә бу җитәкчеләр аны таба белмиләр һәм табарга теләмиләрме? Ә бәлки дәүләтебез әлеге менеджерларны эшләргә кызыксындыра алмыйдыр. “Камчы һәм перәннек” җитмидер. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы мәдәният учреждениесе җитәкчеләренең айлык уртача хезмәт хакы исемлегенә күз йөртеп чыккач, аларның чагыштырмача аз хезмәт хакына эшләвен танырга мәҗбүр булдык. Ягъни, безнең директорлар “ашаткан кадәр” эшлиләр булса кирәк.

Чагыштыру өчен федераль мәдәни учреждениеләрне җитәкләүчеләрнең хезмәт хаклары һәм керемнәре алынды. Болар барысы да Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтларына урнаштырылган ачык мәгълүматларга таянып эшләнде.

  • Соңгы елларда Мәдәният министрлыкларының рәсми сайтларында дәүләти мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренең еллык кереме, шулай ук, җитәкченең, аның урынбасарларының һәм баш бухгалтерларының һәм айлык хезмәт хакы турында мәгълүмат урнаштырылып килә.
  • Аларда ничек?

    Кайбер федераль мәдәни учреждениеләр җитәкчеләренең уртача айлык хезмәт хакы түбәндәгечә.

    Театрлар җитәкчеләре:

    Большой театр генераль директоры Владимир Уринның айлык хезмәт хакы 553 078 сум (еллык кереме – 8,2 млн. сум).
    Малый драмтеатр – Европа театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Лев Додинга 229 808 сум хезмәт хакы билгеләнгән. Еллык кереме – 24 млн. сумнан артыграк.
    Товстоногов исемендәге Зур драма театры директоры Татьяна Архипова 237 606 сум хезмәт хакы ала.
    Екатеринбург дәүләт опера һәм балет театры да федераль статуска ия һәм аның директоры Андрей Шишкин 303 829 сум федераль хезмәт хакы ала.
    Ярославльдә урнашкан, федераль статуска ия Волков исемендәге Рус академия театры директоры, профессор, педагогика фәннәре докторы һәм икътисад фәннәре кандидаты Юрий Итин 216 459 сум хезмәт хакы ала.
    Милләтләр театры сәнгать җитәкчесе Евгений Мироновның айлык хезмәт хакы 623 965 сум (еллык кереме - 55,5 млн. сум).

    Филармонияләр:

    Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академик филармониясе җитәкчесе Юрий Темирканов 999 384 сум хезмәт хакы алып эшли.
    Кисловодск шәһәрендә урнашкан Сафонов исемендәге Төньяк Кавказ филармониясе дә федераль статуска ия. Аның директоры Светлана Бережная ай саен 195 750 сум федераль акчалар ала.

    Музейлар:

    Мәскәү Кремле музее гендиректоры Елена Гагарина аена 1 136 214 сум ала (еллык кереме - 15,6 млн. сум).
    Третьяков галерея генераль директоры Зелфира Трегулованың айлык хезмәт хакы 706 404 сум булып, еллык кереме 9 млн. сумны тәшкил итә. Биредә хәтта баш бухгалтер да аена 300 мең сумнан артыграк акча алып эшли.
    “Эрмитаж” генераль директоры Михаил Пиатровскийның айлык хезмәт хакы 800 826 сум (еллык кереме 19,5 млн. сум).
    «Петергоф» дәүләт музей-тыюлыгы директоры Елена Кальнецкаяның айлык хезмәт хакы - 531 165 сум, ярты миллионнан артык, ягъни мәсәлән.
    Пушкин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Марина Лошакның айлык хезмәт хакы - 411 524 сум.
    Калининградта урнашкан “Дөнья океаны музее” да федераль статуска ия. Аның директоры Светлана Сивкова аена уртача 268 640 сум акча ала.
    Калугада урнашкан, әмма федераль статуска ия булган Циолковский исемендәге космонавтика тарихы музее директоры Наталья Абакумованың айлык хезмәт хакы 195 915 сум.

    Китапханә:

    Россия милли китапханәсе генераль директоры Александр Вислый айга 282 536 сум хезмәт хакы ала.

    Кино:

    “Мосфильм” киноконцерны җитәкчесе Карен Шахназаровның айлык хезмәт хакы - 310 143 сум. 2017 елда 13,8 млн. сум эшләгән.
    Сүз уңаеннан, биредә ике Казан ВУЗы ректорының хезмәт хакын да күреп була. Чөнки югары уку йортлары федераль статуска ия.
    Казан мәдәният институты ректоры Рифкать Йосыпов аена 231 885 сум федераль хезмәт хакы ала; Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллинга 192 50 сум хезмәт хакы билгеләнгән.

    Бездә күпме бирәләр яки аз алып күп эшләп буламы, ә күп алгач, аз эшләргә ярыймы?

    Татарстанда урнашкан мәдәният учреждениеләре арасында федераль статуска ия булганнары юк. Дәүләт мәдәният учреждениеләре Татарстан Республикасы карамагында. Аларның җитәкчеләре Татарстан мәдәният министры имзасы белән билгеләнә. Татар мәдәнияте һәм сәнгатенә хезмәт итүче мәдәни менеджерларның хезмәт хакы да чагыштырмача зур түгел.

    Татар театрларыннан башлыйк. Татар театрлары директорларының хезмәт хакы нинди?

    Илфир Якупов, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры. Айлык хезмәт хакы – 160 456 сум.
    Фәнис Мөсәгыйтов, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры. Айлык хезмәт хакы – 139 791 сум.
    Роза Яппарова, "Әкият" татар дәүләт курчак театры директоры - 124 528 сум.
    Мансур Ярмиев, Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры - 113 041 сум.
    Рашат Фәйзрахманов, Чаллы дәүләт татар драма театры директоры  – 93 644 мең сум.
    Роберт Шәймәрдәнов, Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры  – 86 334 сум.
    Рөстәм Галиев, Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры директоры  - 82447 сум.
    Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры - 80 186 сум.
    Раил Садриев, Буа дәүләт драма театры директоры - 78278 сум.
    Ленар Зәйнуллин, Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры  - 57563 сум.

    Театраль менеджерлар арасында азмы-күпме лаеклы хезмәт хакы алучы - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.  Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры директоры . Аңа аена Татарстан Хөкүмәте 302 074 сум хезмәт хакы түли.

    Инде музыкаль сәнгатебезгә килсәк, эшләр тагын да хөрти.

    Кадим Нуруллин., Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры  - 151 312 сум.
    Юрий Жуков, Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамбле директоры  - 139 804 сум.
    Артур Поляков, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле директоры  – 90 540 сум.
    Лилия Ялалова, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле директоры  – 69 708 сум.
    Ләйсән Фәтхетдинова, "Салават" яшьләр үзәге директоры -  33 731 сум.

    Музейлар:

    Зилә Вәлиева, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры. Айлык хезмәт хакы – 177 047 сум
    Гөлзада Руденко, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры. Айлык хезмәт хакы – 141 633 сум.
    Гөлчәчәк Нәҗипова, РТ Милли музее генераль директоры - 138 724 сум.
    Розалия Нургалиева, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры - 98 352 сум.
    Дамир Абдуллин, Тукай дәүләт әдәби мемориаль музей комплексы директоры - 49 009 сум.

    Китапханә:

    Сөембикә Җиһаншина, ТР Милли китапханәсе директоры - 120 346 сум.

    Шунысы гаҗәп, Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрованың хезмәт хакы нибары 50 232 сум. Менә шушы 50 мең сум айлык хезмәт хакы белән ул бөтен милли традицион сәнгатьне күтәреп барырга тиеш. Һәм ул аны күтәреп бара да. Без, журналистлар, бу мәсьәләдә нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, Фәнзилә Җәүһәрованың җентекле җавабы була.

    Кыскасы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнашкан исемлекне өйрәнеп, бары тик бер генә мәдәни менеджерга лаеклы хезмәт хакы түләнүенә инандык.

    Ул - Александр Сладковский, Татарстан дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе – баш дирижеры. Аның айлык хезмәт хакы – 555 408 сум.


    Татарстан мәдәни менеджерларының милли мәдәнияткә керткән өлеше

    Кешегә бары тик лаеклы хезмәт хакы түләсәң генә аның алдында зур максатлар куярга һәм ул максатларга ирешүен таләп итергә була. Театр өчен ул максатлар, беренчедән – тамашачы саны, икенчедән – дәрәҗәле фестивальләрдә ирешелгән уңышлар. Әгәр директор акча юклыкка сылтап яхшы спектакль чыгармый, акча юклыкка сылтап фестивальгә бармый икән – димәк, ул начар менеджер. Акчаны беркемгә дә китереп бирмиләр, гафу итегез, бүрене аяклары туйдыра. Эзләгез, табыгыз!

    Шунысы да игътибарга лаек – милли республикада эшләүче мәдәни менеджерларның өстенә өстәмә йөк салынган – алар милли мәдәниятне, милли сәнгатьне, милли әдәбиятны сакларга, үстерергә тиешләр. шул җәһәттән, мәдәни менеджерларның Татарстан Республикасында милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләренә күз салыйк.

    Александр Сладковский. Дәүләт симфоник оркестры быелгы сезонда фестивальләр, гастрольләр, Казандагы һәм читтәге чыгышлары белән бергә җитмешкә якын концерт бирә. Милли әсәрләргә килгәндә, “Европа-Азия” халыкара фестивале гала-концерты кысаларында Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин әсәрләре башкарылган. София Гобәйдуллина исемендәге яңа музыка фестивалендә Зөлфия Рәүпова әсәре уйналган. Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өч концерты әзерләнгән. Аларның берсендә Александр Сладковский үзе дирижерлык итте. Симфоник оркестр балалар өчен оештырган концертларда Фәрит Яруллин, Рәшит Кәлимуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин әсәрләре яңгырады. Мәскәүдә узган Россия Композиторлар берлеге фестивалендә яңгыраган сигез әсәрнең берсе – татар композиторыныкы: Рәшит Кәлимуллинның “Симфоник фрескилары”. Казандагы футбол чемпионаты вакытында да милли әсәрләр уйналмады. 20 июнь - 7 июль көннәрендә "Белая сирень" фестивале узды һәм ул рус классик музыкасына багышланды. 30 августта була торган “Казан көзе” ачык һавадагы халыкара опера фестиваленең быелгы программасында да милли композиторлар әсәрләре булмаячак – программада күренми. “Бизнес-онлайн”га язылган үз мәкаләсендә маэстро Татарстан авторларының 90 әсәрен уйнавын яза. Монда күпмилләтле республиканың композиторлары керә, ә татар композиторларының ничә әсәрен уйнавы турында саннарда мәгълүмат юк.

    Рәүфәл Мөхәммәтҗанов. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарында “Шүрәле”, “Алтын Урда” балетлары, “Шагыйрь мәхәббәте”, “Җәлил” опералары бар. Сентябрь азагында “Сөембикә” операсының премьерасы көтелә. Театр ике традицион халыкара фестивале үткәрә. Берсе – Шаляпин исемендәге опера фестивале, икенчесе – Нуриев исемендәге балет фестивале. Быел Нуриев фестивалендә “Шүрәле” балеты бар иде.


    Зилә Вәлиева. “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгы структурасында Татарстан табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, “Манеж” күргәзмәләр залы, Пушечный двор музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музее, Ислам мәдәният музее, Благовещенский соборы тарихы музее бар. Казан Кремле уздырган Kremlin Confederation of art фестивале, Ольгой Скепнерның "JAZZ в Кремле" халыкара джаз фестивале уза. Татар яшьләре инициативасы белән быел биредә музыка, кино һәм заманча сәнгать дөньясыннан үзенчәлекле милли программа тәкъдим итәеләчәк TAT CULT FEST фестивале уза. “Иман моңы” рухи музыка фестиваленең гала-концерты да Казан Кремлендә оештырыла.


    Илфир Якупов. Иң перспективалы татар мәдәни менеджеры. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры атнага алты көн татар спектакльләре күрсәтә. Быел театр Гаяз Исхакый әсәрләре буенча “Тормышмы бу?” спектаклен, Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” драмасын, яшь драматург Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” спектаклен чыгарды, Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясен яңартты, Аяз Гыйләҗев повесте буенча “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен куйды.

    Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – татар дөньясының үзенчәлекле символы. Татар дөньясы масштабларын Камал театры залы белән үлчәү дә формалашып килә. Әйтик, безнең 20 зал татар зыялысы, бер залдан артыграк яңа буын татар яшьләре бар диләр. Камал театрының зур залына 800дән артык тамашачы сыя, Кече залы 160 урынлык. Татар яшьләренең эксперименталь иҗади проектлары шушы залда күрсәтелә.

    Әлбәттә, Илфир Якуповның старт мәйданы Татарстанның иң дәрәҗәле милли учреждениесеннән башланды. Ягъни, без аның начарны яхшыртуын күрмәдек. Әмма яхшыны начарлатучылар күп булган заманда, яхшыны яхшы итеп калдыручыларга – афәрин. Шамил Закиров кебек легендар директордан соң эшләү нинди җаваплылык сораганын күз алдына китерүе дә куркыныч.


    Кадим Нуруллин. Иң көчле татар менеджеры. Дөрес, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальләр һәм филармония концертлары миллилектән ераграк. “Филармониада”, “Народные мелодии”, “Джазовая Казань” кебек фестивальләрнең программаларында татар композицияләре юк дәрәҗәсендә. Хәтта Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале дә миллилеге белән балкып тормый. 2018-19 концерт сезонында филармония 29 төрле абонемент концертлары тәкъдим итә. Аларның һәрберсендә өч-дүрт концерт булачак һәм алар милли әсәрләр түгел. Филармониядә милли сәнгатьне нигездә эстрада концертлары чагылдыра. Әмма Кадим Нуруллинның зур уңышы – ул филармониядә милли мохит тудыра алды. Тамашачыны милли киемле кызлар каршы ала, бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек, тәртип. Директорның тагын бер зур уңышы –җитәкчелек филармония ветераннарына бик игътибарлы. Филармониянең музей бүлмәсендә ветераннарның уникаль экспонатлары саклана. Кадим Нуруллин инициативасы белән Филармонич хисабыннан татар сәнгатендә зур эз калдырган Гали Ильясов, Таһир Якупов, Айрат Арсланов кебек сәнгать әһелләре яшәгән йортларга истәлек такталары куелды.

    Шушы көннәрдә Кадим Назировичның Филармония директоры вазыйфасыннан китеп, Казан циркын җитәкләячәге турында хәбәрләр йөри.


    Юрий Жуков. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең рәсми сайтында коллектив турында “80 ел дәвамында татар халкының музыкаль, бию, гамәли сәнгатен профессиональ югарылыкта күрсәтеп, милли традицияләрне саклаучы булып тора”, дип язылган. Коллективның үз сәхнәсе юк. Ул соңгы елларда сезонга ике көн Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә концерт куя. Калган вакытын якын һәм ерак чит илләрдә, Россия төбәкләрендә һәм Татарстан районнарында гастрольләргә чыгып үткәрә. Төрле илләрдә үткәрелгән Татарстан мәдәнияты көннәрендә һәм зур сабантуйларда республиканы тәкъдим итә.


    Фәнис Мөсәгыйтов. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елына 382 спектакль күрсәткән. Шуның 134е – читтә күрсәтелгән тамашалар. Яңа сезонда Тинчурин театры биш премьера чыгарды. Аның берсе Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган “Соңгы әсәр” драмасы, Мирсәй Әмир песасы буенча куелган “Шаян Гөлшаян” комедиясе, Хәй Вахит пьесасы буенча куелган “Яшерен серләр” драмасы, Илһам Галинең “Гомерем буе сине көттем” мелодрамасы, Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” скетчлары тупланмасы.

    “Татар-информ” бу театрның спектакльләр өчен акча табалмавы, баш режиссерның экономвариант спектакльләр чыгарырга мәҗбүр булуы турында язган иде. Сорау туа: әгәр театр директоры спектакль куярга акча таба алмый икән, бу мәдәни менеджермы?

     Гөлчәчәк Нәҗипова. Татарстан Милли музее структурасында Тукай әдәби музее, Салих Сәйдәшев музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Каюм Насыйри музее, Шәриф Камалның мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музее, Нәҗип Җиһанов музее бар. Әлегә Тукай, Сәйдәш һәм Шәриф Камал музейлары ремонтта. Калганнарында, шул исәптән, Милли музейның төп бинасында да милли чаралар уздырыла, “Әдәби салон” эшли.

    “Моны әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен – мин халыкларның милли йөзен саклау яклы. Без телебезне һәм гореф-гадәтләребезне сакларга бурычлы. Глобализация безнең йөзебезне югалтуга юл куя алмыйбыз”, - дигән иде Татарстан мәдәният министры вазыйфасына билгеләнгән көннәрдә Ирада Әюпова.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100