"Туташ" турында гапләшү: «Сары матбугат иртәрәк туса, Волжская, Ильскаялар турында күбрәк белер идек»

6 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Татар зыялылары Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы турында фикер алыша.

Моннан биш ел чамасы элек Татарстан Язучылар берлеге дәүләт заказы буларак биргән романның икенчесе укучыга килеп иреште – Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы Татарстан китап нәшриятында 2000 данә тираж белән басылып чыкты.

Мәгълүмат өчен. Татарстан язучылар берлегеннән татар шәхесләре турында китап язу буенча биш язучы заказ алган иде. Тарихи шәхесләребез турында зур күләмле әсәрләр язарга Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкәрнәй, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева алына.

Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла - Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф турында әсәр;

Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин - күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол турында әсәр;

Алиш премиясе лауреаты, ул вакытта ТР Министрлар Кабинеты белгече Галимҗан Гыйльманов - татар һәм башкорт шагыйре, авылдашы Шәехзадә Бабич турында әсәр;

Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиева - татарның беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында әсәр;

Шагыйрь Ләис Зөлкәрнәй - ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалары хуҗасы Дәрдмәнд турында әсәр язарга алына.

Язучыларга языласы әсәр өчен 400 меңәр сум гонорар тапшырыла.

Башлангычның «беренче карлыгачы» буларак, 2017 елда Рөстәм Галиуллинның «Васыять» исемле китабы басылып чыкты. »Туташ» – проектның икенче эше. Айгөл Әхмәтгалиева әсәрне билгеләнгән вакытта эшләп өлгерткән. «2 ел бирелгән иде, ел ярым эзләнүләргә китте, ярты ел язылды», ди.

Галимҗан Гыйльманов әсәрен 2020 елда булыр дип вәгъдә итә. Ркаил Зәйдулла теманы өйрәнүен дәвам итә. Ләис Зөлкарнәй язу процессында. 

Татарстан Язучылар берлегендә «Туташ» китабы буенча тәнкыйть секциясе утырыш уздырды. Түгәрәк өстәл артындагы утырышны әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов алып барды. Утырышка татарның тарихи шәхесләре турында әсәрләр язу проекты авторы Рафис Корбан да катнашты. Дөрес, ул чыгыш ясамады. Тыңлап кына утырды. Сезгә утырышның иң кызыклы чыгышларын тәкъдим итәбез.

Айгөл Әхмәтгалиева беренче актриса язганнарның ни өчен бөтенесен дә китапка кертергә теләмәвен аңлатты.

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева: Эшли башлаганда сезне бик ачуландым, Рафис абый, ә аннары проектка мине катнаштыруыгыз өчен бик рәхмәтле булдым. Шушы рәхмәт сүзләрен Җәүдәт Миңнуллинга әйтергә өлгермәвемә үкенәм. Китап чыккач мин Җәүдәт абыйның телефонын эзли башладым. Шул вакыт миңа аның вафат булуы турында смс килде. Мин беренче адымнарымны аның фатыйхасы белән башлаган идем. 

Язып бетерүгә Факил абый Сафинга укыттым. Вахит абый Имамов кайсы архивта нинди ревизия документлары белән эшләп булганлыгын аңлатты. Мин шул документлар буенча туган төбәген һәм туганнарын ачыклый алдым. Ләкин Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның метрикасын кулга тоту бәхетенә ирешмәдем. Аны бик күп галимнәр эзләгән. Хикмәт шунда: Казан архивларында аның үз кулы белән язган берничә дәфтәре саклана. Ул яшел тышлы дәфтәрләрне очы табылмасмы дип кат-кат укыдым. 

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзенең туган көнен үзе төрлечә күрсәтә. Шаккатырсың! Бер автобиографиясендә үз кулы белән «1882 елда тудым», дип яза. Икенчесендә «1885 елда тудым», ди. Язылышу таныклыгы буенча исәпләсәң, 1900 елда туган булып чыга. Шушы каршылыклар кыенлык китереп чыгарды, әмма «Минем гаебем түгел», дисәм, ямьсез аклану булыр инде. 

Язылу барышында иң кыены менә нәрсә булды: кайбер архивларда Сәхибҗамалның кайбер шәхесләр турында ачыктан-ачык язылган истәлекләре бар иде. Мин аларны бер алдым да бер куйдым. Әгәр романга шулай сары матбугат стилендәрәк кертсәм, егылып укырлар иде дигән фикерем дә туды. Ләкин шул ук вакытта ике шигем бар иде. Беренчедән, вафат булган күренекле шәхесләрнең исемнәрен Сәхибҗамал истәлегендә бар дип кенә начар итеп кертү аларның рухын рәнҗетү булып тоелды. Икенче яктан, авыру билгеләре күренә башлаган Волжская чынлап язганмы, әллә бер халәттә язганмы - мин аны бәяли алмас идем. Иң авыры - шул мәсьәләдә үзем белән көрәшү булды. Ә язу татлы газап дип кенә әйтер идем.

Факил Сафин Рафис Корбанга рәхмәт әйтте.

Язучы Факил Сафин: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы әсәр - мәдәни-рухи тарихыбыз. Татар язучысының миссиясе бар – ул тарихи әсәр яза башлый икән, татар тарихын язарга алына. Россиядә тарихи әсәрләр язучылар бар. Ләкин кайберләренең әсәрләрендә тарихның бозылган, гарип булуы ачыкланды. Ә татар язучысы алынса, һәр күренешнең төбенә төшергә тырыша. Бер карасаң, язучы өчен метрикә кирәкми дә, ләкин татар язучы аны миссия итеп кабул итә һәм чынбарлыкны кайтарырга тырыша. Без бүген шундый хәлгә куелган – тарихыбызны әдәби әсәрләрдә чагылдырырга һәм халыкка кайтарырга тиеш. Әсәрдә театрның яктылыкка алып чыгуы хакында сүз бара. Шулай булды да бит - татарны театр татар итеп саклады. Хәзер дә шулай. Ә инде Сәхибҗамалның шәхси тормышын бер генә ир-ат та болай язып чыга алмас иде кебек тоела. Рафис Корбан бу эшне Айгөлгә кушып дөрес эшләгән.

Равил Шәрәфиев туташ сүзенә сокланды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: Сәхибҗамал апа белән күрше булганда берничә ел аралаштык. Холкы аның Гөлҗамал пьесасында Нәкый абый Исәнбәт язганча иде. Картайгач та шундый булып калды. Үзсүзле, буйсынмас кеше иде. Пальтосын алып бирсәң дә, «Мин үзем», дия иде. Аның яшендә инде «Ай рәхмәт» дип кенә торасы да бит... Безгә керә иде, ашап утырган чагыбыз булырга мөмкин. Әле өйләнмәгән чагым иде, әни белән яшибез. Утырмый иде табынга. Бер тапкыр пилмән пешергән чакка туры килгәч, утырттым. Бәрәңге генә түгел бит инде... Үзенә керсәң, ашата. Мәчеләре күп. Ә без мәче җоныннан җирәнә торган кешеләр. Барыбер ашата иде. 

Романга килгәндә, миңа аның исеме бик ошады. Татарның бик матур сүз бит. Нәзәкәтле сүз бит, ханым түгел, кагылырга да ярамый торган сүз.

Гүзәл Насыйбуллова сүз уңаеннан журналистларны ачуланып алды.

Әдәбият галиме, КФУ доценты Гүзәл Насыйбуллова: Мин «Туташ»ны энциклопедик әсәр дип атар идем. Биредә – татар театры тарихы. Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакыйлар аһәңе дә ишетелде. Айгөл Әхмәтгалиеваның бер әсәренә дә тел-теш тидерә торган түгел. Соңгы вакытта журналистлар тарафыннан язучыларны язарга өйрәтүчеләр, теле болай булырга тиеш түгел диючеләр дә бар. Бу очракта андый сүзләр дә булмас дип уйлыйм. 

Мин Айгөлне хатын-кыз язучылар исемлегендә беренче урынга куяр идем.

Луара Шакирҗанова «Сары матбугат»ның соң тууына борчылды.

Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова: Күптән түгел генә Махачкалада театр музейлары форумында булдык. Шунда милли театр каршында Волгоградтагы Ватан-ана шикелле зур мәһабәт сынлы хатын-кыз актрисага һәйкәл тора. Әллә нишләп киттем. Минем күз алдыма Волжская килеп, эчемне яндырды. Бу китап әдәби һәйкәл дияр идем. Шәхсән мин үзем тарихи шәхесләр турында документальлекне яратам. Шәхесләрне нәфис әдәбиятта укымыйм, чөнки тасвирлауларга, сурәтләүләргә, эпитетларга игътибар биреп торасы килми. 

Бер истәлек. Татар театры Ижевскига гастрольләргә баргач грим бүлмәсенә горур гына кыяфәттә бер хатын-кыз килеп керде дип искә алар артистларыбыз. Һәрберсенә син артист, син артист түгел дип бәя биреп чыккан да, чыгып та киткән. Менә шундый булган ул Сәхибҗамал апа! 

Мин әле китапны кулга алдым гына. Аны вахтада калдырып киткәннәр иде. Китапны алырга театрга килгәч, шунда утырган абзый «Аласыңмыни инде?» ди. Димәк, ир кеше дә аны укый башлаган. Ә документлардан торган китап ятса, укый башларлар идеме икән?! Укучыга мондый китап бик кирәк, димәк. Хәзер сары матбугат бик шәп эшли. Бүген килеп җырлый башлаганның баласы туганын да тиз яктырталар. Кирәкмәгәне дә языла.» Эх, дим, Волжская, Ильскаялар вакытында тормышларының шундый юнәлешләрне язу гадәте булмаган». Бу аларның иҗатын да, үзләрен аңларга да ярдәм иткән булыр иде. Югыйсә, шәхси тормышлары турында тегеннән моннан ишеткән нәрсәләр генә калган.

Вахит Имамов та Рафис Корбанга рәхмәт әйтә һәм редакторларны тәнкыйтьли.

Вахит Имамов: Авторны ялгышмыйча билгеләгәне өчен Рафис Корбанга рәхмәт. Мин башта бик шикләнгән идем. Хәзер аңладым, моны Айгөлдән дә остарак беркем дә яза алмас иде. Монда Сәхимҗамал язмышы һәм милләткә кирәкле татар театры тарихы бар. 

Минем Татарстан китап нәшрияты адресына тәнкыйтем бар. Авторны «лар-ләр»дән арындыра торган әйбәт редактор таба алмадылар инде. Язучы хыялда йөзеп язганда үз хатасын үзе күрә алмый, «лар»ларны төзәтү бит Айгөлнең түгел, редакторның эше. Айгөлгә «бөтен вөҗүде белән» дигән сүз шулкадәр ошаган, романда биш тапкыр кулланылган. Биш тапкыр! Матур сүз! Ләкин кабатлау ярамый торган шәйдер... 

Романны укыганда бер урында туктап калдым. 1917 ел. Безнең татарның иң кайнаган һәм иң өметле вакыты синең романга керми калган. Театр турында булганда кирәкмәс дип уйларга да буладыр. Ләкин бит милләт язмышы шул чорда хәл ителгән. 1917 елда Сәхибҗамал Уфада. Нәкъ шул чорда Милли мәҗлес Уфага күчеп, Идел-Урал дәүләтен яклыйбыз дип, Казан зонасында 30 мең татар ант итә. Ахыр чиктә бөтенесе челпәрәмә килә. Татарның ул чактыга җебегәнлеген аңлатырлык түгел. Болар, әлбәттә, бу романга керергә тиеш түгелдер дә. Ләкин бөтен татар-башкорт уянып, республикалы булабыз дигәндә, бу әйберләр бер бүлек булып кереп калырга тиеш иде. Чөнки театр милләттән башка яши алмый. Театр янында милли җанлы кешеләр әвәрә килеп йөриләр.

Галимҗан Гыйльманов ни өчен үз романын тапшырмавын аңлатты.

Галимҗан Гыйльманов: Мин «Бабич» романын язып тәмамлап киләм бит инде. Чор һәм шәхес - бик авыр тема икән. Акцентны кайда куясы? Әгәр чорга керсәң, ул бик зур пластлар бирә. Мин «Бабич»та чорга кереп баттым инде, ике ел шул чорда утырам. Чор хәтта, нык куерып, шәхеснең образын имгәтә башлый. Шуңа Вахит Имамовка җавап итеп әйтәм: бәлки, Айгөл дөресрәк юлда булгандыр. «Бабич»ны тагын бер кат эшләп чыгасы булыр. Минем бөтен проблемам – Бабич дигән олы дөнья бәләкәйләнебрәк кала башлады. Шуңа да романны басарга бирмим. Чор - ул аерым роман. Ә монда шәхес турында язабыз икән, без шул шәхеснең үзен күтәрергә тиеш булабыз. Чордан да өстәрәк күтәрергә, әмма балансны да сакларга кирәк. «Бабич» кайчан була диләр. Киләсе елга булыр.

Рахман Шәфигуллин роман итеп язылырга тиешле шәхесләр исемнәрен санады.

Журналист Рахман Шәфигуллин: Тарихи шәхесләр турында әсәрләр язу буенча Рафис Корбан зур юнәлешкә нигез салды. Бу юнәлеш дәвам ителергә тиеш. Бүген такмак язарга да була, үзең турында автобиографик романнар да язарга була. Әмма болар белән без үзебезне дә, балаларыбызны да тәрбияли алмыйбыз. Безгә татарны тәрбияләү өчен татарның лаеклы уллары, кызлары турында язарга кирәк. Шәхесләребез турында дәүләт заказы белән әсәрләр язылырга тиеш. Мин менә кемнәрне язарга тәкъдим итәр идем: Борһан Шаһиди, генерал Мәхмүт Гәрәев, туксанынчы елларда милләт өчен хезмәт иткән Мөхәммәт Сабиров, вулканолог Һарун Таҗиев, академик Рәшит Сюняев, армия генералы Алексей Антонов – ул керәшен татары, Йосыф Акчура, академик Камил Вәлиев, киноактер, литва татары Чарльз Бронсон... Идел-Урал легионы тарихы эшләнмәгән.

Лилия Гыйбадуллина да сары матбугаттан ярдәм көтә.

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина: Бу татар прозасы тарихында үз урыны булган әсәр дип саныйм. Бу - нечкә күңел, каты кул белән язылган әсәр. Бөтен теләгем - аны балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерү. Шәхесләребез турында мультфильмнар, курчак театрында спектакльләр көтәм. Кыска хикәячекләрме, сары матбугат телендәме – булсын!

Фәрит Яхин романның кимчелекләрен санады.

Фәрит Яхин: Мин романны ЖЗЛ сериясенә туры киләме-юкмы дип җавап эзләп укыдым. Турысын әйтим – туры килми. Бу беллетристик әсәр. Төркиядә дә тарихны беллетристик формада тәкъдим итү алга чыкты. Биредә ХХ гасыр башын Сәхибҗамал тирәсендә җыярга омтылыш бар. Бездә ХХ гасыр башының иҗтимагый аң үсеше фәндә яхшы өйрәнелгән. Ни өчен яхшы өйрәнелгән? Чөнки безнең ул чорда матбугат бар. Болар матбугатта шактый кызыклы итеп чагылыш тапкан. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовлар журналистикада яшьләр дип язылган. Алардан башка бит әле картлар бар. Монда икесен бутау бар. Мәсәлән, Йосыф Акчура ул чорда картларга керә. «Картлар фиркасе», дип йөрткәннәр аларны. Тукай «Әл-Ислах»та корреспондент булып эшләмәгән. Ул Уральскида гына матбугатта эшләгән. Волжская турында шигырь яздыручы да Фатих Әмирхан икәнен сез яхшы беләсездер. Китапта үзара дошман кешеләр дә әсәрдә җан дуслар булып киткән. Галимҗан Баруди театрга каршы дип языла. Галимҗан Баруди каршы түгел, ул аны яклаган кеше. Романда еллар күрсәтелмәү аркасында үземне сукыр кебек тойдым. Гади укучы өчен, чыннан да, рәхәтләнеп укый торган әйбер, ә мин үземне чытырманлык арасында кебек хис иттем.


Спикерлар бик еш кына сары матбугатны искә алдылар. Элегрәк булмавына борчылдылар да, бүген аның теленә ихтыяҗ барын да таныдылар, зарланасы иткәннәр дә булды. «Сары матбугат дигән сүз берничә тапкыр яңгырады. Чит илләрдә иң кызыклы материалларны сары төскә буяганнар. Бездә нигәдер гайбәт дигән сүзгә әйләндереп калдырганнар», - диде Фәрит Яхин журналистиканы яклап. «Безнең бүгенге фикер алышубыз, авторның үзен дә тыңлау киң җәмәгатьчелеккә журналистлар аша таралсын иде, үзебез дә таратыйк. Күбрәк укылсын иде», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Алга таба әлеге проект дәвам итергә мөмкинме – билгесез. Һәрхәлдә, Татарстан язучылар берлегенең яңа җитәкчелеге бу юнәлештә ниндидер эшләр башкармады. Барысы да заказ алучы язучыларның үз иркенә куелган. Ә бит бу юнәлешне дәвам итәргә булыр иде. Беллетристикадан башлап, укучыны тарихи әсәрләргә ияләштереп булыр иде.

Минемчә, әлеге проектны Тукай премиясенә тәкъдим итәргә мөмкин. Беренчедән, проектларны Дәүләт премиясенә тәкъдим итү актуальләште. Икенчедән, әлеге проектка пиар булыр иде, югыйсә, язучыларның эшләп бетермәвеннән кире пиар гына ясарга димәгән бит. Әлеге проектның башында торган Рафис Корбанны һәм аны башкарып чыга алган өч язучыны – Рөстәм Галиуллинны, Айгөл Әхмәтгалиеваны һәм әсәрен язып бетерү алдында торган Галимҗан Гыйльмановны Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итсәк, тарихи шәхесләребез турындагы әсәрләргә дәүләт игътибары булыр иде. Ә проектны дәвам итәргә кирәк. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Артур Исламов белән Эльза Заяри: "Бу концерт - татар эстрадасының яңа дәрәҗәсе булачак"

15 ноябрьдә, ирле-хатынлы җырчылар Эльза Заяри белән Артур Исламов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә “Бер сулышта” дип аталган концерт программасын тәкъдим итә.

Мәдәният

Дамаскиннарча татар комедиясе: кәҗә, бәдрәф һәм татар теле проблемалары

Казанда төшерелгән татарча «Кире» фильмы премьерасы Ленин исемендәге мәдәният сарае кинозалында булды. Премьерага безнең редакция журналистын аккредитацияләүне сорагач, оештыручылар журналистның исем-фамилиясен сорады, ә анысын белгәч - аккредитацияләүдән баш тартты. Шулай да корреспондентыбыз Рузилә Мөхәммәтова "сер астында" булган премьерага керү җаен тапты һәм күргәннәрен түкми-чәчми укучыларга җиткерә.

Мәдәният

Резида Төхфәтуллина: “Баштан кичкәннәр булды инде... Моннан ары күрсәтмәсен"

Татарстанның халык артисты Резида Төхфәтуллина Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 1989 елда килеп, бүген дә биредә эшли. Күпләр аны җырчы буларак та белә. Резидә Төхвәтуллина белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла