Миңгәр Сабан туе: бер мәйданда биш концерт, уртасында бер көрәш

19 Июня 2018

Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ
Фото: Расих Фәсхетдинов
Җәй җитүгә һәр татар кешесенең иң көтеп алган вакыйгасы - Сабан туе. Бу милли бәйрәмебезнең нинди генә төрләре юк хәзер. Саба районы Миңгәр авылында республикадагы иң зур Сабан туйларының берсе уза. Быел Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үтте.

Миңгәр Сабан туеннан нәрсә исе килә?

Миңгәр Сабан туе көннең икенче яртысында үтүе һәм уздырылу масштабының бик зур булуы белән үзенчәлекле. Мондый Сабан туе биредә быел 20нче тапкыр гөрләде. Мишә елгасы буена Саба районы халкы гына түгел, якын-тирә районнардан, күрше республикалардан һәм чит төбәкләрдән дә милләттәшләребез җыелды. Сабан туен алып баручылар игълан иткәнчә, Миңгәр Сабан туеның "хуҗасы" - Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов. Җәүдәт әфәнде әлеге бәйрәмнең төп иганәчесе. Ул булмаса, бу хәтле халык кайда болай күңел ачар иде икән?


Миңгәр Сабан туенда ниләр генә юк иде! Оештыручылар хәтта үзләренең, кеше күңелен күрергә килгән артистларның, халыкның күпме булуын төгәл әйтә алмады. Гадәттә, Сабан туенда бер мәйдан була һәм шул мәйдан тирәсендә йөреп, бөтен Сабан туен тыныч кына күзли аласың. Ә Миңгәрдә без сәхнәне генә дә бишне санадык!

Ярышлар да Сабан туйларында күрергә күнеккән капчык киеп сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, катыктан акча эзләү генә түгел, ә көймәләрдә, велосипедларда һәм квадроциклларда узышу, кул белән судан балык тоту, утын яру иде. Капчыклар белән дә су өстендә сугыштылар биредә. Ялангач ир-атлар әле берсе, әле икенчесе суга чумды. Хатын-кызлар су агып тора торган тауга менү ярышын бик яратты. Миңгәрләр авыш багананы да су өстенә урнаштырган. Кыскасы, Мишә елгасы әрәм булып ятмый. Болганып кына тора.



Болардан тыш бик күп галәмәтләр бар иде Миңгәр Сабан туенда. Халык киноларда гына күреп белгән һава шарында рәхәтләнеп очты. Акчаң гына булсын. Гомумән, бу Сабан туенда һәрьяклап акча исе килә иде. 




Биш сәхнә тулы җырчы

Сабан туеның тагын бер кызыклы ягы - Инстаграм һәм телевизордан гына күреп белгән җырчы һәм җырлаучыларны үз күзләрең белән күрү. Миңгәрдә биш сәхнә булуын истә тотып, алып баручыларны һәм биючеләрне дә кертеп, күпме артист катнашканын чамалап була. Халыкның күңелен Ваһапов фонды йолдызлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбасов, Айсылу Габдинова күрде. Алардан тыш ИлСаф, Резеда Шәрәфиева, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сөмбел Билалова, яшьләрнең яраткан башкаручысы Альберт Нурминский бар иде.


Илсафның быел өченче Сабан туенда җырлавы икән. Миңгәрдә дә ул беренче тапкыр гына түгел. "Миңгәр Сабан туе баштагы елларда аңлашылып бетми иде. Халык кая барып бәрелергә белми йөрде: концерт тыңларгамы, көрәш караргамы, спорт уеннарын күзләргәме. Тик соңгы ике елда оештыру яхшырды. Хәзер барысы да уйланылган һәм үз урынында", - дип белдерде ул. ИлСаф - Сабан туена чакыру өчен менә дигән җырчы. Чөнки үзе әйтүенчә, аның белән "сөйләшеп була". Төгәл саннарны әйтмәсә дә, ИлСаф иҗат төркеме белән килсә бер төрле сумма, үзе генә килсә икенче суммага эшләвен әйтте.

Җырчы Миңгәр Сабан туенда Көрәш буенча Дөнья чемпионаты узуына да бик шат. "Бу татарны дөньяга танытуның менә дигән ысулы. Минем көрәшче дусларым күп. Җырчылар һәм көрәшчеләр дус яши", - ди ИлСаф. Көрәшчеләрдән кемнәр өчен җан атуын сорагач, җырчы беркемне дә аерып атамады. "Берсен әйтсәм, икенчесе үпкәләр", - диде ул.


Резеда Шәрәфиева Миңгәр Сабан туена дип күлмәген махсус тектергән. "Миңгәрнең икенче кояшы булыйм әле дип тектердем бу күлмәкне", - диде җырчы алтын кебек тукымадан тегелгән күлмәген күрсәтеп. Җырчы фикеренчә, мондый зур Сабан туйлары халыкларны берләштерә. "Нинди генә милләт кешесе юк монда. Миңгәрнеке кебек Сабан туйлары бик кирәк!" - ди ул.

Резеда Шәрәфиева көрәш белән кызыксынмаса да, киләчәктә аның дөньякүләм аренага чыгачагына чын күңелдән ышануын әйтте.

Халыкны бәйрәм белән котларга дип Салават абыегыз Фәтхетдинов үзе килгән иде. Башка җырчылардан аермалы буларак, ялгызы гына да түгел. Бөтен иҗат төркеме тулы составта сәхнәдә басып торды. 

Җырчыларны гадәттәгечә бер-ике җыр җырлаганнар да котылганнар, дип уйлый күрмәгез. Сәхнәләр бит бишәү. Җырчылар рәхәтләнде җырлап Миңгәрдә.


Доллар, түбәтәй һәм камзул

Миңгәр Сабан туеның быелгы үзенчәлеге - биредә көрәш буенча Дөнья Чемпионаты узуы. Чемпионатка 40лап илдән 150дән артык спортчы килгән иде. Көрәшчеләр 7 авырлык үлчәве буенча бил алышты. Нәтиҗәдә Чемпионатның барлык батырлары да Россия җыелма командасыннан булды.

Егор Егоян (Төмән), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмәтуллин (Төмән), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Илмир Төхвәтуллин (Татарстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан) һәм Муса Галләмов (Марий Эл) - көрәш буенча Дөнья чемпионнары. Менә кемнәр ул милләтнең чын егетләре! Менә кемнәрне бөтен татар халкы белергә тиеш!

Чемпионат финалында Россия җыелма командасының һәр көрәшчесе диярлек көндәшләрен чистага җиңә алды. Көрәшчеләр үзләре моның серен яхшы әзерләнүгә сылтады. Тик көндәшләр арасында келәмгә тәүге адымнарын гына ясаучы көрәшчеләр булуын һәм ул спортчыларның чит илдән килеп татарча көрәшүен исәпкә алсак, уңыш сере яхшы әзерләнүдә генә түгел икәнен аңлап була. Чит ил көрәшчеләренең кайберләре бронза гына яуласалар да бик канәгать күренде. Ничәмә-ничәмә чакрымнар узулары юкка булмаган дигән сүз бит. Түбәтәйле булып булса да кайтып киттеләр.    

  

80 кг авырлык үлчәвендә Дөнья чемпионы булган Ренас Кәлимуллин белән финалга кадәр сөйләштек. "2017 елда Россия чемпионы булгач, миңа Дөнья чемпионатында да катнашачагымны әйттеләр. Шуннан соң тренировкаларны башладык. Бер көн дә калдырмадык. Май аенда сборлар булды. Сбордагы тренировкалар аеруча яхшы узды. Соңгы атналарда барыбыз бергә Казанда шөгыльләндек", - дип сөйләде Ренас әзерлек турында.


Ренасның очрашып йөргән кызы социаль челтәрдә аның ярыш алдыннан "псих булуы" турында язса да, Ренас тыныч күренде. "Әлегә финал турында уйламыйм. Физик яктан алдан ук әзерләнә башласак, рухи яктан келәмгә чыгар алдыннан гына әзерләнәбез", - диде ул.


70 кг авырлык  үлчәвендә Дөнья чемпионы, Казанның «Ак Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Азат Нурмөхәммәтов әлеге җиңүенең кечкенәдән килгән хыял икәнен әйтте. "Мин үзем Теләчедән. Чемпионатның туган якта узуы көч бирде. Көрәшчеләр бик көчле. Урта Азия, Молдова, Болгария егетләре булдыра. Татарстанда татар егетләре белән көрәшкәндә көндәшне аңлап була, ә монда - юк. Шуңа күрә физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныклы әзерлек кирәк", - диде Азат Нурмөхәммәтов. Көрәшче үзенең киләсе хыялын сер итеп калдырды. "Чынга ашкач белерсез", - диде Азат.


85 кг авырлык үлчәвендә Дөнья чемпионы Илмир Төхвәтуллин үзенең ниләр кичергәнен сүз белән әйтә алмады. "Сүз юк", - диде Илмир. Төхвәтуллин белдерүенчә, әлеге җиңү әллә ни авыр бирелмәгән. Якын арада Илмир республика Сабан туйларында батыр калу өчен тырышачак.


130 кг авырлык үлчәвендә Дөнья чемпионы Муса Галләмов үз җиңүеннән соң тренеры Илдус Гариповны һәм Россия җыелма командасы тренеры Фәрит Шәйхетдиновны күтәреп үк алды. Муса әлеге җиңүен озак көткән. "15 яшьтә көрәшкә килгәндә мондый уңышка ирешермен дип уйламаган идем. Һаман ышана алмыйм", - диде ул. Муса белдерүенчә, аеруча рухи яктан авыр булган. Ә көчле көндәшләр дип чемпион Иран егетләрен атады. Сабан туеның төп бүләге - тәкәгә Муса лаек булды.

   

Оештыручылар чемпионатның приз фондын 50 мең доллар дип игълан иткән иде. Беренче урын яулаучыларга 3000 доллар, икенче урыннарга 2000 доллар, ике өченче урынны яулаучыларга 1000 доллар тапшырылды. Безнең акча белән санаганда беренче урын яулаучылар 200 мең сум акчага ия булды дигән сүз. Шулай ук һәр җиңүгә түбәтәй һәм камзул бүләк ителде.


Чемпионатта 7 авырлык үлчәвеннән тыш, көрәш ветераннары да бил алышты. Барысы бергә алар 6 иде. Ветераннар арасында абсолют җиңүче дип Хәлил Гарифуллин танылды. Башкортстаннан килгән 1962нче елгы бу көрәшче абый Сабан туеның икенче тәкәсенә хуҗа булды.

Күләгәдә калмадыкмы?

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты махсус рәвештә Футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорга туры китерелгән иде. Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында моны төрле илләрдән футбол матчларына килгән журналистларны көрәш ярышларын карарга алып барырга теләүләре белән аңлаткан иде. Чит ил журналистлары Миңгәр Сабан туенда чыннан да булды. Чемпионатны да күзәтте алар. Җитмәсә, мәйдан уртасына чыгып, рәхәтләнеп капчык сугышы, чүлмәк вату һәм башка уеннарда да катнашты. Бу коллегалар үзләренә кайтып киткәч безнең көрәш турында кечкенә генә бер язма булса да язарлар дигән өметтә калабыз. Без аларның футболларын ничек итеп яктыртабыз бит әле!


Көрәш чемпионатның футбол чемпионаты белән бер вакытта узуының икенче ягы да бар. Хәзерге вакытта бөтен ил, республика футбол дип шаша. Ә без шул вакытта көрәш буенча Дөнья чемпионаты уздырабыз. Футбол белән кызыксынучыларга караганда, көрәш белән кызыксынучылар азрак. Шул сәбәпле татар халкы өчен мөһим әлеге вакыйга күләгә астында калмадымы? Аның үзен аерым бер зур вакыйга итеп уздырсаң яхшырак булмас идеме? 

Сабан туемы, чемпионатмы?

Миңгәр Сабан туе 9 майда да булмый торган искиткеч салют белән тәмамланды. Дөресен әйткәндә, бу вакыйганы нәрсә дип атарга да белмәссең. Сабан туе булдымы соң бу, көрәш буенча Дөнья чемпионатымы? Килгән халык та, оештыручылар үзләре дә кая килгәннәрен һәм нәрсә оештырганнарын ахырына кадәр аңлап бетермәде бугай. Ярар, хәерлесе: Сабан туе да, көрәше дә үзебезнеке бит. 



Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла