М.Җәлилнең мандолинасы, символик билбау, җәзалап үтерелер алдыннан тоткан Коръән китабы. Герой-шагыйрь музей-фатирыннан репортаж

18 Февраля 2018

Укылган: 2716 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Илнар Төхбәтов
Татар шагыйре, герой Муса Җәлилгә бәләкәй чагында нинди кушамат тагылган? Ялтада ял иткәндә 80 км җәяү кем янына барган ул? Сугышка китәр алдыннан билбавын кемгә биреп калдырган? 

Быел каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула. Әлеге уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Җәлилнең музей-фатирында экскурсиядә булып кайтты.

 

- Муса Җәлил музей-фатиры 1983 елның 15 февралендә ачылган. Бүген ул өч бүлмәле ике фатирны алып тора. Шагыйрь гаиләсе белән 28 фатирда яшәгән. Мусалар яшәгән вакытта монда коммуналь фатирлар булган. Монда Җәлил нибары ике генә бүлмәдә гаиләсе белән яши. Бүлмәләрнең берсе - Җәлилнең эш бүлмәсе. Икенчесен алар “торак бүлмә” дип атап йөрткәннәр. Музей ачылган вакытта әле Әминә апа Җәлилова исән була. Әминә апа музей ачылу турындагы карар кабул ителгәннән соң, үзендә 40 елдан артык кадерләп саклаган әйберләрен шушы музейга тапшыра. “Шуңа күрә, без зур горурлык белән музей экспозициясендә Җәлилнең кул җылысын саклаган әйберләрне урнаштырдык” – ди шагыйрьнең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова.


- Җәлил бу квартирадан сугышка китеп бара. Бу фатирда аның бик аз яшәп калганын беләбез...

- 1940 елның сентябрь азакларында бирегә күчеп киләләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны ике мәртәбә шушы фатирдан сугышка озаталар. 1941 елның 13 июлендә аңа фронтка повестка килгәнлеге мәгълүм. Шагыйрь политработниклар курсына Минзәләгә укырга китә. Курсларны тәмамлаганнан соң, 1942 елның башында бер атнага якын ул шушы фатирда яши. Соңгы мәртәбә аны сугышка 8 гыйнвар көнне озаталар. Гаиләсе биредә кала. 1943 елның көз айларында Әминә апа яңадан Мәскәүгә кайтып китәргә дигән фикергә килә. (Мәскәү янындагы Загаренко дигән бистәдә аның әти-әнисе яшәгән). Шулай итеп, Җәлил белән яшәгән күршеләр бу квартирны тулаем үзләренеке итеп яши башлыйлар. Соңрак күчеп тә китәләр. Бу фатирга Җәлилне күрмәгән кешеләр килеп яши башлый. 1982 елда рәсми рәвештә биредә М.Җәлил музеен ачу турында карар кабул ителә. 1983 елның 15 февралендә, нәкъ менә шагыйрьнең туган көнендә музей, бары тик бер генә фатир кысаларында, үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Музей 12 ел эшләгәннән соң, безгә яңадан 3 бүлмәле фатир бирелде. Музейның мәйданы иркенәйде. Бүген безнең мемориаль бүлмәләребез, күргәзмәләр залыбыз һәм яңа алынган фатирда Шигърият, Мәхәббәт һәм Сугыш дигән экспозиция торгызылган.


Нәзирә ханым, Җәлилнең эш бүлмәсендә шагыйрьнең шәхси әйберләре урын алган. Мандолинада уйнарга яратканын да беләбез. Мандолинасын кем тапшырды?

- Бу - Муса Җәлилнең 1934 елда сатып алган мандолинасы. Ял иткәндә, дуслары белән очрашканда, ул мандолина чиертергә яраткан. “Алтынчәч” операсын эшләгән вакытта, белгәнегезчә, аның беренче вариант музыкасын рус композиторы Борис Асафьев яза. Менә шушы мандолинада чиертеп, Муса композиторны татар көйләре белән таныштырган. Әминә апа аны саклап калган һәм ул аны безгә тапшырды. Китап шкафы, һәрбер китап, болар барысы да кадерләп шагыйрьнең гаиләсендә сакланган булган. Кызганыч, китапханә тулысы белән сакланмаган. Бүген безнең экспозициядә 216 китап бар, эчтәлеге ягыннан алар төрле. Зур урынны әдәби әсәрләр алып тора.


Биредә шагыйрьнең эш өстәле, ул аны 1935 елны Мәскәүдә комиссион кибеттән сатып алган. Җәлилгә хәтле бу өстәл кемнеке булганын без белмибез. Шушы өстәл янында аның “Алтынчәч” либреттосы, “Хат ташучы” поэмасы, дусларына хатлары язылган. Бу өстәл - аның шаһиты.

Нәзирә ханым, сезнең музейда Чулпан Җәлилова еш буламы?

- Чулпанга әтисе белән соңгы тапкыр очрашканда 5 яшь тулмаган була. Чулпан ханымның күңелендә әтисе турында җылы истәлекләр саклана. Ул аларны Казаннан читтә оештырылган Җәлилгә багышланган очрашуларда сөйли. Күбрәк рус телендә сөйләсә дә, татарча да аңлый. Без аның белән татарча да аралашабыз.


Җәлилнең оныклары Татьяна белән Михаил да Казанда еш кунак була дип беләбез...

- Кызганычка каршы, аларның берсе дә шигырь язмый. Ләкин соңгы вакытта без аларны шагыйрьнең дәвамчысы буларак, музыкантлар сыйфатында күрәбез.


Әлеге музейда иң кыйммәтле экспонат ул нәрсә?

- Әминә ханым тапшырган төп нөсхә булган экспонатлар барысы да иң кадерлеләре. Җәлил белән бергә командировкаларда йөргән чемодан, Мусаның муенына уралган шарф, билендә йөргән каеш саклана. Безнең бабаларыбыз озын, авыр юлга чыкканда, билбауларын алышканнар. Бу яңадан очрашуга бер фал булып торган, алар шуңа ышанганнар. Шушы гореф-гадәтне искә алып, композитор Н.Җиһанов белән саубуллашканда, алар бил каешларын алмашканнар. Шулай итеп, Мусаныкы композиторда сакланып калган. Н.Җиһанов та шушы йортта, Мусалар поездында 1 катта яшәгән.



Мусалар бер бүлмәләрен “торак бүлмә” дип ни өчен атадылар икән?

- Бу бүлмә зал ролен дә үтәгән, монда йоклау өчен кровать та куелган. Бала почмагы да нәкъ шушы бүлмәдә урнашкан. Музейның экспозициясе торгызылган вакытта, һәрбер экспонатны сайлап алганнар. 1983 елны әле Мусаның замандашлары, шушы фатирга кунакка килгән дуслары исән булалар. Бу фатир тулысы белән шагыйрь яшәгән мохитны чагылдыра. Биредәге шахмат турында аерым әйтәсе килә. Бу шахмат Гази Кашшафныкы. (Гази Кашшаф - шагыйрьнең иң якын дусты). Җәлил шахмат уйнарга бик яраткан. Оттырган вакытта ул үзен-үзе “грошместр” дип атаган. Откан вакытта сабый бала кебек шатланган. Алар дуслары белән бергә стена газетасы да чыгарганнар, аны “Шахматный бюллетень” дип атаганнар.

Биредә шулай ук Әминә ханымга багышлап язылган шигырьләренең кулъязмасын дә күрергә мөмкин. Бу шигырь 1941 елның 9 сентябрендә иҗат ителгән.


Шунда ук кәтүкләр дә күрәбез. Бу М.Җәлилнең “Кәтүк” кушаматлы булуына ишарә түгелдер бит?

 - Бу бит музей-фатир. Биредә яшәгәннәр, алар яшәгәндәге мохит нинди булса, ул тулысы белән торгызылган. Көнкүрештә кәтүк тә зур роль уйный. Ә кушаматка килгәндә, Мусаның буе бик бәләкәй була. Бәләкәй буйлы булгач, берникадәр кимсенгән дә инде. Мәдрәсәгә килгәч, беренче көнне үк, аңа “кәтүк” дигән кушамат тагыла. Гомере буе шушы кушамат аны озата бара. Зурайгач та буе әлләни үсми. Истәлекләргә нигезләнсәк, аның буе нибары 1 метр да 57 сантиметр дип язылган. Дөрестән дә, кыска буйлы булган ул, ләкин физик яктан бик сәламәт кеше булганын да искәртик. Шаяртып, 100 гә кадәр яшәргә телим, дип кабатларга яраткан. Җәяү бик күп йөргән, 1928 елны Ялтага ял итәргә баргач, 80 чакырымны җәяү үтеп, Г.Ибраһимов янына хәтле барып җиткәне мәгълүм.

- Мусаның фронттан гаиләсенә язган хатлары кайда саклана?

- Әминә ханымга адресланган хатлары кызы Чулпанда. Әле укый-яза белмәгән кызына да хатлар юллый торган була. Безнең музейның экспозициясендә бердәнбер хатның күчерелмәсе куелган. 1942 елның 9 мартында язылган, бу хатта ул үзенең сугышка чыгып киткәнен яза. Ул Волхов фронтына “Отвага” газетасының хәрби корреспонденты булып килеп җитә.

 - Музейга эскпонат итеп куярлык тарихи әйберләр табыламы соң?

 - Музей ул җанлы организм кебек. Аның эшчәнлеге дә, фонды да һәрвакыт тулылана бара. Соңгы елларны килгән экспонатларны искә төшереп үтсәк, алар башлыча, чит илдән кайталар. Ә үз җиребездәгеләргә килсәк, шундый бер сәхифә бар. Бу - 1935 елны шагыйрьнең рус телендә басылып чыккан җыентыгы. Кызганыч ки, ул җыентык бу көнгә хәтле әле музей фондында юк. Бу китап кемдә сакланганын да, анда нинди автограф язылганын да беләбез. Сөйләшүләр дә алып барыла, ләкин әле үзебезнең фондка алу бәхетенә ирешкәнебез юк.


- Чит илләрдән дә экспонатлар кайта дидегез, шуларның берсе Җәлилчеләрнең башлары киселер алдыннан тоткан Коръән китабы да сездә саклана бит.

- Әлеге кыйммәтле экспонат безгә беренче татар конгрессы көннәрендә Казанга кайтты. Башта озак еллар ул Германиядә сакланган, аннан соң Америкага күчерәләр. Академик Миркасыйм Госманов Америкада Абдулла Вафалы гаиләсендә кунак булганда, әлеге Изге китапны беренче тапкыр күрә. Аңа Китапның тарихын сөйлиләр, җәзаланырга бер сәгать кала, Берлиндагы татар комитетында мулла вазифаларын үтәгән Гани Госман дигән кеше Мусалар янына кергән. Мулланың үзе сөйләп калдырган истәлекләре булган. Аны Әнвәр Галим дигән кеше язып алган. Башта менә шушы истәлекләр Казанга кайта, аннан Коръәнне дә Казанга алып киләләр. Өч ел дәвамында без аның төп нөсхәсен күрсәттек, мондый уникаль экспонатларны безгә күрсәтү генә түгел, ә саклау бурычы да йөкләнгән. Шуңа күрә, уникаль экспонатларның төп нөсхәсен без һәрвакыт фондта сакларга тырышабыз. Ә бүген музей экспозициясендә Коръәннең күчермәсе күсәтелә. Шушы Китапка кулларын куеп җәлилчеләр якты дөнья белән хушлашканнар. Исламда андый йола юк-югын, шушы китапта алар күрәсең, туган ил белән элемтәне күргәннәрдер. Менә бу - аларның җан җылысын, тән җылысын саклап калган соңгы истәлек.


- Мусаның кызы Чулпан ханым гына түгел, улы Альберт, Люция апалар да бар. Люция апа бүгенге көндә дә исән. Люция апа һәм аның кызы Лиана белән элемтә тотасызмы?

- Эшчәнлегебез музейның үзенчәлеге белән бәйле. Бу музей-фатир, монда ул Әминә ханым һәм кызы Чулпан белән яшәгән. Шагыйрьнең биографиясе буйлап көнләп, сәгатьләп атлап барсак, Муса чагыштырмача соң - 30 яшендә генә өйләнгән. Аңарчы да хатын-кызлар белән очрашкандыр инде. Гаилә корып карау максатымы? Бергә яшәү диикме? Нәтиҗәдә дөньяга балалар туган. Без заманында “Язмыш бүләге” дигән күргәзмә ачкан идек. Шунда без Люция ханымда һәм Альберт әфәнде гаиләсендә сакланган экспонатларны күрсәтергә тырыштык... Альберт әфәнде исән чакта без аның белән еш очраштык. Люция ханым Казанда яшәгәндә очрашмый идек, дип әйтә алмыйм. Без очрашып тора идек, ишекләребез һәркем өчен дә ачык.



 

Фикерләр








Мәдәният

Миңгәр Сабан туе: бер мәйданда биш концерт, уртасында бер көрәш

Җәй җитүгә һәр татар кешесенең иң көтеп алган вакыйгасы - Сабан туе. Бу милли бәйрәмебезнең нинди генә төрләре юк хәзер. Саба районы Миңгәр авылында республикадагы иң зур Сабан туйларының берсе уза. Быел Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча Дөнья чемпионаты да үтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла