Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина: “Миллион сум акча бирсәләр дә, күкрәкләремне күрсәтмәс идем. Минем балаларымның ризыгы ул”

18 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
“Театрларда бөтен артист үз урынында, тик бөтенесе дә үз урынына риза түгел”, - диде Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина. Ул Әлмәт театрының иң “фестиваль” спектакленең төп рольләрендә уйный, “Тантана” республика театр премиясе лауреаты, “Алтын битлек” театр премиясе номинанты.

  • Мәдинә Гайнуллина татар театрына Камал сәхнәсендә куелган “Шәҗәрә” спектакле белән килеп керде. Аннары Мәдинә Гайнуллина укуын тәмамлап, Әлмәт театрына китеп барды. Хәзер аның түгәрәк гаиләсендә өч ир бала үсә. Мәдинә үзе Әлмәттә һәм Казанда иҗат кичәсен уздырырга әзерләнеп йөри.

- Театрның примасы булу рәхәтме, Мәдинә?

- Шулай дип язылганны укыгач, бик шатланган идем. Мине прима булып кабул иткәч, бу юкка түгелдер инде. Хисләнеп йөрдем дия алмыйм, ләкин дөреслек тә бардыр монда дип уйлап куйдым. Алынган эшкә 200 процент бирелгәнемне, үземне югалтып, кереп китеп эшләгәнемне беләм.

- Ә сәхнәдәшләрең сине прима дип кабул итәләрме соң? Алар белән үзара мөнәсәбәтләрең?

- Театрда үз коллегаларым белән дистанция саклыйм – алар моны белә. Чөнки театрда конфликтлар була, физик конфликтлар булмаса да, мораль конфликтлар бар. Һәрберебездә дә төрле характер, башыбыздагы “үз тараканнарыбыз” белән яшибез, үзебезне генә якларга тырышабыз. Мине ул конфликтлар борчый, ашаудан калдыра, энергиямне ала. Кемнәндер алдырганчы, ул энергияне үзем өчен һәм эшем өчен җыясым килә. Ниндидер буш конфликт өчен әрәм итәсем килми. Бәлки, яшь чагымда ниндидер мин-минлек белән конфликтлар булгандыр. Хәзер юк. Акыл кердеме икән... 

Проблеманы беренче чиратта үзеңнән эзләргә кирәк. Үземдә казына башладым, үземә бары тик үзем генә ярдәм итә алам, дидем. Хәзер мин һәрберсе белән яхшы мөнәсәбәттә, әмма коллегалар белән ачыктан-ачык сөйләшү, эчеңдә булганны сөйләү дигән әйбер юк миндә. Дистанция тоту миңа бик булыша.

- Ә бит хатын-кызга кемгәдер ачылу да кирәк.

- Кирәк. Театрдан читтә минем бер ахирәт дустым бар. Утка да, суга да керә торган якын кешем. Берәү генә ул. Проблемаларымны аңа сөйли алам. Мин беләм: ул кешегә әйтмәячәк. Ул минем дулкындагы кеше. Башка дусларым юк. “Дустым, дустым” дип әйтүчеләр дә күп, чөнки мин бик ярдәмчел кеше. Әмма алар мине дус дип санаса да, үзем аларны якын дустым дип санамыйм.

- Сәхнә тирәсе булгач, көнләшү дә бардыр. Ул сизеләме?

- Нишләп булмасын инде?! Бар! Кеше тик торганнан гына синең белән сөйләшми башлый. Аннары соң шундый әйберләр була, ул теләсә кайсы оешмада булырга мөмкин. Әйтик, син дә булган бүлмәдә кемнедер сөйли башлыйлар һәм шул кешегә барып: “Алар шулай сөйләделәр”, диләр... Без болай да тормышта әллә ничә битлек киеп йөрибез. Шул битлекләрне сала-сала арып бетәсең. Әллә кеше битлек белән генә йөрсенме, дим инде, бәлки, үзе булып калуы тагын да куркынычрактыр. Мин куркам ачылып сөйләшергә.

- Коллегаларың сине ничек бәяли?

- Коллегаларым миңа карата начар мөнәсәбәттә түгел - мин сизәм. Ә көнчелек - гадәти күренеш. Мин аңлыйм: яхшы рольләрне уйныйсы килә бит ул. Мин уйнаган рольләр турында “Булдыра” дип әйткәннәрен дә ишетәм, нигәдер үземә әйтмиләр, кешеләрдән генә ишетәм. Мин моны кешедә шәхес буларак көч азлыгы белән аңлатыр идем. Әгәр кешенең көче күп икән, ул фикерен ачыктан-ачык әйтә ала - хурлап та әйтә ала, мактап та. Бездә андый көчле шәхесле артистлар бар. Алар белән сөйләшергә рәхәт - тема табып була. Андыйлар янында буласы килә. Ә менә буш гауга, гайбәтләр яратучылар минем өчен юк, андыйлар ярдәм сорап килсә, кулымнан килгән кадәр ярдәм итә алам – шул гына. 

“Син минем турында шулай әйткәнсең, син миңа лайк куймыйсың, лайк куймагач, мин дуслардан сызып атам”, - дип йөрүчеләр дә бар. Миндә андый әйбер юк. “Син минем турында шундый әйбер сөйләгәнсең” дип ачыклап йөрмим. Кемнең кем икәнен беләм дә, елмаеп йөрим.

- Рольләрне сорап һәм яулап алганың булдымы?

- Сәнгать советларында “Нинди роль уйнар идең?” дигән сораулар була. Минем шунда “Халыкка күңел матурлыгы белән кереп каласым килә. Тышкы кыяфәте шундый ямьсез, ә күңеле шундый матур булган роль уйныйсым килә”, дигән идем. 5-6 елдыр инде аңа. Ул вакыт “Медея” да, “Кибет” тә юк иде әле.

- Андый роль юкмы әле?

- Язылмаган бит әле ул. Минем ниндидер әшәке кыяфәтле кешеләрне уйныйсым килә. Ләкин ниндидер эстетикасы булсын аның. Уйнар идем дип әйтү дә яхшы түгелдер инде... Рольләрем бар минем, алар фестивальләр өчен. Ә минем көнкүреш спектаклендә уйныйсым килә башлады. Соңгы 5 елда арыдым мин фестиваль әсәрләреннән, чөнки өйгә кайтып кермим. Ә көнкүреш әсәре белән көнендә берәр районга барып кайтасың да, өйдә кунасың. 

Шулай уйлап йөргәндә Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” спектаклендә Алсу ролен бирделәр. Режиссер Лилия Әхмәтова куя бит инде. Мин Лилиягә әйтәм: “Лилия, гафу ит, мин мондыйларны уйный белмим икән”, дим. Мин халыкны ялганлыйм сыман. Лилия: “Була, була, Мәдинә апай, давай-давай”, ди. Көчкә уйнап чыктым мин аны. Хәзер яратып уйныйм. Көнкүреш спектакле күпме генә драма булса да, әллә ничекләр җылаплар уйнасаң да, ул, барыбер, авыр түгел. Ә лаборатория, фестиваль спектакльләрендә образны тудырганда аның арткы өлешендә унар, егермешәр, утызар төрле шартлылык. Андый спектакльнең актер өчен рәхәте шунда – синең бер текстыңда да меңләгән сорау ята. Менә шунысы белән ошый миңа.

- Фестивальнең төп тамашачасы – тәнкыйтьчеләр һәм театраллар диик инде, ә тегесенең – халык. Шушы ике төрле тамашачының энергетикасы аермасы?

- Бездә ментальлек башка инде. Әлмәтне алыйк. Тамашачы фестиваль спектаклен карый, әмма аңламый. Аны тәрбияләргә бик күп вакыт кирәк. Хәер, безнең тамашачы арасында шундый компетентлары бар, алар әзерләнеп, материалны укып килә. Казанны алыйк. Казан кешесе сайлап кына йөри. Аның үз зәвыге бар, премьера дип кенә билет сатып алмый, ниндирәк дип белешә. Ә Мәскәү һәм Питер тамашачысына, әлбәттә, без инде көнкүреш спектакле белән бармыйбыз. Алар бөтенләй башка. Аларга уйнавы рәхәт.

- Мәдинә, Мәскәү тамашачысы ул, андагы татарлар диик инде, Тямаевны да яхшы карый торган тамашачы.

- Безгә татарлар бик сирәк килә. Урыслар тәрҗемә белән тыңлыйлар. Эстрада белән театрны бөтенләй чагыштырып булмый. Кемдер Фирдүс, Илсөя өчен үлеп тора, ләкин алар бит инде бүтән тамашачы. Аларга сикерергә генә булсын, "драйвовать", "кайфовать". Алар сүзнең мәгънәсен дә тыңламыйлар. Минем өчен андый тамашачы кызык түгел. Абсолютно.

- Бу тормышта нәрсәгәдер ирешелгән икән – бу үз тырышлыгым дип әйтә аласыңмы? Әллә кемнәрдәндер ярдәм сорап, кемнәрдер булыштымы?

- Кеше бер яхшылык итсә, аңа гомер буена бурычлы булып каласың. Андый әйберләрдән мин куркам. Шуңа күрә үз көчемне сарыф итәргә тырышам. Минем сөйкемле сөягем бардыр. Ходай Тәгалә шулай яраткан. Камал театрында эшләгәндә дә яраталар иде. Шамил Зиннурович та бик ярата иде, укытучым Наил Дунаев та... Әлмәт театрында да... Менә безнең Динар Хөснетдиновны да “Сөйкөмле сөяге бар”, диләр. Һәрбер театрда андыйлар була. Пока шул “сөйкемле сөягем” картайганчы йөрим инде шунда. 

Минем кирәгем бар чагында бөтенесен эшләп калырга кирәк. Мин гаиләмә дә: “Түзегез инде дим, түзегез”, дим. Аннан кешенең кирәге әзәя башлый. Син үзеңнең кирәкмәгәнеңне тоя башласаң, ул эшне ташларга мөмкинсең. Башка эш белән шөгыльләнергә була. Ни файда ябышып ятудан? Ябышып торып көч бит, барыбер, бетә. Син бит очып төшәсең. Очып төшкәнне көткәнче... Картлык белән дә килешергә кирәк, бездә килешә алмыйлар...

- Ә үзең? Син теориядә аңлыйсың, ә иртәгә театрга килгән яшь йолдызга юл бирә алырсыңмы?

- Әйе. Бервакыт “Сүнгән йолдызлар”ны торгызу турында сүз булды. Мин беләм бит инде аңа бармавымны. Мин әйттем: “Авылларда йөрү өчен безнең бит матур яшьләребез бар. Үссеннәр!” - дидем. Яшьләр килеп кочакладылар. “Мәдинә апа, сез әйткәч, безгә рәхәт булды”, диләр. Уйнаган бит мин аны, башкалар уйнасын! Рольгә ябышып ятмыйча, театр турында уйларга кирәк. Иҗат кешеләре арасында башкалар өчен сөенүчеләр аз инде ул. 

Мин безнекеләр берәр дәрәҗәле премияме а, нәрсәдер алса, сөенечемнән кычкырам. Ә минем өчен бөтенесе сөенә дип әйтә алмыйм. Бәлкем ул шулай дөрес тәдер. Бөтен кеше синең өчен сөенергә тиеш тә түгел. Иң мөһиме - ихлас сөенүчеләр бар. Битлек астында сөенүчеләрнең булмавы хәерле.

- Сиңа заманында өлкән буын юл бирдеме? Ул заманның прималары диик инде.

- Бирде. Миңа юл ачтылар. Миңа: “Синең киләчәгең бар. Эшлә, Мәдинә!” - диделәр. Бала белән дә өйдә ятканда, директор эшкә чакырып алгач та, киңәшләшер кешеләрем: “Чык, бу тормыш бер генә бирелә”, -диделәр. Бу бит инде юл бирү.

- Хәзер ул чакта балаларга ана назын биреп җиткермәдем дигән хис юкмы?

- Юк. Мин бит алар янында. Репетициягә киләм-китәм, балам үзем белән. Буш вакытым була икән - гаиләгә бирәм, ялым була икән - гаиләгә. Без ирем Илдар белән балаларга дөрес тәрбия бирдек дип уйлыйбыз. Мин балаларга карыйм да, Аллага шөкер, дим. Каенанам да: “Яхшы тәрбияләгәнсез инде балаларны”, ди. “Әле ярый, малайлар булды, кызлар булса ни булар иде”, дим. Кызлар белән катлаулырак. Мин малайларым янында королева кебек. Улларымның берсенә - 17, берсенә - 15, берсенә 10 тула. Аларның мине гел өйдә күрәсе килә. Мин китәсе булсам, көнендә генә әйтәм. Чемоданны китәргә бер-ике сәгать калгач чыш-чыш тутыра башлыйм. Бәләкәе шундый кызык. “Бармасаң ярамыймы?” ди. “Юк, дим, мин бит анда эшлим”, дим. “Директорыгыз әйбәт бит сезнең. Ул синең балаларың бар икәнен аңларга тиеш”, ди. Берничә ел элек “Театрны шартлатам”, дип тә әйткәли иде. Хәзер алай түгел инде. Үсәләр бит. Үпкәләү дип аңлыйм инде мин моны, шартлатам дигәч. Мин булдыра алган кадәр иркәлим кебек инде. Бала килеп кочса, беренче булып ычкындырырга ярамый икән, күпме кочса да, кочып торсын. Бар инде вакыт җитмәгән вакытлар. Бар инде, улым кит инде дигән чаклар булды. Ашыккан чаклар. Аннары үземне битәрлим инде.

- Гаилә белән горурланасыңмы? Гаилә фотоларын дөньяга чыгарасыңмы? Күз тия дип курыкмыйсыйсыңмы?

- Гаилә белән мактанырга яратмыйм, ләкин горурланам. Күз тия дип курыкмыйм. Ләкин үземне күбрәк яратам, ахрысы. Социаль челтәрләргә үземне күбрәк куям инде, миңа күз тими. Мин сәхнә кешесе - ярар.

- Мәдинә, бала анасына “Медея”ны уйнау бик куркыныч булмадымы? Бала үтерү бит инде анда.

- Мин артистка бит - образга керәм. Ләкин авыр. Мине калтырата анда. Мин бит бөтен эчем белән уйныйм бит аны. Җаным белән бирмәсәм халыкны алдыйм сыман. Тамашачы бит акча түләп кергән. Аннары мин шундый кеше - театр эченә кергәндә мин “шар” эченә керәм – образда булам. Үз-үземне оста итеп төреп куям. Спектакль уйнаганда да мин “бисмилла”ларымны укыйм. Урамда гына үзем инде мин. Йөрим хисләремә бирелеп. Хыялый бит мин, җир кешесе түгел. 

Быел иҗат кичәмә үземне аңлаган сценарий язучы таба алмыйча аптырадым. Бездә актриса Гөлнара Кашапова матур яза. Үземнең нәрсә теләгәнемне сөйләдем. Гөлнара апа тыңлап торды да: “Син әллә ниләр сорыйсың”, ди. Бер атнадан җавап килде, шалтыратырга куркып ватсапка язган: “Гафу ит, син җир кешесе түгел, ә мин җир кешесе”, дигән. Сценарийны Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язды. “Мин Камал театрында үзебезнекеләргә генә язам. Ә менә ни өчендер күңел тарта сиңа. Язам”, диде. Әйтәм бит, бар нәрсәдер минем эчемдә.

- Камал театрында “Шәҗәрә”дә бергә уйнадыгыз бит. Якын итеп калгандыр. Ул вакытта Камал театрында уйнаган Мәдинә шушы Мәдинәме, әллә бераз башкамы?

- Башкадыр. Анда яшьлек. Мин бит инде үзгәрдем. Нык үзгәрдем. Ситуацияләрне башкача аңлый башлыйсың. Башкача фикер йөртәсең һәм, ничек дип әйтим, күбрәк үзең турында кайгыртасың, үзеңне тәрбиялисең. Кешене үзгәртеп булмый, диләр. Әлбәттә, чит кеше сине үзгәртә алмый. Син үзеңне үзең генә үзгәртә аласың. Мин башка төрле идем.

- Ниндидер модалы коучлар, психологлар, философлар, тагын кемнәрдер ярдәмендәме?

- Юк, бернәрсәләргә дә йөрмим. Китаплар укыйм. Тормышка караш формалаштыра торган фәлсәфи, психологик китаплар укыйм.

- Алар сиңа тәэсир итәме?

- Миңа калса, алар бик файдалы. Кеше һәрвакыт укырга тиеш.

- Сине актерлык диварлары аларны кысмыймы әле?

- Нишләп кыссын?!

- Кысмаса, нишләп иҗат кичәсе уздырып йөрисең алайса?

- Актерлар иҗат кичәсен 50 яшендә уздыра бит инде. Мин 20 ел сәхнәдә. Аннары 50 яшь була, 50дән соң матурлык кими. Картаясың. Минемчә, 40 - ул шундый матур урталык. Ә, бәлкем, минем 50 яшьтә халыкка нәрсәдәдер күрсәтерлегем калмас. Кешенең бер чоры була, ул үсә-үсә дә, төшеп тә китәргә мөмкин. Мин тоям - хәзер өлгереп җиттем. Мин булдыра алганлыгымны беләм һәм миңа 50не көтәргә кирәк түгел. Чөнки халкыма әйтер сүзем җыелды. Социаль челтәрләрдә таратып кына түгел, мине яратып килгән тамашачыга ниндидер серләрне ачасым килә. Халык алдына мин ничә ел төрле образларда чыгам. Ә минем битлексез чыгасым, гади Мәдинә булып сөйләшәсем килә. 

Иҗат кичәмдә тамашачы белән интерактив аралашу күп. Үземне күрсәтүгә караганда, минем аларны тоясым, сораулар бирәсем һәм җаваплар ишетәсем килә. Беренче бүлекне мин театрга багышлыйм. Театр! Театр! Театр, әлбәттә, минем өчен киң итеп ишекләрен ачкан Әлмәт театры. Ул миңа дөнья күрсәткән театр. Мин бары тик үземне Әлмәт театрында гына күрәм. Нинди генә очрак булса да, мин аңа артым белән баса алмыйм. Кыен очракка эләксәм дә, рольләрем булмаса да...

- Кыен чакларны ничек уздырдың? Син бит Камалда уйнаган актриса. Кире Казанга китәсе килгән чаклар булмадымы?

- Миңа кысан чаклар булды. Стеналарны ишәсе килә, бәргәләнәсең - шундый чаклар була. Әмма Әлмәт театры минем өем инде ул. Кешенең нигезе була бит, бу - минем нигезем. Һәм мин ул нигезне сакларга тиеш. “До конца пока будет биться сердце”, диләрме әле... Әлмәттә кияүгә чыгып, беренче баламны көткәндә Шамил Зиннурович, мәрхүм: “Мәдинә, “Шәҗәрә”не нәрсә эшләтәбез, аны бит уйнарга кирәк, ТНВга да төшерәсебез бар”, диде. (Мәдинә Әлмәт театрына эшкә киткәнче Камал театрында “Шәҗәрә” спектаклендә төп рольдә уйнаган иде -авт.) “Ярар, - мин әйтәм, - уйнарбыз”. “Репертуарга кертәбез, алайса”, - ди. Мин әйтәм: “Кертмәгез инде, мин бит йөкле”, дим. Шулай итеп баланың туганын көттеләр. Балам тугач, барып, спектакльне ТНВ га төшердек. Ирем ничәдер көнлек бала белән янымда йөрде. Шамил Зиннурович бераз вакыт узгач әйтә: “Мин сиңа общежетиедән бер бүлмә бирәм. Әйдә, кил әле!” диде. Ә мин икенчегә йөкле идем. “Мин бит тагын авырлы”, дим. “Син сәхнәдән дә төшмисең ди, гаиләң дә бар ди, син ничек булдыраласың шулай?” ди. “Киләсеңме, тулай торакта яшәп торыгыз”, ди. Килмәдем. 

Икенче баладан соң эшкә чыккач, театр Казанга гастрольгә килде. Шамил Зиннурович мине күрде дә: “Мин сиңа квартира бирәм, кил Камал театрына”, ди. Миндә Казанга китү теләге уянды. Шул вакыт ирем Илдарга да Казанда эш тәкъдим иттеләр. Тинчурин театрына ремонт ясаган төзелеш фирмасына урынбасар кирәк иде. Әмма Илдар тәвәккәлли алмады, ышанып бетмәдеме шунда. Шулай Әлмәттә калдык без. Аннары өченче балам туды. Өченче балам тугач, үзем дә уйлыйм - агачның тамыры тирәнгә китә бит инде, какшата башласаң зәгыйфьләнергә мөмкин. Үссен инде ул шулай гына. Театрны да яратам. Ә юлларны яратмыйм мин. Шулкадәр интегәбез бит юлларда. Самолет булса ярар иде дә... Хәер, минем гаиләм самолеттан да курка. Антлар иттерәләр: “Син алдамыйсыңмы безне? Точно поезд беләнме? Клянись”, диләр. Кайчакта алдап чыгып китәм дә, “историядән” күрәләр дә минем самолетка утырганны и елыйлар икән. Балаларым өчен йөрәкләрем өзелә инде. Үзем гастрольләрне яратам.

Чыгып китәргә яратам, чөнки табак-савыт юасы, кер юасы юк, ни пешерим дип баш ватмыйм - көнкүрештән азрак ял итәм чыгып киткәч. Кайткач әллә нәрсәләр пешереп ашатасым килә. Мин югында кайнанам килә. Соңгысында үзләре генә торганнар, мине өйдә генераль уборка ясап көтеп алдылар. Ә менә икешәр-өчешәр тәүлек бара торган поездларны яратмыйм. Чөнки хәрәкәт юк, тик барасың. Үзеңне дә карый алмыйсың. Бомж кыяфәтендә барасың да барасың...

- Актриса һәрчак матур булырга тиешме?

- Үземне карамыйча өйдән чыкмыйм. Һәр кеше җыйнак һәм матур буларга, үзен-үзе карап йөрергә тиеш. Ул артистка гына кагылмый. Мин өйдә дә матур буларга тырышам. Иртән торам да, башта үземне карыйм. Аннары гына чәй куеп җибәрәм. Күнегелгән инде шулай.

- Хәзер синең рольләрең күп. Иҗат кичәңне дә оештырып йөрисең. Рәхәтме вакыт булмау?

- Рәхәттер. Ике ел рольсез идем - театрда синхрон тәрҗемәче булып кына утырдым. Рольләрем булмагач, директорыбыз Фәридә Бәгыйсовна тәкъдим иткән иде. Рольсез булуга караганда, рольле булу рәхәт актер өчен. Минем хәзер эшем бик күп, вакытым җитми, әмма еллар узгач мин бу периодны сагыначакмын. Мин шулай уйлыйм. Һәрбер период белән килешә һәм аңа җайлаша белергә кирәк.

- Үзең дә рольсез булып карагач, кызганасыңмы рольсез актерларны? Бу кем гаебе?

- Мин, артист буларак, Мәдинә буларак, үземне-үзем үстерергә тиеш бит инде. Аларның да үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлеге булгандыр. Кирәкле дәрәҗәдә күрсәтмәгәннәр, димәк, шансны файдаланмаганнар. Вакытлары узган. Хәзер күпме генә тыпырчынсалар да...

- Нәрсә эшләргә аларга?

- Үзеңне эзләргә һәм китергә кирәк. Эшем булмаса, мин китәр идем. Әлбәттә, эшләмичә хезмәт хакы алып ятасы уңайлыдыр, бәлки. Ә кайда моралең? Үзеңә-үзеңә ихтирамың? Кая ул? Акча дип, гомер уза бит. Бүгенге көн иртәгә кабатланмый. Без сезнең белән бик бәхетле сөйләшеп утырабыз, ә бу бит инде кабатланмый.

- Синең өчен сәхнәдә ниндидер чикләр бармы?

- Бар. Минем, мәсәлән, Нурбәкнең канлы фоторәсемен күргәч, аның янына барасым килде (Сүз Туфан Имаметдиновның “Дәрдемәнд” пластик спектакле турында бара. Анда Нурбәк Батулла тәненнән үз канын агызып бии -авт). Сөйләшәсем килде аның белән. Мин аңа: “Алай эшләмә!” дип әйтергә теләдем. “Ходай биргән тәнеңне бозма”, дип әйтәсем килде. Үзең белә торып тәнеңнән кан чыгару - бу бит җинаять. Бу суицид белән бер. Мин иркенлек, чиксезлек турында фәлсәфәне аңлыйм, әмма ирек башка төрле дә булырга мөмкин. “Татар-информ”ның өстәл өсләрендә йөрде, рәхим ит, йөр! Мин аны нормаль кабул иттем. Мин гомумән Нурбәкне нормаль кабул итә идем моңа кадәр. Даже аның кыланып-маймылланып йөрүен дә, әтисенең баянда уйнап, Нурбәкнең татарларга хас булмаганча биюен дә, шортиктан гына калып бармак-бармак дип биюен дә нормаль кабул иттем (Социаль челтәрләрдәге видеолар турында сүз бар. авт.). Монысы чиктән ашып... Белмим, әллә күрсәтерлек әйберсе калмадымы аның? Мин монысын кабул итмәдем.

- Аңлавымча, моны режиссер тәкъдим иткән, Нурбәк ризалашкан. Нурбәк монда - артист.

- Туфан тәкъдимемени?

- Режиссер тәкъдиме – әйе. Ә син нишләр идең бу очракта?

- Мин, бәлкем, Туфан белән эшләмәс тә идем. Туфанның эшләрен күзәтеп киләм бит. Ул бик яхшы режиссер, әмма аны аңлавы кыен. Аның концепциясе башка, фәлсәфәсе буталчык. Сәхнәдә биргән әйберсе дә буталчык диләр. Кайбер кеше аңламаган әйберләргә минем фикерем буларга мөмкин. Әмма Туфанны аңламыйм.

- Син аның Әлмәттә куйган спектаклендә катнашмадың бит, әйеме? Теләмәдеңмени?

- Юк, сайламадылар. Мин буш түгел идем. Бу очракта миңа әйтсәләр... Мин күп нәрсәне эшли алам. Ләкин тәнемнән кан чыгарып, аны үз теләгем белән чыгарып... мин алай булдыра алмыйм. Ул булдырды. Күп кеше аны эшли алмаячак, бәлки, эшләмәячәк тә. Бу аның “Мин эшли алам”, дип күрсәтүеме? Европада бар бик күп спектакльләр, кулны кисеп, канны чыгарып, үз-үзенә операция ясауны күрсәтәләр, үз-үзләренең колакларын тишү процессларын күрсәтү. Андый спектакльләр күптән бар. Күрсәтәләр, шуннан нәрсә, бу бит яңалык түгел. Ярар, безнекеләр күрмәгән иде аны, күрмәсеннәр! Кирәк тә түгел.

- Чишенү мәсьәләсенә килгәндә, “Медея”дә аркаң ачыла. Анда чишенү-чишенмәү мәсьәләсе ничек хәл ителде?

- Үтә күренмәле япма астында мин тулысынча шәрә буларга тиеш идем. Мине үгетләделәр. Мин Нурбәк хәленә барып җитмәгән бит әле. Фәридә Бәгыйсовна да әйтә: “Бу эстетично, бу матур!”, диде.

- Ә нәрсәгә каршы килдең?

- Ничек инде?

- Үзеңне матур диеп саныйсыңдыр бит?

- Мин курыкмадым бит инде – аркамны күрсәттем. Интернетта яздылар: “Тантана”ны артын күрсәтеп алды, Казахстанда приз алды, анда алдын күрсәткәндер”, диделәр. Мораль чикләүләрем бар минем - актриса буларак түгел, Мәдинә буларак. Алларны, интим әйберләрне күрсәтү... бик интим бит инде ул. Арканы күрсәтүем өчен, беләсезме, мин үземне ничек акладым? Хатын-кызлар аркасы ачык күлмәкләр кия. Хатын-кыз аркасы - ул матур. Хатын-кыз аркасы төшерелгән бик күп картиналар бар. Мин шул картиналарны карадым. Алар эстетик яктан матур. Рәссамнар картиналар язганнар... Ниндидер миллиардерлар сатып алганнар картиналарда - хатын-кыз аркасы, аның силуэты, рельефы төшерелгән. Моның бернинди дә начарлыгы юк. Үземне шулай акладым. Ә алны...

- Ә күкрәгеңне күрсәтмәс идеңме?

- Миллион сум акча бирсәләр дә, күрсәтмәс идем. Юк! Минем күкрәкләрем матур. Минем балаларның ризыгы ул. Мин шулар белән өч баһадир баламны имезеп үстердем. Өч бала имезсәм дә, алар матур. Әмма мәңге күрсәтмәс идем.

- Популяр актрисалар үзләренә игътибар кимегәч, ялангач фотога төшеп булса да, үзләренә игътибар иттерергә тырышалар.

- Юк, мин үземә шөгыль табам мин. Шөгыльсез калмаячакмын. Мин шундый кеше! Рольләр булмаганнан җырлар яздыра башладым. Телемне чарлар өчен чит ил җырлары өйрәнәм. Француз теле укытучысына йөреп, француз җыры өйрәндем, хәзер итальян кызы белән “Призрак оперы” ариясен өйрәнә башладым.

- Игътибар һәрвакыт кирәкме ул сиңа?

- Кемгә кирәкми соң ул? Миңа игътибар кирәк. Мин игътибардан энергия алам. Мине ярата һәм иҗатымны хуплый торган торган кешеләрем бар - алар миңа энергия бирә, алга таба эшләргә көч бирә. Минем эшлисем килә, әле монысын да булдырам дип аларга тагын нәрсәдер күрсәтәсем килә. Тик күкрәкләрне түгел...

- Артист булмасаң, кем булыр идең?

- Укытучы. Казанда булсам, укыткан булар идем. Укыту да түгелдер, бәлки, үзеңне сәхнәдә ничек итеп ирекле тотарга өйрәтер идем. Үземдә инде боларны үземдә тәрбияләдем дип әйтә алам.

- Социаль челтәрләрдәге “лайклар” әһәмиятлеме сиңа?

- Менә инстаграмда күп язалар. Белгәннәре дә бар, белмәгәннәр дә бар. Сургутлардан кадәр язалар, анда минем барганым да юк. Синең турыда язалар икән, сине әйбәт итеп кабул итәләр икән, аларга ошыйсың икән, бу, әлбәттә, миңа ошый. Миңа “лайк”ның күбрәк булуы түгел, ә аралашу ошый. “Лайк, “лайк” инде, узып киткәндә куйган.

- Вирталь дөнья сиңа кызыкмы?

- Әйе. Миңа аралашу кызыклы. Әлбәттә, минем дулкындагы кешеләр аз.

- Яңа технологияләр ягыннан, син үзеңне заманча кеше дип саныйсыңмы?

- Әйе. Миңа бөтен әйберне белергә кирәк. Яңа әйбер чыкты икән - миңа аны белергә кирәк. Артта калырга яратмыйм. Уртада да ярамый. Уртадан алдарак барырга кирәк. Иң алдан да баралмыйм инде. Төрткәләрләр кебек. Шуңа күрә төрткәләшмичә алда да түгел, артта да түгел, уртадарак барам.

- Бүгенге яшьләрне аңлыйсыңмы?

- Аңлыйм. Алар башка төрле. Аларны аңламаучылар да бар. Алар шулай тәрбияләнгән. Алар замана белән бара. Барсыннар!

- Син алардан көнләшәсеңме?

- Юк, көнләшмим. Чөнки мин алардан артта калмыйм. Мин алар янындарак.

- Мәдинә, син үзеңне милли җанлы кеше дип саныйсыңмы?

- Белмим. Уйныйбыздыр күбрәк. Аңлата алмыйм. Татар дибез инде. Әйе, син татар булып тугансың. Син сакларга тиеш!.. Ләкин мин генә монда бернәрсә эшләтә алмыйм. Мин үз татарларымны яратам - сүз дә юк. Шулай тәрбияләнгән инде мин.

- Татар кешесе ниндидер уңышка ирешсә, нәрсәдер казанса, аның татар булуы белән горурланасыңмы? Әйтик, татар кешесе Йосыпов самолетны кукуруз басуына утыртып, кешеләрне коткарып калды...

- Кайнанам: “Татар бит ул. Безнең татарлар гына шулай булдыра!” диде. Ә мин аны кеше буларак кына кабул иттем. Мин шушы әйберне яратмыйм инде мин. Без сабантуйларга чит илләргә йөрибез инде хәзер. Бу барысы да “галочка” өчен. Без үзебез барабыз, үзебез уйныйбыз, үзебез кашык тотып йөгерәбез, үзебез көрәштә катнашабыз, үзебез капчык белән йөгерәбез дә, үзебезнең бүләкләрне үзебез алабыз да кайтып китәбез.

- Тамашачы бармы соң анда?

- Әз. Бу шулай итеп татарларның татар милләтен саклап калуымы? Анда яшәгән 50 татарны саклап калумы? Алар инде әби-чәби, алар бетеп бара, тиздән син анда бара алмыйсың. Чөнки аларның балалары татар гына түгел, урыс кына түгел, шул ил халкы булып беткән. Гражданлык алып, алар күптәннән татар диеп язылмаган. Мин Эстониядә бер әби белән сөйләштем. Русча сөйләшә, ләкин татарча белә, минем белән татарчалап сөйләшергә тырыша. Ирем хәрби иде, ди, менә шулай калдык, ди. “Балаларыгыз кайда?”, дим. “Кайсы кайда”, ди. “Ә алар татармы?” дип сорыйм. “Нәрсә дип яздырган булдылар икән?” ди. Ул хәтта белми баласының татармы икәнен. Оныклар турында сүз дә юк. Бу әби үлгәч, бетте ул татарлар.

Сабантуйга шул олы буын килә, ак яулыклы әбиләр килеп утыра. Ләкин алар үзләре дә татар түгел. Аларның сөйләшүләре дә башка. Сөйләшү мелодикасы да башка. Шуңа күрә ул сабантуйларны җенем сөйми. Барып акча эшлибез дә... ул, әлбәттә, әйбәт безгә. Безнең кесәгә күпмедер акча керә, без ил күрәбез. Ә менә сабантуйлар уздырып, татар телен, милләтен саклыйбыз дию... аңа җан өзгәләнә инде.

- Нәрсә эшләргә?

- Берни эшләп булмый, мин нишләсәм дә, күпме генә күкрәгемә суксам да, татар милләте бетәчәк, дигән күңелсез уйлар килә.

- Бу - глобализация, бөтен кечкенә милләтләр бетәчәк дип әйтергә телисеңме?

- Минем елыйсым килә. Миңа бу темага сөйләшүе бик авыр. Әгәр хәзер мин фейсбукта “Татар, барыбер, бетәчәк”, дип язып куйсам, беләсеңме, миңа күпме гаепләүләр киләчәк?! Мәдинә Гайнуллинаның сәхнәдә татар классикларын уйнавына карап тормаячаклар – гаепләячәкләр. Мин “Татар бетми!” дип язсам, бу бит уйнау була. Чын күңелдән милләт өчен янып йөрүчеләр дә бардыр, алар инде өлкән яшьтәгеләр. Яшьләр арасында алар аз. Күбесе уйный. Яшьләрнең теле дә юк бит инде, булганы да урыслашкан тел. Акцент белән сөйләшәләр...

- Акцент булу начармы?

- Мин начар дип уйлыйм. Хәер, бу артистларга кагыладыр инде. Артистның акценты булырга тиеш түгел. Минем акцент булгач, мин бит рус театрына бармыйм, татар театрында уйныйм.

- Сәхнәдә чиста камил тел булырга тиеш дисеңме?

- Әйе. Сәхнәдән матур әдәби тел яңгырарга тиеш. Камил тел. Килгән тамашачы “Карале, нинди матур!” дип сокланырга тиеш. Ә бит татарда нинди матур сүзләр күп! Хәзер бит гарәптән алынган сүзләр китте, ниндидер вазгыятьтер, вазыймдыр, лазыймдыр... бик күп андый сүзләр. Татар телен алай матурлап булмый. Татар теленең үз матурлыгы бар. Аның әдәби матурлыгы бар.

- Бу матур әдәби телне тамашачы аңлыймы соң бүген?

- Ничек аңламасын инде, татарлар аңлый! Мин әдәби телне яратам.

- Үзең дә татар киносында төшкәләгән кеше буларак, татар кинематографиясенең якты киләчәгенә ышанасыңмы?

- Әз-мәз күрсәтелеп йөрер инде, ниндидер югары үрләргә ышанмыйм. Минем кинода уйныйсым килә. Ләкин мин кино актрисасы түгел. Кинога төшү бөтен нервымны бетерә. Ә уйныйсы, барыбер, килә. Күптән түгел генә бер телефильмында кечкенә генә рольдә төшеп кайттым. Арчада төшәсе булгач, ә минем Арчада булганым да юк иде, бардым инде. Соңыннан үземне сүктем нигә бардым дип. Әмма чакырсалар тагын барыр идем, чөнки төшәсе килә.

- Бәлки зур режиссерлар белән зур кинога төшсәң, башкача булыр? Монда бәлки эш режиссурададыр...

- Әлбәттә. Дөрес әйтәсез! Артист беркайчан да гаепле түгел. Тик актер үз энергиясен бирә алса гына режиссерда фантазия кабына. Режиссер даһи булса да, актер бирә алмаса, провал була. 

- Рәхмәт, Мәдинә! Уңышлар сиңа!



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Артур Исламов белән Эльза Заяри: "Бу концерт - татар эстрадасының яңа дәрәҗәсе булачак"

15 ноябрьдә, ирле-хатынлы җырчылар Эльза Заяри белән Артур Исламов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә “Бер сулышта” дип аталган концерт программасын тәкъдим итә.

Мәдәният

Дамаскиннарча татар комедиясе: кәҗә, бәдрәф һәм татар теле проблемалары

Казанда төшерелгән татарча «Кире» фильмы премьерасы Ленин исемендәге мәдәният сарае кинозалында булды. Премьерага безнең редакция журналистын аккредитацияләүне сорагач, оештыручылар журналистның исем-фамилиясен сорады, ә анысын белгәч - аккредитацияләүдән баш тартты. Шулай да корреспондентыбыз Рузилә Мөхәммәтова "сер астында" булган премьерага керү җаен тапты һәм күргәннәрен түкми-чәчми укучыларга җиткерә.

Мәдәният

Резида Төхфәтуллина: “Баштан кичкәннәр булды инде... Моннан ары күрсәтмәсен"

Татарстанның халык артисты Резида Төхфәтуллина Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 1989 елда килеп, бүген дә биредә эшли. Күпләр аны җырчы буларак та белә. Резидә Төхвәтуллина белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла