Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрьям Йосыпова: “Режиссер кушкач, чишендем". Татар актрисасының театр сәхнәсендә беренче тапкыр чишенүенә 30 ел

1988 елда Мәскәүдә "Маленькая Вера" фильмы чыга. Шул ук елда Казанда "Җәһәннәм биюе" спектакле куела. Наталья Негода "кыюлыгын" Казанда Мәрьям Йосыпова кабатлый. "Маленькая Вера"да төп рольне башкарган Наталья Негода илнең секс-символына әверелсә, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә чишенгән Мәрьям Йосыпованың шундый ук "кыюлыгы" бөтенләй онытылган. "Татар-информ" татар театры тарихының онытылган сәхифәләрен барлый.

news_top_970_100
Мәрьям Йосыпова: “Режиссер кушкач, чишендем". Татар актрисасының театр сәхнәсендә беренче тапкыр чишенүенә 30 ел

Быел үзенчәлекле бер датаны билгеләп үтергә мөмкин: профессиональ татар театрында беренче тапкыр татар актрисасының сәхнәдә чишенүенә 30 ел.

Бу тарихи вакыйганың авторы – татар театры режиссеры Дамир Сираҗиев (1954-1998). Ул 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап кайткан яшьләр белән поляк драматургы K. Хоинскийның яшьләр проблемасына багышланган «Җәһәннәм биюе» дигән пьесасын сәхнәләштерә. Казан феномены чорында бу әсәр гаять актуаль була. Әсәрнең сюжеты буенча бер шайка юл буенда отельгә бәреп керә. Бер кыз аркасында уңай геройларның берсен үтерәләр һәм кызын көчлиләр. Шушы кызның чишендерелү һәм мәсхәрәләнү күренешен режиссер Дамир Сираҗиев сәхнәгә чыгара. Әлеге кыз ролендә 21 яшьлек Мәрьям Йосыпова була.

Бер төркем яшьләр Щепкин югары театр училищесын тәмамлап Казанга кайталар. Әмир Камалиев, Раушан Шәриф, Ренат Әюпов, Әнисә Сабирова, Мәрьям Йосыпова, Фердинанд Хафиз, Илсөя Төхфәтуллина, Рәхимҗан Һадиев, Илдус Габдрахманов, Айрат Арсланов һәм башкалар. Илдус Габдрахманов белән Айрат Арсланов укып бетерүгә армиягә алына. Калганнарны Камал театры кабул итә. Режиссер Дамир Сираҗиев яшьләр белән шушы көн кадагында булган әсәрне сәхнәләштерә башлый.

Фоторәсемдә - "Җәһәннәм биюе" спектакленнән күренеш. Мәрьям Йосыпова Кыз ролендә. Егет ролендә - Ренат Әюпов. Фотограф Рамил Галиевның 1988 елда Камал театрында төшергән фоторәсеме актрисаның шәхси архивыннан алынды.

Спектакль беренчел хәлендә бер-ике тапкыр гына күрсәтелә. Театрның сәнгать советы, бу эпизодны кабул итергә теләмичә, актрисага сәхнәгә майка киеп чыгарга куша.

  • Шунысы да игътибарга лаек – 1988 елда Үзгәртеп кору чорының символикасы булган “Маленькая Вера” фильмы экраннарга чыга.

Мәрьям Йосыпова: “Режиссер кушкач, чишендем, ә инде киенергә кушкач - киендем. Димәк, ярамаган...”

“Казанда группировкалар чоры иде бит, шуңа да бу спектакль бик вакытлы иде, - дип сөйли Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы Мәрьям Йосыпова. – Урам бандитлары минем героинямның егетен үтерәләр, үзен кулдан кулга йөртеп мәсхәрәлиләр. Егетемне Ренат Әюпов уйнады. Шайка башлыгы Әмир Камалиев иде. Фердинанд Хафизов, Рәхимҗан Һадиев, Раушан Шәрипов – шул шайка егетләре. Әнисә Сабирова героинясы да алар арасында иде. Артистлар гопник киемнәреннән, монтировкалар белән сәхнәгә чыктылар. 30 ел узган бит инде, күп нәрсә онытылган да”.

Мәрьям героинясының исеме юк: ул пьесада Кыз дип кенә бирелгән.

Фоторәсемдә - "Җәһәннәм биюе" спектакленнән күренеш. Алгы планда - Мәрьям Йосыпова белән Раушан Шәриф. Икенче планда: сул якта отельгә тукталучылар - Камал театры артистлары Наил Дунаев, Наилә Ибраһимова, Ирек Баһманов; уң якта - Рәхимҗан Һадиев (театрда эшләми), Әмир Камалиев (Аманулла. театрда эшләми), Әнисә Сабирова (театрда эшләми. Финляндиядә яши). 1988 елгы фото.

Спектакль өчен махсус мотоцикл сатып алынган. Сәхнәдә Мәрьям егете белән мотоциклда йөргән. Дөрес, мотоциклны Ренат Әюпов йөртмәгән, ә яктырту цехы мөдире Анашкин каскадер буларак чыккан.

Мәрьям репетицияләр вакытында өлкән буын артистларның, хәтта Марсель Сәлимҗановның да килеп карап торуларын искә төшерә. “Мин чыкканда “Кызык бит”, дип бөтенесе йөгереп киләләр иде”, - ди ул.

1988 елда – әле СССР вакытында 21 яшьлек актриса бу ролен ничек кабул иткән соң? Ә туганнары? 

“Туганнар белми дә калгандыр. Алар Әлмәттә, Түбән Камада яшиләр, Казанда түгел, - ди Мәрьям. - Бүгенге көндә дә, ул чакта да мин моны нормаль хәл дип санадым. Режиссер шулай күргән икән – димәк, шулай тиеш булган. Ә инде киенергә кушкач - киендем. Димәк, ярамаган. Ул чакта бу кыргыйлык булып тоелгандыр. Бер-ике күрсәттек тә, тыелды инде ул, майка кидем. Ике еллап баргач, репертуардан төшеп тә калды”.

Худсовет тыкшынганнан соң, актриса бу эпизодны майка киеп уйный башлый.

Ренат Әюпов: “Актрисаны шәрәләндерү бу очракта мәгънәви чишендерү иде”

«Җәһәннәм биюе»ендә Мәрьямның егетен хәзер Кариев исемендәге Казан дәүләт яшьләр театрының баш режиссеры Ренат Әюпов уйнаган.

“Минем геройны үтерәләр дә, аның кызын кулдан кулга йөртеп көчлиләр, - дип сюжетны искә төшерә Әюпов. - Режиссерның максаты - актрисаны шәрәләндереп, үзенә игътибар юнәлтү түгел иде. Хәзерге вакытта сәхнәдә актерны чишендереп шаккатырырга тырышалар, ә ул вакытта бу чишендерү драматург материалыннан чыккан әйбер. Ул мәгънәви чишендерү иде. Спектакльдә кулланылган алымнар әшәкелекне һәм агрессияне күрсәтү йөзеннән отышлы иде. Дамир тормыштагы кансызлыкны, ваемсызлыкны күрсәтте - мин аны батырлык дип атыйм”.

Ренат Әюпов фикеренчә, режиссерның бу кыю адымы драматургиянең көчен арттырган: “Мин монда пычраклык күрмәдем. Беркем дә “шәрәләнеп театр сәнгате мыскыл ителде”, дип карамады. Тамашачы аны спектакльнең кирәкле төшенчәсе дип кабул итте”, - ди ул.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов фикеренчә, монда Министрлык тыкшынмаган, спектакльне сәнгать советы уздырмаган. “Худсовет - ул яхшы рычаг иде. Ул көчле иде, мондый әйберләр узмады, - ди режиссер. - Җәмгыятьнең шундый чагы иде бит, җиңеңне күтәреп кулыңны күрсәтсәң дә, кычкыра башлыйлар иде. Спектакль үз вакытында бик актуаль иде – ул шайкаларның система белән идарә итүен, бөтенесен куркуда тотуын күрсәтә иде. Спектакльне оныттырдылар”, - ди ул.

  • «Җәһәннәм биюе» спектакле белән бәйле ике факт:

Әлеге спектакльне моннан 30 ел элек хәзерге “Татар-информ” фотографы Рамил Галиев төшергән. Артистлар архивларында Рамил Галиев фотолары саклана.

"Хәтерлим мин ул спектакльне. Кыз анда үзе чишенмәде, аның киемнәрен сөйрәп аттылар бугай. Аны беркем дә начар итеп сөйләмәде, чөнки бөтенесе чишенә башлаган еллар иде. Әмма бу татар театры өчен нонсенс иде, мин аны бик кыю адым булган дип уйлыйм. Мин әле яшь идем. Спектакль дә яшьләр өчен иде. Миңа ул бик "круто" булып тоелды. Ул авылны түгел, шәһәр тормышын күрсәтте. Матур эшләнгән спектакль иде", - ди Рамил Галиев.

Спектакльдә “Татар-информ” видеооператоры Альфред Камелевский актер буларак катнашкан. “Мин ул спектакльдә алкашны уйнадым. Минем героем анда йоклый. Әмма ул уңай герой булып чыга – полиция чакыра. Бу спектакль яхшы эксперимент. Әмма шәхсән мин татар сәхнәсендә мондый экспериментларга каршы. Татар сәхнәсендә чишенергә тиеш түгелләр дип саныйм. Хәтта тирән декольтега да риза түгелмен. Хәзер башка заман, чишенәләр инде. Әмма чама белергә кирәк”, - ди Марсель Сәлимҗанов укучысы булган һәм берара Камал театрында актер булып эшләгән Альфред Камелевский.

"Җәһәннәм биюе" спектакленнән күренеш. Алгы планда - Мәрьям Йосыпова белән Ренат Әюпов. икенче планда - Камал театры артистлары - Габделфәрт Шәрәфиев, Наил Дунаев, Ирек Баһманов, Наилә Ибраһимова. Сул якта - Альфред Камелевский.

Фотода - спектакльдән соң. Дамир Сираҗиев әнисе белән артистлар арасында (уртада). Уң якта - Мәрьям Йосыпова. 

“Маленькая Вера”: Вера ролендә Мәрьям Йосыпова булырга мөмкин иде

Ренат Әюпов Мәрьям Йосыпованы зур потенциалы булган актриса иде дип саный. “Ул Дамир Сираҗиев спектакльләрендә катнашырга тиешле актриса иде. Рольләре булмагач, артистларның канатлары сына. Кайбер артистлар бу ситуациядән китә алмыйча юкка чыга”, - ди ул.

Мәрьям Йосыпова Илдар Юзеевның "Ак калфакның төшердем кулдан..." спектаклендә Америка татары Гөлнур Галәветдин ролендә. Рамил Гали фотосы, 2017 ел. 

Бер кызык факт: әле Мәскәүдә укыганда Мәрьям Йосыпованы “Маленькая Вера” фильмына “пробага” чакырганнар. Әмма булачак актриса бармаган, чөнки педагогы Владимир Смирнов рөхсәт итмәгән: “Йә институт, йә кино”, дип катгый тыйган. “Бүгенге акылым булса, барган булыр идем. Хәзерге яшьләр - максималистлар, бернәрсәдән дә куркып тормыйлар. Ничек кирәк - шулай эшлиләр. Без ояла идек. Педагогыбыз “Юк” дигәч, аңа каршы килмәдем”, - ди ул.

Василий Пичульның “Маленькая Вера” фильмы тарихка Үзгәртеп кору чоры символы булып кереп калды. Вера ролендә Наталья Негода уйнады. Ул, фильм чыкканнан соң, илнең секс-символына әверелде. 1990 елда Наталья Негода Америкага китә.

Еллар үткәч...

Татар сәхнәсендә чишенгән татар актрисалары:

Камал театры. 2009 ел. Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмиднең Гаяз Исхакый әсәрләреннән рухланып язылган “Курчак туе” пьесасы буенча куелган спектакльдә – Нәфисә Хәйруллина. Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев.

Әлмәт театры. 2018 ел. “Медея. Материал” спектаклендә – Мәдинә Гайнуллина. Режиссер - Эдуард Шахов.

...актерлары:

Камал театры. 2018 ел. Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган “Тормышмы бу?” спектаклендә – Гөлчәчәк Гайфетдинова, Артур Шәйдуллин. Режиссер – Айдар Җаббаров.

Кинематографиядә:

2018 ел. Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасына нигезләнеп куелган фильмда – Әтнә театры актрисасы Гүзәл Гафарова. Режиссер – Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаров.

Мәрьям Йосыпова. Михаил Захаров фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100