"Милли җанлы яшьләргә җыелу өчен урын кирәк". Рәссам Фәрит Галимов үз остаханәсен "фатырник"ка әйләндергән

24 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават Камалетдинов
Рәссам Фәрит Галимов камин янында татар телендә җырлар башкару, шигырьләр һәм мәзәкләр сөйләү, самовардан чәй эчүне гадәти булмаган җирдә – үзенең остаханәсендә оештыра. Ул аны үзенчә “Фатырник” дип атый. Шундый очрашуларның берсендә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Фәрит Галимов остаханәсенә студентлар, укытучылар, музыкантлар, рәссамнар җыела. Аларны барысы да бер нәрсә – иҗат һәм татар телендә аралашу берләштерә.

Гыйнвар ахырында яшьләр фатырникта мәшһүр Илһам Шакировны искә алуны оештырган иде. Бу юлы да очрашу мәдәни төсмер алды - анда татар җырларын башкардылар.

Остаханәгә шомлы юл

Бер карашка, яшьләрнең җырлашып, шигырь сөйләп утырулары бик тә күңелгә ятышлы булды. Әле кайда диген – Казанның нәкъ үзәгендә! Әмма мине остаханә урнашкан урын канәгатьлендермәде. Елмаеп, күңел ачып утырсак та, бу чарадан соң күңелдә ниндидер авыр йөк калды кебек. Бик тә сәер хис иттем үземне.

Ник дигәндә, остаханә Казанның иң борынгы таш йортларының берсе - Михляев йортында урнашкан. XVII гасырга караган һәм хәзерге вакытта ташландык хәлдә кала бирә, аны реставрациялиләр. Билгеле, ташландык йорт шомландыра.

Әлеге остаханәнең кайдалыгын эзләп тапкач та, үз күземә ышанмыйча, “шулмы соң бу?” дип, аптырап карап тордым: каршымда төсе беткән, кеше әсәре калмаган, җимерек хәлдәге бина иде. Урамда караңгы, бинада караңгы, ишегалдында да караңгы!Ялгыш килеп чыктым, моның булуы мөмкин түгел дигән шик-шөбһәләр басты күңелне. Алай да, танышыма шалтыраттым. Остаханәгә юл бик авыр, тиз генә таба алмассың, дип шаяртты ул. Яндагы бер капкадан керергә кушты. Алда җимерек фабриканың территориясе... Мин атлыйм, тирә-якта пыскып кына утлар яна, уң һәм сул якта коточкыч караңгы, адәм заты яшәмәгән биналарда караңгы тәрәзәләр тезелеп киткән. Әйтерсең, алардан кемдер карап тора... Куркыныч кино диярсең!

Тиз-тиз, аны-моны карамыйча, ихатаның уң яктагы ерак почмагындагы пыяла ишеккә килеп җиттем. Бина шул ук, тик икенче ягында икенче катның өч тәрәзәсендә ут янганы күренә. Күңелем бераз тынычланып куйды. Ишек аша атлап керүгә Казанның 1970 елларына килеп эләгәсең – искергән баскычлар, анда урын алган предметларның һәммәсе дә искелек чорын хәтерләтә, һәм син, ниһаять, Фәрит Галимов оештырган “Фатырник”ка килеп эләгәсең. 

Остаханәнең хуҗасы – рәссам Фәрит Галимов “Фатырник”ка килгән һәр кунакны каршы алып, киткәндә озатып торды. Кичәдә ул музыкаль яктан ачылды - яраткан татар җырларын гитарасында чиртә-чиртә, онытылып һәм бирелеп башкарды. Без барыбыз да Фәрит Галимов дөньясына чумдык.

“Шигырьләрне укыгач, көйләр үзеннән-үзе тезелә”

“Фатырник”та без гитара белән үз җырларыбызны татар телендә башкарабыз”, - дип сөйләп китте Фәрит Галимов. – Теләге булган кеше татар китапларын укый ала, бездә алар бар. Мин татар китапларын яратам, аларны җыям, эзлим. Бервакыт, карасам, матур шигырьләргә юлыктым. Аларны Венера Гайфуллина иҗат иткән. Берничәсенә көй дә яздым әле. Рәдиф Гаташ шигъриятен яратам, күзәтеп барам. 

“Минем фикеремчә, бөтен шигырьләргә көйләр чыгарылган. Чөнки һәрбер сүзнең, рифманың, җөмләнең үз ритмикасы бар. Тыңласаң, ул ишетелә. Шигырьләрне укыгач, көйләр үзеннән-үзе тезелә”, - ди Фәрит Галимов.

Фәрит абый үзенең төп остаханәсен, эш урынын да күрсәтте. Төрле формаларга кергән агач кисәкләре, инструментлар, кирәк-яраклар шыгрым тулып ята. Рәссамның үз эшен яратып һәм осталык белән башкаруын аңлап алдым мин. 

“Мин укытучы идем, ләкин авылларда мәктәпләрне яптылар”

– Фәрит абый, яшьләр белән беренче җыелулар кайда һәм кайчан башланды?

– Без 2016 елда “Циферблат” антикафесында җыела идек. Җыелулар сөйләшү, танышу форматында узды. Аннары башка урын кирәк диделәр һәм мин үземнең остаханәм урнашкан “Фатырник”ны тәкъдим иттем.

Һәр килгән кеше үз фикере белән килә. Татарча иҗат, шигырь һәм җыр шулайрак башланып китте. Мин үзем күбрәк хезмәт дәресләрен бирергә яратам һәм рәсем буенча мастер-класслар үткәрәм.

Баштарак ун квадрат метрда бер кечкенә бүлмәм иде, ә хәзер мин икенче катка күчтем, ике остаханәм бар: агач эшкәртә торган бүлмә һәм сынлы сәнгать бүлмәсе. Коридорда кәсепчелек музее бар. Мин җәен татар лагерьләрендә эшләдем, һөнәрчелек, агач эшкәртү, каллиграфия турында белешмә бирдем, “Сәләт”кә икенче елга да чакырдылар.

– Үзегезне Казан рәссамы дип саныйсызмы?

– Мин Азнакайда тудым, шәһәрдә укысак та, күңелем белән мин хәзер дә анда. Иҗат кешесе булгач, минем аудиториям Казанда дип саныйм. Мин укытучы идем, ләкин авылларда мәктәпләрне яптылар. Шуңа күрә күп уй-теләкләрем чынга ашмыйча калды. Хәзер СОлНЦе мәктәбендә каллиграфия буенча дәресләр бирәм. Мәктәптән китә алмыйм, мәктәп кешесе мин.

“Мин иң начар рәсем ясаучы идем”

– Ни өчен рәссам булырга уйладыгыз? Үзегездә шундый сәләт барлыгын кайдан белдегез?

– Нәселдә рәссамчылыкка кагылышлы бер туганыбыз да юк. Нәсел дигәннән, ул бит китап язарлык мирас! Беткән авыллар турында мәгълүмат күп җыелды да, китап язарга туры килде. Хәзер репрессия вакытына тукталасым килә. Анда гаиләм бик каты җәфалана. Нәселебезнең 17 кешесен Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аннары ниндидер авылга яшәргә юллыйлар. Мин архивларда утырып, казынып, бу мәгълүматларны таптым.

Хәзерге вакытта мин рус телендә “Ничек итеп рәссам тәрбияләргә?” дигән китабымны язам. Ул күбрәк ата-аналарга кызык булыр дип уйлыйм. Анда мин ни өчен үземне рәссам дип саныйм, кайчан рәссам дип саный башладым һәм башка сорауларга җавап бирәм. Туу белән балаларның һәммәсе дә ирекле рәсем ясый ала. Аннары иреклек бетә, мәктәптә өйрәтә, чагыштыра башлыйлар, программа буенча ясаттыралар. Бетте-китте, анда инде рәссамлыкка чик куела. 

Классташларым арасында мин иң начар рәсем ясаучы идем. Конкурсларда катнашып, урыннар алганнар хәзер электроника сата. Ә мин рәссам. 

Димәк, рәссам – әйбәт ясаучы түгел. Рәссам – фәлсәфә, күренеш, эчтәге бер фикер, кураж, ул әллә нәрсә! Иҗат – нәрсә ул, ничек килә һәм китә, аны ничек көйләргә һ.б. әйтә алмыйм, ул бик катлаулы әйбер.

Сәнгать белгече буларак, мин күренекле Нидерланд рәссамы Ван Гог феномены белән кызыксындым. Ни өчен аның иҗаты бары тик ун ел гына булганын тикшердем. Аның шулай тиз “янып беткәнен” аңладым, чөнки ул бер көнгә өч картина ясаган, ә без атнасына бер картина ясыйбыз, тагын берне ясасак, баш ката башлый. Китабымда болар турында тәфсилләп фикерләремне язачакмын. Әлегә “Вконтакте” битемдә “Кызыл блокнотымнан” дип, берничә уй-фикерләремне теркәп калдыра барам. Мәсәлән, шул ук Ван Гог рәсем ясый белмәгән. Ул ясаган рәсемнәргә теләсә нинди сәнгать мәктәбендә “икеле” куячаклар! Аның максаты рәсем ясау түгел. Ул – колорист.

“Йә мин бөек рәссам булырга тиеш, йә бөтенләй дә рәссам булмаска кирәк!”

– Рәссам булыр өчен сез кайда укыдыгыз?

– Лениногорск музыка-сәнгать педагогия көллиятендә дүрт ел укыдым, аны 1985 елда тәмамладым. Россиянең төрле төбәкләрендә казу эшләрендә катнашып, тәҗрибә тупладым. Армиядә мин рәсем ясамадым, Аллага шөкер. Чөнки күп кешеләр көллият бетерү белән, армиядә рәсем ясауларын дәвам иттеләр һәм “сүнделәр”. “Күрәсе дә килми”, диделәр. Алар талантлылар иде, әмма күп рәсем ясап, “яндылар”. Көллияттә укып, рәссамчылыкның нәрсә икәнен белгәч, шундый фикергә килдем: йә мин бөек рәссам булырга тиеш, йә бөтенләй дә рәссам булмаска кирәк. Ул дөрес түгел икән, мин аны аннары гына аңладым.

Шулай итеп, мин күп еллар нефтьче булып Себердә эшләдем, яхшы гына акча эшли идем. Ләкин барыбер үзенекен тартты. 

1990 елларда мин мәктәпкә килдем, мәктәп ул вакытта иҗат эше иде. Хәзер ул – “конвейер”. Стандарт дигән әйбер кешегә карата кулланыла алмый, җитештерү эшендә генә кулланыла ала.

“Талант үзеннән-үзе чыга ул”

– Татарстанда рәссамчылык алга киткәнме бездә?

– Минемчә, бездә традицияләр булмагач, монда үсәргә кыен. Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында рәссамлык буенча нигез белем бирү системасы яхшы эшли. Рәссамчылык дәрәҗәсе бездә әйбәт. Специализацияләр бик күп. Әмма, әйтик, Ван Гог укымаган. Талант үзеннән-үзе чыга ул. Җәмгыятьнең кабул итү-итмәве инде икенче мәсьәлә. Бик теләсәң, укырга барырга да була. Сынлы сәнгатьнең үзәкләре дип Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрен атар идем. Шулай да, Петербург миңа ныграк ошый, чөнки мин анда сынлы сәнгать Академиясендә укыдым, системаның төп нигезен шунда алдым (ләкин укып бетерә алмадым).

2000 елларда Интернет керә башлады. Мин Интернет аша иркенләп үзлегемнән белем алдым. Укыту системасына карата фикерләү әле генә килә башлады, ничектер нәтиҗә ясыйм. Ул бит кешене җыйдың да, өйрәттең генә түгел, ул - методика. Мин хәзер “ярдәм итү” принцибына таянып эш итәм, сорау белән килгән кешеләргә шәхси консультация бирәм, аңлатам. Картиналарны дөрес ясау кагыйдәләренә төшендерәм. Һәм андый уңышка ирешкән кешеләр бар.

Минемчә, хәзер безнең төп максат – татар яшьләрен кызыктырып, мәдәниятне үстерү. 

Мәдәният бит төрле ул: музыкаль, сынлы сәнгать, графикалы, сурәтләү һ.б. Ул модалы булырга тиеш. Махсус, татарча булсын! Рәсем дәресен ничек укытырга кирәклеге турында 1950 елларда чыккан, татар телендә язылган методичка бар. Хәзер юк, чөнки барысы да рус телендә язылган. Миңа калса, Казанда яисә Татарстан шәһәрләрендә милли җанлы яшьләргә җыелу өчен үзәк булырга тиеш. Анда иҗади кешеләр тупланып, бәхәсләшеп, бер-берсенә бәя бирә алыр иде.

Фәрит Галимов белән аралашып узган вакыт сизелмәде дә. “Фатырник”ка янәдән кергәндә исә яшьләр гармун тартып, “Уфтанма”ны җырлап утыра иде. Табында чәк-чәк, кәбестә пирогы, бал, җиләк-җимешләр һәм самавыр урын алган. Мин дә, яшьләргә кушылып, чәйләп алдым. Ул арада без бер-беребез белән танышырга өлгердек. Танышу аралашу-көлешүгә күчте һәм Габдулла Тукайның “И, туган тел” җыры белән тәмамланды.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды.  Коллегалары Татарстанның халык артистының соңгы көннәрен, аның белән уйнаган ролләрен искә төшерде.

Мәдәният

XXI гасырда татар балалар әдәбияты: Кәҗә белән Сарыктан китәргә кирәк инде!

Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәле - татар дөньясында көнүзәк темаларның берсе. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, бу өлкәдәге проблемаларны барлап, үсеш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итү максатыннан, балалар язучыларын җыеп сөйләшү уздырды. Фикерләшү рәвешендә узган бу очрашуда халык язучысы Равил Фәйзуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, Ленар Шәех, Зиннур Хөснияр, китаплар мөхәррире Айсылу Галиева, балалар китаплары дизайнеры Илдар Әюпов катнашты.

Мәдәният

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

"Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов драматургиянең бүгенге хәле, Язучылар берлегенең эшчәнлеге, Интернеттагы активлык, татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү турындагы сорауларга үз фикерен белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла