Легендар җырчы турында яңа китапта - яңа фактлар: Әлфия Авзалова Илһам Шакировны сөйгән, көн саен салкын су белән коенган, футбол җанатары булган һ.б.

22 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Михаил Захаров
21 февраль көнне Казан ратушасында легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китап тәкъдим ителде. Моң патшабикәсе истәлегенә үткәрелгән чарада җырларының кабатланмас, күңелдә мәңгегә җуелып калырдай булуына тагын бер кат инанды тамашачы.

Китапны тәкъдим итү чарасы Әлфия Авзалованың иң популяр җырларының берсе “Казан утлары” җыры белән ачылды. Бу җырны ул үзе башкарды, әмма, ни кызганыч, видеоэкраннарда гына. Аннан соң җырчының беренче тапкыр сәхнәгә чыккан еллары, иҗатын таныткан җырлары, соңгы еллардагы иң популяр җырларыннан өзекләр видеоэкранда күрсәтелде. Зал түзмәде, аягүрә басып алкышлады. Бу мизгелдә җырчының иҗатташ дуслары, якыннары һәм тамашачылар күз яшьләрен тыя алмады. Ул башкарган җырларга кушылып җырлады да, елады да. Татар җырын бөек итеп дөньяга таныткан йолдызның атылуы авыр халәт шул. Тик Әлфия Авзалова кебек йолдызны тамашачысы әле озак дәверләр онытмас.

“Әни татар халкы өчен яшәде”

“Әлфия Авзалова” дип исемләнгән китап бер мең данә тираж белән чыккан. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган программа кысаларында нәшер ителгән. Уникаль басма өч өлештән, 544 биттән тора. Беренче өлештә – җырчының үз хатирәләре һәм биографиясе, икенчесендә – аның иҗатын яратучыларның, хезмәттәшләренең истәлекләре, өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы 100 җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган. Алга таба Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды басманың берәр нөсхәсен Татарстан уку йортларына, китапханәләргә бушлай таратырга ниятли.



- Мин – бу дөньяда иң бәхетле кешеләрнең берсе. Мине күңеленнән моң ургылып торган, бөек һәм мәшһүр шәхес, мәрхәмәтле, изге хатын-кыз тапкан, баккан. 

Әни бервакытта да дан-шөһрәткә омтылмады, уңышлары белән мактанып йөрмәде. Ул һәрвакыт үз халкының яраткан җырчысы, йөзек кашы булды. Халкым дип яшәде, бар булмышын газиз милләтенә багышлады. Шуның өчен һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Аның тормыш һәм иҗат юлы халык хәтерендә озак саклануга һәм хөрмәткә лаек, яңа китапны шул максаттан чыгып нәшер иттек. Хәтерләсәгез, әнинең "Үзем турында" дип аталган китабы бар иде, ул 1995 елда нәшер ителгән. Аның вафатыннан соң бу китапның дәвамын язу фикере туды һәм аны Татарстан Республикасы җитәкчелеге хуплап чыкты. 

Алга таба "Әлфия Авзалова" китабы барлык гаиләләрдә дә урын алуын телим. Ул төрле яшьтәгеләргә, төрле буыннарга файдалы һәм кызыклы булыр дип ышанам. 

Китапта укучылар әнинең хатирәләрен, аны шәхсән күреп белгән шәхесләрнең истәлекләрен укый ала. Кушымтада моңарчы мәгълүм булмаган һәм архивта саклана торган фотосүрәтләр, җырчы репертуарындагы ноталары белән язылган йөз җыр һәм әнинең үзе башкаруында йөз җырдан торган МР3 диск белән танышырга мөмкин. Истәлек китабы укучыларга җырчының татар җыр сәнгатенә бирелеп хезмәт итүенә, күпкырлы шәхес булуына төшенү өчен этәргеч булсын иде, - дип сөйләде җырчының кызы, яңа китапның авторы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.  

Китапта Илһам Шакиров турында истәлекләр бар

Китапта моңарчы берәү дә ишетмәгән кызыклы фактларны да очратырга була. Әлфия Авзалова үзе дә Илһам Шакиров хакында истәлекләр язып калдырган.

Китапта урын алган бер истәлек: "Илһам белән гел бергә йөреп, күңелләребез шулкадәр якынайды, хәтта мин аңар гашыйк булдым. Гел аны гына уйлыйм. Аз гына күрешми торсак та, ямансу була башлый. Гел аңа карап торасым, гел аның җырларын тыңлыйсым килә. Әллә үзенә, әллә сихерле тавышына гашыйк булдым. Ул үзе дә миңа гашыйк шикелле тоела иде, әллә миңа гына шулай тоелган. Кыскасы, арабыз бик серле иде. Шуның өчен халык арасында Илһам белән Әлфия өйләнешәчәкләр икән, дигән сүзләр йөри башлады. Чынлап та, Илһам “Әлфия, әйдә өйләнешәбез!” – дип тә әйтеп куйды. Мин ул сүзне уенга борган булдым".

“Әлфия апаның иҗаты белән мине әти таныштырды”

“Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы” директоры Зилә Вәлиева мәшһүр җырчыны татар халкының сандугачы дип атады. Күпме генә буыннар алмашса да, Әлфия Авзалованың җырлары үз дәрәҗәсен югалтмаячак, дип белдерде ул.


- Әлфия Авзалова белән танышу минем өчен бик бәхетле күренеш булды, беренче күрүдән үк үз иттем аны. Мин җырчының “Яратам, дисең син” дигән җырын тәүге мәртәбә, кечкенә чакта ук, Уфада укыганда ишеттем. “Казан утлары” исемле инструменталь ансамбльгә кушылып җырлаган, тавышыннан, йөзеннән сихри нур сибелгән яшь җырчы кызга кем генә игътибар итмәде икән?! Ул – күзне дә алып булмаслык зәвыклы, башкалардан аерылып торучы җырчы иде. 

РТИ заводының “Юбилейный” дигән заманча мәдәният бинасы төзелгәч, җырчылар читтән гастрольләр белән килә башлады. Әлфия Авзалованың концерт афишасын күргәч, әти кассадан ике билет алып кайтты. Әлфия апаның иҗаты белән мине әти таныштырды. Ул үзе дә гармунда өздереп уйный, матур җырлый иде. Безнең шул чакта әти белән концертка барганыбыз бүгенгедәй истә. Мин әле ул вакытта мәктәптә генә укый идем. Концерттан рухланып, зур шатлык хисләре тоеп кайткан идек. Шуннан соң әлеге җырчы минем күңелемдә бик зур эз калдырып китте. Аңа һәрвакыт зур соклану, хөрмәт хисләре белән карадым. 

Әлфия апа Авзалованың үзенә хас матур сыйфатлары, сәләте бар иде. Халкыбыз җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алуы өчен аны "халкыбыз сандугачы" дип йөрттем. Хезмәтен җан кушуы буенча, бөтен талантын, бөтен көчен, күңел җылысын биреп башкарган шәхес. Бай күңелле кеше иде, шуның өчен башкарган җырларында да шул тирәнлек сизелә. Репертуарын да һәрвакыт халык күңеленә ятышлы җырлардан төзеде. Күпме генә буыннар алмашса да, Әлфия Авзалованың җырлары үз дәрәҗәсен югалтмаячак, ул җырлар заман белән бергә атлаячак, - диде Зилә Вәлиева.

“Әлфия Авзалова Актаныш төбәген бренд дәрәҗәсенә күтәрә алды”

Мәртәбәле чарага чакырылган кунаклар арасында Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да бар иде. 

- Татар халкына мәшһүр җырчы, кабатланмас легенда биргән Актаныш төбәге үзенең мәдәниятен, сәнгатен бренд дәрәҗәсенә күтәрә алуда якташыбыз Әлфия апаның өлеше әйтеп бетергесез зур. Без бүген иҗатыбыз, хезмәтебез белән ил кызының моң юлын аның югарылыгына омтылып дәвам итә алуыбыз белән бәхетле. Мәшһүр җырчы безнең өчен зур хөрмәткә лаеклы шәхес, татар дөньясының моң патшабикәсе. Без аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул Актанышны чиксез яратты һәм хөрмәт итте. Туган ягында үзенә көч, дәрт һәм иҗат итү өчен илһам ала иде, - дип искә алды ул.



Рәйхан Галимҗанова районда Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү уңаеннан шактый эшләр башкарылуын әйтте.

- Актаныш районы беренчеләрдән булып Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгене тормышка ашырды, ул уңышлы гына дәвам итә. Район мәдәният йорты җырчының исемен йөртә. Актаныш районы Мәдәният паркында Әлфия Авзалованың бюсты урнаштырылган. Районыбызның Туган як музеенда Әлфия апа бүләк иткән күлмәкләр, түфлиләр, мәрҗәннәр, дәрәҗәле бүләкләре, орден-медальләре саклан. Җырчының исеме йөрәкләргә мәңге уелып калсын өчен, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җырчының истәлегенә һәйкәл урнаштырырга тели, - диде ул. 



“Әлфия Авзалова кебек танылган җырчы булырга телим”

Чарада #АльфияАвзаловакитабы инста-флешмобына нәтиҗәләр дә ясалды. Флешмоб шартлары буенча, катнашучылар мәшһүр җырчының репертуарыннан берәр җырны башкарып, видеосын #АльфияАвзаловаКитабы хештегы белән инстаграмга урнаштырырга тиеш булган. Бәйгедә егермедән артык кеше катнашкан. Флешмобта Әлфия Авзалова репертуарыннан "Гөлҗамал", "Яратам дисен син", "Яшь гомер", "Сагыну" кебек танылган җырлар яңгыраган. Флешмобта җиңүне Айсылу Маннанова һәм Рушана Хәбибуллина яулады. Аларга Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалова имзасы белән "Әлфия Авзалова" китабы тапшырылды.



- Мин Казан шәһәренең 171нче мәктәбендә белем алам. Флешмоб хакында миңа укытучым хәбәр итте, катнашып карарга тәкъдим ясады. Билгеле, Әлфия Авзалова исемендәге җыр бәйгесе зур җаваплылык өсти, лаеклы рәвештә чыгыш ясарга кирәк бит. Шуның өчен җыр сайлауга җитди карадым. Видео юллаганда бик нык дулкынландым, җиңүемә әле дә ышана алмыйм. Әлфия Авзалова репертуарындагы барлык җырларны да яратып тыңлыйм. Аның моңнарында туган як, туган нигез, әти-әни, мәхәббәт ята. Җырлары моңлы, тирән мәгънәле, уйланырга мәҗбүр итә. Үзем аның “Җидегән чишмә” дигән җырын башкарам. Әлфия Авзалова хакында нуры сүнмәс шәхесләрнең иң олысы-хөрмәтлесе, дисәм, ялгышмамдыр. Ул һәрвакыт балкып яначак иң якты йолдыз. Без яшь буын өчен үрнәк алырлык шәхес. Киләчәктә Әлфия Авзалова кебек танылган җырчы булырга телим, - диде бәйгедә җиңү яулаган Рушана Хәбибуллина.

“Йөрәк елый, күңелләр аны сагына” 

Кичәне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров дәвам итте. Ул Әлфия Авзалованың төркеменә 1976 елда килә. Иҗатының башлангыч чорында зур талант һәм легендар җырчы янәшәсендә эшләвен зур бәхет дип атады ул. Зур тормыш мәктәбе өйрәткәне өчен җырчыга рәхмәтле булуын әйтте.



- Әлфия Авзалова чыгыш ясамаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Кая гына барса да, ул татар сәнгатенең илчесе булды. Бөтен дөньяда яшәүче татарлар арасында аның исемен белмәүче юктыр, мөгәен. Җырчы үзен һәрвакыт иркен тота, халык белән уртак телне тиз таба белде. Тагын бер сыйфаты бар иде: башка милләт җырларын гаять зур осталык белән башкарды. Һәр концерта диярлек үзбәк, казах, әзербайҗан, гарәп, һинд, башкорт җырларын башкара иде. Аның йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлаган “Зөләйха”, “Гөлҗамал”, “Казан сөлгесе”, “Шахта”, “Кәккүк” һәм башка күренекле җырлары халык күңелендә югалмас эз калдырды. Әлфия апаның көтмәгәндә арабыздан китеп баруына күңел әле дә ышанмый. Бу хәл һәркем өчен зур югалту, кайгы булды. Йөрәк елый, күңелләр аны сагына. Тик ул халык күңелендә мәңге яшәячәк, - диде ул.

“Әлфия Авзалова минем өчен мәңге сүнмәс йолдыз”

18 яшьлек Казан кызы Зәлинә Хәйруллина Әлфия Авзалованың вафатыннан соң җырчының якты истәлегенә багышлап “Мәңге сүнмәс йолдыз” дип аталган шигырь язган. Шуннан соң кыз Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова белән элемтәгә керә һәм әлеге иҗат җимешен укый. Җырчының кызына бу юллар бик нык тәэсир итә һәм бу шигырь юлларын “Әлфия Авзалова” китабына бастырып чыгара.

- Шигырьләремдә сугыш, мәхәббәт, туган ил, әти-әни хакында язам. Тик Әлфия Авзалова кебек бөек шәхесләр хакында язганым булмады, “Мәңге сүнмәс йолдыз” шигыре үзеннән-үзе язылды. Шигырь язу теләге җырчының “Картаямыни соң йөрәк?” җырын ишеткәннән соң барлыкка килде. Ничектер моңсу булып китте, күңелемдә бушлык хисен сизеп алдым. Татар легендасының иҗаты күңелемнең иң түрендә урын алган. Репертуарындагы һәр җыр дәрт һәм өмет уята, моңсу чакта юата. Җырчыга карата бөтен хисләремне шигырь юлларына салдым. “Әлфия Авзалова” китабында иҗатымның урын алуы минем өчен зур биеклек, - диде Зәлинә.

“Соңгы көненә кадәр җырчы белән очрашуны язмаларга теркәдем” 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла Әлфия Авзалова турында видео һәм аудиоязмалар туплаган. Соңгы көненә кадәр җырчы белән булган һәрбер очрашуны язмаларга теркәп барганына шатлана ул.



- Мин үзем, кулымнан килгәнчә, Әлфия Авзалова хакында истәлекләр туплап калырга тырыштым. Аның белән булган очрашулар, әңгәмәләр барысы да саклана. Әлбәттә, алар югары сыйфатлы түгел, һәвәскәр дәрәҗәдә генә. Әмма мин аны киләчәктә мәшһүр җырчы хакында зур видео, яисә аудио-альбомнар чыгарганда яхшы файдалану материалы булыр дип уйлыйм. Мин төшергән язмаларда җырчының сүрәте генә түгел, сөйләме һәм тавышы бар бит, алар киләчәктә аның турындагы кинолар төшергәндә файдаланылыр. Минем аудиоязмаларда кыйммәтле тарих ята. Килер буын шул тарихны белеп, аның җырларында тәрбияләнсен иде. Әлфия Авзалова – мәдәниятебезнең үткәне, ул бөек шәхесне һич тә онытырга ярамый, - диде Рабит Батулла.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әнисе турында язылган китаплар әдәбият сөючеләр арасында тиз арада таралып бетәчәгенә ышана. “Әлфия Авзалова тормышы һәм иҗатына багышланган бу китап та соңгысы булмас, алга таба да аның турында китаплар язылыр, фильмнар төшерелер әле”, диде ул.

“Әлфия Авзалова” китабында җырчы хакында язылган берничә кызыклы факт

1. Егермегә якын үлән салып чәй әзерләргә яраткан. Үләннәрне җәй саен җыеп киптерә, аннан соң кыш буе чәен эчә. Сөтле чәйгә аз гына әче әрем сала торган булган.

2. Спортны үз иткән. 2002 елда оныгы Әскәр Авзалов белән футбол буенча Дөнья Чемпионатының бөтен матчларын карап барган. Россия җыелма командасының җанатары булган.

3. Ижевскида гастрольләрдә чакта Михаил Боярский белән очраша. Бер кунакханәдә яшиләр, бер мәйданчыкта чыгыш ясыйлар.

4. Һәр иртә битләрен, гәүдәсен сап-салкын су белән юган.

5. Җырчы музыка аппаратурасының авыр кейсын гел үзе күтәреп йөргән, аны берәүгә дә ышанып тапшырмаган. Ул заман өчен музыка аппаратлары кадерле, кыйммәтле булган.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды.  Коллегалары Татарстанның халык артистының соңгы көннәрен, аның белән уйнаган ролләрен искә төшерде.

Мәдәният

XXI гасырда татар балалар әдәбияты: Кәҗә белән Сарыктан китәргә кирәк инде!

Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәле - татар дөньясында көнүзәк темаларның берсе. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, бу өлкәдәге проблемаларны барлап, үсеш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итү максатыннан, балалар язучыларын җыеп сөйләшү уздырды. Фикерләшү рәвешендә узган бу очрашуда халык язучысы Равил Фәйзуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, Ленар Шәех, Зиннур Хөснияр, китаплар мөхәррире Айсылу Галиева, балалар китаплары дизайнеры Илдар Әюпов катнашты.

Мәдәният

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

"Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов драматургиянең бүгенге хәле, Язучылар берлегенең эшчәнлеге, Интернеттагы активлык, татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү турындагы сорауларга үз фикерен белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла