Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Язучы Мөсәгыйт абый Хәбибуллин елаучылардан түгел иде, ул үзен зур тарихка ия халыкның бер вәкиле итеп күрде"

Бүген татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык язучысы, тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллинны соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
"Язучы Мөсәгыйт абый Хәбибуллин елаучылардан түгел иде, ул үзен зур тарихка ия халыкның бер вәкиле итеп күрде"

Кичә кич Татарстанның халык язучысы, татарның иң данлыклы тарихи романнары - «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнарын иҗат иткән зур әдип Мөсәгыйт Хәбибуллинның вафаты турында кайгылы хәбәр килеп иреште.

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Тукай премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллинга Самосырово зиратында хатыны янында җир алып куелган булган. Бүген ул шушында җирләнде.

Баксаң, ул үзе белән бәхилләшәсе урынны да үзе алып куйган икән... 1986 елда Мөсәгыйт Хәбибуллин Татарстан Язучылар берлеген Мөштәри урамындагы шушы мәһабәт бинада урнаштыру эшендә актив катнашкан. Бүген шушы бинаның Тукай клубында мәрхүм белән бәхилләшү мәрасиме үтте.

Бәйрәм көннәре туры килүгә, халык язучысын озату урыны һәм вакыты да кичә кичке сәгать 10да гына билгеләнүгә карамастан, саулыгы аякка басарга мөмкинлек биргән барлык язучылар, хәтта бик өлкәннәре дә, Татарстан Язучылар берлегенә килгән иде. Шулай итеп, халык язучысын озатырга татар әдәбиятының һәм сәнгатенең “алтын фонды”н тәшкил иткән олпат язучылар һәм артистлар җыелды.

Рәсми бәхилләшү сүзләрен әйтү өчен Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде. Ул - Мөсәгыйт Хәбибуллинның тарихи әсәрләрендә тәрбияләнгән буын вәкиле.

Халык язучысы белән бәхилләшү урыны итеп Татарстан Язучылар берлегенең әдәби кичәләр уздырыла торган Тукай клубы сайлануы Мөсәгыйт Хәбибуллинның эше урыны белән бәйле - биредә ул Татарстан язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча сәркатибе булып эшләгән.

!Мөсәгыйт Хәбибуллин – китапларын чит ил китапханәләре иң күп соратып алган татар авторы"

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзен Мөсәгыйт аганың канаты астында үскән буын вәкиле дип атады.

- Язучылар берлегенә кайчан гына барып керсәң дә, ул каршы ала иде. Беркайчан да, “Юк, булмый”, димәде. Юлламасын да, матди ярдәмен дә бирде. Аның тавыш чыгармый, гауга күтәрми торган асыл сыйфаты бар иде. Ул бик тыйнак иде, үзенең укутучы булуы турында да, шофер булуы турында да сөйли иде, беркайчан да үзен “мин әдип” дип атамый иде. Без аның язучы булып китүен сизми дә калдык. Ул безнең гозерләрне үтәп йөргәндә архивларда актарынырга да вакыт тапкан икән.

Мөсәгыйт Хәбибуллин иң популяр татар язучысы иде. Татарстан милли китапханәсе дөньяның иң зур 38 китапханәсе белән хезмәттәшлек итә иде. Шушы китапханәләр – Американыкы, Төркиянеке яки Кытайныкы булсынмы - иң күп сораган китаплар Нурихан Фәттах белән Мөсәгыйт Хәбибуллин китаплары иде. Бу гаҗәп тә түгел иде. Без халкыбыз тарихын шушы язучыларның тарихи романнары аша күңелләребезгә иңдерлек, - диде Разил Вәлиев.

"Аның кешелек сыйфатлары әсәрләрендә дә чагыла"

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис та сүзен Мөсәгыйт аганың язучылар берлегендә эшләгән чагын искә алудан башлады.

- Татарстан язучылар берлегенә оештыру эшләре буенча сәркатип кирәк икәнлеген ул вакыттагы рәис Гариф Ахунов күтәреп чыкты. Мөсәгыйт абый башта шофер булып урнашкан иде. Аның оештыру сәләтен күреп, сәркатип итеп билгеләделәр. Мөсәгыйт абый бик ярдәмчел иде, язучыларны кирәк чагында үз машинасы белән өйләренә илтте, оешмалар буйлап йөртте. Аның кешелек сыйфатлары әсәрләрендә дә чагыла. Аның тарихи документларга нигезләнгән “Сөембикә-ханбикә” әсәре чын тарихи әсәр, - диде Ренат Харис.

"Җиңүчеләр тарих яза, җиңелүчеләр бәет чыгара диләр... без бәетне күп чыгардык, ә ул тарих язды"

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Мөсәгыйт аганың күркәм сыйфатларын атады.

- Зур язучы булу өчен язучы таланты гына җитми, кешелеклелек таланты да кирәк. Мөсәгыйт абый кешелекле иде. Ул иҗат өчен мөһим сыйфат – ихласлылыкка ия иде. Ул җирдәге кырмыскага да баш ия ала торган зат иде.

Җиңүчеләр тарих яза, җиңелүчеләр бәет чыгара диләр. Без озак еллар бәет тә чыгардык. Мөсәгыйт абый елаучылардан түгел иде, ул үзен горур тотты. Ул үзен зур тарихка ия халыкның бер вәкиле итеп күрде һәм алдагы буыннарга дәреслек булырлык романнар калдырды.

Мондый күркәм затларны югалту бик үкенечле, алар белән халкыбызның асыл сыйфатлары да китеп бара кебек, - дип искәртте Зиннур Мансуров.

“Үзенә бәхилләшү йорты салып калдырган икән”

Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы Камил Кәримов Мөсәгыйт аганың оештыру сәләтен искә алды.

 - Татарстан язучылар берлеге Бауман урамыннан шушында, Мөштәри урамына күчкәндә Мөсәгыйт абый төп оештыручы булды. Бинаны Татарстан Язучылар берлегенә бирүнең юридик ягын Туфан Миңнуллин кайгыртты, ә бөтен оештыру эшләре белән Мөсәгыйт абый йөрде. 1986 ел иде. Ул үзенә өй салган кебек тырышып йөрде. Без аңа булышып йөрдек. Траншеялар казып, су үткәреп, торбаларны пыяла мамыгына төреп йөрдек. Идәннәрне ремонтладык. Мөсәгыйт абый сөенә-сөенә йөрде. Үзенең бәхилләшү йорты да шушында булды, мәрхүмнең, - диде ул.

Камил Кәримов үзендә Мөсәгыйт Хәбибуллин белән бәйле истәлекләрнең, мәзәкләрнең күп булуын, аларны язачагын әйтте. Мөсәгыйт Хәбибуллин Камил Кәримов белән Тукайның тууына 100 еллыгын оештырып йөрүдә катнашкан. Шушы оештырулар белән бәйле кызыклы һәм кызганыч хәлләр дә булган ди.

“Атилла сыра эчмәгән”

Мөсәгыйт аганы озатканда, язучы Ркаил Зәйдулла аның белән бәйле мәзәкн сөйләп алды. 

- Ул бит тарих белән кызыксына иде, фантазиясе дә бай иде. Хронологик тәртиптә болгар ханнарының исемлеген төзегән. Алдагы үлә, аның артыннан ук яңасының куелу вакыты язылган. Мин ул чакта “Идел”дә эшли идем. (“Идел” журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан иде. - авт.) “Бигрәк төгәл төзегәнсең, Мөсәгыйт абый, берәр яңа хан табылса, кертергә дә урын калмаган”, дигән идем. Бик көлде инде анда. Тагын бер мәзәк. “Кызыл шәрыкъ” сыра заводында язучылар белән очрашу оештырганнар иде. Шунда Мөсәгыйт абый белән карап йөрибез инде. Зур сыра чаннары тора. “Мөсәгыйт абый, Атилла сыра эчкәнме икән?” дим. “Юк, эчмәгән”, ди. “Нигә эчмәгән?” дим. “Бөере авырткан аның”, ди. Детальләрне белә иде, - дип искә алды халык язучысын Ркаил Зәйдулла.

"125 сум акча һәм архивларга юллама"

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның язучы булып үсүендә Мөсәгыйт аганың роле зур икән.

- Диплом алып чыккач та, иң элек киңәш сорап Мөсәгыйт абый янына килдем. “Пугачев явында татарлар катнашуы турында өйрәнергә телим, дим. Сез архивларда күп эшләгән кеше – миңа юлын өйрәтегез дим”. Ул коридорларда буталып йөрмичә фондларны табу буенча киңәшләрен бирде. сөйләшеп утырдык. "Сиңа бик күп казынырга туры киләчәк. Романга шуның 10 процентын кертә алсаң, ярый. Калганы алга таба иҗатыңа кирәк булачак”, дип өйрәтте. Архивларга үтү өчен рәсми оешма юлламасы кирәк. Ул бер китабы да булмаган, язучы дигән исеме дә чыкмаган кешегә юллама бирде, Берлектән матди ярдәм итеп 125 сум акча бирде. Мин шул юллама белән Уфа архивларына киттем һәм 35 көн эшләп кайттым. Аның йогынтысы һәм ярдәме белән шушы юлга кереп киттем, - диде Вахит Имамов.

"Алтын Урда турында туктамыйча сөйли ала иде"

“Мин бу көннәрдә мәрхүмә әниемне, мәрхүм абыемны төшемдә күрдем. Мөсәгыйт абый белән бәхилләшүгә булган икән, - дип башлады сүзен язучы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова. - Әти белән Мөсәгыйт абый аралашып яшәделәр. Әти Берлекне җитәкләгәндә Мөсәгыйт абый белән бергә эшләделәр. Башта ул Берлектәге эшен аның машина йөртүчесе буларак та башлаган иде. Без гаиләләр белән дә аралашып яшәдек. Кызы Аида белән дә дуслар идек. Ул әтисен бик карады инде. Мөсәгыйт абыйны Арчада булган әдәби очрашуларга да гел алып кайта идек. Ул бөтен чыгышларында да Алтын Урда чоры турында озаклап сөйли иде. Туктамыйча сөйли ала иде...”

Мөсәгыйт Хәбибуллин инсульт кичергәннән соң алты елдан артык урын өстендә яткан. “Баштарак бераз йөри иде, телевизор карап та утыра иде. Соңгы ике елда хәле начарланды, ятып кына торды. Туганнар бергәләп карадык”, - диде Мөсәгыйт аганың кызы Аида.

“Без Язучылар берлегеннән килеп хәлен белеп тора идек. Сөйләшми иде, аңлап карап ята иде”, - диде Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт.

Рәмис Аймәт сүзләренә караганда, алга таба язучылар белән шушы Берлек залында бәхилләшүне оештыру карала. “Язучыларның кайберләрен Камал театры фойесыннан озатабыз, кайсылары өе яныннан гына алып кителә. Берлек залыннан озатуны оештырасы, - диде ул. – Бу бинадан заманында Лена Шагыйрьҗанны, Николай Беляевны озаттык”.

“Без һаман дәүләттән зур эшләр көтәбез. Югыйсә, мондый эшләрне оештыру үзебездән генә тора. Ә без булдыра алганны да эшләмәскә тырышабыз. Үз язучыбызны зурлап озатуны гына оештыра алабыз бит. Әнә, язучыларның да бөтенесе дә килделәр, Аллага шөкер”, - ди ул.

Халык язучылары Мөсәгыйт Хәбибуллинны озатырга иң өлкән язучыларның берсе 85 яшьлек Лирон Хәмидуллиннардан, 80 яшьлек Рабит Батуллалардан башлап, иң яшьләре – иллене узган Ркаил Зәйдуллалар һәм Йолдыз Шәраповаларга кадәр бар иде. Халык язучысы белән бәхилләшергә, ялда булуы сәбәпле, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кына килә алмаган. 

  • Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин рай¬оны Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары. «Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Рес-публикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100