Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"

Күренекле композитор һәм педагог Әнвәр Шәрәфиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар музыка сәнгатен әтрафлы колачлап иҗат итүче шәхес. Исемнәре легендага тиң җырчылар, сәнгатькәрләр белән тыгыз иҗади элемтәдә яшәгән ул. Быел ул Татарстанның Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертелде.

news_top_970_100
Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"

– Әнвәр абый, җыр сәнгате турында күп сөйләшәбез, фикерләшәбез. Олпат композиторыбыз буларак, шәхсән үзегез, эфирдан яңгыраган җырларны тыңлый аласызмы?

– Җыр сәнгате бик зур үзгәрешләр кичерә. Бер яктан, бу – уңай күренеш: авторлар күплеге, әсәрләрнең артуы, эстраданың алга омтылуы. Икенче яктан, җитешсезлек, чөнки бер юнәлештә генә эшләнә. Сүз дә юк, эстрада – кирәк әйбер, ул яшәргә хаклы. Әмма артык мавыгу китте. Шул сәбәпле, бүтән жанрлар: халык җырлары, композиторларның гүзәл әсәрләре, романслары күләгәдә кала башлады. Аларга әһәмият азайды. Бу принцип елдан-ел көчәя дә көчәя. Тигезлек югала. Музыка сәнгатендә, шул ук җыр сәнгатендә дә, төрлелек кирәк. Музыка ул – дәрья, кеше күңеленең, рух диңгезенең зур байлыгы. Җырларны төрле юнәлешләрдә үстерү мөһим. Халык әсәрләренең матур үрнәкләрен дә, композитор әсәрләрен дә онытмаска иде. Шул ук вакытта үрнәккә лаек булган эстрада җырлары да яңгырасын. Эстрада өлкәсендә таләпчәнлек кимеде. Җырларга теләүчеләр күбәйде. Җыр сәнгатен яшәү кәсебенә әйләндерделәр. Чын композиторлар көй язуны яшәү кәсебенә күчермәгән, һәрвакыт рух хәзинәсе һәм яшәү мәгънәсе итеп санаганнар. Әлбәттә, гомер иткәндә матди яксыз да булмый. Әммә иҗатта ул беренче урында торырга тиеш түгел, дип уйлыйм мин.

– Сез – музыканың төрле юнәлешләрендә иҗат итүче кеше. Җитди, көчле әсәрләргез белән горурлана аласыз. Хәзерге профессиональ яшь көйязарлар белән аралашканда, еш кына җитди әсәрләр язу өчен күп вакыт сорала, аны халыкка чыгару проблемасы да бар диләр...

– Сүз дә юк: яхшы әсәрләр өчен вакыт күп сорала. Үз эшеңне бирелеп башкарырга кирәк. Ә инде халык хозурына чыгару бик зур мәсьәлә булып тора. Композитор үз әсәрләрен халыкка яңгыратмаса, иҗатының асылын аңлап бетермәүләре дә мөмкин. Халык – композиторлар өчен юл күрсәтүче маяк. Академик музыка өлкәсендә пропаганда мәсьәләсе катлаулы, ул җиңел генә бармый. Җаваплы оешмалар да моңа, ни кызганыч, тиешле әһәмият бирми. Радио, телевидение дә бу мәсьәләгә бармак аша карый. Ә бит халыкка төрле жанрлар кызыклы. Лирик, шаян, драматик һ.б. төрле тематик әсәрләр дә яңгырарга тиеш. Төрле уен кораллары өчен иҗат ителгәннәрен дә  халык яратып тыңлар иде...

– Боларның барысын да халыкка чыгару өчен нинди алымнарны күрәсез?

– Бу очракта Мәдәният министрлыгы зур роль уйнарга тиеш.  Шәхсән мин Мәдәният министрлыгын хөрмәт итәм, алар минем ике китабымны чыгарырга булыштылар. Шул ук вакытта, минем аларга теләгем бар. Композиторлар турында еш кына, «Аз язалар, теге әсәр юк, бу әсәр юк. Балалар өчен җырлар юк», – диләр. Ә алар бар... Министрлык аларны сатып та ала. Ел саен безнең гонорар комиссиясе эшли. Комиссиядә профессиональ кешеләр утыра. Инструменталь, симфоник әсәрләр язылып тора.  Театр өчен азрак языла, чөнки ул – иң катлаулы юнәлешләрнең берсе. Әмма шулар сатып алынганнан соң, Мәдәният министрлыгында тукталып кала. Китапханәләргә тапшырылгач, эшләре бетә, ә бит аларны пропагандаларга кирәк! Мәдәният министрлыгы пропаганда дилбегәсен үз кулына алырга тиеш. Филармония, радио, телевидение белән турыдан-туры эшләсә, гаять үтемле булыр иде. Экспертлар комиссиясе эшли, ул элеккеге сәнгать советы ролен үти. Бу – бик кирәкле оешма, югыйсә халтура  рәвешендә язылган әсәрләр дә уза. Халыкның зәвыгын бозалар. Зәвыксыз җырчылар күбәйде, чөнки һәрберсе үзеннән генә чыгып эш итә, тирә-юньне күрергә теләми. Популяр җырчылар чыгып тора, әле берсен, әле икенчесен үстерәләр. Үзләренә күрә, зур-зур авторлык концертларын уздыралар. Концерт барганда композиторның да, шагыйрьнең дә  фамилиясен әйтмиләр. Бу – бик зур минус! Халыкны бит тәрбияләргә кирәк. Халык үзенең җырчысын да, композиторы, шагыйрен дә белергә тиеш. Элек андый хәл юк иде. Мин моны мәдәнияттәге  кризис, дип таныйм.

– Югары музыкаль белем алган белгечләр читтәрәк кала шикелле. Нота да танымаганнар зур сәхнәләрдә, халык каршында мәйдан тота. Бәлкем, консерваториядә академик рухта белем алучыларны бүгенге тормышка яраклашырга өйрәтергә дә кирәктер... Сәнгать биеклеге дип «һавада очып йөргәннәрен» җиргә төшерергә, диюем?

– Чыннан да, нота танымаганнар күбәйде. Ә консерватория тәмамлаганнарга заказлар биреп эшләтергә кирәк. Иҗади дискуссияләрдә катнаштырырга. Әгәр дә композитор язганны ошатып бетермәгән җырчылар бар икән, рәхим итеп үз аңлатмаларын, киңәшләрен бирсеннәр. Профессионалларга юнәлеш тотып эшләргә кирәк. Ә зәвыксыз җырчыларны пропагандалаудан туктарга вакыт. Мин беләм шундый җырчыларны, сөйләсәң ышана торган түгел:  нотаның нәрсә икәнен белми, ә үзе «Татарстанның атказанган артисты» исемен йөртә. Җыр турында сөйләшә башладык, әсәрләрем арасыннан ошаганын сайлап ал дип, җыентыгымны кулына тоттырдым, ә ул : «Юк, Әнвәр абый, мин ноталар карап өйрәнә алмыйм, мин слух буенча гына өйрәнәм. Сез мине уйнап өйрәтсәгез, җырлый алам», – ди. Бөтен татар дөньясы буйлап гастрольдә йөрүче җырчы үзе бу... Ә иң кызганычы шул: мондый «атказанганнар» арабызда бер генә түгел, бит. Аларның фамилияләрен атамыйм, аларны белә торганнардыр. Үзләре аңласыннар.

– Заманында татарның атаклы җырчылары белән иҗади элемтәдә булгансыз...

– Миңа танылган җырчылар җыр сорап, еш мөрәҗәгать итә иде. Габдулла Рәхимкулов, Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина, Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә Сәхәбиева, Эмиль Җәләлетдинов һ.б. минем әсәрләремне теләп башкарды. Алар белән тыгыз иҗади элемтәдә яшәдек.

– Сезнең тормыш юлы шактый катлаулы. Ятимлек ачысын мул кичергәнсез, бәлкем шул ятимлек тә сезнең моңлы, халыкчан композитор булып китүегезгә этәргеч  ясагандыр?

– Моңлы композитор булу өчен үз милләтеңнең бәгырен аңлау, үз ана телеңдә сөйләшә белү зарур. Композитор кеше үзе дә моңлы мохиттә тәрбияләнергә тиеш. Язмышым шактый катлаулы, сикәлтәле булды. Профессиональ музыкага урау юллар аша килдем. Җиде балалы гаиләдә туганмын. Әти-әниләр укымаган, җир кешеләре. Тормышыбыз бик авыр иде. 11 яшемнән сарык көтүе көттем. Бик укыйсым килде, ә мөмкинлек юк. Сугыш башлангач әтине, олы апаны фронтка алдылар. Без – беребездән-беребез кечкенә балалар. Әни эшләгән акча ашарга да җитми.  Ач, ялангач... Укыйсым килгәч, кичке мәктәпкә йөреп үсмерләр белән укый башладым. Яшь ягыннан да, гәүдәм буенча да кечкенә идем алардан. Өченче сыйныфка барганда, берничә сәгать кенә йокы эләгә торган иде. Шулай итеп, миңа эш эзләп бөтенләй өйдән чыгып китәргә үк туры килде. Колхозда «таякка» эшләтәләр, акча бирмиләр, ә минем укыйсым килә... Шәһәрләр буйлап йөрим, эш таба алмыйм инде, милиция мине балалар йортына тапшырды. Чиләбе, Свердлау, Казан, Бөгелмә балалар йортларында булырга туры килде. Эш сорап интектергәч, мине балалар хезмәт тәрбиясе колониясенә җибәрделәр. Монда эләгү минем өчен, бер яктан, бәхет булды, чөнки анда ашаталар, эчертәләр. Җиденче класска кадәр укыталар. 18 яшькә кадәр тоталар... (Тырышып укыдым, борыннан кан киткәнче, чөнки беләм: яхшы укымасам, яңадан хәерче тормышы көтә, алга юл ябык). Җиденче сыйныфны бишлегә генә тәмамлагач, Алабуга мәдәният-агарту училищесына юллама бирделәр. Имтихансыз кабул иттеләр. Стипендия алуга ирештем...

– Музыкага омтылышыгыз шунда бөреләндеме?

– Училищега композитор Әнвәр Бакиров килеп йөри иде. Ул вакытта мин көйләр яза башлаган идем. Бер дәфтәр көйләрем бар иде. Балалар йортында нота укырга, баянда уйнарга өйрәнгән идем. Училищеда композитор булырга дигән теләк туды. Әнвәр Бакировның «котыртуы» да үз ролен үтәгәндер. Музыка училищесына керер өчен, пианино уйнарга өйрәнергә кирәк, ә уен коралы бөтен училищега бер генә. Директор кабинетына кереп: «Зинһар иртәнге 3-4 тә идән юучы белән килимче, пианинода уйнарга өйрәнер идем», – дим...  Бу чорны искә төшергәндә, һәрвакыт күзләрем яшьләнә, тамагыма төер тыгыла. Активист идем: комсомол, җәмәгать эшләрендә катнаштым. Алабугадан Казан музыка училищесына килдем. Мине композиторлар бүлегенә кабул иттеләр. Аннан консерваторияне тәмамладым. Җиһанов, Леман классына эләктем.

– Әнвәр ага, сезнең Мидхәт ага Миншин сүзләренә язылган «Нигә мин ятим?» җырыгыз бар. Сез бу әсәрегезне балачактагы газаплы, ятимлек чорын искә төшереп иҗат иттегезме?

– Әлбәттә, бала чакның һәр мизгеле күңелдә калган.

«Кайда син, әни?

Кайда син, әти?

Сугышлар да юк –

Нигә мин ятим?»

Бу юллар минем йөрәгемә тиде. Әсәр язылды, аны радиодан тапшыра башладылар.  Хатлар бик күп килде, бер ханым язган: «Мин сезнең җырыгызны тыңлагач, ике-өч көн еладым. Җыр күңелемә тәэсир итте. Балалар йортында калдырып киткән нарасыемны кире барып алдым. Сезгә бик зур рәхмәт, шундый җырлар язганыгыз өчен. Радиодан мондый җырларны күбрәк тапшырыгыз. Минем кебек хатын-кызлар бардыр әле...», – дигән ул. Заманында ул ханым белән аерым тапшыру да эшләгәннәр иде.

– Сәнгатьнең тәрбияви ягы була инде бу, әйеме Әнвәр абый?

– Шулай, һәрбер җыр, һичшиксез, мәгънәгә ия булырга тиеш. Музыка белән текстның тәңгәл килүе мәҗбүри. Җыр жанрының тематикасы  төрле булса яхшы. Бертөрлелектән качарга кирәк. Иҗат – ул бит күңел халәте. Уйланып утырган чакларымда, күңелгә ургылып ниндидер бер моң агыла да образ күзаллана башлый. Инструменталь әсәрләр дә нәкъ шулай туа. Шагыйрьләребез дә үз әсәрләрен тәкъдим итә. Укыйм, хисләр туа, төрле вакытта җыр төрлечә языла инде...

– Сезнең берничә җыентыгыгыз быел Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Әлеге җыентыклар буенча музыка мәктәпләрендә конкурслар да оештыралар бит...

– Мин вокаль һәм инструменталь әсәрләрдән барлыгы 12 җыентык чыгардым. Шуларның өчесе балалар тематикасына багышланган. «Сандугачкай»  (ике телдә) – балалар һәм яшүсмерләр өчен фортепиано пьесалары җыелмасы, «Чулпан йолдыз» (50 әсәр кергән)  җырлардан тора, ә «Наз» – скрипка пьесалары һәм ансамбльләр тупланмасы. Алар барысы да – музыка мәктәпләре өчен менә дигән кулланма. Әсәрләрнең характеры, ничек башкарырга икәнлеге, аппликатура, динамика, нинди образларга күбрәк әһәмият бирергә – барысы да тәфсилләп тәкъдим ителә. Мин гомер буе татар музыкасы яздым. Әйе, әсәрләрем белән фестивальләрдә дә катнашалар. Алабугадагы бер студент «Сандугачкай» җыентыгыннан «Риваять» дигән әсәрне башкарып, халыкара фестивальдә беренче урынны алган. Безгә татар сәнгатенә гади җырлар гына җитми, дигән фикергә килдем. Бөтен жанрлар буенча музыкаль әсәрләр сорала. Европа, Көнбатыш илләрендә, рус дөньясында нинди жанрлар популярлык казана, шундыйларны үзебезнең татар мохитенә дә кертү мәслихәт. «Наз» дигән скрипка пьесалары һәм ансамбльләр җыелмамда «сүзсез җыр» әсәрләре бар. Үзенә күрә бер инструменталь жанр ул. «Сүзсез җыр» – татар сәнгатендә бик аз очрый. Рөстәм Яхин нибары бер шундый әсәр язган. Романс, поэма, вальс-скерцо, элегия, серенада, Тукайга багышлаган лирик пьесам да «Наз» җыентыгында урын алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100